Главные вкладки
"Дәү әнидә кунакта " проекты буенча бәйрәм кичәләре , уеннар һәм шөгыль эшкәртмәләре.
план-конспект занятия по развитию речи
Әби-бабайдан калган гореф-гадәтләрне, бәйрәмнәрне, йолаларны өйрәнү, уеннарны уйнау. Татар халык ашлары белән танышу.Буыннан-буынга килгән бәйләнешне саклау, туган якка, туган телебезгә мәхәббәт уяту.
Скачать:
Предварительный просмотр:
Дәү әни әкиятләре,Өч кыз әкияте буенча театральләшкән тамаша
Катнашалар:
Әни – Әмина апа
Олы кыз – Айсылу
Уртанчы кыз – Алия
Кече кыз – Алсу
Тиен
Бию өчен 3 малай.
Алып баручы
(Әкрен генә музыка уйный,өй күренеше, әни кызлары белән өйдә)
Алып баручы: Борын-борын заманда яшәгән ди Әминә исемле хатын. Аның булган ди өч кызы. Әминә апа кечкенәдән кызларына бишек җырларын җырлап үстергән.
(“Уйный-уйный үсәбез” проекты , аудиоязма, Бишек җыры №60)
Кояш ятты бишегенә
Күзләрен йомды.
Кошлар да сайрамый инде
Җилләр дә тынды.
Яфраклар да серләшмиләр
Йоклады каен.
(Кушымта 2 тапкыр)
Без дә йоклыйк, бәү-бәү итик
Кызым, кызкаем.
Әниләре кызларының өсте бөтен, тамаклары тук булсын дип көне-төне эшләгән. (Әни өйдә үз эшләрен эшли.)
Менә кызлар үсеп тә җиткәннәр.
Алып баручы. (Кызлар берәм-берәм чыгып уртага басалар.)
Олы кызы – Айсылу. Авылда иң чибәре.
Уртанчы кызы – Алия. Бик оста куллы кыз булган.
Кечкенә кызы – Алсу. Акыллы һәм тыйнаклыгы белән аерылып торган.
Айсылу белән Алия арасында диалог. Алия күлмәккә карап сокланып утыра, Айгөл бизәнә. Ә Алсу бу вакытта әнисенә булыша).
- Күлмәк матур?
- Әйе, күлмәк матур.
- Ә мин матур?
- Матур!
Әминә апа. Кызым, барыгыз әзрәк күңел ачып, уйнап кайтыгыз.
Алсу. Кызлар, әйдәгез уйнарга!
Алып баручы. Эшләре беткәч, кызлар кичке уенга ашыкканнар. Алар анда уйнаганнар, күңел ачканнар.
(Җырлы-биюле уен “Кәрия-Зәкәрия” 5-6 бала. Уен уйнаганда Әмина апа кызларга бирнә җыя. 3 төенчек төйни. Уеннан соң кызлар әниләре янына
йөгереп киләләр. Кочаклыйлар. Әниләре кызларын озата)
Алып баручы. Менә шулай кызлар бик матур булып үсеп җиткәннәр, әниләре яныннан әкренләп таралыша башлаганнар.
Әминә апа. Кызым,Айсылу Менә син зур кыз булдың инде. Сиңа китәргә вакыт. Кызым, мине онытма, бәхетле бул. Игелек күреп яшә.
-Рәхмәт, әни, җылы сүзләрең өчен. Сау бул, әни.
(Кыз китеп бара. Шул рәвештә икенче, өченче кыз да китә)
Алып баручы. Әмина апа үзе генә кала. Бер ел үтә, ике ел үтә. Өч ел үтә. Әмина апа авырый башлый.
(Музыка. Әни чиләк белән су алып керә. Авыр сулый. Тәрәзәдән күзәтә. Чәй ясамакчы була. Йөрәгенә тотына. Телефонын ала)
Әмина апа. Хәлем дә авырайды. Картайдым да. Кызларым да күренмиләр. Инде нишләргә? Кемгә барырга? (Урындыкка килеп утыра да исенә төшкән кыяфәт ясый)
И, и, онытым та торам бит әле! Минем бит урманда тиен дустым бар! Шалтыратыйм әле үзенә.
(Әни белән тиен телефоннан сөйләшә.)
-Исәнме, Тиен. Хәлләрең ничек?
-Исәнме, Әминә апа. Хәлләр әйбәт. Рәхмәт.
-Тиен, дустым, кил монда. Мин бик авырыйм, хәлем авыр, кызларымны чакыр минем яныма.
-Ярар, ярар. Борчылма, Әминә апа. Хәзер чакырам. Сау булып тор.
Алып баручы. Тиен шунда ук чыгып чапкан. Ул олы кызы – Айсылу яшәгән йортка килеп җиткән. Олы кызы тазлар чистарта икән.
(Тиен белән олы кыз арасында диалог. Тиен ишек шакый)
-Кем бар анда?
-Мин тиен.
-Тиен, кер монда.
-Исәнме, Айсылу. Хәлләр ничек?
-Әйбәт, тиен. Рәхмәт.
- Айсылу әниең бик авырый, әйдә аның янына, ул сине чакырды.
-Ай-яй, яй! Бик барыр идем, тик менә вакытым юк, тазлар чистартасым бар.
-Ай-яй, яй! Юньсез кыз! Кал шул тазларын белән.
Алып баручы. Тиеннең шулай дип әйтүе була, Айсылу ташбакага әйләнә.
(Әйләнә-әйләнә сәхнә артына чыга, ташбака киеме киертелә)
Тиен шуннан соң уртанчы кызы Алия янына чыгып чапкан. Алия бу вакытта җеп чырный икән.
(Уртанчы кыз белән тиен арасында диалог. Тиен ишек шакый)
-Кем бар анда?
-Мин тиен.
-Тиен, кер, монда.
-Хәерле көн, Алия. Хәлләрен ничек?
-Әйбәт, рәхмәт.
-Алия, әниең авырый, әйдә аның янына, ул сине чакырды.
-Ай-яй, яй! Бик барыр идем, тик вакытым юк. Җеп чырныйсым бар.
-Ай-яй! Юньсез кыз! Кал шул җебең белән.
Алып баручы. Тиеннең шулай дип әйтүе була, Алия үрмәкүчкә әверелгән.
(Әйләнә-әйләнә сәхнә артына чыга, үрмәкүч киеме киертелә)
Тиен бик аптыраган бу хәлгә һәм өченче кыз янына чыгып чапкан. Алсу бу вакытта камыр баса икән.
(Кече кыз белән тиен арасында диалог. Тиен ишек шакый)
-Кем бар анда?
-Мин тиен.
-Тиен, кер, монда.
-Хәерле кич, Алсу. Хәлләрен ничек?
-Әйбәт, рәхмәт.
-Алсу, әниең авырый, әйдә аның янына, ул сине чакырды.
-Әнием авырый? Мин хәзер аның янына барам. Әнием, әнием…
(Кыз әнисе янына чаба, кочаклап ала, хәлләрен сорый)
-Әнием, алтыным, син минем якыным. Хәлләрең ничек?
-Авырып киттем бит әле, кызым. Хәлем дә юк. Сезне дә бик сагындым.
-Хәзер-хәзер, әнием, дару алып киләм. (Дару бирә)
-И, рәхмәт, кызым. Ярый әле син бар, алмам. Гомер буе игелек күреп яшә.
-Рәхмәт, әни, җылы сүзләрең өчен. Әни, әйдә, бергәләп чәй эчеп алыйк әле. Хәлең дә яхшырып китәр. (Музыка)
(Әни белән кыз өстәл янында чәй эчеп калалар)
Алып баручы. Кече кыз бик бәхетле гомер кичергән, кешеләр дә, әнисе дә аны бик яраткан, хөрмәт иткән.
Предварительный просмотр:
Дәү әни китап укый.
Максат: балаларны боек шагыйребез Г.Тукай иҗаты белэн таныштыруны дәвам иту; әсәрләрдә чагылган яхшылык-яманлык куренешен ачыклау; туган якны, туган авылны, табигатьне, гаиләне ярату хисе тәрбияләү.
Кичәнен бизәлеше: папье машедан ясалган җиләкләр, гөмбәләр; елга, басма, агачлар, йортлар, коймалар макетлары; ясалма кубәләкләр, кошлар, чәчәкләр; балалар өчен татар халык киемнәре, песи, маэмай, кубәләкләр, шүрәле, су анасы киемнәре; урман шаулавы, чишмә челтерәве, кошлар тавышы аудиоязмалары.
I өлеш
Пәрдә ачыла
Сәхнәдә авыл күренеше: елга, йортлар, агачлар, мәчет макетлары; бер ойнен эче борынгыча бизәлгән.
«Бэйрэм бүген» кое янгырый.
А.Б. «Исәнмесез, балалар, кадерле кунаклар! Без буген Тукай бәйрәменә җыелдык. Яраткан шагыйребез Габдулла Тукайнын шигырләрен сөйләрбез, җырларын җырларбыз, әкиятләрен карарбыз. Ул үзенен туган ягын, туган авылын, урман-кырларын бик яраткан, халкын сойгэн. Шуна курэ искиткеч матур әсәрләр тудырган».
Балалар керәләр. Борынгыча бизәлгән йорт буена тезелешеп утыралар.
Әби керә: «Балакайларым, жыелдыгызмы? Менә бит безнең гаиләбез нинди зур! Балаларыбыз бик тырыш, өебез бик ямьле, нәкъ Габдулла Тукай әсәрләрендәгечә!»
1 бала: «Безнен гаилэ» шигырен укый.
Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи — |
Песи булып киенгән бала керә,шигырь укылганда тәпиләрен ялап утыра.
Әби, песи булып киенгән баланы сыйпап: «Әйе, безнең песи гажәп акыллы».
2 бала: «Әби, әби,карале бу песине!»
«Шаян песи» шигырен укый
Күрче, бик чынлап керешкән эшкә безнең Ләмига:
Бар уе — бер бик матур күлмәк тегү Курчагына.
"Күлмәгем кайчан бетәр?" — дип, Курчагы яткан, көтә;
Көтми хәл юк, бер тәти күлмәк кирәк — бәйрәм җитә.
Ә песи яшьрен генә яткан, кәтүкне күзлидер;
«Тукта селкенмәсме?» — ди ул; бер дә җаны түзмидер.
Ул хәзер сикрер менә, хәзер тотар, хәзер басар;
Ул кәтүкне уйнатыр, уйнар, үзенә шар ясар.
Кайгысы юк ул песинең, тик һаман уйнау уе;
Бик шаян! Ай-һай, наян! Уйнарга хәзер көн буе!
.Шигырь сәхнәләштерелә: бала курчак киеме тегә, Песи кәтук белән уйный.
Әби: «Балалар, безнен кечкенә маэмаебыз кая сон әле?»
Маэмай булып киенгән бала керә: «Ау-ау!»
3 бала белән Маэмай «Кызыклы шэкерт» шигырен диалог итеп сойлиләр.
Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
— Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
— Ах, җүләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!
Маэмай уйный-уйный сэхнәдән чыгып китә.
Әби: «Менә-менә, кечкенә бит әле безнен Маэмай! Чу, безнен кәҗәбез ашадымы икән әле?»
4 бала: «Әби, кәҗәне ашатырга Гали чыгып китте». «Гали белән Кәҗә» шигырен укый.
Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,
Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.
Гали аны чирәм белән кунак итә,
Кәҗә рәхмәт укый — сакалын селкетә.
Аудиоязмада карга тавышы янгырый.
5 бала:«Карга» шигырен укый.
Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигъре бар.
Карга, мескен, җырлый белми, кычкыра тик: «кар» да
Аудиоязмада кошлар тавышы янгырый.
Сәхнәдә болын күренеше. Аудиоязмада табигать тавышы яңгырый. Әби белән балалар болында чәчәкләр җыялар.
Күңелле көйгә күбәләкләр булып киенгән кызлар йогереп керәләр, малайлар белән вальс әйләнәләр.
Күбәләкләр чыгып китәләр,берсе бала кулында кала. Алар «Бала белэн күбәләк» җырын бышкаралар.
Бала:
Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр куп очып
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
Күбәләк:
Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!
Күбәләк, җырын тәмамлап, чыгып китә: «Сау бул, тәрбияле дустым! Рәхмәт сина! Сау булыгыз, балалар!»
Балалар: «Әби, Әби, күпме чэчэклэр жыйдык, бер биеп алыйк эле!»
Әби: «Биегез, балалар.биегез. Җэйнең рәхәтен күрегез!»
Кызлар башкаруында бию.
Әби: «Балалар, килегез яныма, утырышыгыз, китап укыйм үзегезгә».
Балалар: «Әби, син безгә «Кәҗә белән Сарык» әкиятен сөйлә әле!»
Алып баручы. Борын-борын заманда бер авылда бер әби белән бабай яшәгәннәр. Аларның кәҗә белән сарыклары булган.
(Әби белән бабай өй тирәсендә эшләп йөриләр: бабай итек төбендә тегеп утыра, әби чәй әзерли. Кәҗә белән сарык эскәмиядә сөйләшеп утыралар).
Кәҗә. Сарык дус! Син бүген ашадыңмы?
Сарык. Юк! Мин бүген ач. Ә син ашадыңмы?
Кәҗә. Әй, дустым! Без монда ачтан үләрбез инде. Их ашыйсы килә!
Сарык. Минем дә ашыйсы килә.
(Икесе ашарга эзләнеп чыгып китәләр).
Әби. Бабай, кәҗә белән сарыкка нәрсә бирик ашарга?
Бабай. Әйдә урманга җибәрик аларны.
(Кәҗә белән Сарык керә).
Әби. Мә сезгә капчык, барыгыз урманга.
Бабай. Барыгыз, бар урманга.
Кәҗә белән Сарык. (Чыгып китәләр. Җырлыйлар).
«Кунелле сэяхэт»
Алып баручы. (Әкрен генә музыка уйный). Ике дус. Кулга-кул тотышып юл буйлап баралар. Баралар-баралар, юл өстендә бүре башы күрәләр.
Сарык. Ай-яй, бу нәрсә? (Кырыйга сикерә).
Кәҗә. Үләм, куркам! (Идәнгә егыла).
(Әкрен генә торып бүре башы кырына киләләр).
Сарык. Кәҗә, әйдә тот, капчыкка салыйк.
Кәҗә. Юк, юк. Мин куркам, син тот.
Сарык. Син тот.
Кәҗә. Син тот.
Алып баручы. Кәҗә белән Сарык бүре башын колагыннан алып, капчыкка салалар да, капчыкны асып, тагын юлга чыгалар.
(Музыка уйный. Кәҗә белән Сарык баралар. Җырлыйлар.)
Куш кулым
Кушымта (башында, уртасында, ахырында):
Менә сиңа уң кулым,
Менә сиңа сул кулым,
Син бит минем якын дустым,
Менә сиңа куш кулым.
Кәҗә. Сарык! Ә нәрсә анда ялтырый?
Сарык. Әйдә, Кәҗә, шунда барыйк, төнне шунда куныйк.
Кәҗә. Азрак анда җылыныйк.
(Кәҗә белән Сарык ут янына киләләр, анда бүреләр утыра).Бию» Бурелэр»
Бүреләр. (Бергә) Менә бу шатлык? Кемнәр безгә килделәр? (Шатланалар).
Кәҗә белән Сарык. Исәнмесез, монда җылыныйк әле.
I бүре. Әйдәгез, түрдән узыгыз!
II бүре. Без бик шат!
III бүре. Менә, ит үзе килде!
IV бүре. Хәзер без сезне ашыйбыз.
Бүреләр җырлый.
Әй, дускайлар, дускайлар
Кемнәр килгәннәр безгә?
Кәҗә белән сарык ич бу,
Әйдә, узыгыз түргә.
Алларын да алырбыз,
Гөлләрен дә алырбыз.
Күңелебезгә кем ошаса,
Шуны сайлап алырбыз.
Кәҗә белән Сарык (куркынып). Юк-юк, ә бездә ит бар.
Кәҗә. Сарык, чыгар теге бүре башын.
Сарык. Кайсысын?
Кәҗә. Беренчесен.
Сарык. Менә сезгә бүре башы.
Кәҗә. Юк-юк, зурысын бир.
Сарык. Менә бик зурысы.
(Бүреләр куркыша).
I бүре. Мин хәзер су алып киләм (Китә).
II бүре. Мин утын алып киләм(Китә).
III – IV бүре. Без аларга булышабыз (Китәләр).
(Кәҗә белән Сарык ут янында).
Кәҗә. Их, дустым, әйбәт булды. Качтылар.
Сарык. Әйдә, дустым. Ботканы ашыйк, бик тәмле.
Алып баручы:Шагыйрь гомере ни кызганыч, кыска була. Әмма шул кыска вакыт эчендә дә ул балалар өчен күп санлы әкият – поэмалар, мәсәлләр, шигырьләр иҗат итеп калдыра.
1 бала: Җырлы идек, син тагын да җырлырак иттең безне!
2 бала: Моңлы идек, син тагын да моңлырак иттең безне!
3 бала: Җанлы идек, син тагын да җанлырак иттең безне!
4 бала: Аңлы идек, син тагын да аңлырак иттең безне!
5 бала: Көчле идек, син тагын да көчлерәк иттең безне!
6 бала: Хисле идек, син тагын да хислерәк иттең безне!
7 бала: Күтәрелдең бөеклеккә – халыкка борып йөзең!
8 бала: Бөеклектә, тугрылыкта – син хәзер үрнәк үзең!
9 бала: Уртак Ватан тарихында ,эзле иттең син безне!
Барсы бергә: Сәнгатебез күкләрендә – Кояшыбыз, Аебыз....Бар җиһанга күренерлек кадерле – Тукаебыз!!!
Алып баручы: Кадерле балалар, килгән кунаклар, инде әдәби – музыкаль бәйрәмебез ахырына якынлашты....” Иле барның – теле бар, теле барның көне бар”- диелә татар халык мәкалендә...Әйдәгез әле барыбыз бергә басып “ Туган тел” җырын җырлап , Тукаебызны искә алыйк, аңа рәхмәтле булыйк!!!
( җыр башкарыла ).
Рәхмәт барыгызга!!! Бәхетле булыгыз!!!
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Дәү әнидә кунакта.
Максат:
балаларны татар гаиләләрендә кунакларны ничек каршы алулары белән таныштыру;
татар халык ашлары бн танышуны дәвам иту;
Кыз: Әнием, мин син кушканнарны эшләдем: өйне җыештырдым, уенчыкларны җыйдым.
Әнисе, әбисе бу вакытны өстәл әзерлиләр.
Әни: Үскәнем син минем. Әйдә әле, тагын бер мөһим эш кушыйм әле: тастымалларны төреп әзерләп куй, ә мин самоварны яңартам.
Кыз тастымалларны рәтләгәндә сөйләвен дәвам итә.
Кыз: Әнием, ә тастымал нигә? Аның белән кунаклар нишлиләр?
Әни: Кунаклар алдына тастымал кую — пөхтәлек билгесе. Беренчедән, тастымал киемне саклый, икенчедән алга куйган тастымал ризыкның, икмәк валчыгының идәнгә төшмәве өчен дә кирәк.
Кыз тастымаллар әзерли, үзе сөйләнә.
Кыз: Кунак каршы алуның үз тәртипләре бар икән, ә шулай да кунак каршы алу күңелле.
Әни: Әйе, кызым, дөрес әйтәсең.
Кыз: Әнием, миңа да бик рәхәт булыр иде сезне үземә кунакка чакыру.
Әни кеше елмаеп Кызнең башыннан сыйпап куя.
Кыз: Теге атнаны без дәү әти белән дәү әниләрдә кунакта бардык, бүген алар үзләре безгә килә. Әбием, син шуңа күрә «Кунак ашы — кара каршы» дип әйтәсеңме ул?
Кыз әбисен барып кочаклый..
Әби: Әйе, кызым, нәкъ тә шулай.
Кыз: Әнием, кунакка берәр сәбәп белән киләләрдер инде ул?
Әни: Әйе, балам, безнең быел тормыш коруыбызга 15 ел.
Кыз: У-у-у, 15 ел?! Бик күп име, әнием?
Әни: Күп гомер, ләкин ул сизелмичә дә үтеп киткән, кызым (уйга бирелә, елмая)
Шулчак ишектә кыңгырау тавышы ишетелә, Кыз йөгереп барып ишекне ача.
Кыз: У-ра, у-ра кунаклар килде! Әссәләмү галәйкүм, дәү әнием, дәү әтием, абыем.
Кунаклар "Вәгәләйкүм әссәләм«дип күрешеп өйгә узалар.
Әби: Рәхим итегез, кадерле кунакларыбыз.
Кыз: Борынгыдан килгән гадәт
Ата-бабай йоласы
Ипи һәм тоз, баллы чәк-чәк белән
Кунакларны каршы аласы.
Әйдәгез, түрдән узыгыз,
Бездә кунак булыгыз.
Изгелекле, мәрхәмәтле
Булсын йөргән юлыгыз.
Дәү әти: СөбеханАллах, болай матур итеп чакыргач, киләсе генә килеп тора (елмаеп Кызнең аркасыннан кага).
Дәү әти белән дәү әни күчтәнәчләрен бирәләр.
Әби: Иии, Аллаһнын рәхмәтләре булсын, зурлап күчтәнәчләр белән килгәнсез. Әйдәгез, табын артына рәхим итегез.
Өстәл артына утыралар.
Кыз: Ә мин сезгә бер матур җыр әзерләдем, җырлап күрсәтимме?
Әйдәле, кызым, җырла! дип әйтәләр.
Әти: Син, кызым, безнең сандугачыбыз бит! Җырлап-биеп урыннар алып, безне сөендереп торасың.
Әни: Безнең горурлыгыбыз диген, әтисе.
Җыр: «Матур булсын»
Кыз җырлый, башкалар аңа сокланып, яратып карап утыралар. Җырлап бетергәч , дәррәү кул чабалар.
Әби: Әйдәгез, кунаклар, чәйләп алыйк (кысташып, ризыкларны мактап чәй эчәләр)
Кыз: Ә минем уен уйныйсым килә, әнием. Без күп бит, күңелле дә булачак.
Әни: Нинди уен уйнап була соң, кызым?
Кыз: «Йөзек салыш», сез утырып кына торыгыз, ә мин йөзек салучы булам (башкалар утыралар, Кыз йөзек сала. «Йөзек кемдә, торып бас!» дигәч, башкалар баса, кулында йөзек булган Әни утырып кала).
Кыз: Әйдәгез, әниемә нинди җәза бирәбез?
Әби: Минем киленем дә җырчы бит, бик матур җырлый, әйдә җырлатыйк.
Җыр: «Әниләргә сөю бүләк итик»
Әни бер куплет җыр җырлый. Йөзек салу дәвам итә, йөзек дәү әтидә кала.
Әни: Нинди җәза бирик икән әтигә?
Кыз: Табышмак әйтсен.
Дәү әти табышмак әйтә, җавабын Кыз таба, кул чабалар. Дәү әти йөзек сала, йөзек әтидә кала.
Дәү әти: Нинди җәза бирик кияүгә?
Кыз: Тизәйткеч әйтсен.
Әти тизәйткеч әйтә, кул чабалар, шуның белән уен тәмам.
Кыз: Рәхмәт! Мин шундый бәхетле, тату, дус, кунакчыл гаиләдә тәрбияләнәм!
Предварительный просмотр:
ТЕМА: «Дәү әнием сандыгы»
Интегральләштеру: матур әдәбият белән таныштыру, танып белу, нәфасәти усеш, аралашу, физик тәрбия.
Максат:
- Халык сщнгате аша балаларда зщвык, матур итеп киенергә теләк тәрбияләу.
- Балаларнын логик фикерләу сәләтен ,сойләм телен үстерү
- Милли киемнәргэ кызыксыну уяту, үзләренә генә хас булган узенчәлекләрен ачыклау,төсләрнен берләшүенә игътибар иту, бәйләнешле сөйләм үстерү, әби-бабаларыбызның милли киемнәре белән таныштыру
Методик алымнар: курсәтмәлелек, курчаклар белән уен, әңгәмә үткәрү,мактау,дидактик уен.
Әзерләү эше: шөгыльнен конспектын язу, материал әзерләу.
Сүзлек:лалә, очьяфрак, канәфер чәчәге, милли камзул, калфак.
Җиһазлау:милли киемдәге курчаклар, милли киемнэр, ,кисмә рәсемнәр, тубәтәй, читек, яулык, слайдлар,магнитофон,аудиоязмалар, интрактив такта, презентация.
1.Кереш. Балалар ярым түгәрәк ясап утыралар. Аудиоязмада әкрен генә татар халык көе янгырый.
Тәрбияче: Әйдәгез балалар конебезне яхшы кәеф белән башлар өчен бер- беребезгә хәерле иртә теләп алыйк әле.
1.“Хәерле иртә” бармак уены.
2. Төп өлеш.
Тәрбияче: Балалар , без кайсы республикада яшибез?
Балалар: Татарстан Республикасында(слайд)
Тәрбияче: Дөрес әйтәсез, Г.Диляра Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?
: Казан шәһәре.
Тәрбияче: Ә без Татарстан Республикасының нинди районында яшибез соң Исмагил ?
Исмагил: Без Апас районында яшибез.(слайд)
Тәрбияче : Безнең районыбызда М.Диляра нинди милләт кешеләре яши ?
: Татарлар , руслар , чувашлар һ. б.
Тәрбияче:Алина син кайсы милләт баласы?Рамзан син кайсы милләт баласы?
Алина : Мин татар кызы.
Рамзан: Мин татар малае.
Тәрбияче: Балалар безнең Татарстан Республикасында куптөрле миллэт кешеләре яши: татарлар, руслар,башкортлар,чувашлар,марийлар, удмуртлар. Һ.б
Һэр милләтнен уз теле,гореф-гадәтләре,бәйрәмнәре,җыр биюләре бар. Барлык милләт кешеләренең үзләренә генә хас милли киемнәре була. Без сезнен белән бүген татар халкынын милли киемнәре белән танышырбыз.(слайд)
( Ишек шакыйлар, ике курчак керэ.
Балалар,карагыз әле , безгә матур кыз белән матур егет килгән. Әйдәгез әле татар кызына матур исем кушыйк. Сез нинди татар кызлары исемнәре беләсез?
Балалар: Мәдинә, Галия, Камилә, Айсылу, Фаридә.
Тэрбияче: ярар бу кыз Фәридә исемле булсын.Тэрбияче:Фәридә белән кем килгән ?
Балалар: Татар егете
Тәрбияче: ә сез нинди ир бала , егетләр исемнәре беләсез?
Балалар: Исмагил, Искандәр, Азат, Самат
Тәрбияче: Килгән малайга нинди исем бирик?
Балалар: Самат
Тәрбияче: Фәридә башына нэрсэ кигән соң?
Балалар: Калфак.
Тәрбияче: Фәридәнең калфагы ничек бизәлгән соң?. Игътибар белән ничек бизәлгәнен карыйк әле
Балалар: Мәрҗәннәр белән бизэлгән
Тәрбияче:Әйдәгез берәрегез калфак турында шигырь беләсезме ?
Алина сөйли:.
Дәү әнием энҗе калфак
буләк итте уземә,
энҗе калфак, узе ап-ак
бик килешә йөземә.
Калфагымнын матурлыгын,
һәммәсе дә курсеннәр:
-энҗе калфак кигән кыз ул-
Татар кызы дисеннәр
Тәрбияче: Самат башына нәрсә кигән?
Балалар: Бик матур түбәтәй кигән.
Тәрбияче: Ә сез балалар түбәтәй турында шигырь беләсезме?
Рамзан сөйли:
Килешеп тора түбәтәй
Анын күркәм йөзенә.
Нинди матур татар улы
Күз тимәсен үзенә.
Тәрбияче: .Фәридәнен күлмәге нинди?
Ясмина : матур, зәңгәр,бала итәкле.
Тәрбияче : Самат өстенә нәрсә кигән?
Амир: озын җинле кулмәк аның өстеннән камзул кигән.
Тәрбияче: Фәридә күлмәге өстеннән нәрсә кигән?
Алина: Алъяпкыч
Тәрбияче: Самат тагын нәрсә кигән?
Рамзан : чалбар, читек кигән. Самат пөхтә,матур киенгән.
Тәрбияче: Фәридә аягына нәрсә кигән
Диана: Читек кигән.
Тәрбияче: Ә хәзер әйдәгез игътибарны монда юнәлтик.
2.Уен “Дорес итеп киендер”.(ИКТ да шөгыльләнү.)Бу кыз бэйрэмгэ барырга жыена, кайсы кулмэкне кияргэ белми, эйдэгез аңа ярдэм итик.
Тәрбияче: Әйдәгез түгәрәккә басып уйнап алыйк.
“Тубәтәй” җырлы-биюле уенын уйнарга безнең түбәтәебез юк . инде нишлибез?.
Исмагиль: Милли почмакта бар безнең түбәтәй, алып килимме?
3.Җырлы – биюле уен “Түбәтәй” ( 2 мәртәбә)
Түбәтәенне кигәнсен,
Бик ераклардан килгәнсен,
Төскә матурлыгын белән
Шаккатырыйм дигәнсен.
Түп-түп түбәтәй
Тубәтәен укалы,
Чиккән,матур тубәтәен
Менә кемдә тукталды.
. Презентациядән бизәкләр карау
Тәрбияче: Балалар болар нинди чәчәкләр сон?
Балалар: Болар татар милли бизәкләре
Тәрбияче: Самат белэн Фәридә безгә милли киемнәр алып килгәнәр , ләкин алар бизәлмәгәннәр, әйдәгез аларны бизибез
. 4 Дид.уен :“ Милли киемнәрне бизәү.”.
Тәрбияче: Фәридә белән Самат серле тартма алып килгәннәр
Әйдәгез серле тартмага серле сүзләр әйтик әле.
Серле тартма әйт әле
Серең бармы эчеңдә.
Әйдәгез ачып карыйк әле анда нәрсә бар икән,читекләр алып килгәннәрбит алар безгә,,. матурмы балалар?
Г.Диляра: Юк, алар бизәлмәгән.
Тәрбияче: Әйдәгез бизибез(конверт эченнән милли бизәкләр алу)аларны төшереп ясыйбыз һәм кайчы белән кисеп читекләребезгә ябыштырабыз
5.“ Алъяпкыч бизәү ” ябыштыру.
. Йомгаклау.
Тәрбияче: Балалар без бүген нәрсә эшләдек? Сезгә ошадымы?
Балалар: Аларның матур итеп бизәлгән киемнәре ошады.
Тәрбияче: Ә сез нәрсә эшли алмадыгыз ?
Балалар: Бизэклэр белэн кубрэк эшлисе килеп калды.
Тәрбияче:
Рәхмәт сезгә балалар. Тырыштыгыз. Уңган, булганлыгыгызны курсәттегез.
Предварительный просмотр:
“Сабантуй “ бәйрәме кичәсе.
А.Б.: Исәнмесез, балалар!!! Без бүген татар халкының иң олы бәйрәме – Сабан туена җыелдык. Сабантуй – ул хезмәт бәйрәме, Сабантуй – ул дуслык, һәркемнең көтеп алган бәйрәме. Котлы булсын Сабан туйлары! Кадерле балалар, балалар бакчасында эшләүче барлык тәрбиячеләр исеменнән сезгә бәхетле балачак, ныклы сәламәтлек телим. Алдагы көннәрегез дә бүгенге кебек ямьле, күңелле булсын! Өстәлләребездә ризыклар мул булсын!
Сабан туе, хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе.
Уйнап-биеп, җырлап-көлеп
Бәйрәм итик көн буе!
Котлы булсын, балалар,
Ямьле Сабан туйлары!
1 бала:
Сабантуй – веселый праздник
Мы справляем каждый год.
Каждый год на этот праздник
Собирается народ.
2 бала:
Шау-гөр килә киң болыннар,
Кырлар һәм су буйлары.
Котлы булсын, якын дуслар,
Ямьле Сабан туйлары!
3 бала:
Сабантуй – веселый праздник,
Праздник счастья и труда.
Пой, играй и смейся громко,
И танцуй как никогда.
.
4 бала:
Без уйныйбыз, уйныйбыз,
Якты көннән туймыйбыз.
Сабан туе гөрләп торсын,
Биибез дә җырлыйбыз!
.
5 бала:
Зазвенел теплом июнь
Вот он, праздник Сабантуй!
После сева летним днем
Мы станцуем и споем!
А.Б 1: Ә хәзер “Сабантуй”җырын җырлыйбыз.
(Балалар “Сабантуй” җырын җырлыйлар)
Күңелле Сабан туйлары
Бүген бәйрәм, зур бәйрәм.
Матур җырлар җырлый-җырлый,
Уйныйбыз әйлән-бәйлән.
Кушымта:
Без җырлыйбыз Сабантуйда,
Иң матур җырлар сайлап.
Безнең җырга зәңгәр күктә
Кошлар кушыла сайрап.
Әти-әниләребезгә
Җыйдык чәчәк бәйләме.
Матур булсын, ямьле булсын
Сабан туе бәйрәме.
А.Б: Ә хәзер Сабантуй уеннарын башлыйбыз.
Алай итик әле без,
Болай итик әле без.
Күңелле итеп бергә-бергә
Уйнап алыйк әле без.
.
А.Б: Ә хәзер ярышларны башлап җибәрәбез..
6 ребенок:
Внимание, внимание!
Начинаем соревнование.
Кто ловкий, смелый и умелый,
В круг выходите скорей!
.
А.Б: Беренче уен «Чүлмәк ватыш».
Чүлмәк ватам, чүлмәк ватам,
Ватып булырмы икән?
Бүләккә бер чиккән яулык
Алып булырмы икән?
А.Б:
Кемнәр җитез, кем өлгер,
Минем янга килегез.
Әйдә карыйк узышып,
Капчык киеп ярышып.
“Капчык киеп” ярышу
А.Б:
Кашыкка салып күкәйне
Йөгерегез тизрәк.
Күрик әле бу ярышта
Кайсыгыз җитезрәк.
Уен.”Кашыкка күкәй куеп йөгерү”
(Балалар “ДУСТЫМ БАР”җырын җырлыйлар һәм бииләр.)
1. Уң ягымда дустым бар, дустым бар.
Сул ягымда дустым бар, дустым бар.
Түгәрәк, түгәрәк,
Нинди матур түгәрәк.
2. Уң ягымда дустым бар, дустым бар.
Сул ягымда дустым бар, дустым бар.
Без шатлык таратабыз,
Жырларга яратабыз.
3. Уң ягымда дустым бар, дустым бар.
Сул ягымда дустым бар, дустым бар.
Түгәрәк, түгәрәк,
Нинди матур түгәрәк.
А.Б.: Ә хәзер “Сулы чиләкләр белән йөгерү”
А.Б. “Канат тартыш»уенын уйнап алыйк әле
Сабантуй елга бер килә,
Күңелле, олы бәйрәм.
Нур өстенә нурлар иңсен,
Биеп алыйк ичмасам.
(Балалар «Әпипә»биюен бииләр)
А.Б: Дуслар, көтеп алынган Сабан туйлары ахырына якынлашты. Сау булыгыз!
Предварительный просмотр:
Тема: | Әби генә түгел әле- ул минем дәү әнием. |
Төп белем бирү өлкәсе: | сөйләм теле. |
Интеграл белем бирү өлкәләре: | сөйләм үсеше, соиаль аралашу үсеше, матур әдәбият . |
Яшь үзенчәлекләре: | зурлар төркеме. |
Максат: | балаларның гаилә турындагы белемнәрен камилләштерү. |
Танып белү өлкәсе: | логик фикерләү сәләтен үстерүне дәвам итү, дус – тату эшләргә этәрү. |
Сөйләм үсеше өлкәсе: | гаиләләр белән элемтәне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече итә белүне, тату гаиләнең рәхәтлеген тоярга, күрергә өйрәтү. |
Социаль – аралашу өлкәсе: | балаларның игътибарын, хәтерен, кызыксынуын, фикерләвен, хәрәкәтен, кабул итүләрен үстерү. |
Нәфис-нәсәфәти үсеш өлкәсе: | балаларда әтиләргә, әниләргә карата ихтирам хисе , игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү. |
Методик алымнар һәм чаралар: | сөенеч мизгеле, сорауларга җавап, әңгәмә, техник чаралар куллану, эш алымнарын күрсәтү, мактау. |
Җиһазлар: | балалар төзегән гаилә альбомы, балалар ясаган гаилә темасына рәсемнәр, проектор, ноутбук, презентация ясау, краска, битләр, кисточка, политра, салфетка. |
Сүзлек өстендә эш: | игелекле, кош теле, җәмгыять, рәнҗетмичә, ярдәмгә мохтаҗ. |
Алдан эшләнгән эш: | балалар белэн әңгәмәләр, ял минуты, эшчәнлеккә презентация әзерләү. |
Алга таба эш: | балалар белән гаилә турында альбом ясау, турында белемнәрен киңәйтү. |
Эшчәнлек структура: |
1) гаилә турында әңгәмә - 3мин; 2) балалалар гаилә турында шигырьләр сөйлиләр - 4 мин; 3) гаиләдәге һәр кешегә сыйфатлар - 4мин; 4) уен “Мин башлыйм, сез дәвам итегез”. - 2мин; 5) бишек җырын тыңлау-3 мин; 6) милли ашлар турында сөйләшү- 2 мин; 7) “ягымлы сүзләр”уены - 2 мин. 3. Йомгаклау: 2мин. |
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Кәефләрегез ничек? Сез әзер булсагыз, бүгенге якын кеше кем ул темасына әңгәмә үткәрербез. Мин сезгә бер мәсәл сөйлим, игътибар белән тыңлагыз.
“Урманда ике карга яшәгән. Аның берсе бик ачык, аралашучан карга булган. Үзенә охшаган карга кызын сайлап, аның белән тормыш корып җибәргәннәр һәм берсеннән – берсе матур балалар үстергәннәр. Үсә төшкәч, балаларын ияртеп, азык табу һөнәренә өйрәткән. Шулай матур гына яшәп ятканнар.
Ә икенче карга берәү белән дә аралашмаган, башкаларның иртә таңнан торып кичкә кадәр эшләүләреннән көлеп яткан. Хәтта аның кереп торырга өе дә булмаган. Көннәр үткән. Кинәт бу карга авырып киткән. Азык табарга да хәле калмаган. Шулай агач башында бөкшәеп утырганда, күрше карга күреп алган һәм тапкан азыгын кызганып аңа биргән. Каргага хәл кереп киткән һәм күршесенә бик зур рәхмәт әйткән. Карга: “Әй , күрше , бу урманда синнән дә бәхетле карга юктыр, мөгаен”, - дигән.
Балалар сезгә мәсәл ошадымы? Ике карганың тормышын чагыштырып күрсәтегез әле?
Балалар. Дус тату яшәү, бер –береңне хәрмәт итү. Гаилә дуслыгы булу кирәк.
Тәрбияче. Ә нәрсә соң ул гаилә?
Балалар. Гаилә – үзенә күрә кечкенә генә бер дәүләт. Әти — әни, әби – бабай, балалар, туганнар, абый – апа, әни — сеңелләр .
Тәрбияче. Дөрес гаилә — ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.(шигырь сөйләү)
1 нче бала.
Мин бәхетле гаиләм белән,
Яшимен әти-әнием белән!
Татулык – гаиләбез нигезе!
Әби-бабам – иң кадерле кеше!
Мин бәхетле гаиләм белән,
Яшимен туганнарым белән!
Нәселебез дәвамчысы – мин, беләм,
Горурланам гаиләм белән!
2 нче бала.
Йөрәгемнең иң түрендә –
Туганнарым, яраткан гаиләм!
Дөньяда ничек яшәргә,
Кеше булырга шунда өйрәнәм.
3 нчы бала
Әни, син минем җирдәге
Иң якын кешем!
Әни, син минем күктәге
Якты кояшым!
Таң йолдызын хәтерләтә
Синең күзләрең.
Балдан да татлы тоела
Синең сүзләрең.
Үләннәрдән дә йомшактыр
Синең чәчләрең.
Сиңа булсын бакчадагы
Гүзәл чәчәгем!
Тәрбияче. Әни – кояш кебек берәү генә. Аларны борчымагыз, аларга булышыгыз. Аларны яратыгыз. Әниегез сезне матур сүзләр белән шатландырса, әтиегез үзенең акыллылыгы, дөньядагы күп нәрсәне белүе белән сөендерә. Әтиләр дә, әниләр кебек балаларын яраталар. Кулларына алып иркәләүче дә, төрле шаян сүзләр әйтеп уйнатучылар да – әтиләр. Гаиләдә иң зур кеше кем,ул балалар?
Балалар. Әтиләр зур – гаиләгездә иң зур кеше, баш кеше, чөнки әтиләр гаиләне кайгырта. Өйдәге иң авыр эшне дә әтиләр эшли.
Тәрбияче. Әти , әни, әби, бабай гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Алар сезне үстергәндә күпме борчылулар күргәндер. Һәр ата- ана үз баласы турында, минем балам игелекле, минем таянычым булыр дип үстерә. Апа, абыйларыгыз сезнең өчен кайгырсалар, эне – сеңелләрегез сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Әйдәгез, бергәләп гаиләдәге һәрбер кешегә хас сыйфатларны гаилә таблицасына язып карыйк әле. ( балалар әйтеп тора)
Г а и л ә
Әти Көчле Батыр Кырыс Эшчән Акыллы Яклаучы | Әни Уңган Матур Сөйкемле Ягымлы Акыллы | Әби- бабай Сабыр Йомшак Юмарт | Мин Тәртипле Тырыш Шук Ярдәмчел | Апа- абый Ярдәмчел Эшчән Акыллы | Эне- сеңел Шаян Шук Ярдәмгә мохтаҗ һ.б. |
Әйдәгез, иң кадерле кешеләребез турында мәкальләр әйтик, уйнап алыйк.
Бармак уены “ Тату гаилә”.
Бу бармак- бабай
Бу бармак –әби
Бу бармак -әти
Бу бармак –әни
Бу бармак -мин
Әти-әнисен тыңлаган – әдәм булган,
Тыңламаган – әрәм булган.
Гаилә — тормыш нигезе.
Тәрбияче. Бик дөрес балалар, гаилә — тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк, дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти - әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәгез, бер – береңне саклап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк, президенты – әти булса, финанс министры – әни була. (шигырь сөйләү)
4нче бала
Әти кайтып керсә,
Өйләр китә яктырып.
Көне буе сагынгандыр,
Ул да кайта атлыгып.
Хәлне сорый баштан сыйпап,
Миңа чаңгы көйләшә.
Әнием белән дә әти
Гел елмаеп сөйләшә.
Барыбызга да булыша
Үзенең дә күп эше.
Әнигә, миңа, апайга
Әти – иң кирәк кеше.
5 нчы бала.
Әти, әни hәм дә мин –
Безнең тату гаилә.
Ямьле дөнья, рәхәт яшәү
Дуслыкта бөтен хәйлә.
Олы бәхет – рәхәтләнеп
Яшәүләре гел бергә.
Аллаһ насыйп итсен безгә
Шатланышып яшәргә!
6 нче бала.
Яшәсен әти-әниләр
Сәламәт hәм шат булып
Кызларының, улларының
Кадерлеләре булып.
Иң кадерле кешеләребез сез,
Әтием hәм әнием.
Сез булганга, без бәхетле,
Тыныч, рәхәт яшибез.
Тәрбияче. Балалар сезнең әниләр бишек җырлары җырладылармы икән?
Балалар. Минем әни иң матур җырлый, миндә өйрәндем. (Бишек җырлары башкаралар)
Тәрбияче. Безнең әниләр, әбиләр бик тә тәмле төшерәләр “Милли ашларны яхшы беләсезме?” тикшереп алыйм әле. Геометрик фигураны эченә алган милли ризык?
Балалар. Өчпочмак.
Тәрбияче. Катлы – катлы татлы бәлеш?
Балалар. Гөбәдия.
Тәрбияче. Туй табынының иң түрендә?
Балалар. Чәк – чәк.
Тәрбияче. Ике сүздән торган милли ризык?
Балалар. Кош теле.
Тәрбияче. Көн саен кирәкле ризык. Аннан башка аш үтми, аңа халык дан җырлый.
Балалар. Икмәк
Тәрбияче. Гаиләнең ныклыгы, татулыгы нәрсәләргә бәйле. Хәзер мин сезгә шуларның берсе турында табышмак әйтәм, ә сез җавабын уйлагыз.
Кайчагында баллы, татлы,
Ә кайчагында әремнән дә әче.
Балалар. Тел.
Тәрбияче. Әйе, дөрес әйттегез, табышмакның җавабы – тел. Әгәр без ягымлы итеп сөйләшәбез икән, безнең турында йомшак телле диләр. Ә инде кырыс, дорфа итеп сөйләшүчеләрне әче телле диләр. (ягымлы сүзләр әйтешү)
Балалар. Әнием, әбекәем, дәү әнием, бабакаем, әтием һ.б.
Тәрбияче. Йомшак, тәмле телле булганны һәркем ярата. Бер-беребезгә һәрчак ачык йөзле,тәмле телле, игътибарлы булыйк. Авыр сүзләр әйтеп, хәтерләребезне калдырмыйк, бер-беребезгә ягымлы булып, матур сүзләр генә әйтешеп яшик.
Тәрбияче. Шөгыльне тәмамлап шуны әйтәсе килә, якын кешеләргә менә нинди сыйфатлар керә икән?
1.Әби- бабайларны хөрмәт итәргә.
2.Авыр сүзләр әйтеп хәтерләрен калдырмаска.
3.Эне – сеңелләрегезне кыерсытмазка, ярдәм итәргә.
4.Абый –апаларны сүзләрен тыңларга
Гаиләдә кешеләр бер – берсен кайгыртып яшә , бер – бернә таяныч булырга кирәк. Шөгыль тәмам
Предварительный просмотр:
Минем яраткан әби-бабаем.
Максат:
– балаларның гаилә, туганлык мөнәсәбәтләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү;
– гаилә әгъзалары турында табышмаклар чишү белән кызыксындыру;
– үзләренең нинди республика, район, авыл, урам, ничәнче йортта, кемнәр белән (гаилә әгъзаларының исемнәрен әйтеп) яшәүләре турында хикәя төзеп, сөйли белүләренә ирешү;
– схематик рәсемнәр белән эшләргә өйрәтү;
– балаларда гаилә әгъзаларына карата мәхәббәт, ихтирам, үз гаиләсе, туган йорты белән горурлану хисләре тәрбияләү.
Материал: салават күпере төсләрендәге (7 төрле) шарлар, өй, малай, песи рәсемнәре, гаилә әгъзаларын белдергән график рәсемнәр, һөнәрләрне күрсәткән рәсемнәр (җөмлә төзү өчен), һәр баланың үзләре яшәгән өй фоторәсеме, балалар санынча кояш һәм болытлар.
Эшчәнлек барышы
Тәрбияче.
Ягез әле , балалар,
Ясыйк матур түгәрәк.
Мин – синең дустың,
Син – минем дустым,
Кулга-кул тотыныйк,
Бер-беребезгә елмайыйк.
– Балалар, сез елмайганда берегездән-берегез матурлар. Гел шулай бер-берегезгә елмаеп кына торыгыз, дус, тату булыгыз.
– Балалар, мин сезгә нинди матур шарлар алып килдем. Игътибар белән карагыз әле, алар нәрсәне хәтерләтә?
Балалар. Салават күперен.
Тәрбияче. Бик дөрес. Минем кулымда да нәкъ салават күпере төсләре шикелле җиде шар. Ягез әле, һәрберегезгә берәр шар биреп чыгыйм. Салават күпере төсләре тәртибендә тезелик. Ә хәзер бер уен уйнап алыйк. Һәрберегез кулыгыздагы шарлар төсендәге яшелчә яки җиләк-җимеш әйтегез. (Әйтеп чыгалар.) Ә хәзер чәчәк исемнәре әйтегез. (Әйтеп чыгалар.)
Тәрбияче. Балалар, ә сез беләсезме, салават күпере ул – гаилә символы. Гаиләдә сезне яратып, кадерләп кенә үстерәләр. Ә сез әти-әниләрегезне яратуыгызны ничек белдерәсез?
Балалар. Кочаклап, үбеп, матур сүзләр әйтеп.
Тәрбияче. Ә нинди матур сүзләр әйтәсез?
Түгәрәктә “Кояш һәм болыт” уены
Тәрбияче. Кояш һәм болыт. Сез ничек уйлыйсыз, әниегез шат булса сез аны нәрсәгә охшатыр идегез? (Кояшка.) Ә кайгырса? (Болытка.) Хәзер мин әйткән нәрсә әниегезне шатландырса, кояшны күтәрегез, ә кайгыртса – болытны күтәрегез. Мин башлыйм, сез дәвам итегез.
– Матур рәсем ясадыгыз. (Кояш)
– Иптәшегез белән сугыштыгыз. (Болыт)
– Боткагызны ашап бетермәдегез. (Болыт)
–Уенчыкларыгызны җыештырып куйдыгыз. (Кояш)
– Китапны ерттыгыз. (Болыт)
– Курткагызны пычраттыгыз. (Болыт)
Тәрбияче. Балалар, хәзер мин сезне бер малай гаиләсенә кунакка чакырам. (Урындыкларга утыру. Тактага өй, малай, песи рәсемнәре ябыштырылган.) Ләкин бу малайның исемен сез үзегез белегез. (“А” хәрефен күрсәтү.) Малайның исеме шушы хәрефне белдергән аваздан башлана. (Нинди аваз икәнен, [а] авазыннан башланган малай исемнәре әйтәләр.)
Тәрбияче. Бу малайның исеме Азат. Ә монысы – Азат гаиләсе яши торган өй. Ә Азат кемнәр белән яши икән? Ул үзенең гаилә әгъзалары турында матур шигырьләр язган. Тыңлагыз әле.
- Безне назлар, сөяр өчен
Улым, кызым дияр өчен
… (Әни) кирәк.
- Кыю, көчле, батыр бул, ди,
Кадак, чүкеч тоттыра.
Минем бармакка сукканны
Елмаеп карап тора.
Машинада йөрерсен, ди,
Руль борырга өйрәтә.
Барлык авыр эшне эшли,
Мин аны бик яратам. (Әти)
- Күп эшләгән, күпне күргән,
Шуңадырмы – картайган.
Шулай да ул якын миңа,
Күз алалмыйм… (бабайдан).
- Тәмле коймаклар пешерә,
Безне кунакка дәшә.
Безгә бик тә рәхәт була
Аның белән янәшә. (Әби)
- Әле бәләкәй булса да,
Ул бик оста шуыша.
Шаян малай, наян малай
Тәпиләргә тырыша. (Энекәш)
- Көн дә күлмәк алыштыра,
Көзгедән күзен алмый.
Шундый матур, кыланчык кыз,
Инде барсын аңлый. (Сеңлекәш)
(Балалар һәрберсенең график рәсемен өй тәрәзәсенә беркетеп баралар.)
Тәрбияче. Менә нинди зур икән Азатларның гаиләсе. Игътибар белән карагыз әле, тагын нәрсәне күрәсез? (Чорма тәрәзәсендәге песигә игътибар иттерү.) Сез ничек уйлыйсыз, песи дә Азатларның гаилә әгъзасымы икән? (Балалар җавабы.
Тәрбияче. Песи – яраткан йорт хайваны. Ул кешеләр белән яши, ләкин гаилә әгъзасы түгел. Песинең үзенең гаиләсе бар: ата песи, ана песи, балалары.
“Азатның туганнары” уены (рәсемнәр буенча җөмләләр төзү).
Язын да, көзен дә,
Җәен дә, кышын да,
Бердәм гаиләбез белән
Без ишегалдында.
Түгәрәккә басабыз
Һәм зарядка ясыйбыз.
Мин уңга, сулга борылам,
Энем куяндай чаба.
Әни кулларын күтәрә,
Әти чүгәләп ала.
Аннан кулларны селкибез,
Башны уңга борабыз.
Кулны алга таба сузып,
Иеләбез, торабыз.
Күзләребез иркәләнә, Кояш биргән яктыга.
Күңелебез күтәрелә,
Кәефебез яхшыра.
Тәрбияче. Балалар, сез Азатның өен күрдегез, кемнәр белән яшәгәнен белдегез. Азатның да сез яшәгән өйне бик күрәсе һәм гаилә әгъзалары турында беләсе килә. Әйдәгез әле, үзегезнең өйләрегез, нинди урамда яшәвегез белән таныштырып китегез. (Өйләренең фоторәсемен тотып сөйлиләр, тактага ябыштырып баралар.)
Тәрбияче. Шушы матур-матур өйләрдә сез кемнәр белән яшисез икән? Таныштырып китегезче. Гаиләгезне чәчәк формасында күз алдына китерегез. (Үзләренең гаилә әгъзаларын график рәсемнәр белән чәчәк формасында тезәләр, сөйлиләр. Үзләренең исемен, гаиләдә ничә кеше булуын, исемнәрен әйтәләр.)
Тәрбияче. Балалар, безнең такта нәрсәгә охшады? (ч
Балалар. Чәчәкле болынга.
Тәрбияче. Бик дөрес. Барыбызның да гаиләләре шушы чәчәкләр кебек матур булсын, беркайчан да шиңмәсен, таҗлары өзелмәсен! Әти-әниләрегезгә, үзегезгә сәламәтлек кенә юлдаш булсын!
– Балалар, без бүген нәрсәләр турында сөйләштек? Өегезгә кайткач, бу турыда кем белән уртаклашасыз? Мин сезгә бүген үзегез кебек елмаеп кына торган чәчәкләр бүләк итәм. Ә сез теләсәгез, үзегезнең берәр гаилә әгъзасына бүләк итә аласыз.
Предварительный просмотр:
«Татар халык уеннары көне»
(бәйрәм чарасы)
Маскат: - татар халкының хәрәкәтле уеннары, халык фольклоры, традицияләре аша балаларда әхлакый сыйфатлар формалаштыру.
Бурычлар: - татар халкының гореф-гадәтләре, традицияләре, уеннары турында күзаллау формалаштыру;
- халык традицияләренә, гореф-гадәтләренә карата балаларда ихтирам хисе тәрбияләү;
- татар милли уеннары белән кызыксынуны, уеннарны мөстәкыйль эшчәнлектә куллану теләген үстерү.
Бәйрәм барышы:
Татар халык бию көе яңгырый (аудио-язма УМК «Туган телдә сөйләшәбез»)
Алып баручы: - Исәнмесез, балалар!
Балалар: - Исәнмесез!
Алып баручы: - Балалар, без сезнең белән «Татар халык уеннары көне»нә җыелдык. Бүген уйнаячак уеннарны халык үзе уйлап чыгарган. Борын-борын заманнарда безнең бабаларыбыз да балачакта матур-матур уеннар уйнап үскәннәр. Уеннар һәрвакыт халыкның үткән заманнардагы көнкүрешен, тормышын чагылдыралар. Әмма уеннар тормыш вакыйгаларын гына кабатламый, алай гына булса, уенның бер кызыгы да булмас иде. Алар да, әкиятләр, җырлар кебек үк, буыннардан - буынга күчә–күчә шомарганнар, аларга яңа кызыклы вакыйгалар, сүзләр, хәрәкәтләр өстәлгән. Шулай итеп уен мавыктыргыч, кызыклы булып киткән. Бу уеннарны бүгенгесе көндә дә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, ишек алдында уйныйлар. Балалар, ә сез уйнарга яратасызмы?
Балалар: - Әйе, яратабыз!
Алып баручы: - Бәйрәмне башлыйбыз! Безнең беренче уеныбыз «Йөзек салыш» дип атала (уен музыка астында уйнала).
Уен кагыйдәләре: бер бала уч төпләре арасына йөзек яшерә, уенда катнашучылар ул балага үзләренең кулларын «көймә” итеп ясап сузалар. Алып баручы бала үзенең кулларын һәр баланың кулына куеп, башкаларга сиздермичә генә бер балага йөзекне салырга тиеш. Аннары “Кемдә йөзек, сикереп чык!” дип әйтә һәм йөзек салынган бала тиз генә алып баручы бала янына сикереп чыгарга тиеш. Калган балалар аны тотып калмакчы булалар. Йөзек салынган бала тоттырмыйча сикереп чыга алса, ул алып баручы була, әгәр аны тотып калалар икән, алып баручы яңадан үзе кала.
Шурәле керә.
Шүрәле: - И-и-и, мин адаштым ахры. Әйе, безнең якларда урманнар бик матур шул. Мин кошлар сайравын тыңлап, урмандагы чәчәкләргә сокланып йөри-йөри монда кадәр килеп җиткәнмен. Мин кая килеп чыктым соң?
Иркен һәм матур да
Безнең туган илебез.
Урманга бай, суга бай
Гөлбакчалы илебез!
- Исәнмесез, балалар!
Алып баручы: - Исәнме, Шүрәле! Без сиңа урманга юлны күрсәтербез, син безнең балалар белән уйнап ал инде! Алар уйнарга бик яраталар.
Хоровод-уен: “Әй, Шүрәле, Шүрәле, Шүрәлене күр әле!”
Шүрәле: - Рәхмәт, балалар! Сез бик яхшы, тату балалар икәнсез (урындыкта түбәтәй күреп ала, сорый): - Бу нинди матур баш киеме – үзе чигелгән, моны кызлар киядер инде?
Балалар: - Юк, аны малайлар кия. Ул – түбәтәй дип атала.
Алып баручы: - Әйе, балалар дөрес әйтте. Бу – түбәтәй. Ир-атлар кия торган традицион баш киеме. Түбәтәйне бисер белән матур итеп бизиләр, төрле төстәге җепләр белән чигәләр. Безнең түбәтәйдә дә матур татар бизәкләре (орнаментлары) чигелгән. Татар халкының түбәтәй белән бәйле уены бар. Әйдәгез, шул уенны уйнап алабыз!
Малайлар Шүрәле белән “Түбәтәй” уенын уйныйлар (УМК Туган телдә сөйләшәбез методик ярдәмлеккә аудио-кушымта, трек №13)
Түгәрәккә басалар, бер-берсенә түбәтәйне тапшырып, җырлыйлар:
Түбәтәеңне кигәнсең,
Бик ераклардан килгәнсең,
Төскә матурлыгың белән
Шаккатырыйм, дигәнсең.
Кушымта:
Түп, түп, түбәтәй,
Түбәтәең укалы.
Чиккән матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды! (түбәтәй кемдә кала, шул балага җәза бирелә: биергә, шигырь сөйләргә, әтәч булып кычкырырга һ.б.)
Алып баручы: - Булдырдыгыз! Алдагы уен «Тимербай» дип атала. Бу уен да сезгә ошар дип уйлыйм (УМК Туган телдә сөйләшәбез методик ярдәмлеккә аудио-кушымта, трек № 29).
Уен кагыйдәләре: уйнаучылар түгәрәк ясап басалар, санамыш ярдәмендә алып баручыны – Тимербайны сайлыйлар. Ул түгәрәкнең уртасына баса. Уен музыка астында үткәрелә.
Соңгы сүзләргә алып баручы нинди дә булса хәрәкәт ясый. Барсы да хәрәкәтне кабатларга тиеш. Аннары алып баручы үз урынына башка бер баланы сайлый. Күрсәткән хәрәкәтне кабатларга ярамый. Уенда төрле предметлар кулланырга мөмкин (туплар, тасмалар һ.б.)
Алып баручы: - Менә нинди күңелле уеннары бар безнең татар халкының! Әйдәгез, бәйрәмне дәвам итик.
“Наза” уены.
Балалар парлашып, бер-бер артлы тезеләләр. Бер бала парсыз, ул уенчылыр
каршысына чыгып баса. Балалар, җырлый-җырлый, баскан җирдә аякларын-
кулларын хәрәкәтләндерәләр:
Наза дигән кыз баланың
Бөрлегәне түгелгән;
"Наза" дигән уенны без уйныйбыз чын күңелдән.
Кушымта:
Наза, наза,
Наза матур кыз бала.
Наза тырыш, уңган бала,
Зирәк, акыллы бала.
Кушымтаны җырлаганда, парсыз бала каршыдагы уенчылар арасыннан биеп үтә, үзенә пар сайлый, һәм алар икенче башка барып басалар. Парсыз калган бала уенны дәвам итә.
Алып баручы: «Чүлмәк вату» уенын татар халкы иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булган – Сабантуйда оештырган. Әйдәгез, без дә уенны уйнап алыйк әле (УМК Туган телдә сөйләшәбез методик ярдәмлеккә аудио-кушымта, трек №13).
Уен кагыйдәсе: балалар бер сызыкка тезелеп басалар, алардан 2-3 м ераклыкта чүлмәк куела. Яулык белән баланың күзләре бәйләнә һәм ул чүлмәккә кадәр барып, таяк ярдәмендә чүлмәкне ватарга тиеш.
Алып баручы: - Бу уенны да бик күңелле итеп уйнадыгыз! Алдагы уен да бик кызык. Бу уенда да күзләрне бәйлисе була. Уен «Утыр, утыр, Мәликә!” дип атала.
Уен кагыйдәләре: балалар түгәрәк ясап басалар, уртага бер бала чыга, аның күзләрен яулык белән бәйлиләр. Балалар түгәрәк буенча әйләнеп, җырлыйлар:
Утыр, утыр, Мәликә, алмагачы төбенә,
Кем утырган каршыңа, әйтеп бирче тиз генә.
Түгәрәктәге бер бала күзе бәйләнгән бала каршына килеп утыра, күзе бәйләнгән бала аңа кагылып, кем икәнен белергә тиеш. Әгәр дә кем икәнен әйтә алмаса, аңа җәза бирелә. Уен шулай дәвам итә.
Алып баручы: - Балалар, сезгә уен ошадымы?
Балалар: - Әйе, бик ошады!
Шүрәле: - Әфәрин, сез булдырасыз! Ә менә кызлар минем белән уйнамадылар бит әле. Кызлар, килегез монда, уйныйбыз бергә-бергә!
Хоровод-уен “Зиләм-зиләм”.
Балалар түгәрәк ясап басалар, бер-берсенә уң, аннары сул кулларын бирәләр һәм парлап басалар да җырлыйлар:
Менә сиңа - уң кулым,
Менә сиңа - сул кулым.
Менә сиңа – якын дустым,
Менә сиңа – куш кулым!
Эх, Зиләм, Зиләм, Зиләм,
Сандугачым, кил әле!
Кил әле, дустым, кил әле,
Икәү әйләник әле!
Алып баручы: - Булдырдыгыз, балалар! Әйдәгез, бәйрәмне “Туган тел” җыры белән тәмамлыйк. Җырның сүзләрен кем язган?
Балалар: - Габдулла Тукай!
“Туган тел” җыры (УМК Туган телдә сөйләшәбез методик ярдәмлеккә аудио-кушымта, трек № 37).
Шүрәле: - Балалар, сез бүген бик күңелле итеп уйнадыгыз, “Туган тел” җырын искә төшердегез. Булдырдыгыз, рәхмәт сезгә! (үзе белән алып килгән күчтәнәчләрен өләшә). Мин дә үземнең урманыма кайтыйм инде. Саубулыгыз, балалар!
Предварительный просмотр:
Йөзек салыш — татар халык уены.
Уенда 8-10 бала катнаша. Барыбыз да тезелеп бер рәткә утырабыз. Алып баручы учындагы йөзекне (йөзек урынына башка нәрсә дә ярый) кемнеңдер учына салырга тиеш.
Ул һәркемнең учына кагылып, катнашучыларның барысын да әйләнеп чыга. Кемдер янында озаграк тукталган була. Катнашучылар алып баручының һәм «йөзек иясе»нең үз-үзен тотышыннан чыгып, йөзекнең кемдә булуын аңларга тырышалар.
Йөзекне юри үзендә итеп тә күрсәтүчеләр дә булырга мөмкин. Уен азагында алып баручы уртага басып: «Кемдә йөзек , сикереп чык» дияргә тиеш. «Йөзек иясе» аның янына йөгереп чыга, ә калганнар аны ничек тә тоткарларга тырыша. Йөзек иясе алып баручы янына килеп җитә алса, яңа уенда бу рольне үзе башкарачак.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зурлар төркемендә «Уйный, уйный үсәбез» проекты буенча “Күңелле уеннар” йомгаклау эшчәнлеге
Мин-Шакирова Гөлшат Шәйхелисламовна балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче булып 17 ел балалар бакчасында эшлим.Шушы эшләгән еллар дәвамында рус балаларын татар теленә өйрәтүдә төрле про...

Уртанчылар төркемендә”Минем өем” проекты буенча йомгаклау шөгыль конспекты (4-5 яшьлек рус балалары өчен)
Мин-Шакирова Гөлшат Шәйхелисламовна балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче булып 17 ел балалар бакчасында эшлим.Шушы эшләгән еллар дәвамында рус балаларын татар теленә өйрәтүдә төрле про...
Без инде хәзер зурлар... проекты буенча уеннар
Без инде хәзер зурлар... проекты буенча уеннар...
Минем өем проекты буенча уеннар
Минем өем проекты буенча уеннар...
Уйный- уйный үсәбез проекты буенча уеннар
Уйный- уйный үсәбез проекты буенча уеннар...

Тема: «Матрешка бездә кунакта» (иң кече яшьтәге балаларның икенче төркемендә ачык шөгыль)
Иң кече яшьтәге балаларның икенче төркемендә ачык шөгыль...
Физик тәрбия буенча театр элементларын кулланып төзелгән ачык шөгыль конспекты “Машага өенә кайтырга булышу”
Физкультура шөгылендә театр эшчәнлегенең элементларын кулланып балаларның сәламәтлекләрен ныгытуны дәвам итү....