Cөйләм телен үстерү буенча ачык – шөгыль конспекты
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа)

Кашапова Айгуль Разифовна

Тема: «Габдулла Тукай шигыре  «Бала белән күбәләк» мультфильмына сценария»

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл itogovoe_zanyatie_urtanchylar_g.tukay_bala_beln_kublk.docx26.23 КБ

Предварительный просмотр:

9 нчы номерлы уртанчылар (4-5 яшь) төркемендә сөйләм телен үстерү буенча

ачык –  шөгыль конспекты

Тема: «Габдулла Тукай шигыре

«Бала белән күбәләк» мультфильмына сценария»

Төзеде hәм үткәрде:

 тәрбияче: Кашапова Айгөл Разиф кызы

Түбән Кама шәhәре

Дата: 27.04.2024 ел

Яшь төркеме: уртанчылар 4-5 яшь

Тема: “Габдулла Тукай шигыре «Бала белән күбәләк» мультфильмына сценария”

Төре: Оештырылган уртак белем бирү эшчәнлеге

Балалар эшчәнлегенең үзенчәлекле төрләре: уен, сөйләм үстерү, коммуникатив, танып белү, музыкаль, хәрәкәт итү

Максат: Балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бурычлар: 1. Белем бирү: Г. Тукайның биографиясе, иҗаты белән таныштыру; лексик запасны баету. 2. Белем үстерү: Балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү. 3. Тәрбия бирү: Габдулла Тукай иҗатына мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Методик алымнар, шул исәптән балалар инициативасын һәм мөстәкыйльлекне стимуллаштыру: “Хәерле иртә” уены, сорау-җавап, ял минуты “Күбәләкләр”, “Бала белән күбәләк” мултьфильмын карау, шигырьне рольләргә бүлеп сөйләү, күбәләкләр рәсеме карау, сюжетлы рәсем карау “Бала белән күбәләк”, продуктив сораулар бирү.

Җиһазлар һәм материаллар: мультимедиа-проектор, ноутбук, “Г. Тукай” исемле  презентация, Г.Тукай әсәрләренә ясалган рәсемнәр күргәзмәсе, төрле күбәләк төшкән рәсемнәр, сюжетлы рәсем “Бала белән күбәләк”, һәрбер балага күбәләкләр (раскраскалар), төсле карандашлар.

Алдан эшләнгән эш: төрле күбәләкләр рәсеме карау, алар турында сөйләшү, Г.Тукайның әсәрләрен уку, китапларын барлау, күбәләкләр турында бармак уеннары өйрәнү.

Шөгыльнең структурасы һәм якынча вакыты: Оештыру өлеше – 4 мин., төп өлеш – 12 мин., йомгаклау өлеше – 4 мин.

Киләсе эш: Әти-әниләр белән берлектә “Г.Тукай шигырьләренә ясалган рәсемнәр” турында китап ясау.

Белем бирү эшчәнлегенең барышы

Этаплар

Эчтәлеге

Кереш өлеш (белем бирү өлешенә кереп китү)

Тәрбияче өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Максатларны билгеләү, тәрбияче балалар алдына шөгыль этаплары куя:

- Мотивация методын тасвирлый (стимуллаштыра) шөгыль барышында  балаларның сөйләм телен активлаштыра

Кереш өлеш (түгәрәктә басып)

Алып баручы: - Хәерле иртә, балалар!

Балалар: - Хәерле иртә миңа!

Хәерле иртә сиңа!

Хәерле иртә сезгә!

Хәерле иртә безгә!

Хәерле үтсен безнең шөгылебез!

Алып баручы: - Хәлләрегез ничек?

Балалар: - Рәхмәт, яхшы.

- Ә, сезнең хәлләрегез ничек?

Алып баручы: - Рәхмәт, әйбәт.

Алып баручы: - Кәефләрегез ничек?

Балалар: - Кояшлы иртә кебек!

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел,

Икесе дә безнең өчен,

Иң кирәкле затлы тел!

Алып баручы: (туп белән) - Син кем?

Балалар (һәр берсе): - Мин Әминә. Минем туган телем татар теле. Мин татарча сөйләшәм.

- Мин Айзилә. Минем туган телем татар теле. Мин татарча сөйләшәм.

Алып баручы: - Бу шигырьнең авторы кем?

Балалар: - Габдулла Тукай

Төп өлеш

- балалар өчен мөйстәкыйль эш максатын кую;

- тәрбияченең эш төрләрен ачыклау, әгәр дә балалар куелган максатларга ирешә алмасалар;

- индивидуаль дифференциацияләнгән үзенчәлекләрне исәпкә алып тәрбияченең уртак эшчәнлеген оештыру методларының тасвирламасы.

Тәрбияче өчен максат: Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыру.

Балалар өчен максат: Г. Тукай турында мәгълүмат туплау, сүз запасын баету.

Алып баручы: - Габдулла Тукай турында сез нәрсәләр беләсез?

Балалар: - Габдулла Тукай балалар язучысы. Ул балалар өчен бик күп шигырьләр язган: “Кышкы кич”, “Кызыклы шәкерт”, “Су анасы”, “Шүрәле” һ.б.

Алып баручы: - Ә хәзер әйдәгез Г.Тукай турында сөйләшүне дәвам итәр өчен әйдәгез экран каршына урындыкларга барып утырабыз. (урындыкларга утырабыз)

Габдулла Тукай – ул бөек шагыйрь, ул татар халык шагыйре. 26 нчы апрель – шагыйрьнең туган көне. Татарстанда Г. Тукай һәйкәлләре бар. Мәсәлән менә бу һәйкәл Азнакай раонында тора, ә бу һәйкәл безнең шәһәрдә Тукай паркында тора. Сезнең Тукай паркында булганыгыз бармы? Ә бу һәйкәл Казан шәһәрендә тора. Габдулла Тукай балалар өчен бик күп әкиятләр һәм шигырьләр язган.

- Ә хәзер әйдәгез аның әсәрләренә ясалган күргәзмәгә игътибар итик.  Рәсемдә нинди шигырьләренә, әкиятләренә рәсемнәр ясалган? (“Су анасы”, “Кызыклы шәкерт”, Сөткә төшкән тычкан”, “Кышкы кич”, “Бала белән күбәләк”, “Гали белән кәҗә”, “Кәҗә белән сарык”, “Шүрәле”)

- Бүген без Г. Тукайның “Бала белән күбәләк” шигыре белән танышырбыз, мультфильм да карарбыз. Ә хәзер таныш булмаган, бәлки ул сүзләр сезгә таныш та булыр, шулар белән танышыр өчен әйдәгез әле түгәрәк ясап паласка утырабыз.

Яңа сүзләр белән таныштыру:

шагыйрь – поэт

шигырь – стихотворение

бөек – великий

күбәләк – бабочка

армыйсың – не устаешь

кырларда – на полях

болында – на лугу

бергәләп – вместе

гомерем – жизнь моя

бик кыска – очень короткая

рәнҗетмә – не обижай

тимә – не тронь

Ял минуты - “Күбәләкләр” уены.

-Әйдәгез әле бергәләп ял итеп алабыз:

Күбәләкләр очалар (балалар куллары белән очу хәрәкәте ясыйлар),

Матур чәчәккә куналалар (чүгәлиләр),

Бераз ял итәләр.

Һәм тагын очып китәләр.

(Паласка утырабыз түгәрәк ясап) 

Рәсем буенча эш.

Алып баручы: - Балалар, Г. Тукайның “Бала белән күбәләк” шигырен тыңлаганчы менә бу рәсемгә игътибар итик әле. Рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?

Балалар: - “Бала белән күбәләк”

Алып баручы: - Бу кем?

Балалар: - Бала.

Алып баручы: - Баланың кулында нәрсә?

Балалар: - Баланың кулында күбәләк.

Алып баручы: - Ни өчен ул күбәләкне кулында тота?

Балалар: - Аны тотып уйнамакчы була. Аны тотып карамакчы була.

Алып баручы:  - Болай эшләргә ярыймы?

Балалар: - Юк, ярамый.

Алып баручы: - Ә ни өчен ярамый?

Балалар: Чөнки аның канатлары сына, күбәләк бер генә көн яши.

Алып баручы: - Әйе, бик дөрес.

Алып баручы: - Бала белән күбәләк нәрсә сөйләшкәнен тыңлар өчен әйдәгез әле экран каршына барып урындыкларга утырабыз?

“Бала белән күбәләк” мультфильмын карау.

Алып баручы: - Сезгә мультфильм ошадымы?

Балалар: - Әйе.

Экраннан күбәләкләр карау.

Алып баручы: - Ә сез беләсезме нинди күбәләкләр була? Менә бу рәсемдә без күбәләкләрнең күп төрле булуын күрәбез. (күбәләк рәсемнәре күрсәтелә). Алар бик матур. Алар табигатьнең бизәге. Алар арасында Кызыл китапка кертелгәннәре дә бар. Шуңа күрә безгә күбәләкләрне тотарга, үтерергә ярамый!

Бала белән күбәләк” шигырен балаларга уку. Аннары шигырьне рольләргә бүлеп сөйләү.

Алып баручы: - Ә хәзер Камил белән Әмилә “Бала белән күбәләк” шигырен рольләргә бүлеп безгә сөйләп күрсәтерләр. Рәхим итегез.

Бала (Х.Камил):

Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

Күбәләк: (Әмилә)

Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә, —

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

Алып баручы: - Рәхмәт сезгә балалар! (кул чабабыз)

Йомгаклау өлеше (рефлексия)

- шөгыльгә йомгак ясау;

- балаларның уңай гамәлләрен тасвирлау

Алып баручы: - Менә, балалар, без бүген Г.Тукайның “Бала белән күбәләк” шигырен карадык, тыңладык. Сезгә ошадымы?

Балалар: - Әйе.

Алып баручы: - Рәхмәт сезгә, балалар, шөгыльдә актив катнашканыгыз өчен, минем сезгә кечкенә генә бүләгем бар, мин сезгә төрле-төрле күбәләкләр рәсеме алып килдем, хәзер без сезнең белән тылсымлы рәссамчылар булабыз һәм шушы күбәләкләрне сезгә ничек ошый шулай буярбыз, сез ризамы? Ярый, балалар, исән-имин булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте”

   Балаларны ак һәм кара ипи пешерә торган кыяклы культуралар белән таныштыру; характер үзенчәлекләре буенча (башак төзелеше, төсе, бөртекләр саны) аера белү осталыгын үстерү; балалар...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге”

   Ел фасыллары белән  таныштыруны дәвам итү; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне артт...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль: “ Татар халык авыз иҗаты белән таныштыру”.

  Максат:- Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.- Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.- Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.Сүзлек өстендә эш: бармак, чәнти,...

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ Көзге яфраклар. Күгәрчен

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ Көзге яфраклар. Күгәрчен...

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ “КЫШКЫ АЛАНГА СӘЯХӘТ”

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ“КЫШКЫ АЛАНГА СӘЯХӘТ&rdquo...

Зурлар төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча шөгыль эшкәртмәсе Проект. Мин кунак яратам. Тема. Шигырь уку: Ш Галиев. “ Кунаклар”

Шәүкәт Галиев  тормышы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.  Язучы шигырьләре аша балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү. Балаларның фикерне бер юнәлештә туплый белүләрен, сорауларга ...