СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ “КЫШКЫ АЛАНГА СӘЯХӘТ”
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) на тему

Яруллина Нурсина Мисбаховна

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ

“КЫШКЫ АЛАНГА СӘЯХӘТ”

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_nfn.docx18.99 КБ

Предварительный просмотр:

94 НЧЕ НОМЕРЛЫ “СОЕНЕЧ” БАЛАЛАР БАКЧАСЫ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫҢ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАСЫ

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ

“КЫШКЫ АЛАНГА СӘЯХӘТ”

                                                                       Әзерләделәр: Яруллина Н.М.,

                                                                                            Ахметова А.Р.

Төркем: уртанчылар

Тема: кышкы аланга сәяхәт

Максат: программа таләпләренә туры китереп, балаларның кыш, кышлаучы кошлар турында белемнәрен системалаштыру, тирәнәйтү, бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү.

Бурычлар:

  1. Кыш, кышлаучы кошлар турында белемнәрнегомумиләштерү, [ш]авазының дөрес әйтелешен ныгыту.
  2. Балаларның иҗади күзаллауларын, логик фикерләү сәләтен, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.
  3. Кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү, кошларга карата ярдәм итү сыйфатлары тәрбияләү.

Белембирүөлкәсе: сөйләм телен үстерү.

Җиһазлар: кышкы агач, кош рәсемнәре,кышкы табигать, буяу өчен кош рәсемнәре, кошлар өчен җим.

Сүзлек өстендә эш: җим, сәяхәт, кызылтүш, песнәк, саескан,тиен,чыпчык

Методик алымнар: әңгәмә, сөйләү, күрсәтү.

 

Эшчәнлек барышы.

 

1. Кереш өлеш:

 

-Исәнмесез, балалар! Сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Безне бүген кызыклы сәяхәт көтә. Юлга чыгар алдыннан кәефләрне барлыйк әле. Кәефләрегез ничек? (Балаларның җаваплары тыңлана) Минем дә кәефем тыныч зәңгәр күк йөзендәге йомшак ак болыт сыман. Димәк , без юлга чыгарга әзер.

Әйдәгез чаңгыларны киябез һәм кузгалабыз.

 

 б) артикуляцион гимнастика.

Балалар чаңгының тавышы гадәти түгел. Кузгалып киткәч ул нинди аваз чыгара? (Ш-ш-ш) Кем шулай әйтә ала? (3-4 бала әйтә.) . Әйдәгез, бергәләп әйтәбез. (Балалар бергәләп ш-ш-ш авазын кабатлыйлар)

 

2. Төпөлеш

 б) тел шомарткыч.

-Балалар, кыш матур. Менә миндә бу искиткеч матурлыкны күреп шигырь язу теләге туды. Сез миңа булышасызмы?

Ш-ш-ш

Елмаякүктә ………(кояш).

Ша-ша-ша

Ике әтәч сугыша……….(әтәч).

Шы-шы-шы

Урманда үскән  …………(чыршы).

Шу-шу-шу

Яле чаңгыда …..(шу).

 - Менә балалар кышкы аланга килеп тә җиттек.Нинди матур монда. Балалар кышкы аланда сез нәрсәләр күрәсез?(Балаларны активлаштыру). Тагын нәрсәләр күрәсез? Әйе бик дөрес. Аларга кыш көне азык табу бик авыр, әйдәгез без аларны ашатыйк. Нәрсәләр  ашатабыз?(Балаларны активлаштыру). Көнбагыш, ярма, ипи. Балалар бик озын юл үттек әйдәгез ял итеп алабыз.

 в) физкультминут «Кошлар ашату»

Менә кошлар очып килде (очу хәрәкәтләре ясыйлар)

Җимлеккә.

Әй, сөенде алар анда (сикергәлиләр)

Җим күпкә.

Әй, чукыйлар алар җимне  (башлары белән чукыган хәрәкәтләре ясыйлар)

Җимлектән.

Сөенешеп тыпырдыйлар

Җимлектә.

 

- Әйдәгез түмгәкләргә утырабыз. Сезгә кошлар турында табышмаклар әйтәм, җавапларын табарсыз микән, белемнәрегезне тикшереп карыйм әле.

1. Кыш һәм җәй буе

 Кызыл читек кигәне,

Күк ефәктән күлмәге,

Ул һәркемнең сөйгәне. (Күгәрчен)

2.Җәй шакылдый бу чүкеч,

Кыш шакылдыйбу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч. (Тукран)

Канатлары ак, түшләре кызыл.(Кызылтүш)

Яшькелт-сары төсле ул,

Бер кечкенә кошчык ул. (Песнәк)

Иртә таңнан кичкә чаклы

Чык-чырык та, чык-чырык. (Чыпчык)

Ак – карадан киенгән,

Бер минут та тик тормый. (Саескан)

-Булдырдыгыз, балалар, бик дөрес җавап бирдегез. Кошларны беләсез икән. Ә тавышларыннан танырсыз микән ? әйдәгез тыңлап карыйк. Бик дөрес әйттегез.(Рәсемнәре күрсәәтелә). Ә хәзер инде безгә үзебезнең төркемгә, балалар бакчасына кайтырга кирәк. Әйдәгез чаңгыларны кидек, юлга кузгалдык.

 Балалар, без кышкы аланда нәрсәләр күрдек? (балаларның җаваплары)

Ә хәзер, бу картинага карагыз әле. Бу картина без барган аланга ошаганмы? (балалар җавабы)

-Бу картинада елның кайсы вакыты сурәтләнгән? (кыш)

-Ә кайдан белдегез кыш икәнен? (агачларга кар яуган, агачлар шәрә....)

-Балалар, сез монда нинди кошлар күрәсез? (саескан, тукран, песнәк, чыпчык, күгәрчен)

-Бу кошларны барысын бергә бер сүз белән ничек әйтәбез? (Кышлаучы кошлар).

-Саескан нишли? (саескан оча)

-Ә чыпчык нишли? (чыпчык җим чүпли)

-Тукран нишли, балалар? (тукран тукылдый) Әйе, балалар. Тукран тукылдый, тукран ул безнең агачларны дәвалый. Озын томшыгы белән, агачлардагы кортларны ашый. Тукран туклана, ә агач дәвалана. Шуның өчен дә аны – Урман Табибы дип атыйлар.

-Тагын нинди хайван күрәсез балалар? (Тиен)

-Әйе, тиен. Тиен нәрсә ашый? (чикләвек, күркә)

Йомгаклау.

-Әйе, бик дөрес балалар. Сез миңа бүген бик тә ошадыгыз.

-Без бүген кая бардык? (кышкы аланга, сәяхәткә)

-Сезгә ошадымы ул сәяхәт? (Әйе, ошады)

-Нәрсәләр ошады? (балалар җавабы).

-Хәзер минем сезгә өй эше бирәсем килә. Менә шушы кош рәсемнәрен өегездә буяп алып килегез, аннары төркемдә күргәзмә ясарбыз, кемнеке матуррак булыр.Әти-әниләрегезгә кошлар турында, нинди кошлар өйрәнгәнегезне сөйләрсез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте”

   Балаларны ак һәм кара ипи пешерә торган кыяклы культуралар белән таныштыру; характер үзенчәлекләре буенча (башак төзелеше, төсе, бөртекләр саны) аера белү осталыгын үстерү; балалар...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге”

   Ел фасыллары белән  таныштыруны дәвам итү; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне артт...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль: “ Татар халык авыз иҗаты белән таныштыру”.

  Максат:- Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.- Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.- Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.Сүзлек өстендә эш: бармак, чәнти,...

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ Көзге яфраклар. Күгәрчен

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ Көзге яфраклар. Күгәрчен...

Зурлар төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча шөгыль эшкәртмәсе Проект. Мин кунак яратам. Тема. Шигырь уку: Ш Галиев. “ Кунаклар”

Шәүкәт Галиев  тормышы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.  Язучы шигырьләре аша балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү. Балаларның фикерне бер юнәлештә туплый белүләрен, сорауларга ...

Икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль-конспект Тема: “Яшелчәләр”

Балаларның яшелчәләр турындагы белемнәрен ныгыту. Яшелчәләрнең исемнәрен дөрес итеп әйтергә күнектерү. Аларның тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре буенча танырга hәм аера белү күнекмәләрен б...