Конспект интегрированной образовательной деятельности по развитию речи на татарском языке «Дәү әнинең туган көне»
план-конспект занятия по развитию речи

                                                                              

Тема: Дәү әнинең туган көне

Максат: Балаларны әби – бабайларга мәрхәмәтле, ихтирамлы булырга өйрәтү.

Бурычлар:  Сөйләмне сюжетлы уеннар аша аралашу чарасы буларак камилләштерү.

                    Тыңларга һәм дөрес җавап бирергә өйрәту.

                     Балаларда уенга кызыксыну уяту

Җиһазлау: Бәйрәмгә бизәлгән дәү әни өе. Матур итеп киенгән дәү әни. Балаларның гаилә әгъзаларының фотосурәтләре, пешкән ризыклар ( өчпочмак, кош теле)

Кунаклар: Акбай, дәү әни

 Гаилә әгъзалары белән танышу, бармак уены.

 Булмәне, дәу әнине, ризыкларны карау, әйтү.

 Матур, тәмле,куңелле сүзләрен өйрәтү.

 Дәү әнинең туган көненә бүләкләр бирү.

Балалар түгәрәкләнеп тезелеп утыралар (почмакта дәү әни өе, уртада ике өстәл)

 Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше. Исәнләшү.

Тәрбияче: Исәнмесез балалар.

Балалар: Исәнмесез.

II. Төп өлеш:

Тәрбияче: Балалар әйтегез әле, сезнең гаиләдә кемнәр яши? Дәү әниләрегез, дәү әтиләрегез бармы?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Әйдәгез әле балалар шулар турында сәйләшкәнче узебез яратып уйный торган бармак уенын уйнап алыйк (Бармак уены)

Бармак уены “Гаилә”

(Пальчиковая игра “Семья”)

Бу бармак бабай,

Бу бармак әби,

Бу бармак әти,

Бу бармак әни,

Бу бармак малай (уң кулда – на правой руке).

Бу бармак бабай,

Бу бармак әби,

Бу бармак әти,

Бу бармак әни,

Бу бармак кыз (сул кулда – на левой руке).

( Ишек шакыйлар, хат килә, хатны  Акбай (Марат Әгъзамович алып килә)

Балалар: Исәнмесез.

Акбай: Ау-ау. Исәнмесез.Балалар бу хат сезгә дәү әнидән.

Тәрбияче: Рәхмәт,Акбай.(тәрбияче хатны ача, укый) Балалар, дәү әни безне туган көненә чакырган, барабызмы?

Балалар: Әйе, барабыз.

Тәрбияче: Акбайны да узебез белән алабызмы, балалар?

Балалар: Әйе.

Акбай: Ау-ау-ау, мин риза, рәхмәт балалар.

Тәрбияче: Балалар, туган көнгә буш кул белән бармыйлар.Әйдәгез дәү әнигә кучтәнәчләр, буләкләр алыйк(һәрберсенә әйбер бирү). Туган көнгә җыр, шигырь бүләк итсәк тә ярый.

Акбай: Ә без дәү әнигә поезд белән барачакбыз.Минем артка бер-бер артлы тезелеп басабыз да, кузгалабыз.Балалар поезд ничек йөри әле?

Балалар : Пыф-пыф- пыф

Акбай: Бик дөрес.Кузгалдык ( Пыф- пыф)

( Дәү әнигә ишек шакыйлар, исәнләшәләр)

Балалар: Исәнме, дәү әни.

Дәү әни: Исәнмесез, балалар, килдегезме? Мин сезне куптән көттем, әйдәгез түрдән узыгыз.

Тәрбияче: Дәү әни, безнең буләкләрне кабул итеп ал.( Бүләкләр бирәләр) Синең туган көнгә матур шигырь дә алып килдек ( Балалар шигырьләр сөйлиләр)

 Азалия:

Әниемнең әнисе
Әбием була минем.
Әби генә түгел әле,
Ул минем дәү әнием.


Данияр:

Тәмле ашлар пешерә,
Матур гөлләр үстерә,
Өебезнең нуры ул,
Барыбыздан олы ул.

 

Дәү әни: Рәхмәт сезгә бик зурлагансыз.

Тәрбияче: Балалар, Акбай , ә хәзер әйдәгез дәү әнине уртага алып “Аккалач” уены уйнап алыйк. (Дәү әни уртага керә)

 

Дәү әнинең туган көненә

Без пешердек ак калач;

Менә шулай ул биек,

Менә шулай тәбәнәк,

Менә шуның киңлеге,

Менә шуның тарлыгы.

Ак калач, ак калач,

Теләгәнеңне сайлап кач!

 

Дәу әни: Рәхмәт. Балалар мин сез килүгә, өчпочмаклар, кош теле, кыстыбый пешердем. Ләкин печенье пешерергә җитешә алмадым. Сез мина булыша алмассызмы икән?

Балалар: Булышабыз, дәү әни.(өстәл артына утыралар, тозлы камырдан печенье ясыйлар)

Балалар: Мә, дәү әни.

Дәү әни: Бирегез әле, мичемә тыгып пешереп алыйм әле.

III. Йомгаклау.

Тәрбияче: Балалар бүген без сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек?

Балалар: Гаилә, дәу әни,  кунакка бардык, дәү әнигә печенье ясарга булыштык.

Тәрбияче: Сезгә дәү әнинең туган конендә ошадымы?

Балалар: Әйе, ошады.

Дәү әни: Менә пешеп тә чыкты. Балалар , ә хәзер бергәләп ясаган печеньелар белән чәй эчеп алыйк.

Шөгыль тәмам

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл du_ninen_tugan_kone.docx23.72 КБ

Предварительный просмотр:

Конспект интегрированной образовательной деятельности по развитию речи на татарском языке

«Дәү әнинең туган көне»

Тема: Дәү әнинең туган көне

Максат: Балаларны әби – бабайларга мәрхәмәтле, ихтирамлы булырга өйрәтү.

Бурычлар: Сөйләмне сюжетлы уеннар аша аралашу чарасы буларак камилләштерү.

Тыңларга һәм дөрес җавап бирергә өйрәту.

Балаларда уенга кызыксыну уяту

Җиһазлау: Бәйрәмгә бизәлгән дәү әни өе. Матур итеп киенгән дәү әни. Балаларның гаилә әгъзаларының фотосурәтләре, пешкән ризыклар ( өчпочмак, кош теле)

Кунаклар: Акбай, дәү әни

Гаилә әгъзалары белән танышу, бармак уены.

Булмәне, дәу әнине, ризыкларны карау, әйтү.

Матур, тәмле,куңелле сүзләрен өйрәтү.

Дәү әнинең туган көненә бүләкләр бирү.

Балалар түгәрәкләнеп тезелеп утыралар (почмакта дәү әни өе, уртада ике өстәл)

Дәрес барышы:

#1054;ештыру өлеше. Исәнләшү.

Тәрбияче: Исәнмесез балалар.

Балалар: Исәнмесез.

II. Төп өлеш:

Тәрбияче: Балалар әйтегез әле, сезнең гаиләдә кемнәр яши? Дәү әниләрегез, дәү әтиләрегез бармы?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Әйдәгез әле балалар шулар турында сәйләшкәнче узебез яратып уйный торган бармак уенын уйнап алыйк (Бармак уены)

Бармак уены “Гаилә”

(Пальчиковая игра “Семья”)

Бу бармак бабай,

Бу бармак әби,

Бу бармак әти,

Бу бармак әни,

Бу бармак малай (уң кулда – на правой руке).

Бу бармак бабай,

Бу бармак әби,

Бу бармак әти,

Бу бармак әни,

Бу бармак кыз (сул кулда – на левой руке).

( Ишек шакыйлар, хат килә, хатны Акбай (Марат Әгъзамович алып килә)

Балалар: Исәнмесез.

Акбай: Ау-ау. Исәнмесез.Балалар бу хат сезгә дәү әнидән.

Тәрбияче: Рәхмәт,Акбай.(тәрбияче хатны ача, укый) Балалар, дәү әни безне туган көненә чакырган, барабызмы?

Балалар: Әйе, барабыз.

Тәрбияче: Акбайны да узебез белән алабызмы, балалар?

Балалар: Әйе.

Акбай: Ау-ау-ау, мин риза, рәхмәт балалар.

Тәрбияче: Балалар, туган көнгә буш кул белән бармыйлар.Әйдәгез дәү әнигә кучтәнәчләр, буләкләр алыйк(һәрберсенә әйбер бирү). Туган көнгә җыр, шигырь бүләк итсәк тә ярый.

Акбай: Ә без дәү әнигә поезд белән барачакбыз.Минем артка бер-бер артлы тезелеп басабыз да, кузгалабыз.Балалар поезд ничек йөри әле?

Балалар : Пыф-пыф- пыф

Акбай: Бик дөрес.Кузгалдык ( Пыф- пыф)

( Дәү әнигә ишек шакыйлар, исәнләшәләр)

Балалар: Исәнме, дәү әни.

Дәү әни: Исәнмесез, балалар, килдегезме? Мин сезне куптән көттем, әйдәгез түрдән узыгыз.

Тәрбияче: Дәү әни, безнең буләкләрне кабул итеп ал.( Бүләкләр бирәләр) Синең туган көнгә матур шигырь дә алып килдек ( Балалар шигырьләр сөйлиләр)

Азалия:

Әниемнең әнисе
Әбием була минем.
Әби генә түгел әле,
Ул минем дәү әнием.


Данияр:

Тәмле ашлар пешерә,
Матур гөлләр үстерә,
Өебезнең нуры ул,
Барыбыздан олы ул.

Дәү әни: Рәхмәт сезгә бик зурлагансыз.

Тәрбияче: Балалар, Акбай , ә хәзер әйдәгез дәү әнине уртага алып “Аккалач” уены уйнап алыйк. (Дәү әни уртага керә)

Дәү әнинең туган көненә

Без пешердек ак калач;

Менә шулай ул биек,

Менә шулай тәбәнәк,

Менә шуның киңлеге,

Менә шуның тарлыгы.

Ак калач, ак калач,

Теләгәнеңне сайлап кач!

Дәу әни: Рәхмәт. Балалар мин сез килүгә, өчпочмаклар, кош теле, кыстыбый пешердем. Ләкин печенье пешерергә җитешә алмадым. Сез мина булыша алмассызмы икән?

Балалар: Булышабыз, дәү әни.(өстәл артына утыралар, тозлы камырдан печенье ясыйлар)

Балалар: Мә, дәү әни.

Дәү әни: Бирегез әле, мичемә тыгып пешереп алыйм әле.

III. Йомгаклау.

Тәрбияче: Балалар бүген без сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек?

Балалар: Гаилә, дәу әни, кунакка бардык, дәү әнигә печенье ясарга булыштык.

Тәрбияче: Сезгә дәү әнинең туган конендә ошадымы?

Балалар: Әйе, ошады.

Дәү әни: Менә пешеп тә чыкты. Балалар , ә хәзер бергәләп ясаган печеньелар белән чәй эчеп алыйк.

Шөгыль тәмам

Кулланылган әдәбият исемлеге.

1. Инновационная программа дошкольного образования «От рождения до школы» под редакцией Н. Е. Вераксы, Т. С. Комаровой, Э.М. Дорофеевой. 6-е изд., доп. - М.: МОЗАИКА-СИНТЕЗ, 2020. - 368 с. (далее - ООП «От рождения до школы»).

2. «Туган телдә сөйләшәбез». Балалар бакчасында татар телендә тәрбия һәм белем бирү (икенче кече яшьтәгеләр торкеме): тәрбиячеләр өчен методик кулланма / Ф. В. Хәзрәтова, З. Г. Шәрәфетдинова, И.Җ. Хәбибуллина. – Казан: Татар.кит. нәшр., #1073;.

#1052;өбәрәкшина Р. М. Балалар бакчасында җырлар, уеннар. Методик кулланма / Р.М. Мөбәрәкшина, В.К.Вәлиева. – Яр Чаллы.




По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект интегрированной образовательной деятельности по развитию речи и рисованию в I средней группе на тему: "Птицы наши друзья"

Дорогие друзья, прошу вашего внимания! В  наше время да и раньше большое внимание уделялось и надеюсь будет уделяться нашим братьям меньшим - птицам.На своем занятии "Птицы наши друзья" я провела...

Конспект интегрированной образовательной деятельности по развитию речи и обучению грамоте «Весеннее путешествие» (подготовительная группа)

Конспект интегрированной образовательной деятельности   по развитию речи и обучению грамоте «Весеннее путешествие»(подготовительная группа)Сценарий интегрированной образовательно...

Конспект интегрированной образовательнй деятельности по развитию речи: «Пересказ сказки «Чей это домик?» с элементами драматизации»

План-конспект занятия учителя-логопда и педагога-психолога.Игра-путешествие"Путешествие на сказочную поляну"...

Конспект интегрированного театрализованного занятия по развитию речи на татарском языке по произведению А.Алиша “Болтливая утка” (для старшей группы) А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкияте буенча интеграль театраль эшчәнлек (зурлар төркеме өчен)

Цель: Воспитывать интерес к театрализованной деятельности.Задачи:1. Через различные формы искусства происходит обогащение чувств сказочных персонажей, литературных образов;2.  Развивать творчески...