Конспект интегрированного театрализованного занятия по развитию речи на татарском языке по произведению А.Алиша “Болтливая утка” (для старшей группы) А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкияте буенча интеграль театраль эшчәнлек (зурлар төркеме өчен)
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)
Цель: Воспитывать интерес к театрализованной деятельности.
Задачи:
1. Через различные формы искусства происходит обогащение чувств сказочных персонажей, литературных образов;
2. Развивать творческие способности;
3. Способствовать выявлению талантов детей;
4. Выявлять особенности литературных образов различными средствами:
а) с помощью литературных слов,
б) через драматизацию и музыку,
в) создание образа с помощью рисунка;
5. Воспитывать бережное отношение, заботу к животным.
Интеграция образовательных областей: развитие речи, музыка, рисование, ФЭМП.
Материал: отрывки из сказки, игрушка-утка, рисунок утки, раскраска, краски, татарская игра «Тюбетейка», веселый танец, магнитофон.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
stsenariy_ser_totmas_urdek_ok.docx | 32.46 КБ |
Предварительный просмотр:
МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ
ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ
«Красносельский детский сад «Ак каен»
Высокогорского района РТ
Конспект интегрированного театрализованного занятия по развитию речи на татарском языке по произведению А.Алиша “Болтливая утка”
(для старшей группы)
А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкияте буенча интеграль театраль эшчәнлек
(зурлар төркеме өчен)
Составили:
воспитатель 1 категории Мухтарова Ч.Х.
воспитатель Камаева А.Г.
муз.руководитель Бикбаева А.С.
2021 г.
Цель: Воспитывать интерес к театрализованной деятельности.
Максат: Театральләштерелгән эшчәнлеккә кызыксыну тәрбияләү.
Задачи:
1. Через различные формы искусства происходит обогащение чувств сказочных персонажей, литературных образов;
2. Развивать творческие способности;
3. Способствовать выявлению талантов детей;
4. Выявлять особенности литературных образов различными средствами:
а) с помощью литературных слов,
б) через драматизацию и музыку,
в) создание образа с помощью рисунка;
5. Воспитывать бережное отношение, заботу к животным.
Бурыч:
1. Сәнгатьнең төрле формалары аша әкият персонажларын, әдәби образларның уй-кичерешләре баюы барлыкка килә;
2. Иҗади сәләтләрен үстерү;
3. Балаларның талантларын ачыклауга ярдәм итү;
4. Төрле чаралар белән әдәби образларның үзенчәлекләрен ачу күнекмәләрен бирү:
а) әдәби сүзләр ярдәмендә,
б) драматизация һәм музыка аша,
в) рәсем ярдәмендә образ тудыру;
5. Хайваннарга карата сакчыл караш, кайгыртучанлык тәрбияләү.
Интеграция образовательных областей: развитие речи, музыка, рисование, ФЭМП.
Интеграль өлкәләр: сөйләм үстерү, музыка, рәсем, ФЭМП.
Материал: отрывки из сказки, игрушка-утка, рисунок утки, раскраска, краски, татарская игра «Тюбетейка», веселый танец, магнитофон.
Материал: әкияттән өзекләр, уенчык-үрдәк, үрдәк рәсеме, кәгазь, пумала, «Түбәтәй» уены, шаян биюе, магнитофон.
Ход деятельности:
Эшчәнлек барышы:
Воспитатель: Исәнмесез, балалар! Хәлләрегез ничек? (Здравствуйте, дети! Как у Вас дела?)
Дети: Исәнмесез! (Здравствуйте!)
Воспитатель: Мин сезгә хәзер бер табышмак әйтәм. (Я сейчас Вам загадаю загадку)
Воспитатель загадывает загадку: Соскы борын бакылдык
Күп сөйләшмә такылдык.
Дети отвечают: Үрдәк. (Утка)
Воспитатель:
Дөрес балалар. Без бүген сезнең белән күп сөйләшүче үрдәк турында сөйләшербез. Нинди тамашаларга юлыккан ул. Хәзер әкияттән өзекләр карыйбыз. Нинди әкият, кем язган ул әкиятне, нәрсә турында бу әкият – сез шул турыда уйлап утырыгыз! (өзекләрне балалар уйныйлар)
Правильно дети. Сегодня мы поговорим с вами об утке, которая много говорит. С какими приключениями она столкнулась? Сейчас посмотрим отрывки из сказки. Что за сказка, кто написал эту сказку, о чем эта сказка – вы подумайте!) (отрывки играют дети).
Музыка астында бакылдап үрдәк килеп керә. Под музыку в зал входит утка.
Үрдәк: Бак-бак-бак! (Агачлар арасында бакылдап йөри. Аның каршысына Куян сикереп чыга).
Утка: Бак-бак-бак! (Бегает среди деревьев. На встречу утки выскакивает Заяц).
Куян: Әй бүрекле үрдәк, көзге төсле матур, кыр төсле зур күл булганда ни эшләп урманда буталып йөрисең?
Заяйц: Эй, утка, красивая по осеннему, что ты делаешь в лесу?
Үрдәк: Бак-бак-бак! Хуҗабыз барый абый урманга утын кисәргә киткән иде, өебез ялгыз калды. Бак-бак-бак!
Утка: Бак-бак-бак! Наш хозяин Барый абый ушел в лес, дрова колоть, дом остался пустым. Бак-бак-бак!
Куян: Хуҗаңны күрмәдем. Заяц: Хозяина не видел.
Үрдәк бакылдап китә. Утка уходит.
Куян(пышылдап): Болай булгач, хуҗаның алмагачларын кимереп кайтырга бик җайлы вакыт икән.
Заяц (шепотом): Так что, оказывается, самое подходящее время, чтобы погрызть яблони хозяина.
Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, куян белән биеп алабыз.
Воспитатель: Давайте, ребята, потанцуем с зайчиком.
(УМК «Куян уены»)
Бию беткәч үрдәк бакылдап килеп керә. Агач төбендә аю йоклап ята. Когда танец заканчивается, входит утка. Под деревом спит медведь.
Куян: Рәхмәт сезгә, болай булгач мин, урман буйлап кына йөрим инде.(Куян чыгып китә.)
Заяц: Спасибо вам, если так, тогда я только в лесу погуляю. (Заяц уходит.)
Тәрбияче: Безнең белән биигәч, куянга ничек күңелле булды, хуҗаның алмагачларын кимерергә дә бармады.
Воспитатель: Как же было весело зайцу, когда он потанөевал с нами, и не стал грызть яблоки хозяина.
Үрдәк бакылдап килеп керә. Входит утка.
Үрдәк: Аю, аюкай тор әле, тор. Минем хуҗам урманга киткән иде, син аны күрмәдеңме?
Утка: Медведь, вставай, вставай. Мой хозяин в лес ушел, ты его не видел?
Аю: Юк, үрдәк , юк, беркемне дә күрмәдем.
Медведь: Нет, утка, нет, никого не видел.
Үрдәк бакылдап чыгып китә. Утка уходит.
Аю: Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән.
Медведь: Оказывается, самое подходящее время, чтобы разбить улей хозяина и съесть мед.
Тәрбияче: Аюкай, без бик уйнарга яратабыз, әйдә безнең белән уйнап ал әле!
Воспитатель: Медведь, мы очень любим играть, давай поиграй с нами!
(Татар халык уены «Түбәтәй»)
Аю: Уеныгыз бик ошады, рәхмәт сезгә балалар, мин өнемә генә кайтып ятыйм әле.
Медведь: Спасибо вам, ребята, ваша игра мне очень понравилась, я пожалуй вернусь в свою берлогу.
Аю чыгып китә. Медведь уходит.
Тәрбияче: Аюкайга уеныбыз бик ошады, хуҗаның балын ашарга да китмәде.
Воспитатель: Медведю игра понравилась, он даже не пошел кушать мед.
Үрдәк бакылдап килеп керә. Каршысына төлке килеп чыга.
Появляется утка. Навстречу ей выходит лиса.
Үрдәк: Бак-бак-бак! Төлке апакай минем хуҗамны күрмәдеңме? Янында эте, кулында балтасы бар иде.
Утка: Бак-бак-бак! Лисичка-сестричка не видела моего хозяина? Рядом с ним собака, в руках топор был.
Төлке: Чибәрләрнең чибәре, гәүһәрләрнең гәүһәре күрдем мин аны. Янында кәкре койрыклы эте дә, кулында балтасы да бар иде. Әйдә, минем белән.
Лиса: Красавица из красавиц я видела его. Рядом была собака с кривым хвостом, в руках у него был топор. Пошли со мной.
Төлке үрдәкне алып чыгып китә. Балалар эшчәнлек башында әйтелгән сорауларга җавап бирәләр.
Лиса уводит утку и уходит. Дети отвечают на вопросы, поставленные в начале занятия.
Тәрбияче: Дөрес җаваплар бирдегез, балалар. Хуҗа абый кебек агачларны да, кош-кортларны да,хайваннарны да һәрвакыт сакларга кирәк.
Воспитатель: Правильно ответили ребята. Деревья, и птиц, и животных нужно беречь всегда как и хозяин.
Тәрбияче: Үрдәк әкияттә нинди?
Воспитатель: В сказке утка какая?
Балалар: Күп сөйләшә, сер тота белми, башкалар әйткәнне тыңламый, шуның өчен бәлага юлыга.
Дети: Много разговаривает, не умеет хранить секреты, не слушает, то что говорят другие, за что и поплатилась.
Бакылдаган тавыш ишетелә. Кечкенә кәрзин күтәргән үрдәк керә.
Слышится голос утки. Входит утка, несущая маленькую корзинку.
Тәрбияче: Балалар шул әкияттән килгән бит!Үрдәк нишли белә?
Воспитатель: Дети она ведь из этой сказки! Что умеет утка?
Балалар: Оча, йөзә, йөри. Үрдәк йорт кошы.
Дети: Летать, плавать, ходить. Утка домашняя птица.
Тәрбияче: Үрдәкнең рәсемен карап китәбез. (тәрбияче алдан әзерләнгән үрдәк рәсемен күрсәтә). Үрдәкнең нәрсәләре бар?
Воспитатель: Посмотрите на рисунок утки. (воспитатель показывает заранее подготовленный рисунок утки). Что есть у утки?
Балалар: Гәүдәсе, койрыгы, канатлары, башы., күзләре, борыны. тәпиләре.
Дети: Тело, хвост, крылья, голова. глаза, нос, лапки.
Тәрбияче: Балалар, карагыз монда төсле шакмаклар янында ниндидер саннар ясалган. Әйдәгез, сезнең белән саннарны һәм төсләрне искә төшерик.
Воспитатель: Ребята, посмотрите здесь какие-то цифры сделаны на фоне цветных квадратов. Давайте вспомним с вами цифры и цвета.
Балалар җавап бирәләр. Дети отвечают.
Тәрбияче: Җавапларыгыз бик дөрес. Хәзер пумалалар белән эшкә керешәбез (балалар рәсемне буилар, тәрбияче балалар белән рәсем буенча әңгәмә алып бара )
Воспитатель: Ваши ответы очень правильные. Теперь начинаем раскрашивать красками (дети раскрашивают рисунки и ведут беседы с воспитателем по рисунку).
Тәрбияче: Балалар, сезгә бүгенге шогыйль ошадымы? Сезгә бигрәк тә нәрсә ошады?
Миңа да бик ошады, мин бик шат һәм канәгать! Афәрин, балалар, сез бүген игътибарлы булдыгыз, бик тырыштыгыз. Сезнең рәсемнәрегез бик матур!
Воспитатель: Ребятки, вам сегодня было интересно? Что особенно запомнилось?
Мне тоже очень понравилось, я очень рада и довольна! Молодцы, ребята, вы сегодня были внимательны, очень старались. Ваши рисунки очень красивые!
Тәрбияче: Хәзер буяган рәсемнәребездән әти-әниләргә күрсәтергә күргәзмә ясыйбыз.
Воспитатель: Сейчас мы сделаем выставку из ваших рисунков.
Музыка астында һәр бала үзенең рәсемен чыгарып куя. Под музыку каждый ребенок выкладывает свой рисунок
Тәрбияче: Рәхмәт, балалар! Эшчәнлек шуның белән тәмамлана.
Воспитатель: Спасибо, ребята! Занятие на этом закончено.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект интегрированного занятия по развитю речи на татарском языке по произведению А.Алиша “Болтливая утка” (для старшей группы)
Конспект интегрированного занятия по развитю речи на татарском языке по произведению А.Алиша “Болтливая утка”(для старшей группы)...
План-конспект интегрированного занятия по развитию речи с использованием технологий ТРИЗ(1) и РТВ(2) для детей подготовительной группы «Приключения Снеговика»
(1) ТРИЗ – теория решения изобретательских задач. (2) РТВ – развитие творческого воображения. ...
Конспект образовательной деятельности по развитию речи На тему: «Пересказ рассказа В. Бианки «Купание медвежат» для детей старшей группы.
Конспектобразовательной деятельности по развитию речиНа тему: «Пересказ рассказа В. Бианки «Купание медвежат»для детей старшей группы.Цель: Обучение связному последовательному ...
Конспект интегрированного занятия по развитию речи с использованием ИКТ технологий и метода мнемотехники в подготовительной к школе группе. Тема: Проделки снежной королевы
Цель: речевое и познавательное развитие детей и формирование у них мотивационной готовности к обучению в школе....
Конспект интегрированного занятия по развитию речи «День родного языка»
Конспект интегрированного занятия по развитию речи«День родного языка»Старший дошкольный возраст Воспитатели: Прохорова О.В.Курико Т.В. Цели: закреплять знания о Международ...
Технологическая карта интегрированного занятия по развитию речи (выразительное чтение с дидактической игрой с элементами продуктивной деятельности) в старшей группе Дружба и братство дороже всякого богатства
Министерство образования и науки Республики АлтайБПОУ РА «Горна-Алтайский педагогический колледж»...