Кечкенәләр төркемендә "Г.Тукай иҗаты" темасына проект эше
проект по развитию речи (младшая группа)

Миннебаева Зульфия Асхатовна

Кечкенәләр төркемендә "Г.Тукай иҗаты" темасына проект эше

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon g.tukay_proekt.doc60.5 КБ

Предварительный просмотр:

«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Биектау «Шаян» катнаш төрдәге балалар бакчасы»

 мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Кечкенәләр төркемендә

“Габдулла Тукай иҗаты” темасына

проект эше

                               

                                      Проектны төзеде:

                                         татар теле тәрбиячесе

                                     Миннебаева З.А.

Биектау, 2023 нче ел

Проектның паспорты:

Проектнын төре: иҗади.

Балалар саны: төркем

Проектта катнашучылар:

  • Кечкенәләр төркеме
  • Тәрбиячеләр
  • Әти- әниләр

Вакыты: 1 атна (20.04.2023-26.04.2023)

Аннотация: Бу проект кечкенәләр өчен төзелгән.Ул балаларда әхлаки тойгылар формалаштыра.Габулла Тукайның иҗатына карата мәхәббәт уята.

Актуальлелеге :Күренекле шагыйрь Габдулла Тукайны халкыбыз һәрвакыт күңел түрендә саклый. Аның әсәрләрен балалар бик яратып тыңлыйлар, ятлыйлар, чөнки алар матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел, кыю булырга өнди. Болар барсы да безнең максатыбыз булып тора.

Фараз: Әгәр дә без кечкенәләр төркеменнән үк Г.Тукайның иҗатына карата мәхәббәт тәрбияләүдә төрле чаралар үткәрәбез икән, димәк, аларның бу хисләрне формалаштыруда зур роль уйныячак.

Максат: Балаларга Г. Тукайның иҗатына карата мәхәббәт уяту, кыю булырга өйрәтү.

Дидактик бурычлар:

  • Балаларда Габдулла Тукайның иҗатына карата мәхәббәт уяту
  • Табигатькә һәм барлык җан ияләренә карата сакчыл караш тәрбияләү;
  • Барлык кешеләргә, хезмәткә карата ихтирам хисләре тәрбияләү;

Методик бурычлар:

  • Педагогик һәм методик китапларны анализлау.
  • Күрсәтмә материал туплау
  • Рәсем конкурслары оештыру.

Вакыты:

1.Оештырып җибәрү (1-2 нче кон) Проектның актуальлелеген тикшерү, максатларын һәм бурычларын билгеләү. Кирәкле китаплар , кулланмалар табу. Булачак чараларның планын төзү.

  1. Аналитик (3 нче кон)Темалап планнарны төзү һәм шуның нигезендә эшне башлап җибәрү.Чараларга әти-әниләрне тарту.
  2.  Практик өлеше.(4-5 нче кон)Ачык чаралар, ата-аналар белән берлектә рәсем конкурслары үткәрү.
  3.  Йомгаклау. Үткәргән эшләргә анализ, презентация ясау.

Тематик план:

Мероприятияләр

Максатлар

Җәваплы

Вакыты

1

“Ата-аналарга анкета тарату”

Ата - аналарның балаларга китап уку -укымаулары белән,.балалар нәрсә тыңларга яратып тыңлаганнары турында кызыксыну

Тәрбияче

20.04.

2023

2

“Тукай иҗаты белән танышабыз ” акциясе оештыру

Ата-аналар hәм балалар белән берлектә ясалган рәсемнәрдән “Минем яраткан әкият героем ” дигән кургәзмә оештыру

Ата -аналар,

тәрбияче

20.04-

26.04.

2023

3

Ата -аналар почмагы

Ана аналар почмагын әзерләү,яңалыклар белән хәбәрдәр тоту.,кирәкле мәгълүмәтләрне җиткерү.

Тәрбияче

21.04.

2023

4

Г.Тукайың иҗаты турында әңгәмә

Балаларны Тукай белән,аның иҗаты белән таныштыру, портретын карау.

Тәрбияче

21.04.

2023

5

“Габдулла Тукай” альбомын карау.

Габдулла Тукай биографиясе белән таныштыруны дәвам итү.Кечкенә чагын,әкият геройларының сүрәтләрен  карап китү.

Тәрбияче

24.04.

2023

6

Сөйләм телен үстерү.Г.Тукайның “Гали белән кәҗә”,шигырен уку.

Тукай иҗаты белән таныштыруны дәвам итү,туган якка мәхәббәт уяту,геройларның хәленә керү,кызгану хисе уяту.,хайваннарга карата сак караш тәрбияләү.

Тәрбияче.

24.04.

2023

7

Сынлы сәнгать “Рәсем” аша Г.Тукайның “Бала белән күбәләк” “ шигыре.

Г.Тукайның “Бала белән күбәләк” шигыре белән танышу. “кубәләк” ,”бала” ,”чәчәк” сүзләре өстендә сүзлек эш.Буяу белән ясау күнекмәләрен ныгыту.

Тәрбияче

25.04.

2023

8

Мульфильм :

“Шүрәле” әкиятен карау.

Балаларда кыюлык  үстерергә,батыр булырга өйрәтү.

Тәрбияче.

25.04.

2023

9

Музыкаль кичә

“Г.Тукай-безнең йөрәкләрдә”

“Туган тел” җыры  аша Тукайның иҗатына ,әсәрләренә мәхәббәт уяту.

Муз.җитәкчесе.,

тәрбияче.

26.04.

2023

10

Рәсемнәрдән күргәзмә оештыру.

Ана-аналар белән берлектә Г.Тукайның иҗатына карата рәсемнәр ясау.Тукай иҗатына мәхәббәт уяту.

Ата-аналар,

тәрбияче

25.04.

2023

11

Әти-әниләр белән берлектә Г.Тукайга карата  чара,презентация карау.

“Г.Тукай иҗаты” на карата хөрмәт уяту,аларны һәрвакыт белеп тору,балаларда бәйрәм хисе тудыру.

Ата-аналар,

тәрбияче

26.04.

2023


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

Занятие по физкультуре. Кечкенәләр төркемендә физкультура шөгыле

Балтач районыНөнәгәр авылы “Тамчы” балалар бакчасы            2 нче кечкенәләр төркемендә физкультура шөгылеТема: “Кышкы урманга ...

Икенче кечкенәләр төркемендә ял вакыты

Тема:Кышкы прогулка.Максат:хәрәкәтләнү активлыгын камилләштерү, төркем белән тәрбияче кушкан якка барабелү күнекмәләрен ныгыту; шигырьләр, табышмаклар, җырлар аша  табигатьнең матурлыгын кү...

"транспорт төрләре" шөгыль коспекты (кечкенәләр төркеме)

Максат: Балаларны транспорт төрләре белән таныштыру,аларда игътибарлылык,ярдәмчеллек,хәлгә керә белү сыйфатлары тәрбияләү.Җиһазлар: Телевизор макеты,транспорт рәсемнәре,төзелеш материаллары,уенчык эт....

Татар халкының “Кем нәрсә ярата” әкиятенә ияреп икенче кечкенәләр төркемендә әкият сәхнәләштерү.

 Җиһазлау:ишегалды күренеше, матур бизәкле йорт, агачлар, эскәмия.  Катнашалар: балаларның барсында катнаштыру исәбе белән әзерәк өстәмәләр кертелде. Әби,песи-мыраубикә,әтәч-кикрикүк,...

Кечкенә шырпы - зур бәла.( кечкенәләр төркеме өчен тирә - юнь дәресе)

   “Кечкенә шырпы – зур бәла”(  II кечкенәләр төркеме).Максат: Балаларны янгын сүндерүчеләр бел...

Икенче кечкенәләр төркеме өчен танып белү проекты "Тылсымлы буяулар илендә"

—Һәр бала үзенчә сәләтле. Ләкин баланың сәләте кечкенә орлык кебек. Әлеге орлыктан көчле һәм матур чәчәк үсеп чыксын өчен күп көч куярга кирәк. Әлеге проект ярдәмендә минем балаларны буяулар иленең ты...