Педагогический проект “Якташ язучылар”
проект по развитию речи (подготовительная группа)

Вахитова Глюся Гаптельнуровна

Педагогический проект по ознакомлению с биографией, творчеством писателей и поэтов родного края

Скачать:


Предварительный просмотр:

 

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Кукмара шәһәре алтынчы номерлы “Салават күпере” гомумүсеш  төрендәге балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе

Проект темасы: “Якташ язучылар”

Автор: Вахитова Гөлүсә Гаптельнур кызы,  тәрбияче

Педагогик проектның паспорты

Проектның исеме

“Якташ язучылар”

Проектта катнашучылар

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, тәрбиячеләр, ата-аналар.

Проектның максаты

 Якташ язучыларның тормыш юлы, иҗады белән таныштыру.

Проект бурычлары

 Тәрбиячеләр өчен бурычлар:

 - Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен һөнәри юнәлеш буенча  программаларны өйрәнү.

-  Балаларны якташ язучыларның  тормыш юлы, иҗады  белән таныштыру буенча эшне системалаштыру.

Балалар өчен бурычлар:

 - Әдәбият өлкәсендәге  өлкәннәрнең хезмәте турында гомумиләштерелгән күзаллаулар формалаштыру.

 - Иҗади һөнәрләр (язучы, журналист, рәссам-бизәүче), аларның әһәмияте, эшләренең үзенчәлекләре  турында балаларның күзаллауларын киңәйтү.

 - Балаларны  якташ язучыларның биографиясе һәм әсәрләре белән таныштыруны дәвам итү.

- Иҗади күнекмәләрне формалаштыру, үстерү.

- Балаларның сөйләм телен камилләштерергә, сүзлек байлыгын активлаштырырга, бәйләнешле сөйләм телен  формалаштырырга  ярдәм итү.

- Милли горурлык, туган төбәгеңне ярату хисе тәрбияләү.

Ата – аналар өчен бурычлар:

- Ата-аналарның белем бирү процессында, әйләнә – тирә мөхитне  модельләштерүдә актив катнашырга теләген  формалаштыру.

- Балалар  бакчасында алган белемнәрен һәм тәҗрибәләрен  исәпкә алып, гаиләдә баланың  иҗат үсеше өчен уңайлы шартлар тудыру.

Тормышка ашыру вакыты

Ноябрь 2021 ел- апрель 2022 ел

Проектның тибы:

Иҗади, эзләнү-тикшеренү

Кулланылган җиһазлар

 Өстәлләр, урындыклар, мольберт;  магнитлы такта; ширма,  күп функцияле такта; төрле  жанрдагы  матур әдәбият; балалар язучыларының, якташ язучыларның портретлары; дидактик уеннар; ноутбук, презентация: «Якташ язучылар», «Профессияләр: «Язучы - шагыйрь», «Журналист»

Проектның нәтиҗәсе

“Салават күпере  “Салават күпере”ндә кунакта” бәйрәм кичәсе, балалар иҗат иткән әсәрләрдән төзелгән китапчык .

Проектның  проблемасы

   Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтенә яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела.

        Безнең Кукмара төбәгендә туып  үскән һәм хәзер исемнәре Татарстанга гына түгел, хәтта башка төбәкләргә дә билгеле булган данлы якташларыбыз белән хаклы рәвештә горурлана алабыз. Шулар арасында милләт язмышы, аның киләчәге турында уйланып, халкыбызның рухи дөньясын баетуда, матурлатуда зур хезмәт куючы, әдәбиятыбызга намуслы хезмәт итүче әдипләребез дә лаеклы урын били. Киләчәк буын моны белергә тиеш.

        Шушы башлангыч җирле төбәктә туып үскән мәгърифәтчеләр, язучылар, шагыйрьләр, журналистларны  барларга, алар турында тулырак мәгълүмат туплап мәктәпкәчә яшьтәге балаларга җиткерү бик зур әһәмияткә ия. Чөнки мәгълүмәт чаралары бу теманы һәрдаим яктыртмый. Интернет ресурсларында да кече яшьтәге балаларга туры килерлек язмалар бик аз.

Проектны гамәлгә ашыруның планлаштырылган нәтиҗәләре

Проект өстендә эшләү нәтиҗәсендә:

- проектта катнашучы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның  якташ язучыларның биографияләре, иҗатлары турында белемнәре камилләшкән;

- иҗади һөнәрләр белән кызыксынулары арткан;

- иҗади сөйләү осталыгы, эвристик фикер йөртү алымнары үскән;

- әхлакый шәхес сыйфатлары формалашкан.

 Ата – аналарда:

-  "Гаилә-балалар бакчасы” бердәмлегендә   уртак эшчәнлек алып бару формалашкан;

-  проект кысаларында балалар белән уртак иҗади эшчәнлек күнекмәләре булдырылган.

Проект эшчәнлегенең перспектив  планы

Мероприятия исеме

Үтәлеш вакыты

Җаваплы

Әзерлек этабы

1.

 Проектның темасын сайлау, максатларын һәм бурычларын кую, проект эшчәнлегенең этапларын төзү.

Ноябрь 2021

Вахитова Г.Г.

2.

Эшләнәчәк эшләрнең төрен һәм юнәлешен, үтәлеш вакытын билгеләү.

Ноябрь 2021

Вахитова Г.Г.

3.

Ата – аналар, бакчада эшләүче белгечләрне һәм тәрбиячеләрне җәлеп итеп эш планы төзү.

Ноябрь 2021

Вахитова Г.Г.

Төп этап

Педагоглар белән эшчәнлек

1.

 Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны якташ язучылар белән таныштыру буенча программаны тәкъдим итү.

Ноябрь 2021

Вахитова Г.Г.

2.

“Якташ язучыларның иҗатында Кукмара төбәге” темасына педсоветта чыгыш

Ноябрь 2021

Вахитова Г.Г.

3.

Күрсәтмә җиһазлар әзерләү:

балалар язучыларының һәм  якташ язучыларның портретларын  әзерләү;

 матур  әдәбиятнең төрле  жанрдагы  әсәрләрен барлау;

сөйләм үстерү буенча дидактик уеннарны тулыландыру.

Ноябрь –декабрь 2021

Вахитова Г.Г.

Балалар белән эшчәнлек

1.

Якташ язучыларның балалар өчен булган матур әдәбият  китапларын карау.

Ноябрь 2021

Вахитова Г.Г.

2.

Балалар белән әңгәмәләр:   “Нинди  китаплар була?", "Китаплар кем өчен бастырыла?", "Китапларны кем яза?", “Язучы һөнәре”, “Язучы нинди булырга тиеш?", "Язучыга эш өчен нәрсә кирәк?", “Сез нинди язучы - шагыйрьләрне беләсез?”, “Кукмара төбәгеннән чыккан нинди язучылар,  шагыйрьләр турында ишеткәнегез бар?”, “Якташ язучыларның китаплары” һ.б

Ноябрь 2021 – февраль 2022

Вахитова Г.Г.

3.

Балалар язучылары һәм якташ язучылар белән танышу.  Аларның әсәрләрен уку.

Ноябрь 2021  – февраль 2022

Вахитова Г.Г.

4.

Якташ язучыларның төрле жанрдагы матур әдәбиятен (әкият, хикәя, шигырь) уку.

Ноябрь 2021  – февраль 2022

Вахитова Г.Г.

5.

Мәкальләр, шигырьләр, әйтемнәр ятлау.

Ноябрь 2021  – февраль 2022

Вахитова Г.Г.

6.

Музейга, китапханәгә, китап кибетенә, типографиягә, “Хезмәт даны” газетасы  редакциясенә экскурсия.

Декабрь –2021 апрель 2022

Вахитова Г.Г.

7

 -  “Китап кибете”, “Китапханә”, “Безгә журналист килгән” сюжетлы-рольле уеннар уйнау.

Ноябрь 2021 – февраль 2022

Вахитова Г.Г.

8

Бергәләшеп әкиятләр, шигырьләр иҗат итү. Үзләре уйлап чыгарган әсәрләрне сөйләү.

Ноябрь 2021– февраль 2022

Вахитова Г.Г.

9

Белем бирү эшчәнлекләре:

“Китап каян килә?”,   “Туган ягым язучылары”темасына әңгәмә,  Кукмара төбәгеннән чыккан әдипләрнең әсәрләреннән төзелгән “Бу әсәрне кем иҗат иткән?” темасына викторина

Матур әдәбият белән танышу: 

Әнәс Юнысның “Тукай һәйкәле янында”, Фоат Галимуллинның “Киләчәгебез таңы”, Шаһинур Мостафинның “Алмагачлы нигез”, Рәшит Бәшәрнең “Авыру урман”, “Малай һәм Акбай”, Рәниф Шәриповның “Кукмараның үзәк урамы”, Газинур Моратның “Туган тел”, Рифә Рахманның “Авылда кыш” һ.б. әсәрләрен уку.

Ноябрь 2021 – март-  2022

Вахитова Г.Г.

Ата – аналар белән эш

1

 Социологик сораштыру үткәрү: "Кукмара төбәгеннән чыккан нинди иҗат кешеләрен беләсез?".

Ноябрь 2021 – февраль 2022

Вахитова Г.Г.

2

 “Әхлакый тәрбия чарасы буларак китап”,  “Балалар белән әкиятләр, шигырьләр иҗат итү” темаларына консультация.

Ноябрь 2021  – февраль 2022

Вахитова Г.Г.

3

Ата аналар өчен мәгълүмәти почмакка якташ язучыларның китапларын урнаштыру һәм  “6-7 яшьлек балаларга нәрсә укырга?”,  “Балаларның сөйләм телен үстерү”, “Якташ язучылар, шагыйрьләр турында сөйләшәбез” дигән материаллар урнаштыру.

Ноябрь 2021 – февраль 2022

Вахитова Г.Г.

4

Балалар һәм ата-аналарның бердәм  эшчәнлеге: өйдә балалар белән якташ язучыларның әсәрләрен уку.

Январь 2022  – Апрель - 2022

Вахитова Г.Г.

Йомгаклау этабы

1.

 “Үзебез иҗат иткән китапчыклар” күргәзмәсе.

Март 2022

Вахитова Г.Г.

2.

Ата – аналар белән берлектә эшләнгән иҗади эшләр  күргәзмәсе.

Март 2022

Вахитова Г.Г.

3.

Презентация “Якташ язучылар”

Апрель 2022

Вахитова Г.Г.

4.

“Салават күпере “Салават күпере”ндә кунакта” әдәби кичәсе.

Апрель  2022

Вахитова Г.Г.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Педагогический проект на тему: Педагогический проект на тему: «Ознакомление с правилами пожарной безопасности детей 5-7 лет»

Реализация проблемы формирования целостного представления детей о пожарной безопасности....

Создание психолого-педагогических условий для развития проектной деятельности у старших дошкольников на примере педагогического проекта «Сказка — как источник творчества детей.

В соответствии с ФГОС ДО в дошкольном возрасте у детей должен появиться опыт создания собственного замысла и воплощения своих проектов. В дошкольном возрасте дети могут задумывать и реализовывать иссл...

Обмен опытом работы « Использование в профессионально – педагогической деятельности творческого педагогического проекта: Нетрадиционной техники рисования в развитии детей дошкольного возраста »

В своей работе использую программы «От рождения до школы» Н.Е. Вераксы,  И.А Лыковой «Цветные ладошки»,      пособие для воспитателей Давыдовой Г.Н. «Нетрадиционные техни...

Педагогический проект «Педагогическое мастерство педагога как средство воспитания разумного поколения людей»

Актуальность: На современном этапе развития нашего общества мы  не до конца осознаем всю глубину проблем российского образования. Несмотря на интенсивный рост  количества образовательны...

Педагогический проект в детском саду в старшей группе Педагогический проект «Домашние животные»

Педагогический проект в детском саду в старшей группеПедагогический проект «Домашние животные»...

Педагогический проект в детском саду в старшей группе Педагогический проект «Домашние животные»

Педагогический проект в детском саду в старшей группеПедагогический проект «Домашние животные»...

Районный конкурс «Ярмарка педагогических идей и проектов 2020» среди педагогов дошкольных образовательных учреждений в номинации «Педагогический проект»

Районный конкурс «Ярмарка педагогических идей и проектов 2020» среди педагогов дошкольных образовательных учреждений в номинации «Педагогический проект»  1 место (дип...