“Минем гаилә”
учебно-методический материал по развитию речи (старшая группа)

Хаертдинова Ризяля Резвановна

Төркем:Зурлар төркеме

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше

Кулланылган белем бирү өлкәләре:сөйләм үсеше,танып – белү үсеше

социаль – аралашу үсеше, эстетик – сәнгать үсеше

Үткәрү формасы:-балаларның гаилә турында белемнәрен ,интеллектларын үстерү.  Гаиләдәге җылы мөгамәлә, татулыкның, үзара уңай мөнәсәбәтләр, игътибарлылык, ярдәмчеллеккә бәйле булуын аңлату.

Бурычлар: Үз гаиләң белән горурлану хисе, гаилә әгъзаларына карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Тәрбия бурычы: балаларны мөстәкыйль рәвештә  сүзләр иҗат итәргә кызыксындыру , аларның гаилә турында хикәяләр уйлап табуларын хуплау . Якыннарын кайгырту, үз гаиләң өчен горурлык хисе үстерү теләге тәрбияләү.

Үстерүче бурычлар: - балаларда куелган сорауларга дөрес җавап бирә белүләрен үстерү, сүз-дәлилләрдән файдалану. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен куллануны формалаштырыру.

-кул чукларын һәм бармаклар белән эшләү алымнарын үстерү;

-җөмләләрдә сүзләрне яраштырырга һәм дөрес итеп төзергә өйрәтү;

- клей белән чиста,пцхтщ эшләргә өйрәнүне дәвам итү.

Скачать:

Предварительный просмотр:

Белем бирү эшчәнлеге интегральләшкән шөгель

Төзеде: Саба муниципаль районы Шекше “Акчарлак” балалар бакчасы тәрбиячесе Хаертдинова Ризәлә Резван кызы.

Тема: “Минем гаилэ”

Белем бирү бурычлары:Гаиләдә бергә яшәүчеләр турында күзаллауларын, белемнәрен үстерү.Гаиләдәге кешеләрнең характерларын, кәефләрен тасфирлап бирү өчен сыйфатлар кулланып балаларның сүзлек запасын арттыру

Җиһазлау:-наутбоу

- обурычлар (һәр балага);

- подноста һәм сандык;

- картоннан киселгән йөрәкләр;

- корреспондент өчен микрофон, диктофон;

-  фамилияле агачлар;

- тактада куелган группа фотографияләре;

- «балалар сөйли» стенды, «Минем гаиләм»дип исемләнгән язу үзәгендә.

-ромашка таҗлары (алдан кулларны тошереп кую),клей

-болын рзсеме зур ватманда

Шөгель барышы:

1. Психологик халәт.(кәефләрен күтәрү)

-Балалар кәефләрегез ничек?

2.Оештыру өлеше.

-Балалар безгә бүген кунак апалар килгән әйдәгез матур итеп исәнләшик әле.

3.Мотивация

- Без бүген бик тә серле кунаклар көтәбез.Әйдәгез каршы алырга әзерләник.Менә үзләре дә.

 Әти һәм әни керәләр. Балаларын кулларына тотканнар.

Этюд “Яратучы әти-әни”

(Көй яңгырый)

Әти һәм әни  үзләренең яраткан балаларын йоклаталар. Башта әни +

 тирбәтә,узенә таба яратып кыса,әти  елмаеп карап тора.Әни а баласын әти  бирә.Ул да баланы йоклата. Әни  елмаеп яратып аларга карап тора.

4.Актуальләштерү

-Балалар без кемнәрне очраттык?Аларны  бер сүз белән ничек әйтербез?Нинди серле сүз ул?

Б: Гаилә

-Аларның гаиләләре нинди? Дилә син ничек уйлыйсың?

Б: Кайгыртучан.

-Данир син ничек уйлыйсын?

Б: Бер-берсен хөрмәт итәләр,яраталар.

-Иркә син ни өчен алай уйлыйсын?

Б:Чөкни алалар балаларын бик яраталар.

-Бик дөрес бу гаилә.Ә бу- бер-берсен яратып кайгыртып яшәүче әти-әни һәм балалары.

Адель һәм Гөлсылу бик матур уйнадыгыз.Сез нәкъ чын гаиләгә кебек булдыгыз.Рәхмәт сезгә.

(урындыкларга утыралар)

5.Яңа күнекмәләр  үзләштерү (үткән материалны кабатлау)

 -Балалар сезнең барыгызныңда гаиләләрегез бар һәм алар бер-берсенә ошамаган,төрле.Әйдәгез шул турыда сөйләшик әле. Минем серле сандыгым бар. Без аңа гаилә турында төрле-төрле, бер-берсенә ошамаган  сүзләр салырбыз.

(Тәрбияче подносны ала, анда шкатулка һәм йөрәкләр салынган)

-Балалар минем дә сезнең төсле уз гаиләм бар.Беренче сүзне уземә салырга рөхсәт итегез. Минем ничек эшләгәнне игътибар белән тыңлагыз һәм карагыз: ”Минем гаиләм сәламәт, чөнки кән саен саф һавада йөрибез.”

( Йөрәкләрне алып, шкатулкага сүзләр әйтеп салалар)

-Серле сандык матур,ягымлы,яхшы сүзләр белән тулып мина кайтты.Гаиләләрегезне барыгызда бик матур сүзләр белән әйттегез.Менә безнең арада җырлы гаилә бар.Балалар әйтегез әле җырлы гаилә тагы нинди була ала? Мәсъәлән сәнгатьле. Тагы нинди?

Б:Дус, шаян, биюче, матур.

-Спорт сөюче гаиләне дус гаилә дип әйтеп буламы?

-Ни өчен,Адель?

-Мин бик шатмын,сезнең барыгызның да гаиләләре бар. Сезне яраталар,көтәләр,кайгырталар,ярдәмгә киләләр. Сез дә зур булып үскәч, узегезнең якын кешеләрегезне кадерләсәгез һәм кайгыртсагыз иде.

(Түгәрәккә басабыз)

-Балалар гаилә ул биик күптән барлыкка килгән.Аны хөрмәтләгәннәр,шул сәбәпле бик күп мәкальләр уйлап чыгарганнар. Миңа “ Өйнең яме ана белән” белән мәкале күңелемә бик якын.Ә сез нинди мәкальләр беләсез?Әйдәгез барыбызга ишетерлек итеп әйтик әле.(Балалар туп бирәләр һәм мәкальләрне әйтәләр)

Адель: Әткәй- шикәр,әнкәй- бал.

Эмиль: Бергә эшләсән, авыр эштә җиңел.

Адель: Гаилә ул- җылы учак.

Дилә:Кош канаты белән, гаилә – татулыгы белән көчле.

 Кошлар оясыз булмый, кеше гәиләсез булмый.

Иркә:Тату гаиләдә җаның ял итә.

Данир:Ата-ананы тыңлаган адәм булган,тыңламаган әрәм булган.

С.Камил: Ата йөрәге таудан өлкән,ана йөрәге диңгездән тирән.

Гөлсылу: Гаилә чишмә башы.

 ( Баладан бәхетең булса, Карт көнеңдә яшь итәр; Баладан бәхетең булмаса, Иртә яшьтән карт итәр.)

-Әйдәгез хәзер үзегезгә гаилә түгәрәге  сайлап алыгыз.Кайсы түгәрәк сезгә күбрәк ошый шуны сайлап алыгыз.Уртага басабыз,сезгә уңайлымы? Күзләрне йомыйк та күз алдына үзебезнең гаилә әгзаларын китерик. Әйдәгез күзләрне ачыйк, түгәгрәк уртасына утрыйк.

-Безгә бүген кунакка корреспондент килгән.Бүген Мәръям булсын.Ул сезнең гаиләләрегез турында әңгәмә алыр.Җөмләләр тулы,матур булырга тиеш шул вакытта гына сезнең әңгәмә диктафонга языла.

Корреспондент:

-Гөлсылу син кемнәр белән яшисең?

-Данир сезнең гаиләдә кем иң зурысы?

-Иркә сезнең гаиләдә иң кечкенәсе кем?

-Зәйнәп син әниеңә кем?

-Адель син әбиеңә кем?

-Камил син якын кешеләреңне бик яратасың, ни өчен?

 -Сезгә сер итеп кенә әйтәм Дилә бик кайгыртучан.Якын кешеләреңне ничек кайгыртасын икән?

-Дилүс синең өчен кем борчыла?

-Адель синең әниең нинди?

-.Нәзилә синең әтиең нинди?

-Мәръям бик зур рәхмәт. Син чын корреспандит булып уйнадың.Сина кемнең җавабы бигрәктә кызыклы булды?

-Әңгәмәне яздырып бетердек, соңрак тыңларбыз.

(Түгәрәккә басабыз)

-Тезелешеп без басыйк,

Бик зур түгәрәк ясыйк.

Кояшның җылы нурыннан,

Йөрәкләргә көч алыйк.

Татулашыйк,дуслашыйк.

Эшебезне без башлыйк.

Әйдәгез уйнап алыйк. Бармаклар ярдәмендә дус гаиләнең нинди булуын күрсәтербез.

“ Дус гаилә” бармак гимнастикасы

-Балалар сез барыгызда бик бәхетле,чөнки сезнең гаиләләрегездә бер-берләрен бик яраталар,бергәләп яшиләр.

_Әйдәгез урыннарга утырыйк әле.

-Балалар ни өчен “ Тәрбияле бала өйнең чәчәккә күмә, тәрбиясез бала өйне сүтә” диләр.

(Балаларның фикерләре тыңланыла)

 Дидактик уен “Бүләк”

(Магнит ярдәмендә гаилә әгъзалары ябыштырылган.Икенсе рәттә бүләкләр.Дөрес итеп бүләкне сайлап алып, ни өчен биргәнне аңлатырга кирәк. “Мин кызга тарак бирәм, чөнки аның чәче озын һ.б.”)

-Әйдәгез, хәзер уйнап алыйк. Барыбызда бүләкләр биргәнне яратабыз. Якын кешеләребезгә бүләкләр бирик әле.

Психогимнастика “Гаилә”

Әти-әниләрегез шатланганда нинди  булалар, йөзләрегез белән күрсәтегез әле?

Әйдәгез Адельдән сорый әле ничек шатлана ул, кайчан әти –әниең шундый шат булалар.

- Әти-әниләрегез гаҗәпләнгендә нинди  булалар, йөзләрегез белән күрсәтегез әле?

Бик кызык ,әти-әниләрегез кайчан шулай гаҗәпләнә?

- Әти-әниләрегез ачуланганда нинди  булалар, йөзләрегез белән күрсәтегез әле?

Әйдәгез Иркәдән сорый әле әнә ничек әти-әнисен күрсәтә ул, кайчан әти –әниең ачуланышалар .

Әти-әниләрегез курыкканда нинди  булалар, йөзләрегез белән күрсәтегез әле?

-Гөлсылу кайчан әти-әниләр куркалар?Аларны нәрсә куркыта?

-Әти-әниләрегезнең тыныч вакытын курсәтегез әле?

6. Динамик пауза (физ.мин) “Пирожки”

-Колобок: Исәнмесез балалар. Мин сезне гаҗәеп серле бакчага кунакка чакырам. Ни өчен серле булуын хәзер барыбызда белербез. Бу бакчада үтәлергә тиешле кагыйдә бар,”Иптәшеңне игътибар белән тыңла, бүлдермә ” Сез мондый кагыйдәне үтәргә әзерме?

Б: Әйе

-Алайса алга.

Колобок:Менә серле бакчага килеп тә җиттек.Мин тәгәри торам, сезне шушы бакчада калдырам.

-Бу бакчада серле агачлар үсә.Алар гаилә агачлары.Фамилияле агачлар.Балалар карагыз әле ни өчен алар гади агачларга ошамаган,ә серле?

Б:Җимешләр урынына фотолар

-Бик дөрес. Җимешләр урынына фотолар.Бу шәҗәрә,гаилә агачы.Сезнең гаиләдә кемнәр яшәгәнен шушы агачларга карап та белеп була.Ә шәҗәрәне катлаулы итеп олкәннәр төзи.Аңа әби-бабайла,аларның балалары да керә.

(утырабыз)

-Әйдәгез әле уз гаиләсе турында Мәрьям сөйләп бирсен әле.Аларның гаиләләренең бик кызыклы эшләре бар.

-Данир да уз гаиләсе турында сөйләп бирсен әле.

-Ә менә Зәйнәпнең әнисе врачр ,әйдәгез әле аннан да сорыйк әле.

-Балалар сез гаиләлерегез турында бик матур сөйләдегез.Ләкин безнең вакыт бик аз без бу бакчага тагы килербез әле.Барыгыз да гаиләләрегез турында сөйләрсез.

7. Практик эш

Аппликация: Гаилә символы ромашка ябыштыру.

-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең символы - ромашка чәчәге. Ромашка - Россиядә иң танылган һәм киң таралган чәчәк. Бу бәйрәм җәй көне үтә, ә җәйне чәчәксез күз алдына да китереп булмый. Шулай ук ромашка борынгыдан ук Россиядә мәхәббәт символы булып санала.Ә безнең ромашкаларның таҗлары коелып беткән. Әйдәгез таҗлар ябыштырыйк әле.

-Без нинди чәчәк ясадык? Ул нәрсәне аңлатты?

Сөйләм теленнән уен “Гаиләгезгә нинди теләк теләр идегез?”

-Әйдәгез хәрберебез гаиләләребезгә матур теләкләр телик.

Мин гаиләмә бәхет телим (шатлык,тигезлек, сәламәтлек,мәхәббәт,ярату)

-Рәхмәт сезгә,матур теләкләрегез өчен.Бу теләкләр хиччексез чынга ашыр.

-Балалар карагыз әле бу фотоларда кемнәрне күрәсез? Ничек атарбыз? Безнең группа.

-Мин,син.ул,алар!Бергә-дус,тату группа! Группа бит ул да семья кебек бу турыда икенче юлы сөйләшербез.

8.Рефлексия:

-Балалар сез бүген нинди яңалык белдегез, бүгенге шөгель сезгә ошадымы?

-Серле бакча турында кемгә сөйләрсез?Ничек итеп сөйләрсез?

-Булдырдыгыз балалар.сез барыгыз да бик тәртипле, акыллы, гаиләләрегез өчен борчылып, кайгыртып торучылар икән.Рәхмәт сезгә,гел шулай актив булып калыгыз! 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Минем гаилә" шөгыле

Рус балалары өчен  зурлар төркемендә “Минем гаилә”  темасына татар теле шөгыле. Бу шөгыльдә балаларны яңа сүзләр белән таныштыру вакытында татар теленә генә хас булган авазла...

Конспект занятия:"Минем гаиләм."

Формировать правильное представление о семье, роли матери, отца,дедушки, бабушки,брата, сестры. Закрепить представления о трудовых обязанностях членов семьи....

"Минем гаилә"

Белем бирү өчен тәрбия чарасы....

Минем гаиләм.

Минем гаиләм.Максат: 1. Гаилә турындагы белемнәрен ныгыту,гаилә әгъзалары белән таныштыру, өлкәннәр дөньясына кызыксыну  уяту. 2. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтү. 3. Бәйләнеш...

Дидактик уен «Мин һәм минем гаиләм»

Бурычлар:Балаларның гаилә һәм гаилә әгъзалары турындагы белемнәрен баетуны дәвам итү; исемнәрне сан, тартым белән төрләндерүгә (әни-әниләр, әни – әнием) күнектерү;Балаларның игътибарын, хәтерен, аңга ...