Сценарий сюжетно-ролевых игр как показательное занятие
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)
Предварительный просмотр:
Тема: | Сюжетлы – ролле уен «Күңел ачабыз» |
Төп белем бирү өлкәсе: | Сөйләм телен үстерү |
Интеграль белем бирү өлкәләре: | Социаль аралашу үсеше, танып белү. |
Яшь үзенчәлекләре: | 11 нче номерлы зурлар төркеме. |
Максат: | Сюжетлы – ролле уен аша балаларның сөйләм телләрен үстерү, гади һәм катлаулы җөмләләр төзи белүне ныгыту, сүзлек запасын баету, этикет буенча дөрес сөйләшергә күнектерү. |
Танып белү өлкәсе: | Кибет, шифаханә, гаилә, театр, автобус сюжетлы – ролле уен аша балаларда танып белүләрен арттыру. |
Сөйләм үсеше өлкәсе: | Берничә җөмләдән торган диалог төзергә, бер – берсе белән диалог ярдәмендә аралашырга күнектерү, яңа сүзләр хисабына балаларның сүзлек запасын баету. Сыйфатларны кулланып җөмләләр төзергә күнектерү. |
Социаль – аралашу өлкәсе: | Сюжетлы – ролле уеннар ярдәмендә балаларның араларында уңай мөнәсәбәтләр булдыру , бер – берсе белән дус – тату уйнарга күнектерү. |
Методик алымнар һәм чаралар: | Сорауларга җавап бирү, мөстәкыйль итеп уеннар уйнау, әңгәмә, мактау, күмәк, индивидуал җавап бирүләр. |
Җиһазлау: | Акча, руль, савыт – саба, яшелчәләр, җиләк – җимешләр, билетлар, сумка, шоферга башлык, табиб киемнәре, алъяпкыч, ширма, шалкан әкияте персонажлары, чәк – чәк, какао, пирожныйлар, рулет, дару савыты. |
Сүзлек өстендә эш: | Тәмле йогурт, саф сыр, игълан, плакат, гаҗәеп, кондуктор. |
Алдан үткәрелгән эш: | Сөйләм үстерү, танып белү буенча алдан үткәрелгән шөгелләрнең берничә темасы, кабатлаулар, сюжетлы - ролле уеннар. |
Алга таба эш: | Көнкүреш тормышында үткәрелгән эшчәнлекләрне уеннарда уйнарга күнектерү, яңа профессияләр белән таныштыруны дәвам итү. Бер – береңә карата мәрхамәтле караш, уңай мөнәсәбәт тәрбияләү. Әнгәмә үткәргәндә тулы җөмләләр белән сөйләшергә, сөйләмдә сыйфат, сан, ия, хәбәрне, рәвеш җөмлә кисәкләрен кулланырга күнектерү. |
Эшчәнлек структурасы: |
III. Йомгаклау. Нинди уен уйнаганнарын исләренә төшерү. Уенда нинди өлеш күберәк ошаганнары турында сорау. |
Автор: | Гатина Г.Х. |
Уен барышы:
Тәрбияче: Хэерле көн, балалар. Ниндидер гаҗәеп плакат барлыкка килгән төркемдә. Сез ничек уйлыйсыз, бу нәрәс икән?
Балалар: Театр турында игълан.
Тәрбияче: Исеме ничек икән?
Балалар: Шалкан әкияте буенча куелган театр.
Тәрбияче: Бүген Ләйлә бакчага килмәгән иде, ләкин аның да барасы киләдер.
Камил: - Әйдәгез Ләйлә янына барабыз һәм театрга чакырабыз.
М. Самира: -Кунакка буш кул белән бармыйлар, кибеткә барып күчтәнәчләр алырга кирәк.
В. Самира: -Әйдәгез кибеткә (кибеткә баралар)
Тәрбияче: - Безнең кибеттә сатучы юк бит, кемнең сатучы буласы килә?
Кунаклар: - Исәнмесез!
Сатучы: - Исәнмесез! Безнең кибеттә бик тәмле кәнфит, өлгергән яшелчәләр, баллы җиләк – җимешләр, саф сыр, йогурт, какао бар. Сезгә нәрсә кирәк?
Камил: - Чәк – чәк ничә сум тора?
Сатучы: - Чәк – чәк 5 сум тора.
Камил: - Рәхим итеп, миңа чәк – чәк бирегез әле.
Сатучы: - Әлбәттә, рәхим итеп ашагыз!
Камил: -Рәхмәт.
В. Самира: - Бирегез әле миңа, зинхар өчен банан, әфлисун, алма.
Сатучы: - Рәхим итеп ашагыз!
В. Самира: - Ничә сум бирим?
Сатучы: - 6 сум.
М. Самира: Рәхим итеп кишер, кыяр, баклажан бирегез әле миңа.
Сатучы: - Бик рәхәтләнеп! Тәмле итеп ашагыз!
М. Самира: - Ничә сум бирим?
Сатучы: - 8 сум.
Кунаклар: - Рәхмәт, саубулыгыз.
Салават: - Саубулыгыз.
Камил: - Ләйләнең өенә барырга бик ерак, әйдәгез автобус белән барабыз ( автобус янына баралар).
Тәрбияче: -Балалар, безнең автобус бар, ләкин шофер һәм автобуска билет сатучы кондуктор юк. Кемнең шофер һәм кондуктор буласы килә?
В. Самира: - Исәнмесез! Автобуска утырырга ярыйммы?
Шофер: - Исәнмесез! Элбәттә автобуска утырырга ярый. Рәхим итеп утырыгыз! (автобуска утыралар)
Кондуктор: - Хәерле көн! Сезгә билет алырга кирәк.
Кунаклар: (чиратлашып) Хәерле көн! Миңа бер билет бирегез әле, зинхар өчен.
Кондуктор: - Рәхим итеп алыгыз! (кондуктор билет бирә, балалар акча түли)
Шофер: - Килеп җиттек, автобустан төшсәгездә була. Сау булыгыз.
Кунаклар: - Рәхмәт, саубулыгыз. (Кунаклар Ләйләнең өе янына киләләр). Хәерле көн.
Ләйлә: - Хәерле көн. Рәхим итегез. Өстәл артына утырыгыз.
М. Самира: - Урамнан кергәч кулны юарга кирәк, әйдәгез кулларны юабыз. ( Кул юалар, күчтәнәчләр бирәләр, өстәл артына утыралар)
В. Самира: - Без сезгә күчтәнәчләр алдык, рәхим итеп алыгыз.
Ләйлә: - Күчтәнәчләр өчен бик зур рәхмәт сезгә.. Мин сезгә кәбестә ашын пешердем, рәхим итеп ашагыз! (аш сала)
Кунаклар: - Рәхмәт, аш бик тәмле булды.
Ләйлә: - Чәй эчегез (чәй ясый). Мин сезнең өчен рулетлар, пирожныйлар пешердем. Тәмле итеп ашагыз (балалар ашыйлар).
Камил: - Рәхмәт, пирожныйлар бик тәмле булды, ә хәзер безгә китәргә вакыт җитте, без театрга барабыз. Ләйлә әйдә безнең белән.
Ләйлә: -Чакыруыгыз өчен рәхмәт. Театрга бик рәхәтләнеп барам.
(кунаклар театрга билет сатучы янына киләләр)
М. Самира: - Исәнмесез, безгә театрга 3 билет бирегез әле, зинхар өчен.
Билет сатучы: - Исәнмесез, рәхим итеп алыгыз (билет бирә). Сездән 6 сум (Акча бирәләр, урындыкларга утыралар.)
(Шофер, сатучы, кондуктор шулай ук билет сатып алалар һәм театр карыйлар. Аделина шалкан әкиятен күрсәтә)
Тәрбияче: - Бүген без сезнең белән күп эшләр эшләдек. Кем әйтә ала нинди эшләр?
Балалар: - Кибеткә бардык, автобуста кунакка бардык, театр карадык.
Тәрбияче: Бик яхшы итеп күңел ачтык. Сез бик акыллы балалар, киләчәктәдә шулай ук дус, тату итеп уйнагыз.
Балалар: - Рәхмәт.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сценарий сюжетно - ролевой игры "Город мастеров"
Общение дошкольника со сверстниками разворачивается главным образом в процессе совместной игры. Играя вместе, дети начинают учитывать желания и действия другого ребенка, отстаивать свою точку зрения, ...
Сценарий сюжетно - ролевой игры «К кукле в гости» во второй младшей группе
Цель:Формировать у детей представление о том кто мальчик и кто девочка, которые заботятся друг о друге.Задачи:1.Учить детей быть внимательными друг к другу;2.Закреплять навыки связной речи...
Сценарий сюжетно -ролевой игры «Школа»
Развитие интереса в игре. Формирование положительных взаимоотношений между детьми...
Сценарий сюжетно-ролевой игры "Морской круиз"
Сюжетно -ролевая игра для детей старшей группы "Морской круиз"...
Сценарий сюжетно-ролевой игры «Лиса с лисятами»
Сценарий сюжетно-ролевой игры "Лиса с лисятами" для 2 младшей группы....
Сценарий сюжетно-ролевой игры "Мы идем в театр"
Сценарий сюжетно-ролевой игры «Мы идем в театр». Для детей среднего дошкольного возраста.Цель: закрепить правила поведения детей в общественном месте (в автобусе, в театре); развивать актерские н...
Методическая разработка "Сценарии сюжетно-ролевых игр для детей старшего дошкольного возраста"
Методическая разработка для воспитателей по руководству сюжетно-ролевой игрой в старшем дошкольном возрасте...