Конспект занятия по развитию татарской речи на тему: "Яшелчә салаты"
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)
Конспект занятия на тему "Яшелчә салаты", разработан для детей старшей группы. В конспекте идет закрепление счета, цвета, знаний об овощах.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
yashelch_salaty.docx | 10.45 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Яшелчә салаты
Төп белем бирү өлкәсе: - аралашу
Интеграль белем бирү өлкәләре:
социальләштерү, иҗади сәнгать, матур әдәбият
Ысуллар: искә төшерү, сүзне кабатлау, уен, сүзле , курсәтмә ысуллар
Алымнар: әңгәмә, сорау бирү, мактау, нәфис сүз.
Максат: . Яшелчә темасына кагылган лексик материалны ныгыту
Бурычлар:
Белем бирү: яшелчәләр турындагы белемнәрен системлаштыру
Үстерү бурычлары: аралашу сөйләмен үстерү, Яңа материалны үзләштерү.
Тәрбия бурычлары: игелеклекне, мөстәкыйльлекне тәрбияләү
Җиһазлар
Күрсәтмә һәм таратма материал (яшелчәләр рәсеме), такта, курчак , яшелчә муляжлары,, “Яшелчә кибете” уены өчен атрибутлар.
Сүзлек эше: кунак, сатучы, санамыш
Эшчәнлек төзелеше:
1. Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру моменты
2. Төп өлеш.
1. Уен “Танышу” (туп белән).
2. Уен ситуациясе “Мин әйтәм, син күрсәт”.
3. Уен “Ватык телефон”
4. Ял минуты
5. Сюжетлы-рольле уен “Яшелчә кибете”
6. Әңгәмә
7. Йомгаклау
Эшчәнлек барышы:
1. Оештыру моменты
Тәрбияче: Балалар, бүген безгә кунак килде, ул Гөлчәчәк исемле кыз. Аның сезнең татар телендә сөйләшкәнегезне ишетәсе килә. Әйдәгез, без Гөлчәчәк белән исәнләшик һәм аның хәлләрен белик (Балаларны активлаштыру).
Балалар: Исәнмесез!
Гөлчәчәк: Исәнмесез, балалар!
Балалар: Хәлләрегез ничек?
Гөлчәчәк: Әйбәт, рәхмәт! Сезнең хәлләрегез, ничек?
Балалар: Әйбәт.
Тәрбияче: Балалар, Гөлчәчәк белән исәнләштек, ә ул бит сезнең исемнәрегезне белми.Әйдәгез әле уен ярдәмендә үзебезнең исемнәрне әйтеп чыгыйк. Түгәрәккә басыгыз (тәрбияче балаларга туп җибәрә, балалар исемнәрен әйтә). Тәрбияче уенны беренче башлый. Үзенең исемен әйтеп, тупны балага биреп, исемен сорый.
Тәрбияче: Минем исемем Миләүшә Альбертовна. Синең исемең ничек?
Балалар: Минем исемем- Инсаф.. (Балалар чиратлашып исемнәрен әйтеп чыгалар)
Тәрбияч: Булдырдыгыз, ә хәзер урыннарга утырыгыз.
2. Төп өлеш
1. Тәрбияче: Балалар, Гөлчәчәк безгә болай гына килмәде, ярдәм сорап килде. Ул яшелчә салаты ярата, рецепт алып килгән, ләкин аны аңламый. Балалар, әйдәгез әле бергәләп аңа булышыйк. Мин сезгә рецептны күрсәтәм, ә сез әйтеп бирерсез нинди яшелчәләр кирәк безгә.
2. Уен ситуациясе “Мин әйтәм, син күрсәт”. 1 балага рәсем бирелә, ул рәсемдә нәрсә һәм ничә булганын әйтә, тактага ябыштыра.
Тәрбияче: Мурат, әйт әле бу нәрсә?
Бала: Бу суган.
Тәрбияче: Ничә суган?
Бала: Ике суган.
Тәрбияче: Димәк, балалар, безгә ничә суган кирәк?
Балалар җавабы: Ике суган.
Тәрбияче: Дөрес.
Тәрбияче: Мәликә, бу нәрсә?
Бала: Бу кәбестә.
Тәрбияче: Ничә кәбестә?
Бала: Бер кәбестә...
Тәрбияче: Балалар, ничә кәбестә кирәк?
Балалар: Бер кәбестә кирәк. Уен яшелчәләр рәсемнәре тактага тезелеп беткәнче бара. Ахырында бөтен балалар кабатлыйлар. (Балаларны активлаштыру).
Балалар: 2 суган, 1 кәбестә, 4 кыяр, 5 бәрәңге, 3 кишер.
3. Тәрбияче: Балалар, булдырдыгыз. Гөлчәчәк бик рәхмәтле, ул безгә “Ватык телефон” уенын тәкъдим итә. Гөлчәчәк уенны башлый. (Зур кәбестә, матур суган, тәмле кыяр, баллы кишер). Сүзле уен "Ватык телефон".
4. Тәрбияче: Балалар, рецепт буенча салат ясар өчен безгә яшелчәләр кирәк. Без яшелчәләрне каян алабыз? (Балалар җаваплары).
Балалар: Бакчадан, кибеттән.
Тәрбияче: Дөрес, балалар. Яшелчәләрне бакчадан да, кибеттән дә алып була. Ә хәзер без сезнең белән кибеткә барабыз. Күңелсез булмасын өчен, җырлап барырбыз. Түгәрәк буенча йөреп, җырлыйбыз.
Ял минуты
Мин барам, барам, барам
Кибеткә барам, барам.
Әйе шул, әйе шул
Яшелчә алам, алам.
5. Тәрбияче: Балалар, без килеп җиттек. Карагыз әле, кибеттә сатучы юк. Кем сатучы була? Берничә бала кул күтәрә.
Тәрбияче: Балалар, безгә бер генә сатучы кирәк. Әйдәгез санамыш ярдәмендә сатучыны сайлыйк.
Бер, ике, өч, дүрт, биш,
Алты, җиде, сигез, тугыз, ун.
Кызлар кия кызыл тун.
Кызыл тунның бәясе-
Йөз дә кырык сигез сум.
Сюжетлы-рольле уен "Яшелчә кибете".
1 бала: Исәнме,Мәликә. 2 бала: Исәнме, Дамир.
1 бала: Хәлләр ничек? 2 бала: Әйбәт. Синең хәлләр ничек?
1 бала: Әйбәт, рәхмәт.Мәликә, миңа кәбестә бир әле .
2 бала: Нинди кәбестә?
1 бала: Зур кәбестә.
2 бала: Ничә кәбестә кирәк?1 бала: Миңа бер кәбестә кирәк.
2 бала: Мә, бер кәбестә, 4 сум бир.
1 бала: Мә 4 сум. Рәхмәт, Мәликә. Сау бул. 2 бала: Сау бул, Дамир.
1 бала:
6. Тәрбияче: Менә, балалар, без яшелчәләр алдык, хәзер бакчабызга кире кайтыйк. Түгәрәк буйлап, җырлап барабыз.
Мин бардым,бардым, бардым
Кибеткә бардым, бардым.
Әйе, шул, әйе шул
Яшелчә алдым, алдым
Тәрбияче: Менә, балалар, бакчабызга кайтыпта җиттек. Яшелчәләребез бар, ләкин аларны юарга кирәк. Әйтегез,әле балалар, ни өчен яшелчәләрне юарга кирәк?
Балалар: Яшелчәләр пычрак.
Тәрбияче: Дөрес балалар, пычрак. Табак белән су тора. Бер -ике бала яшелчәләр юа.
Тәрбияче: Самир, Азамат, әйдәгез әле яшелчәләрне юыгыз.
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Әйтегез әле миңа, яшелчәләр хәзер нинди? (Балаларны активлаштыру).
Балалар: Яшелчәләр чиста.
Тәрбияче: Әйе, балалар, чиста. Әйдәгез хәзер Гөлчәчәккә салат ясыйк. Әминә, әйдә синең белән ясыйбыз. (Бала рецепт буенча тактага яшелчәләр рәсемнәре тезә).
Тәрбияче: Рәхмәт Әминә, молодец, булдырдың, утыр. Балалар, ә сезнең әниләрегез салат ясыймы? (Балалар җаваплары)
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Яшелчәләр салаты кеше организмы өчен файдалымы?
Балалар:Әйе, файдалы
Тәрбияче: Дөрес, балалар,нәрсә белән файдалы?
Балалар: Анда бик күп витаминнар.
Тәрбияче: Бик дөрес, молодцы балалар, зур һәм сәламәт булып үсер өчен, бик күп яшелчә ашарга кирәк.
Тәрбияче: Афәрин, балалар! Без сезнең белән бик тырыштык. Гөлчәчәккә дә булыштык. Ул сезгә бик рәхмәтле.Ләкин аның китәр вакыты җитте. Әйдәгез аңың белән саубыллашыйк
Балалар: Сау бул, Гөлчәчәк.
Гөлчәчәк: Рәхмәт балалар, сау булыгыз!
3. Йомгаклау
Тәрбияче: Без бүген ниләр эшләдек? Нинди яңалыклар белдек? Нинди уеннар уйнадык?
Балалар җаваплары( активлаштыру)
Тәрбияче: Әйе,балалар, дөрес. Молодцы, булдырдыгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект занятия по развитию связной речи в подготовительной группе с логопедическим заключением ОНР III уровень речевого развития. Составление картины «Зимние забавы» и рассказа по ней.
В конспекте представлены методы и приемы работы над развитием связной речи у детей с ОНР....
План-конспект занятия по развитию связной речи. Тема занятия: «Зима»
Цель: развитие лексико-грамматических средств речи в контексте изучаемой темы.Речевые задачи:1. Расширять и активизировать словарь существительных по данной теме.2. Развивать умение о...
Конспект занятия в старшей логопедической группе на тему "Яшелчәләр"
Коспект занятия в старшей татарской группе...
Методическая разработка "Конспект занятия по развитию связной речи и формированию грамматического строя речи "Незнайка открывает кафе"
Методическая разработка для подготовительной группы...
Конспект занятия по развитию связной речи детей старшего дошкольного возраста "Путешествие в страну Красивой речи"
Разработка конспекта заняия по развитию связной речи детей старшего дошкольного возраста с применение модели пересказывания....
Конспект занятия по развитию связной речи «Звуковая культура речи. Звуки [с]-[с’]» для детей средней группы
Пятый год жизни – период наивысшей речевой активности.Дети легко подхватывают начатый разговор, спешат высказаться, перебивают друг друга, достаточно часто сопровождают речь собственные действия...