Әбигә кунакка.
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)
Балаларның йорт хайваннары дөньясы турындагы танып-белү кызыксынучанлыгын,интелектларын үстерү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
big_kunakka.gilfanova_z.r.doc | 37.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
“Актаныш авылы гомуми үсеш бирүче №2 балалар бакчасы”ның I категорияле тәрбиячесе
Гыйлфанова Зәйнәп Роберт кызы
Икенче кечкенәләр төркеме.
Тема: Әбигә кунакка.
Максат: балаларның йорт хайваннары дөньясы турындагы танып-белү кызыксынучанлыгын,интелектларын үстерү.
Тәрбия бурычы: Балаларда өлкәнәргә карата мәрхәмәтлелек,шәфкатьлелек,игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.
Үстерү бурычы: Йорт хайваннарының кешеләргә файдасы турында сөйләү,бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.
Белем бирү бурычы: Табышмакларга җавапны уйлап табуны өйрәтү, характерлы билгеләре буенча,хайваннарны сурәтли белү,татар фольклор әсәрләре аша балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен ныгыту.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: сөйләм үсеше , аралашу ,социальләштерү, иҗади сәнгать,хезмәт.
Методик алымнар һәм чаралар:телдән аңлатма,биремнәр , уеннар,физкультминутка,күрсәтмәлелек.
Җиһазлау: йорт хайваннары маскалары,әби киеме,хат,Су анасы рәсеме, зәңгәр,кызыл төстәге кәгазь тасмалар.
Сүзлек өстендә эш: авыр сүз,рәнҗетү,киң,тар.
Алдан үткәрелгән эш:Зурлык төшенчәләрен ныгыту,Г.Тукайның “Су анасы әкиятен уку.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче :Исәнмесез балалар.
Балалар: Исәнмесез.
Тәрбияче:Балалар ишетәсезме ишек шакыган тавыш ишетелә.(ишекне барып карый).Безгә хат ташучы апа хат калдырып китте. Әйдәгез аны ачып карый быз кемнән икән ул хат ?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Исәнмесез балалар.Сезгә Фатима әбиегез хат яза .Мин сезне кунакка көтеп калам.Авыл тормышы белән танышырсыз.Тик сезгә килгәндә бик күп биремнәр үтәргә кирәк булыр.Минем сорауларга җавап бирсәгез юлга кузгала аласыз.
Тәрбияче: Барабызмы кунакка ?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Мин сезгә әбиегез биргән биремне аңлатам. Хәзер мин сезгә сүзләр әйтәм ,сез миңа шул сүзләрнең капма-каршысын әйтерсез.
Зур- кечкенә;
Көн-төн;
Киң-тар;
Өстә-аста;
Озын-кыска;
Ачык-ябык;
Күп-әз;
Кояш-ай;
Әкрен-тиз;
Тәрбияче: Балалар булдырдыгыз.Сорауларга дөрес җавап бирдегез.Балалар безгә әбигә кунакка барганда елга аша чыгарга туры киләчәк,ә елгада басма бар.Басмада бер әкият герое утыра.(Басмада утырган Су анасы рәсеме күрсәтелә)
Балалар: су анасы.
Тәрбияче: Балалар Су анасы нәрсәдер әйтә.Менә ул сезгә тасмалар ди .Кайсы тар ,ә кайсы киң икәнен әйтергә куша.( Тәрбияче балаларга икешәр тасма таратып чыга берсе тар икенчесе киң.)
Тәрбияче: Берсе нинди төстә ? (зәңгәр) Ә икенчесе ? (кызыл) Әйе балалар хәзер аларның кайсы тар,кайсы киң икәнен белергә кирәк. Ничек итеп чагыштырабыз ? (Берсе өстенә җерсен куеп) Әйе дөрес берсе өстенә берсен куеп карыйк кайсысы чыгып тора.( Кызылы )Димәк , кызылы –киң. Ә зәңгәре- тар булды .
Су анасы безне басмадан үткәрде.
Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар юлыбызны паровозга утырып дәвам итик.(тәрбияче паровоз балалар аның артына тезелеп басалар,бергәләшеп җыр җырлыйлар)
Паровозга утырып
Сәяхәткә җыендык
Барабыз урман аша
Кояш безгә елмая.
Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар менә авылгада килеп җиттек.(балалар урыннарга утыралар.) Әби чыга.
Әби: Исәнмесез балалар.
Балалар: Исәнмесез.
Әби: Әйдәгез әле мин сезгә табышмаклар әйтәм , дөрес җавап бирсәгез сез минем дусларыма әйләнерсез.(дөрес җавап биргән балага маска кигертә)
Табышмаклар.
Нинди аучы коралсыз
Җәнлек аулый төн буе
Аннан мыегын селкетеп
Йоклап ята көн буе ? (песи)
Кешенең якын дусты
Йортның сакчысы (эт)
Табышмак әйтим сезгә
Йон бирә нәрсә безгә (сарык)
Аллы –гөлле чәчәкләрне
Кетер-кетр ашый ул
Шуннан ап-ак сөт ясап
Көндә безгә ташый ул.(сыер)
Сабан туенда узыша
Кешеләргә булыша
Утырдым исә биленә
Илтә кирәк җиремә.(ат)
Сакалы бар акылы юк (кәҗә)
Әби: Булдырдыгыз. Сез нәрсәләр булдыгыз инде балалар ?
Балалар: (Маска кигән балалар үзләренең нәрсә булганнарын әйтеп бирәләр)
Песи,эт,сарык,сыер,ат,кәҗә.
Әби: Бу хайваннар кайда яшиләр ?
Балалар: Йортта.
Әби: Алар кешеләргә файда китерәләрме ?
Балалар: Китерәләр.
Әби: Алар нинди файда китерәләр ? Алар безгә ничек булышылар ? (Һәрбер хайван турында балалар сөйләп чыгалар.)
Әби: Хәзер “Кем нәрсә ярата” уенын уйнарбыз. Мин йорт хайваннарын күрсәтермен сез нәрсә яратканын әйтерсез.( өстәлгә хайваннарның муляҗлары куеп барыла.) Сарык нәрсә ярата ?
Балалар: Җавап бирәләр
Әби: Булдырдыгыз балалар .Әйдәгез хәзер бергәләп “Колын “җырын җырлап алырбыз. Түгәрәккә басып җырлау.
Әби : Балалар ,сез бигрәк тырыш икәнсез. Елга аша да уздыгыз.табышмакларга да җавап бирдегез, йорт хайваннары турындада бик күп беләсез.Менә сезгә дип әзерләп куйган күчтәнәчем бар, шуннан авыз итәрсез.(печенье тарата.)
Балалар: Рәхмәт әбекәй.
Әби : Зур үсегез балалар.
Тәрбияче: Безгә китәргә вакыт әбекәй.Үзең безгә кунакка кил. Әйдәгез балалар паровозга утырабыз.(Балалар бер-бер артлы басып юлга кузгалалар)
Балалар: Саубул әбекәй
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ромашка чәчәгенә кунакка
ТЕМА: “ Ромашка чәчәгенә кунакка” Оештыру моменты: Исәнләшү җыры.Ромашкадан килгән хатны уку.Балаларга шарларны таратып чыгу. Максат: Балаларны ромашка чәчәге белән таныштыру. Үзенә х...
Конспект: "Әминә курчакка кунакка"
Конспект на тему здоровья...
Тема: Куян кунакка килгән. Тирә-юнь белән танышу.Уртанчылар төркеме.
Максат: Балаларны тәрбияче сөйләмен тыңлый һәм аңлый белергә; Кем? Нәрсә? Сорауларына дөрес җавап бирергә өйрәтү; яшелчә исемнәре, төсләр, саннар белән танышуны дәвам итү; фикерләү сәләтен үстерү;тата...
Уен-Сәяхәт "Мияубикәгә кунакка"
Закрепление с числом 5....
Шүрэле кунакка килә
Шөгыльләрне төрле формалар: уен, әңгәмә, курчаклар, әкият геройларын файдаланып үткәрергә тырышам. Шөгыльләрне “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасына” нигезләнеп үткәрәм....
Кунакка барабыз
открытое занятие...