Уен-Сәяхәт "Мияубикәгә кунакка"
материал по математике (младшая группа) по теме
Предварительный просмотр:
Уен – Сәяхәт
“ Мияубикәгә кунакка “.
ТЕМА : “ 5” саны . “Унда – сулда “ , “ Зур – кечкенә “ , “ Алда – артта “
төшенчәләре . “ Яз” ел фасылы .
БУРЫЧЛАР : “ 5 “ саны эчендә санауны ныгыту .
- Таныш булган предметларны зурлык буенча чагыштырырга , ; Зур “ “ Кечкенә “ сүзләрен сөйләмдә кулланырга өйрәтү.
- “ Яз” ел фасылын әйтә белә hәм аеру .
- Пространствода ориентлашырга “ уңда – сулда “ өйрәтүне дәвам итү.
ОЕШТЫРУ МОМЕНТЫ : Балаларның кәефләрен сорашу , җаваплар алырга
торышу . “ Елмай “ уены уйнала . ( Балалар түгәрәк ясап басалар , 1 – 2- 3 елмаю дустыма күч ! ,балалар бер – берсенә карап елмаялар , кочаклашалар ) .
-- Безнең кәеф тагында күтәрелеп китте ! Үзебезнең яхшы күтәренке кәефебез белән килгән кунаклар белән уртаклашыйк ! Балалар кунакларга карап елмаялар , исәнләшәләр !
БАРЫШЫ
Тәрбияче : Әйтегезче сез миңа , хәзер елның кайсы вакытты ?
Балалар : ЯЗ !
Тәрб : Язның кайсы ае ?
Балалар : МАЙ !
Тәрб : Игътибар белән тыңлагыз , мин сезгә Май ае турында шигырь сөйләп
китәсем килә !
Майдан да ямльле ай, Яшәргән агачлар,
Җанлы ай юк бугай . Каеннар , усаклар ,
Беренче май белән Юкәләр ярганнар
Башлана шул бу ай . Ямь – яшел яфраклар .
Тәрб : Як – якка карыйк әле нинди матурлык , нинди яшелек !
Саф , язгы hава. ( Балалар исниләр ).
Тәрб : Сез тагын нинди ел фасылларын беләсез ?
Балалар : Яз , Җәй , Көз , Кыш .
Тәрб : Димәк ничә ел фасылы бар ?
Балалар : 4 – ел фасылы бар .
Тәрбияче : Балалар сез кунакка йөрергә яратасызмы ?
- Балалрның җаваплары .
Мин сезгә бер табышмак әйтәм , тыңлагыз !
( Балаларга табышмак әйтелә ) .
- ТАБЫШМАК .
2 – күзе , 2 – колагы бар !
1 – коерыгы ,
Дүрт тәпие бар аның !
Тычканнарны ярата ,
Кычкыра ул - МЯУ – МЯУ- МЯУ !
Балаларның җаваплары . ( ПЕСИ ) .
Тәрбияче : Балалар мин сезне бүген Мияубикә янына кунакка алып барам !
- Яши Мияубикә еракта , аның янына барырга бик озак !
Ә, хәзер минем артка басыгыз !
Кулга – кул тотынып
Әйдәгез алга барыйк
Нәрсә көтә безне алда
Тизрәк барып карыйк !
- Ой, балалар , без кая килеп чыктык ?
БАЛАЛАР : Аланлыкка.
Тәрбияче : Күрегезче , балалар, нинди матур чәчәкләр ! Исеме аның - Тузганак .
- Ул нинди төстә ? ( Сары ) ,яфраклары яшел !
- Төзелешеп бер ряткә тузганаклар үсәләр
Ничә чәчәк барлыгын кем әйтер икән миңа ?
Тәрб : Ничә чәчәк барлыгын белер өчен безгә нишләргә кирәк ?
БАЛАЛАР : Аларны санарга кирәк !
- Балалар чәчәкләрне саныйлар, индивидуаль балалар җаваплары .
Тәрбияче нәтиҗә ясый : Барлыгы 5 – чәчәк бар .
2. Алга таба барыйк әле
Өскә бер карыйк әле
Анда ни күрәбез без ? ( Күбәләкләр )
Тәрб : Карагызче балалар нинди матур күбәләкләр очып килгәнәр .
Әйдәгез бергәләшеп аларны санап алыйк .
1 – 2 - 3 – 4 - Барлыгы ничә күбәләк ?
Балалар : Барлыгы 4 – күбәләк .
Тәрб : 5 – күбәләк булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк ?
Балалар : 1 – күбәләкне өстәп куярга кирәк ,
Тәрб : 1 – күбәләкне өстәп куйдык ничә күбәләк булды ?
Балалар : Барлыгы 5 – күбәләк булды .
НӘТИҖӘ ЯСАЛА : Чәчәкләр – 5 , Күбәләкләр – 5
ДИМӘК АЛАР БЕР ТИГЕЗ .
3. Юллыбызны дәвам итик , алга таба барып карыйк !
( Балалар комнык янына баралар ) .
Комнык тирәле геометрик фигуралар таралып ята .( түгүрәк , квадрат, өчпочмак ).
Тәрбияче : Шук песи бөтен уенчыкларын таратып аткан , туктагыз әле балалар бу безгә таныш булган фигуралар түгелмы сон ? Моны җыештырып алмыйча булмый балалар , сез миңа булышырсызмы ? ( булышырбыз ! ) , hәр берегез бер геометрик фигураны кулыгызга алыгыз .
Сораулар бирелә: Динә, синдә нинди фигура ? ( Квадрат ) Рияз , синдә нинди фигура ? ( Түгәрәк ) .
УЕН : “ Үз өйеңе тап !”.
Максат : Геометрик фигураларны үзенә туры килгән әзенә , зурлыгына дөрес
итеп урнаштыру.
4. Тәрб : Булдырдыгыз балалар, хәр фигураны дөрес урнаштырдыгыз ! .
Уен : “ Мин башлыйм сез дәвам итәсез ! “.
Бу уен тәгәрәктә уйнала , балалар кулларыннан тотыналар, - Минем уң якта – Рияз . Минем
- уң якта - Динә ...... уен шулай дәвам итә .
5. Тәрбияче : Балалар тыңлагыз әле мин бер тавыш ишетәм !
Бу бит песи тавышы
Кайсы яктан тавыш ишетелә ? Балалар билгелиләр, сүз белән әйтәләр ;
алдан , арттан ( Балаларның җаваплары тыңлана ).
( Балалар песи тавышына баралар , әзләп табалар )
- Исәнме песи ! Без сине озак әзләдек , кайларда йөресең син ?
ПЕСИ : Бар иде минем тубым, шуны эзләп йөрдем , бер кайданда тапмадым шул .
Тәрбияче : Пескәй кайгырма әле син, без буш кул белән килмәдек ,сиңа берне түгел ике
йөмгак алып килдек ( бармак белән күрсәтү ) Берсе зур аның, икенчесе кечкенә .
Балалар әйдәгез бергәләшеп песигә йөгакларны бирик ,иң элек зур йөмгакны ,менә ул.
Рияз , нинди йөмгак әле бу ? ( Зур ). Песигә бирәләр .
- Тәрбияче: Миндә нинди йөмгак калды ? ( Кечкенә ) .
Аяз , ниниди йөмгак әле бу ( Кечкенә ). Песигә бирәләр .
- Песи балаларга рәхмәт әйтә . Саубулашалар.
ЙӨМГАКЛАУ : Балалар без бүген кайда бардык ? Песи янына !
Сезгә күбрәк нәрсә охшады?
Нәрсә бик авыр булды ?
Балаларның җаваплары тыңлана.
Балалар сез бүген бик актив, тырыш булдыгыз,
Дөрес җаваплар кайтардыгыз !
Рәхмәт сезгә балалар !.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ромашка чәчәгенә кунакка
ТЕМА: “ Ромашка чәчәгенә кунакка” Оештыру моменты: Исәнләшү җыры.Ромашкадан килгән хатны уку.Балаларга шарларны таратып чыгу. Максат: Балаларны ромашка чәчәге белән таныштыру. Үзенә х...
Конспект: "Әминә курчакка кунакка"
Конспект на тему здоровья...
Тема: Куян кунакка килгән. Тирә-юнь белән танышу.Уртанчылар төркеме.
Максат: Балаларны тәрбияче сөйләмен тыңлый һәм аңлый белергә; Кем? Нәрсә? Сорауларына дөрес җавап бирергә өйрәтү; яшелчә исемнәре, төсләр, саннар белән танышуны дәвам итү; фикерләү сәләтен үстерү;тата...
Шүрэле кунакка килә
Шөгыльләрне төрле формалар: уен, әңгәмә, курчаклар, әкият геройларын файдаланып үткәрергә тырышам. Шөгыльләрне “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасына” нигезләнеп үткәрәм....
Кунакка барабыз
открытое занятие...
2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН"
Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы. Занятие полностью обобщает представления детей о домашних птицах("петух"); В основном решает задачи образовательных областей "Ком...