Проек А.Алишның "Сер тотмас үрдәк" әкияте.
проект по развитию речи (младшая группа)

Нургалиева Гелюся Ильшатовна

" Сер тотмас үрдәк"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proektnaya_rabota_po_skazke_a.docx349.8 КБ

Предварительный просмотр:

МБДОУ «Узякский детский сад» Тюлячинского муниципального района РТ.

ПРОЕКТ эше

А.Алишның “Сер тотмас үрдәк “ әкиятенең балалар бакчасында өйрәнелүе.

d:\ADMIN\Downloads\153024385_437153267.pdf-6.jpg

           Проектны эшләде:

                                                        Нургалиева Гелюся Ильшатовна  

2020 ел.

МАКСАТ:

А.Алишның иҗатын татар телен өйрәтүдә киң куллану.

Балаларның сүз байлыгын үстерү һәм активлаштыру.

А.Алишның әкиятләренә мәхәббәт тәрбияләү, өлкәннәр сүзенә игътибарлы булырга өйрәтү.

Бурычлар:

балаларны проблемалы ситуациягә кую, язучы А.Алиш, аның иҗаты турында нинди мәгълүмат белүләрен ачыклау;

балаларда комуникативлык сәләтен, иҗади активлыкны үстерү, коллектив эшендә катнашу теләген уяту;

балаларның хәтер сәләтен һәм иҗади күзаллауларын үстерү, сөйләм культурасын тәрбияләү;

театр эшчәнлеге аша балаларда әдәби әсәрләргә карата мәхәббәт тәрбияләү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Проектның этаплары:

Проектның максатын, бурычларын билгеләү .

Проектның төрен билгеләү;

Проектның тематикасын һәм эчтәлеген билгеләү;

Проектның башкару формасын билгеләү;

Проектның план-схемасын төзү:

Өй эшләре, мөстәкыйль эш өчен биремнәр;

Ата-аналар белән эш төрләрен билгеләү;

Проектның  сценариесе

Проектның  төре:

Рольле-уенлы төр(балалар әкият геройлары роленә керәләр, барлыкка килгән проблемаларны үзләренчә чишеп чыгалар)

Проектның тематикасы һәм эчтәлеге:

Иҗади проект (музыкаль әкият. Балалар әти-әниләргә, кечкенәләргә әкият күрсәтәләр)

Проектның башкару формасы:

А. Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятен теартральләштереп күрсәтү.

Проектның дәвамлылыгы:

Дәвамлы проект (3 ай)

Катнашучылар:

Балалар бакчасы хезмәткәрләре, балалар, ата-аналар.

Проектның план-схемасы

I Башлангыч этап:

        -  Ата-аналар белән эш

1.Ата-аналар җыелышында проект оештырылуы хакында әйтү. Кыскача проектның эчтәлеге белән таныштыру.

2.Проект турында әйтү. Максатлар һәм бурычлар белән таныштыру.

        -  Тәрбиячеләр,белгечләр белән эш

Музыка җитәкчесе белән проектның эчтәлеге хакында сөйләшү, темага туры килә торган  репертуар сайлау.

          Балалар белән эш

Шөгыль №1  Балаларга  “Туган телдә сөйләшәбез”буенча татарча А.Алишның “Сер тотмас үрдәк “ мултьфилмын курсатү.

II  Төп этап

Шөгыль №2.    Балаларны А.Алиш белән якыннан таныштыру. Аның портретын күрсәтү, кыскача тормыш юлы турында сөйләү.

 Абдулла Алиш – нигездә, балалар язучысы. Ул балаларны ярата, алар белән аралаша, алар белән сөйләшә, аларның телен, теләкләрен яхшы белә иде.  (А.Әхмәт.)

Тәрбияче сөйләве: Абдулла Алиш ( Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) 1908 елның 15 сентябрендә хәзерге ТР Спас районы Көек авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Укырга-язарга әтисеннән өйрәнә (6-7 яшьтә). Авылдагы башлангыч мәктәптә укый, аннары мәдрәсәдә (1917-1919), соңыннан җиде еллык рус мәктәбен тәмамлый. Мәктәп елларында фәннәрне яхшы үзләштерә, түгәрәкләр, концертлар оештыра; журналлар чыгара, шигырьләр, хикялэр яза. 1927 елда Казанга килә, Җир төзү техникумында укый.  Анда чыккан журналларның редколлегия әгъзасы була.

А.Алиш балаларның яраткан язучы иткән жанр – әкиятләр. “Капкорсак патша” беренче әкияте, ул “Пионер каләме” журналында басылып чыга. (Хәзер ул “Ялкын” журналы дип атала). Ул 20 артык әкият яза (1935-1940). Алар кызыклы, җыйнак, образларга бай. Аның “Нечкәбил”, “Чуар тавык”, “ Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар” һ.б. әкиятләрен балалар яратып укыйлар.

Б.В. сугышы башлангач, сугышка китә. 1941 елның 12 окт. әсирлеккә төшә. Берлин янындагы төрмәдә М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән бергә яшерен оешмада эшли. 1943 елның августында бу оешманың эше ачыла һәм үлем җәзасына хөкем ителә.

Шөгыль №3    Укылган әкиятләргә карата рәсем конкурсы уздыру.

Алишның балалар өчен чыгарылган китаплары белән таныштыру. Әкиятләренә карата ясалган иллюстрацияләрне күрсәтү.  

Шөгыль № 4

-Балаларга А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятен уку. Әкиятне анализлау, геройларына характеристика бирү. Әкият ни өчен шулай исемләнгән?Балаларның фикерләрен тыңлау.

Сертотмас үрдәк

Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. Ул үзе, сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына, ерткычына озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Тегеләр аның сүзләрен тыңлый-тыңлый арып бетәләр, я бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. «Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим»,—дип башлап китә торган булган ул сүзен.

Бердәнбер көнне йорт хуҗасы үзенең этен иярткән, корыч балтасын биленә кыстырган да урманга киткән. Йортындагы һәрбер кош-кортына: «Өйдә юклыгымны берәүгә дә белдермәс булыгыз!»— дигән.«Нигә белдермәскә кушты икән?»— дип, үрдәк йөдәп чыккан, ләкин ни өчен икәнен һич төшенә алмаган.Кош-кортлар хуҗаларыннан башка бер кич кунганнар, берни булмаган. «Икенче көнне дә кайтмас бу»,—дип, алар хуҗаны чакырып кайтырга берәрсен җибәрергә булганнар. «Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар!»— дигәннәр алар үрдәккә. «Ләкин берүк нишләп йөрүеңне берәүгә дә белгертәсе булма!»—дигәннәр. Үрдәк күнгән: «Ярар, сезнең хакыгыз өчен генә барсам барырмын инде»,—дигән. Иртә торгач та үрдәк, уйлап-нитеп тормаган, тамагын туйдырган да юлга чыккан. Башта ул канатларын кагып очкан, оча-оча бер елгага барып төшкән. Ишкәкләре — тәпиләре— үзендә булганга аптырамаган, йөзеп тә киткән. Елга буйлап озак йөзгәч, корыга чыгып, тәпи-тәпи дә йөгергән...

Бара-бара куе бер урманга барып җиткән. Төрле тәмле җиләкләр, симез бөҗәкләр ашый-ашый, урманга кереп тә киткән.

Үрдек күбәләк куып йөргәндә, аның каршысына бер керпе килеп чыккан һәм аңа сүз дә кушкан:

— Кая барасың болай?— дигән.

Үрдәккә инде шул гына кирәк тә. Юл буе берәү дә очрамаганга, берәү белән дә җәелеп сөйләшергә туры килмәгәнгә, аның бик эче пошкан булган, иптәшләренең әйткәннәрен дә оныткан, сүз артыннан сүзне тезәргә тотынган:

— Урманда утын кисүче хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр,— дигән.

— Синең өең эракмы соң?—дигән керпе.—Анда симез тычканнар, усал еланнар юкмы? — дип сораган. Аның үз хәле хәл, бик нык ашыйсы килә икән.

— Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара! — дигән үрдәк. Өйләрендә еланнарның бөтенләй юклыгын, тычканнарга көн бирмәүче мәченең шуклыгын да сөйләп биргән.

— Мин инде андый усалларның берсе дә түгел, синең серләреңне белсәм дә, каян килүеңне күрсәм дә, сиңа зарарлы эш эшләмәм. Шулай да син саграк бул. Очраган берәүгә серләреңне сөйләмә. Серең эчендә торса, йортың тыныч булыр, җимерелмәслек нык булыр,— дигән.

Керпенең бу акыллы киңәшенә үрдәк һич колак салмаган, ашыга-ашыга урман эченәрәк атлаган.

Бара-бара үрдәккә озын колаклы бер куян очраган, һәм ул да аңардан сораган:

— Өй, бүрекле үрдәк, көзге төсле матур, кыр төсле зур күл булганда, ни эшләп урманда буталып йөрисең?

— Хуҗабыз белән этебез урманга утын кисәргә киткәннәр иде, өебез ялгыз калды,— дигән үрдәк, керпегә сөйләгәнне моңа да сөйләп биргән.— Куян эченнән генә: «Алай булгач, хуҗаның алмагачларын кимерергә барырга бик җайлы вакыт икән»,— дигән. Үрдәктән өйләренең кайдалыгын сорашкан, теге юләр моңа да серен ачкан.

— Хуҗаңны күргәнем юк,— дигән дә куян куаклык эченә кереп югалган.

Үрдәк тагын алга киткән. Бара-бара бер аланлыкка барып җиткән. Анда бер зур соры аю мышный-мышный йоклап ята икән. Үрдәк аны да уяткан. Керпе белән куянга сөйләгән сүзне аңа да сөйләп биргән. Сүз ахырында аюдан сораган:

— Эт иярткән, кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме? Аю:

— Күрмәдем,— дип җавап биргән. Үрдәкнең кайгысын уртаклашкандай булып кыланган.— Урман эченәрәк керсәң, һичшиксез табарсың,— дип, юл өйрәтеп җибәргән. Ә үзе эченнән генә: «Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән»,—дип, ашыга-ашыга китеп тә барган.

Үрдәк һаман хуҗаны эзләвен дәвам иттергән. Аның саен урманның эченәрәк керә барган. Бара торгач, аның каршына бүре килеп чыккан һәм аңа сүз кушкан:

— Әй, бүрекле баш, шушындый куе урманда япа-ялгызың гына курыкмыйча батырланып ничек йөрисең? — дигән. Теге дә үзенең ник йөрүен сөйләп биргән. Хуҗаның өйдә юклыгын, этнең дә аның белән бергә ияреп китүен бүрегә дә әйткән. Усал бүре тешләрен шыгырдаткан, үз-үзенә: «Боларның сарыкларын барып ашап кайтырга бик җайлы чак икән», — дигән, ә үрдәккә: «Андый кешене күргәнем юк!»—дигән дә үзе куаклар арасына кереп югалган.

Үрдәк һаман туктамаган. Хуҗасын эзләүне һаман дәвам иткән. Күргән бер коштан, төрле ерткычтан, хәтта нәни бөҗәкләрдән дә бу турыда сорашып бара икән.

Бара-бара аның каршысына көлтәдәй койрыклы бер төлке килеп чыккан. Теге дә ахмак бит, моңа да сүз кушкан:

— Багалмакай, матур апакай, минем хуҗамны күрмәдеңме?—дигән.—Янында эте, кулында балтасы бар иде,— дип өстәгән. Хуҗасыз һәм этсез өйдәге хайваннарның тынычсызлануларын, алардан башка куркуларын да сөйләп биргән.

— Чибәрләрнең чибәре, гәүһәрләрнең гәүһәре, күрдем мин аны! — дигән төлке.— Янында кәкре койрыклы эте дә, билендә корыч балтасы да бар иде,—дип өстәгән. Үрдәкне үзе белән ияртеп киткән. Алар бик озак барганнар һәм куак белән капланган елга буена килеп туктаганнар. Шунда төлкенең оясы буенда балалары уйнап йөриләр икән.

Алар:

— Әни, безгә азык алып кайттыңмы? — дип, аның тирә-юнен сырып алганнар, ә ул, авызын ерган килеш, үрдәккә күрсәткән...

— Менә, бәбкәләрем, сезгә тәмле үрдәк ите,— дигән һәм шул минут, үрдәкне буып, балаларына бүлеп тә биргән. «Үрдәк ите бигрәк тәмле була икән!» — дип, алар, авызларын ялый-ялый, аны ашап та ташлаганнар, ләкин туймаганнар, аналарыннан тагын да сораганнар.

— Хәзер, бәбкәләрем, авылга барам, берьюлы берничә үрдәк алып кайтам,— дигән төлке. Балаларын калдырып, авылга киткән.

Бер Сертотмас үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам туздырылган булыр иде, ләкин хуҗа уяу кеше булган, дошманнарына каршы һәр җирдә киртә куйган. Куян рәшәткә арасыннан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына төшкән. Бүрегә дә сарыклар эләкмәгән, хуҗалык абзарына ул бөтенләй керә алмаган. Төлке хәйләкәр булса да, сыза алмый калган, үрдәк ите ашыйм дигәндә генә, капкынга эләккән, ә хуҗа кайткач инде, аның кирәген биргән... «Тагын берничәне тоткач, толып тектерермен»,— дигән һәм тиресен киптерергә амбарга элгән.

Хайваннар эшнең нидәлеген хуҗага сөйләп биргәннәр, Сертотмасны шундый зур эшкә кушуларына алар да бик нык үкенгә

Оештыру эшенә җәлеп итү.

Шөгыль № 5

Әти-әниләргә, балаларга, тәрбиячеләргә А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятен театральләштереп күрсәтү.

Проектны тормышка ашыру

А.Алиш әкияте: “Сертотмас үрдәк”

Катнашалар: Сертотмас урдэк, Хужа, Этэч, Тавык1, Тавык2, эт, песи, Чеби,

Керпе, Куян, Толке балалары, Аю, Буре.

Автор.

Бу дөньяда бер серле ил бар,

Ул әкият дөньясы

Гөлчәчәкләр гел чәчәктә,

Күкләр аяз

Фирүзәдәй зәңгәр күлләр көзге кебек,

Җәнлек, кошлар сөйләшәләр күрсәң килеп.

Борын заманда башы бурекле, аягы токле Бер урдэк булган. Ул узе, сайрый белмэсэ дэ, кургэн бер кошына, хайванына, ерткычына озак-озак итеп яна хэбэрлэр сойлэргэ ярата икэн. Тегелэр анын сузен тынлый-тынлый арып бетэлэр, йэ ботенлэй тынламый ташлап китэлэр икэн.

Музыка.”Авыл иртәсе”

Ишегалдында кош-кортлар: этэч, тавык, чеби, каз, куркэ бии.Хуҗа чыгып җим сибә, саный.Азактан гына үрдәк, иренеп, кирелеп кенә керә.

Сертотмас урдэк (Һәр кош янына килеп). Ишеттенме бер яна хэбэр? Сина

гына сер итеп сойлим! (Кошлар аны тыңламыйлар Һәм бер тамашачы янына килеп).

Ишеттенме бер яна хэбэр? Сина гына сер итеп сойлим! (Берничә кешегә сөйли һәм кошлар янына барып баса)

Хужа. (уртага чыгып, кош-кортларга карап).

Мин урманга утын кисэргэ китэм. Өйдэ юклыгымны берэугэ дэ әйтмәгез! (китэ).

Эт. Мин дә хуҗам синең белән! Ау-ау-ау!

С. урдэк (кош-кортлар янына килеп). Нигэ белдермэскэ кушты икэн? Бак-бак!

Тын гына музыка. Карангы тошэ. Ай калка. Кош-кортлар йоклыйлар. Тан ата.

Этэч (кычкыра).Кик-ри-кук!

(Кош - кортлар йокыларыннан уяналар, кирелеп гимнастика ясыйлар)

(Түгәрәктә уен уйнап алалар)

Тавык2. Нишлэптер безнен хужабыз куренми эле.

Каз: Ка-ка- кайчан кайтыр икэн ул?

Күркә. Бел-бел- белмим шул.

Чеби1 (елый). Чип-чип-чип, мин курка-а-ам!

(Сертотмас үрдәк үтеп бара)

Этэч. Урдэк, тукта!

Тавык. Кара эле, тынла эле! Сина эйтэбез.

Каз. Ка-Ка- кайтмый да кайтмый Хужабыз! Аны эзлэп кайтырга кирэк!

Әтәч. Син очасын да, син йозэсен дэ, син йогерэсен дэ, син бар!.

Чеби 2. Лэкин берук нишлэп йоруенне берэугэ дэ белгертэсе булма!

С. урдэк (кунеп). Ярар, сезнен хакыгыз очен генэ барсам барырмын инде. (китэ)

Музыка.

Мин барам урманга

Табам хуҗамны анда.

Төлке, бүре, аюдан

Курыкмыйм мин һичкайчан

Хуҗабыз этен ияртеп,

Китте куе урманга,

Ләкин мин аны табам

Өемә алып кайтам.

Сертотмас урдэк елга буйлап йозэ. Менэ ул куе урманга барып житэ. Кубэлэк куып йори. Каршысына Керпе килеп чыга.

Керпе. Кая барасын болай?

С. урдэк. Урманда утын кисуче Хажабызны эзлим. Житмэсэ, этебез дэ ана ияреп киткэн иде. Хэзер йорт-жирне саклаучы берэу дэ юк.Аларны чакырып кайтырга иптэшлэрем мине жибэрделэр.

Керпе. Синен оен еракмы сон?

Анда симез тычканнар, усал еланнар юкмы?

С. урдэк. Менэ шушы сукмак безнен ойгэ туп-туры алып бара, бер кешегэ дэ

эйтмэ, кара!

Керпе. Мин инде андый усалларнын берсе дэ тугел, синен серлэренне белсэм

дэ, каян килуенне курсэм дэ, сина зарарлы эш эшлэмэм. Шулай да син саграк

бул. Очраган берэугэ серлэренне сойлэмэ. Серен эчендэ торса, йортын тыныч

булыр. Жимерелмэслек нык булыр. (китэ).

Үрдэк анын кинэшенэ колак салмый, ашыга-ашыга урман эченэ атлый. Бара-

бара озын колаклы бер куян очрый.

Куян. Эй, бурекле Үрдэк, козге тосле матур, кыр тосле зур кул булганда,

ни эшлэп урманда буталып йорисен?

С. урдэк. Хужабыз белэн этебез урманга утын кисэргэ киткэннэр иде, оебез

ялгыз калды.

Куян (эченнэн генэ). Алай булгач, Хужанын алмагачларын кимерергэ барырга

бик жайлы вакыт икэн! (Үрдэккэ карап). Хужанны кургэнем юк. (югала).

Сертотмас урдэк бара-бара бер аланлыкка барып житэ. Анда зур соры

аю йоклап ята.

С. урдэк. Эй, тор эле, йокы бэлеше! Эт иярткэн, кулына балта тоткан кешене курмэденме?

Аю. (ачуы килеп уяна). Курмэдем. (Урдэкнен кайгысын уртаклашкандай

кыланып). Урман эченэрэк керсэн, һичшиксез табарсын! (Үрдэк китэ).

Аю. (узалдына) Хужанын умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик жайлы

вакыт икэн! (китэ). Сертотмас урдэк каршына Буре килеп чыга.

Буре. Эй, бурекле баш, шушындый куе урманда япа-ялгызын гына курыкмыйча батырланып ничек йорисен?

С. урдэк. Эт иярткэн, кулына балта тоткан кешене курмэденме?

Буре. (тешлэрен шыгырдатып, уз-узенэ).Боларнын сарыкларын барып ашап кайтырга бик жайлы чак икэн! (Урдэккэ карап) Андый кешене кургэнем юк. (китэ).

Сертотмас урдэк Хужаны эзлэуне дэвам итэ. Каршысына колтэдэй койрыклы

бер Толке килеп чыга.

С. урдэк. Багалмакай, матур апакай, минем Хужамны курмэденме? Янында эте, кулында балтасы бар иде.

Толке. Чибэрлэрнен чибэре, гәүһэрлэрнен гәүһәре, курдем мин аны! Янында

кэкре койрыклы эте дэ, билендэ корыч балтасы да бар иде. Эйдэ, алып барам!

Толке Сертотмас урдэкне уз оясы янына алып кайта. Анда толке балалары

Толке балалары. Эни, безгэ азык алып кайттынмы?

Толке. Менэ, бэбкэлэрем, сезгэ тэмле урдэк.

(Сертотмас үрдәк эшнең эшнең нәрсәдә икәнен аңлап кача.)

Төлке балалары. (елый башлыйлар)Безнең ашыйсыбыз килә.

Төлке. Хәзер бәбкәләрем, авылга барам, берьюлы берничә урдәк алып кайтам!.

Автор. Бер Сертотмас урдәк аркасында бу хужалык тәмам туздырылган булыр иде, ләкин Хужа уяу кеше булган, дошманнарына каршы һәр жирдә киртә куйган.

Куян рәшәткә арасыннан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына төшкән. Бүрегә дә сарыклар эләкмәгән, хужанын абзарына ул бөтенләй керә алмаган. Төлке хәйләкәр булса да, сыза алмый калган, үрдәк ите ашыйм дигәндә генә, капканга эләккән, ә Хужа кайткач инде, аларны дус булып яшәргә күндергән.

Автор. Кош-кортлар Сертотмасны шундый зур эшкә кушуларына бик нык үкенгәннәр.

С.Үрдәк. Гафу итегез мине! Мин бүтән бер вакытта да серне башкаларга сөйләп йөрмәсмен! Бак-бак!

Автор.   Менә шунын белән әкият тә тәмам. Ә сезгә кинәшем шул: Сертотмас урдәк кебек булмагыз, серләрегезне саклый белегез!Таныш булмаган кешеләргә өйдәге хәлләрне сөйләмәгез. Берүк игътибарлы булыгыз.

Иътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Балалар музыка астында залдан чыгып китәләр.

III Йомгаклау .

Халык авыз иҗатын кабатлау нигезеннән  табышмаклар,җырлы биюле уеннарны искә тешереп үтү.

“Дөрес әйт”, “Табышмак әйтәм, табыгыз!”, “Нәрсә кайда яши”, “Танып бел” “Баласын тап”, кебек дидактик уеннар,“Күрсәт әле, үскәнем”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Җиләк җыю”,“Казлар”кебек җырлы-биюле уеннар өйрәнү һәм уйнау.

“Көз җитте”, “Кояшлы ил-безнең ил”, “Авыл такмаклары” җырларын өйрәнү, “Танец зверят”җырлы-бию өстендә эшләү.

                             Көз килде.

                                              Л.Хисматуллина музакасы һәм сүзләре.

Алтын көз килде безгә,

Сары яфраклар җирдә

Яңгыр ява тып-тып-тып,

Бөтен җирне чылатып.

Кошлар оча һавада

Җылы якларга таба.

Яз җиткәч алар бергә

Әйләнеп кайтыр безгә.

                     Кояшлы ил.

                                                Л. Батыр-Болгари музыкасы

                                                 Ә.Рәшит сүзләре.

Кояшлы ил - безнең ил,

Күге аның гел аяз.

Кыш китерсә Кыш бабай,

Чәчәк алып килә яз.

                             Һавасы да, җире дә,

                         Салават күпере дә,

                         Яңгыры да, кары да

                        Безгә якын бары да.

Сандугачлы урманы

Ашлык тулы кырлары

Бөтен җиргә яңгырый

Безнең бәхет җырлары.

              Такмаклар.

Ике тавык суга бара

Мамык шәлен ябынып.

Әтәч абзый карап кала,

Кикериген кабартып.

                                          Иртән торып тышка чыксам

                                          Сыер буксовать итә

                                         Ике сарык гармун уйный

                                          Кәҗә танцевать итә.

Әнә килә бер машина

Бүрек кигән башына.

Күкәйгә дип менгән идем

Тавык типте башыма.

                                 Ике үрдәк суга бара

                                Җем-җем кара кашлары.

                                Култыклашып тотынганна

                                Кәкерәйгән башлары.

Әбекәем сат сыерны

Алып җибәр кәҗәкәй

Саусаң сөте, тәмле ите

Налогы да бәләкәй.

                                     Батинкасы, батинкасы

                                  Батинкасы лаковый.

                                 Капкка төбенә килсәгез

                                 Калын палка готовый.

Безнең авыл зур авыл,

Капка саен каравыл.

Уйнап күңел ачмагач,

Яшь чак пычагыма ул!

Дидактик уеннар:

                  “Ул нинди” уены.

Бу уен әйберләрнең билгеләрен дөрес билгеләү күнекмәләре өстендә эшләүне максат итеп куя.

Уенның эчтәлеге.

Тәрбияче балаларга төрле әйберләрнең рәсемнәрен күрсәтә. Балалар аларның төп билгеләрен санап чыгарга тиеш. Мәсәлән, куян нинди? Куян куркак, ак, йомшак, кечкенә. Бүре усал, зур, соры, куркыныч һ.б.

              “Нәрсә кайда яши?

Бу уен кыргый һәм йорт хайванарын, аларның кайда яшәгәнлекләрен дөрес аерырга өйрәтү өчен оештырыла.

Уенның эчтәлеге.

Тәрбияче тактаның бер ягына урман сурәтен, икенче ягына сарай сурәтен беркетә. Өстәлдә йорт һәм кыргый хайваннарның рәсемнәре буташтырып бирелә. Балалар ике командага бүленәләр. Тәрбияче әйткәч, алар бер-бер артлы хайваннарны дөрес итеп урнаштырырга тиешләр.

                                   “Танып бел” уены.

Бу уен балаларның авктерлык сәләтләрен ачыклау өчен оештырыла.

Уенның эчтәлеге.

Балалар бер рәткә тезелешеп утыралар. Тәрбияче бер баланы үзе янына чакыра һәм аңа нинди дә булса бер хайванның рәсемен кеүрсәтә. Бала калганнарга сүзсез генә, хәрәкәтләр белән әлеге хайванны сурәтләргә тиеш. Утыручы балалар нинди хайван икәнен белергә тиешләр.

                                  “Табышмак әйтәм, табыгыз!”

Уенда өйрәнелгән табышмакларны кабатлау максаты күздә тотыла.

Табышмаклар схемалар рәвешендә бирелә. Балалар схеманы дөрес укып, табышмакның җавабын табарга тиешләр. Мәсәлән:

Куркак йомшак урманда яши кишер ашый

Җырлы-биюле, хәрәкәтле уеннар:

“Күрсәт әле үскәнем” уены.

Уен балаларның хәзерге заман хикәя фигыльләрнең 3 зат күплеген куллану күнекмәләрен ныгыту, кыргый һәм йорт хайваннарына хас билгеләрне күрсәтергә өйрәтү максатыннан чыгып оештырыла.

Уенның эчтәлеге.

Балалар түгәрәк ясап басалар һәм иптәшләреннән берсен уртага чыгаралар да, күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эшләр кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылыар да: “Менә шулай, менә шулай”, дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар.Эш кушу өчен түбәндәге такмаклар файдаланыла:

Күрсәт әле үскәнем,

Ничек йоклый аюлар?

-Менә шулай, менә шулай,

Шулай йөри аюлар.

Күрсәт әле үскәнем,

Ничек йөри керпеләр?

-Менә шулай, менә шулай

Шулай йөри керпеләр.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек үгез кычкыра?

Менә шулай, менә шулай

Шулай үгез кычкыра. Һ.б...

(Ничек үрдәкләр йөри, ничек куян сикерә, ничек эт йортны саклый)

                               “Мине куып тот!” уены

Бу уен балаларның йорт хайваннарын һәм кыргый җәнлекләрне аера белү, 2зат боерык фигыльләрне куллану күнекмәләрен ныгытуны күздә тотып оештырыла.

Уенның эчтәлеге.

Балалар бер рәткә тезелешеп басалар. Иң алда торучы бала алгарнак чыга да, икенче бер иптәшенә күрсәтеп,

Мин-куян, син-эт,

Мине куып тот!-

Ди һәм үзе йөгереп китә. Тегесе аны куа. Такмак әйткән бала иң соңгы рәттәге бала артына барып басканчы, тоттырмаска тырыша. Тотылса ул вакытлыча уеннан чыгып тора. Рәттә алда торып калган балалар, шул ук такмакны әйтеп, уенны дәвам иттерәләр:

Мин-аю, син-эт,

Мине куып тот! Һ.б.

                                       “Чума үрдәк, чума каз” уены.

Балалар бер-берләренә карап (ике саф булып) тезелешеп басалар.Бер бала так кала, ул балалакрга карап баса. Балалар бала исемен әйтеп җырлыйлар. Җыр бетүгә, так калган бала саф арасыннан үтә, үзенә пар таба, артка барып басалар. Ялгыз калган бала алга чыгып баса, уен дәвам итә.

Чума үрдәк, чума каз,

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Булат үзенә иптәш сайлый

Булат үзенә иптәш сайлый,

Белмим кемне ярата шул, ярата.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

А.Алишның “Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөючеләр” дигән әкиятен сәхнәләштерү

МАКСАТ: Балаларны әкият геройлары аша кешедәге кимчелекләрне, тискәре һәм уңай сыйфатларны күрә белергә, персонажларның кичерешләренә бәйле рәвештә, интонацияне үзгәртеп, кирәкле урында пауза ясап сөй...

А.Алишның "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерү.

А.Алиш "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерү....

Абдулла Алишның “Бикбатыр белән Биккуркак” әкиятен уку.

4 -5 яшьлек балалар белән сөйләм телен үстерү якыннан торып белем бирү эшчәнлеге конспекты...

Конспект: “Абдулла Алишның «Куян кызы» әкияте белән таныштыру”

Конспект: “Абдулла Алишның «Куян кызы» әкияте белән таныштыру&rdquo...

Сертотма тотмас үрдәк маҗаралары

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча чараның сценариясе...

Конспект интегрированного театрализованного занятия по развитию речи на татарском языке по произведению А.Алиша “Болтливая утка” (для старшей группы) А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкияте буенча интеграль театраль эшчәнлек (зурлар төркеме өчен)

Цель: Воспитывать интерес к театрализованной деятельности.Задачи:1. Через различные формы искусства происходит обогащение чувств сказочных персонажей, литературных образов;2.  Развивать творчески...