Абдулла Алишның “Бикбатыр белән Биккуркак” әкиятен уку.
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) по теме

Яковлева Лилия

 

4 -5 яшьлек балалар белән сөйләм телен үстерү якыннан торып белем бирү эшчәнлеге конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kmo_konspekt.doc72 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама

муниципаль районы Башкарма комитетының

“Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе”

муниципаль учреждениясе

4 -5 яшьлек балалар белән

сөйләм телен үстерү

якыннан торып белем бирү эшчәнлеге

КОНСПЕКТЫ

/ методик берләшмә өчен/

           

                                                                                    Төзеде:

                                                                                    47 нче балалар

                                                                                    бакчасы тәрбиячесе:

                                                                                    Яковлева Лилия

                                                                                    Ильдусовна.

                                                                 Түбән Кама

2016

 Балаларга белем бирү эшчәнлеге конспекты

Ф. И. атасының исеме

Яковлева Лилия Ильдус кызы

Эш барышы

МБДОУ № 47 Түбән Кама шәһәре

Яшь төркеме

Уртанчылар төркеме

Мәктәпкәчә белем

бирү методикасы

Коммуникация (сөйләм үстерү)

Белем бирү

эшчәнлеге темасы

программа эчтәлеге

А. Алишның “Бикбатыр белән Биккуркак” әкиятен уку.

Максат:

  1. Балаларның, тирә-юнь турындагы белемнәрен арттыра барып, сүзлек запасын баету, активлаштыру. Яңа сүзләр б/н танышу: шәүлә, фетнә, һушсыз калу, гаҗәпләнү, килбәтсез, кыштырдый. Өйрәнгән сүзләр, грамматик конструкцияләрне сөйләмдә куллануга ирешү, бәйләнешле сөйләм булдыру өстендә эшне дәвам итү.
  2. Исем, сыйфат һәм фигыльләр кулланып, җөмләләрне төзү күнекмәләрен үстерү.
  3. Татар халык әкиятләренә кызыксыну тәрбияләү. Әкият аша балаларда әхлаклылык, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләүне дәвам итү.

Кулланыла торган белем бирү программасы

Н.Е. Веракса, Т.С. Комарова, М.А. Васильева, редакциясендә “ От рождения до школы” белем һәм тәрбия бирү программасы.     Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү (программасының милли төбәк юнәлеше) К.В. Закирова, Р.А. Борһанова, Г.Ә. Галиева- Казан: Мәгариф, 2009.-167б.

Балалар бәлән алдан эшләнгән эш

  1. Сүзлек өстендә эш: “шәүлә”, “фетнә”, “хушсыз калу”, “гаҗәпләнү”, “килбәтсез”, “кыштырдый”.
  2. Педагогик ситуация чишү “Куркак кешегә карата мөнәсәбәт”
  3. Дидактик уен: “Нәрсә ничек кыштырдый?”
  4. Ял минутының сүзләрен, күнегүләрен өйрәтү.
  5. Әкият, хикәяләрнең эчтәлеген сөйләргә өйрәтү.

Белем бирү эшчәнлеген дидактик материал белән тәэмин итү

Балалар өчен: артикуляцион гимнастика ясау өчен көзгеләр, кулъяулыклар, указка.

Тәрбияче өчен: Дидактик уен өчен материаллар (кәгазь, целофан, фольга, тукыма), А.Алиш портреты, әкият китабы, әкиятнең эчтәлеген сөйләү өчен ясалган схемалар, шөгыльнең өлешләре төшерелгән схема.

Җиһазлау: мольберт,  магнитофон.

Белем бирү эшчәнлегенең структурасы

I   Кереш өлеш: (барышы з минут)

Максат: Балаларда эшчәнлеккә кызыксынучанлык уяту, уңай мотивация булдыру.

  1. Исәнләшү.
  2. Артикуляцион гимнастика “Телнең  яңа дусты”.
  3. Теманы әйтү (сюрприз моменты- полицейский керә).

II  Төп өлеш: ( барышы 15 минут)

Максат: Пассив сүзлек сүзләрен активлаштыру, бәйләнешле сөйләм булдыру өстендә эшне дәвам итү.Әкият аша балаларда әхлаклылык тәрбияләүне дәвам итү.

 Методик алымнар

  1. Сүзлек өстендә эш:

а)  Сүзлек эше: “шәүлә”, “фетнә”, “һушсыз калу”, “гаҗәпләнү”, “килбәтсез”, “кыштырдый”;

 б)  Дидактик уен: “Нәрсә ничек кыштырдый” (мольберт артында кәгазь, целлофан, фольга, тукыма, чиратлашып һәрберсен кыштырдату).

       2)  Әкиятне тыңлау.(А.Алишның портретын күрсәтү, магнитофоннан әкиятне тыңлау).

        3)  Эчтәлеге буенча әңгәмә. Пед. ситуация чишү “Куркак кешегә карата мөнәсәбәт”. (Балалар белән әңгәмә үткәрү).

         4)   Ял минуты “Куянкай”. (Түгәрәккә басып).

         5)   Әкиятне кабат уку. (Тәрбияче әкиятне укый)

         6)   Әкиятнең эчтәлеген балаларның сөйләве, анализлау. (Указка ярдәмендә 2 бала схема буенча сөйлиләр, тәрбияче балаларга булыша, әйтеп җибәрә, сөйләмдәге ялгышларын төзәтә.)

       III  Йомгаклау: (барашы 2 минут)

           Максат: Балаларның белемнәренә, әкиятне аңлауларына нәтиҗә ясау.      

  1. Схема ярдәмендә нәтиҗә ясау (1 бала схемага карап җавап бирә).
  2. Балаларны мактау. (Балалар арасында кем актив катнашты, җөмләләрне дөрес төзеп, әкиятне тулысынча, интонация белән, ашыкмыйча, яңа сүзләрне, авторның сүзләрен кулланып сөйләде, ә кем тулысынча сөйли алмады, аңа киләчәктә кыю, актив булырга теләп калу).

Кулланылган әдәбият

  1. Ф.Ю. Юсупов, З.Ф. Калгашова, Р.А. Борһанова Гөлбакча 49 бит, А.Алиш “Бикбатыр белән Биккуркак”.
  2. Обучение детей дошкольного возраста рассказыванию: Пособие для воспитателя дет.сада./ Э.П. Короткова. 2-е изд., испр.и доп.-М.: Просвещение, 1982.-128 с.

Эш барышы

Төркем балалары белән (4-5 яшь)

Кереш өлеш

Балалар аңламаган барлык сүзләр һәм әйтелмәләр рус теленә тәрҗемә ителә.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез!

Т: Әйдәгез кунак апалар белән исәнләшик.

Б: Исәнмесез!

Т: Балалар, матур һәм дөрес сөйләшер өчен авыз, ирен, телне уятабыз. Көзгеләрне алабыз, “Телнең яңа дусты” дигән артикуляцион гимнастика ясыйбыз.

Т: Тел иртә белән йөгереп кайткач, хәл алырга баскыч төбенә утыра (тел киңәйтелеп чыга һәм аскы ирен өстенә куела). Телгә кояш үзенең җылы нурларын сибә, әкрен генә җил исә (телне бөкләп өрү). Тел рәхәтлектән йокымсырап ята. Шул вакытта “Ми – яу” дигән тавыш ишетелә. Тел аска төшеп карый (телне аскарак төшерергә), анда бер песи баласын күрә (балалар куллары белән песи сыпырган хәрәкәт ясыйлар). Песи, нигәдер, ачулы була. Ул сыртын кабарта (телнең очы аскы алгы тешләргә терәлә, киң тел бөгелгән хәлдә “Песи үпкәләгән” күнегүе ясала). Песинең тамагы бик нык ачкан була, ул ашарга сорый. Тел үзенең яраткан чынаягына салып, өйдән сөт алып чыга (“Чынаяк” күнегүе ясала). Песи сөтне ялый (тел белән хәрәкәтләр ясала). Сөтне ялап бетергәч, Песи авызын ялый (“Тәмле” кайнатма” күнегүе ясала). Аннары ул юына (балалар уң кул белән юыну хәрәкәтләре ясыйлар). Сөт эчергәч, Тел Песине тагын сыйлый. Бу юлы Песи үпкәләми (бөгелгән тел белән ирекле хәрәкәтләр ясала). Шуннан соң алар бергә яши башлыйлар.

    Ишек шакыйлар, тәрбияче кунакны чакыра.

Т: Кемдер ишек шакый, керегез, кем бар анда?

Полицейский: Исәнмесез, балалар! Сез мине таныдыгызмы? (керә)

Б: Полицейский.

П: Әйе, мин полицейский.

Т: Әйдә,  полицейский, рәхим ит безнең янга.

П: Мин бакчагызга килгәндә сезне ишетеп килдем, сез бик акыллы, әйбәт балалар икән, песине дә сөт белән сыйладыгыз. Минем сезгә батыр песи турында аудиоязмам да бар. Компьютердагы сүзләрнең мәгънәсен белсәгез – аудио язма сезгә булыр. Мәгез әле Лилия Ильдусовна (бирә).

Т: Балалар, “шәүлә” сүзе нәрсәне аңлата?

Б: “Шәүлә” ул кешенең яки берәр әйбернең күләгәсе ( ул ут яки кояш яктысында караңгы булып төшә).

Т: Балалар, рәсемгә карагыз, анда куянның шәүләсе төшкән.

Б: Куян үзе бәләкәй, ә аның шәүләсе зур булып күренә.

Т: “Фетнә” сүзен кем белә?

Б: Фетнә - бәләкәй, кечкенә дигәнне аңлата.

Т: “Һушсыз калу” ничек була?

Б: Нәрсәдән булса да куркып калу, катып калу дигәнне аңлата.

Т: “Гаҗәпләнү” сүзен ничек аңлыйсыз? Кем җавап бирә?

Б: Гаҗәпләнү – шаккату, искитү дигәнне аңлата.

Т: “Килбәтсез” сүзен кем белә?                                    

Б: Килбәтсез – куркыныч, ямьсез дигәнне аңлата.

Т: “Кыштырдый” сүзен кем белә?

Б: Кыштырдый – тавыш чыгару дигәнне аңлата.

Т: Булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез бер уен уйнап алабыз “Нәрсә ничек кыштырдый” дип атала. Мин сезгә төрле материалларны кыштырдатам, сез аның нәрсә икәнен уйлап әйтерсез, кул күтәреп җавап бирегез.

Т: Балалар, бу нәрсә кыштырдый кем җавап бирә?

Б: Бу кәгазь кыштырдый.

Т: Ә болай нәрсә кыштырдый?

Б: Бу целофан.

Т: Мондый тавыш нәрсәдән чыга?

Б: Бу фольга.

Т: Бу нәрсә микән?

Б: Аның тавышы ишетелми.

Т: Бу тукыма.

П: Рәхмәт, күңелем булды. Аудио язма хәзер сезнеке.

П: Балалар, бу кайсы язучының портреты?

Б: Абдулла Алишның портреты.

П: Сез А.Алишның “Бикбатыр белән Биккуркак” дигән әкиятен тыңларсыз. Сез бу әкиятне тыңлаганнан соң көндәлек тормышта үз-үзегезне дөрес тотарсыз, батыр булырсыз дип уйлыйм. Ә хәзер мин китәм, мине башка бакчаларга да чакырдылар. Саубулыгыз.

Т: Рәхмәт сезгә, саубулыгыз. Хәзер матур, төз итеп утырдык, игътибар белән тыңлыйбыз (Аудиоязма уйнатыла).

Т: Балалар без нәрсә тыңладык?

Б: Без әкият тыңладык.

Т: Кем аны язган?

Б: Абдулла Алиш язган.

Т: Әкиятнең исемен кем әйтә ала?

Б: Әкиятнең исеме “Бикбатыр белән Биккуркак” дип атала.

Т: Балалар, бу әкияттәге бала хайваннар яратканмы?

Б: Әйе, ул хайваннарны бик яраткан, аның песи белән куяны булган.

Т: Аларның исемнәре ничек булган?

Б: Куянның исеме Биккуркак, ә песинеке Бикбатыр була.

Т: Ни өчен куян Биккуркак исемле була?

Б: Чөнки куян куркак, шүрли торган була.

Т: Ә песинеке ни өчен Бикбатыр була?

Б: Песи батыр, кыю булганга.

Т: Беркөнне нәрсә булган?

Б: Биккуркак бер көнне стенада үзенең шәүләсен  күреп куркып кала.

Т: Аңа кем ярдәм иткән?

Б: Бикбатыр килеп куянның үзенең шәүләсеннән курыкканын әйтә.

Т: Икенче бер вакытны куян тагын нәрсәдән куркып һушсыз кала язган?

Б: Куян идән астында кыштырдаучы тычканнан курка.

Т: Аңа тагын кем ярдәм итә?

Б: Песи ярдәм итә, ул тычканны тотып куянга китереп күрсәтә.

Т: Өченче тапкыр Биккуркак нәрсәдән курка?

Б: Биккуркак өченче тапкыр, өйгә килеп кергән эт, аңа һөҗүм итә диеп курка.

Т: Бикбатыр этне ничек куркыткан?

Б: Бикбатыр идән уртасына чыгып баскан да, зур күренергә тырышып, сыртын кабарта.

Т: Эт песигә тигәнме?

Б: Юк, ул песигә тимәгән, ишектән әкрен генә чыгып сызган.

Т: Балалар, хайваннар гынамы, әллә кешеләрдә куркак яки батыр булырга мөмкинме?

Б: Хайваннар гына түгел, кешеләр дә куркак була алалар.

Т: Куркак кеше нинди була, кем җавап бирә?

Б: Куркак кеше бөтен әйбердән дә курка торган, ояла торган була.

Т: Куркак кешедән көлергә ярыймы?

Б: Юк, ярамый.

Т: Дөрес балалар, куркак кешегә ярдәм итәргә кирәк, аны кыю, батыр булырга, бер әйбердән дә курыкмаска өйрәтергә кирәк.

Т: Балалар, ә хәзер ял итеп алабыз, түгәрәккә басабыз, “Куянкай” дигән ял минутын ясыйбыз.

Ап-ак куян утыра,

Колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

Аңа тик тору кыен,

Җылыта ул тәпиен.

Менә шулай, менә шулай

Җылыта ул тәпиен.

Куян тик торса туңа,

Сикергәли ул шуңа.

Менә шулай, менә шулай

Сикергәли ул шуңа.

Т: Балалар, хәзер әкиятне тагын бер кат игътибар белән тыңлыйбыз. Аннары эчтәлеген сөйләрсез.

Т: Әкиятне тыңладык, кемнең эчтәлеген сөйлисе килә? (2 бала схема буенча сөйли).

Т: Сезгә кемнең сөйләве күбрәк ошады, кемнең җөмләләре тулы булды? Яңа сүзләрне кулландылармы?

Йомгаклау

Т: Балалар, без бүген сезнең белән нәрсәләр эшләдек? Кем җавап бирә?

Б: Без бүген Абдулла Алишның “Бикбатыр белән Биккуркак” әкиятен укыдык. Көзге ярдәмендә ирен, телгә гимнастика ясадык.

Әкиятне магнитофоннан тыңлыдык. Әкиятнең эчтәлеген схема буенча сөйләдек. “Нәрсә кыштырдый” дигән уен уйнадык. “Куянкай” дигән ял минуты ясадык һәм кызыклы сорауларга җавап бирдек.

Т: Балалар арасында кем актив катнашты, җөмләләрне дөрес төзеп, әкиятне тулысынча, ашыкмыйча, авторның сүзләрен кулланып сөйләде?

 Балалар куянга ямансу булмасын өчен шушы тозлы камырдан кич белән аңа иптәшләр әвәлэрбез. Шуның белән бүгенге эшчәнлегебез тәмам.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

А.Алишның “Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөючеләр” дигән әкиятен сәхнәләштерү

МАКСАТ: Балаларны әкият геройлары аша кешедәге кимчелекләрне, тискәре һәм уңай сыйфатларны күрә белергә, персонажларның кичерешләренә бәйле рәвештә, интонацияне үзгәртеп, кирәкле урында пауза ясап сөй...

А.Алишның "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерү.

А.Алиш "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерү....

“Сертотмас үрдәк”әкиятен сәхнәләштерү. (Мәктәпкә әзерлек төркеме) (Абдулла Алиш әкияте буенча )

Максат:театр эшчәнлеге аша балаларның иҗади сәләтләрен үстерү. Бурычлар: -театраль –уен эшчәнлегенә карата тотрыклы кызыксынучанлыкларын  үстерү;-күзаллауларын,фантазияләрен...

А.Алишның “Тәүфыйклы песи” әкиятен сәхнәләштерү.

Без бу әкиятне мюзикл әкият итеп куйдык. Бик күңелле, бик матур килеп чыкты. Хезмәттәшләрем, алыгыз, кулланыгыз, өйрәтегез....

Абдулла Алишның «Койрыклар» әкиятен сәхнәләштерү

Абдулла Алишның «Койрыклар» әкиятен сәхнәләштерү...

Конспект: “Абдулла Алишның «Куян кызы» әкияте белән таныштыру”

Конспект: “Абдулла Алишның «Куян кызы» әкияте белән таныштыру&rdquo...