"Кояштагы тап" әкияте
материал по развитию речи (подготовительная группа)

Сабирзянова Лейсан Миннехановна

Мәктәпкәчә әзерлек төркеме белән әзерләгән әкият

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koyashtagy_tap.docx21.65 КБ

Предварительный просмотр:

Кояштагы  тап.

(Фәнис  Яруллин  әкияте  буенча)

Катнашалар:

1 әкиятче

2 әкиятче

Әти

Әни

Малай

Акбай

Әтәч

Тавык һәм чебиләр

Чыпчыклар

1 нче Әкиятче:     Исәнмесез, исәнмесез!

                       Әкият сөйлим сезгә,

                       Сөендерә торганын да,

                       Уйландыра торганын да .

2 нче Әкиятче:  Еракта, еракта, Каф тавының артында  яшәгән, ди, ир белән хатын. Аларның булган ди  бер уллары. Малайның  әтисе белән әнисе кояш белән  бергә торалар  икән. Көннәр  буе эшләгәннәр дә эшләгәннәр.

Әти, әни, малай өстәл артында ашап утыралар.

Әти (сәгатенә карап): Ярый, мин эшкә киттем. Улым, син хәзер инде кечкенә түгел, әниеңә булыш яме.

Малай(озак уйлаганнан соң): Ярар, әтием!

1 нче Әкиятче: Ә уллары  юри дә : “Әтием, әнием, сез көннәр буе  ниләр эшлисез?” – дип сорамаган,  гел уйнаган да уйнаган.    

2 нче Әкиятче:  Аларның Акбай исемле этләре булган. Ул көн-төн өй саклый икән.

Акбай: Һау! Һау! Һау!

              Исемем минем  - Акбай.

              Көне-төне өй саклыйм –

              Бер генә дә тик ятмыйм.

              Һау! Һау! Һау!

1 нче Әкиятче: Боларның тагын бик гайрәтле  кызыл кикрикле  Әтәчләре, сары йомшак чебиләре белән тавыклары да булган, ди. Әтәч көне буе тавыкларга, чебиләргә азык эзләгән, аларны  козгыннардан саклаган.

Әтәч: Кикрикүк!Кикрикүк!

           Мин иртә торам,

           Канат кагып кычкырам,

           Тавыкларны, чебиләрне

           Барысын  да  уятам.

Тавык: “Корт... Корт...Корт”

 Уяныгыз чебиләрем,

Канатларны кагабыз.

Киерелеп, сузылып алабыз,

Чебиләр: Сары йомшак чебиләр без,

                   Чип-чип-чип дип йөрибез.

                   Кечкенә канатларыбыз,

                   Күпереп тора йоннарыбыз.                    

2 нче Әкиятче: Тагын әле боларның өй түбәсе кыегында чыпчыклар да яшәгән.

Чыпчыклар: Чырык-чырык! Чырык-чырык!

                        Түбә астында, тәрәзә өстендә

                        Яшибез без – чыпчыклар.

                        Әтәч гаиләсенә куркыныч янаса,

                        Киләбез ярдәмгә.  

Малай: Китегез әле моннан, туп уйнарга комачаулыйсыз!(Тупны тибә-тибә уйный.)

   Ах, рәхәт! Күңелле

   Урамда гел уйнап йөрүе.

Шул чак малайлар килеп чыгалар. Урамга туп уйнарга чакыралар.

Малайлар: Ислам, без  болынга  футбол  уйнарга барабыз. Әйдә, безнең белән!

Малай: Әйдәгез, мин дә барам  киттек!

Китергә җыенганда, өйдән кулларын күкрәк турысына куеп, башына  яулык  бәйләгән Әни чыга.

Әни: Улым, кил әле яныма! Үзең күреп торасың, хәлем кинәт начарланып китте. Суга да барырга өлгермәдем. Ә минем бик-бик эчәсем килә. Бер чиләк су гына алып кайтчы, балам.

Малай: Ну, әни! Суны иртә белән торгач та алып кайтып куйсаң булмый идеме?

Әни: Иртүк алып кайтсам, көн буена җылынып бетәр, дип уйладым. Син бит кич белән уйнап  кайткач, салкын су эчәргә яратасың.

Малай(бик теләмичә генә): Ярар инде, алайса, бир чиләкне.

Әни(чиләкне бирә): Улым, суны Көймә тавы артындагы чишмәдән ал. Аның суы тәмле дә, салкын да, шифалы да. Ә мин,  кереп ятып торыйм әле.

Малай чишмәгә китә.

Малай(кулын маңгаена куеп карый) Уф, Көймә тавы бик ерак икән! Анда кадәр барып йөргәнче, суны менә бу якындагы гына чишмәдән  алсам да ярар әле. (Малай су ала.)

Кояш:  Алтын Кояш булам мин

              Җирне нурга күмәм мин

              Барысын да күрәм мин.

Малай: Әй,  Кояшкай, бу көнне

Бигрәк кызу иткәнсең!

Суны шушыннан алам,

Әни генә белмәсен.

Кояш:  Ай-яй-яй! Ай-яй-яй!

             Бу  нинди юньсез Малай!

Малай китә, каршына Акбай килеп чыга.

Акбай: Син нишлисең, әй Малай!

              Ярамый бит инде алай.

Малай: Кит әле, Акбай!

Юкка өреп торма син.

Суны шушыннан алам,

Әни генә белмәсен.

Акбай: Һау-һау-һау!

             Хай-хай-хай!

             Менә нинди юньсез Малай.

Малай  чиләген күтәреп китә башлый каршысына Әтәч килеп чыга.

Әтәч: Кик-ри-күк! Кик-ри-күк!

           Исем китте, бу хәлне күреп!

Малай: Кызыл кикрик!

               Йөрмә монда,  кит әле!

               Суны шушыннан алам,

               Әнигә әйтмә бер үк!

Әтәч: Кик-ри-күк! Кик-ри-күк!

           Ай-яй-яй! Ай-яй-яй!

           Бу  нинди юньсез Малай!

Малай  чиләген күтәреп китә башлый каршысына Чыпчыклар очып чыгалар.

Чыпчыклар: Чык-чырык! Чык-чырык!

                         Суны кайдан алдың син?!

                         Әниеңне алдыйсың?!

Малай: Минем яннан китегез,

               Кайдан алсам да суны

               Сезнең эшегез түгел.

Чыпчыклар: Чык-чырык! Чык-чырык!

                         Ай-яй-яй! Ай-яй-яй!

                         Бу  нинди юньсез Малай!

Малай чиләген күтәреп китә.

Өй эче күренеше. Караватта авырып  Әни  ята. Малай су белән кайтып керә.  

Малай: Әни, менә мин сиңа су алып кайттым, эч.

Әни(су эчә). Рәхмәт, улым, бик зур рәхмәт. Миңа көч кереп китте, мин тереләм.

Әни утырып тора, аннан торып баса.

Малай(читкә карап): Белмәде, әнием суның кайсы чишмәнеке икәнен белмәде.

Малай чыгып китә.

Көчле җил искән тавыш.

Кояш(кара битлек киеп) Ялганны  күтәрә  алмыйм,

                                            Каралды  минем  битем!

Малай, йөгереп, әнисе янына килә.

Малай(елап) Әни, нишләптер Кояшның

                        Йөзе каралды.

                        Кошлар да качты,

                        Әнә тышка кара әле.

Әни: Кемдер бу дөньяда ялган эш  эшләгән, улым. Кояшның шул кеше өчен оялып  йөзе каралып чыккан. Җирдә Кояш күрмәгән бер генә эш тә юк.

 Малай(башын иеп): Әнием, мин суны Көймә тавы артындагы чишмәдән алмаган идем, гафу ит мине.

Әни малайны күкрәгенә кысып кочаклый. Шулвакыт Кояшның  йөзе бераз яктыра башлый.

Әти: И улым, алай ярамый бит ялганларга. Бер ялганласаң, икенче юлы дөрес сүзеңә дә ышанмаслар.

1 нче  Әкиятче: Бар нәрсә үз хәленә кайта, бары тик Кояштагы кара тап кына бөтенләй бетеп җитми.

2 нче Әкиятче: Әйе, дөньяда бер генә  начарлык та, бер генә ялган да эзсез калмый шул. Яманлыкны хәтта Кояш та яндырып бетерә алмый икән.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Өч кыз” әкияте

Татар халык әкияте буенча балалар өчен спектакль...

"Шалкан"әкияте

сценарий к сказке "Репка"на татарском язеке для старшего возраста...

Шалкан(рус халык әкияте" Репка" буенча инсценировка)

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешен ныгыта,артистлык сәләтен үстерә,аң-үсеш дәрәҗәсен камилләштерергә ярдәм итә торган материал....

«Йомры Икмәк» әкияте буенча кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү һәм әвәләү эшчәнлеге

Әкиятне тәрбияче ярдәмендә  сөйләргә өйрәтү, аерым фразаларны кабатлатып, балаларның сүз байлыгын арттыру; балаларның игътибарын,кабул итү сәләтен, фантазиясен үстерү; бармак чуклары моторикасын ...

Колосок әкияте

" Колосок" әкияте буенча сценарий...

«Шалкан» әкияте (заманча эшләнеш)

«Шалкан» әкияте (заманча эшләнеш)...

Конспект ОД по художественно-эстетическому развитию, (нетрадиционная техника «рисование тычком») В подготовительной к школе группе По сказке Ф. Яруллина «Кояштагы тап. Пятно на солнце »

учить детей передавать в рисунке характерные черты; закреплять умение рисовать акварельными красками; развивать образные представления, воображение...