«Шалкан» әкияте (заманча эшләнеш)
методическая разработка по развитию речи на тему
Предварительный просмотр:
«Шалкан» әкияте (заманча эшләнеш)
Алып баручы: Утыртты бабай шалкан
Үсте шалкан зур булып
Бабай бик тә борчыла
Чыкмый шалкан нык тора.
Бабай чыга: Нихәл итим, көчем җитми
Әллә картлык килгәнме?
(Әллә картайдым инде?)
Алып баручы: Әллә соң әбкәйне чакырып карыйкмы?
Бабай: Әби, Әби кил әле,
Әйдә, ярдәм ит әле.
Әби: Базарга барасым бар
Сериал карыйсым бар
Оныгымны бассейнга
Озатып куясым бар.
(икәү шалканны тарталар)
Бергә: Тартабыз, тартабыз
Тартып чыгара алмыйбыз.
Әби: И, балакай кил әле.
Әйдә, ярдәм ит әле.
Онык: Компьютердан аерасыз
Эшлә дә зшлә һаман (давай)
Бер минут вакытым юк
Мин бит деловой малай.
Мин бит шалкан яратмыйм
Ананас (Чипсы- бәрәңге) булса ашыйм.
Бергә: Тартабыз, тартабыз
Тартып чыгара алмыйбыз.
Алып баручы: Бабакай, бабакай
Кайда соң безнең Акбай!
Бергә: Акбай, кил әле
Безгә ярдәм ит әле!
Акбай: Ничә ел өй саклыйм
Отпуска да бирмисез
Картайдым инде мин дә хәзер
Пенсия түләмисез.
Бергә: Тартабыз, тартабыз
Тартып чыгара алмыйбыз.
Алып баручы: Әйдәгез, песине чакырыйк.
Песи: Мияу, мияу, мияу дим
Сөт бирсәгез киләм мин.
Шалкан миңа нәрсәгә
Вискассыз мин торалмыйм.
Бергә: Тартабыз, тартабыз
Тартып чыгара алмыйбыз.
Алып баручы: Инде хәзер нишләргә?
(тычкан чыга)
Тычкан: Үзем кечкенә булсам да
Көчем зур минем.
Тычканнар арасында
Мин беренче – чемпион.
Бергә: Тартабыз, тартабыз
Тартып чыгарабыз.
(бабай башын кашып)
Алып баручы: Шул шатлыктан, җырлыйбыз, биибез бабакай)
Җыр: Бабакайның бакчасында
Шалкан зур булып үскән.
Менә шундый киңлектә
Менә шундый ул биек
Шалкан кил әле
Бер биеп күрсәт әле
(шалкан бии).
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Шалкан"әкияте
сценарий к сказке "Репка"на татарском язеке для старшего возраста...

Шалкан(рус халык әкияте" Репка" буенча инсценировка)
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешен ныгыта,артистлык сәләтен үстерә,аң-үсеш дәрәҗәсен камилләштерергә ярдәм итә торган материал....

"Шалкан" әкияте
Сценарий сказки на татарском языке для детей старшего дошкольного возраста с элементами УМК "Татарча сөйләшәбез"....

"Шалкан"рус әкияте буенча өстәл театры
Әлеге тамашаны зурлар төркеме балалары белән кечкенәләргә күрсәтергә мөмкин. Балаларда сәнгат әсәрләренә кызыксыну уята, пассив балаларны активлаштыра...
Способ изготовления: « Настольного театра картинок». (Моя семья. Дикие животные. Сказка «Репка») “Өстәл театры” (Минем гаиләм. Кыргый хайваннар. “Шалкан” әкияте)
Цель игры: продолжать знакомить с театром; дать представление о его атрибутике, о зрительном зале, учить правилам поведения в театре; учить настраиваться на восприятие сказки с первых звук...