"Принцка булышу"
план-конспект урока по развитию речи (старшая группа)

Мазитова Резида Ильгизаровна

Зурлар төркеме өчен сөйләм телен үстерү буенча шөгыл конспекты. Шөгыль ФГОС таләпләренә туры килә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл prinska_bulyshu.docx27.63 КБ

Предварительный просмотр:

6 – нчы “Зәңгәр чәчәк” катнаш балалар бакчасы” муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.

Зурлар   төркемендә сөйләм үстерү буенча шогыль конспекты.

Төзеде:

югары категорияле

тәрбияче

Мазитова Р.И.

Тема: “Принцка булышу”

Максат: Балаларның белем бирү өлкәсендә белемнәрен, танып белүләрен ныгыту, булган белемнәрен практикада куллана белүләрен үстерү; куелган төрле бурычларны чишкәндә иҗади якын килүләрен булдыру; баланың тәрбияче белән аралашуына шарт  тудыру.

Бурычлар:

      Белем бирү.

  1. Балаларның кыш турында белемнәрен тирәнәйтү.
  2. Кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү; иҗади күзаллауларын булдыру.
  3. Кышкы күренешләр турындагы күзаллауларын киңәйтү.
  4. Кошлар турында белемнәрен баету.

       Үстерү.

  1. Сорауларга дөрес, ашыкмыйча, башкалар ишетерлек һәм аңларлык итеп җавап бирү күнекмәләрен үстерү.
  2. Бәйләнешле, диалогик сөйләм телен үстерү.
  3. Балаларның хәтер, игътибарлылык, уйлау – фикерләү сәләтен үстерү.
  4. Күзаллауларын үстерү.
  5. Уеннар барышында балаларда уеннарга кызыксыну, уйнау теләге тудыру.

  Тәрбияви.

  1. Кышкы табигатьнең матурлыгына соклану хисе,кошларга карата кайгырту теләген уяту.
  2. Үзара дустанә мөнәсәбәт ,бер – берсен тыңлый белү сыйфатлары тәрбияләү.
  3. Коллективта, үзара ярдәмләшеп эшләү күнекмәләрен тәрбияләү.
  4. Кызыксынучанлык, мөстәкыйльлек һәм активлык тәрбияләү.
  5. Халык авыз иҗатына уңай караш,әкият аша дуслык,бердәмлек сыйфатлары тәрбияләү.

Тибы: Гомумиләштерү шогыле.

Күрсәтмәлелек: курчаклар, аудио язма, хрусталь туфли, демонстрацион материал (кошлар), проектор.

Алдан үткәрелгән эш: Хикәя язу, демонстрацион материал (кошлар), кисеп ябыштыру өчен туфли һәм салфеткалар , аудио язма һәм пиктограммалар әзерләү.

Кулланылган әдәбият:

  1. “Балалар бакчаларында сөйләм үстерү программасы” М.Ф.Кашапова.
  2. “Иң татлы тел – туган тел” М.Ф.Кашапова.
  3. “Уйный – уйный үсәбез” К.В.Закирова.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар. Мин сезгә кунакка килдем.Әйдәгез кулларны тотынышып түгәрәк ясап басыйк һәм танышып алыйк. Мин – Резидә Ильгизаровна. Ә хәзер сез, барыгыз бергә үзегезнең исемнәрегезне әйтегез. Балалар, мин сезнең белән танышуыма бик шат. Сезнең кәефләрегез ничек? Ба – р: әйбәт, яхшы.

Тәрбияче: Балалар мин сезнең янга килгәндә бик матур туфли таптым. Әйтегез әле бу хрусталь туфли  нинди әкият героеныкы?

Ба –р: Золушканыкы.

Тәрбияче: Дөрес балалар, бу туфли Золушканыкы. Золушка татарча ничек була балалар? Көлсылу була , исегездә калдырыгыз ярыймы. Балалар, ә Көлсылу туфлиен кайда югалта? Әйе дөрес, балалар. Балалар, монда әле хат та бар, әйдәгез укып карыйк.

                                                             Хат.

Бәләкәй дусларым! Сезгә хат яза Принц. Мин Көлсылуны югалттым, миндә бер хрусталь туфли генә калды. Миңа Көлсылуны табарга булышсагыз иде.

                                                                                                                        Принц.

Тәрбияче: Балалар, булышабызмы Принцка Көлсылуны табарга? Моның өчен безгә берничә бирем үтәргә кирәк булачак.

  • Әйдәгез балалар, хәзер түгәрәккә басыйк һәм уйнап алыйк.

“Туп белән уен”

Максат:

Тәрбияче: Мин хәзер сорау әйтеп кемгә тупны бирәм, шул җавап әйтеп тупны миңа бирә.Сорауларны игътибар белән тыңлыйбыз.

  1. Хәзер нинди ел фасылы? (кыш)
  2. Син нинди кыш айларын беләсең? (декабрь, январь, февраль)
  3. Кар нинди? (ак,йомшак, чиста, салкын)
  4. Син кыш көне нинди уеннар уйнарга яратасың? (чанада шуарга, чажгыда шуарга, тимераякта шуарга, карбабай ясарга, кар атышып уйнарга).
  5. Нинди кышлаучы кошларны беләсең? (карга, чыпчык,саескан, кызылтүш, күгәрчен, песнәк)

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар, бик зирәк һәм игътибарлы икәнсез.

Ә хәзер, әкрен генә урындыкларга утырабыз. Туры итеп утырабыз, кулларнытезгә куябыз һәм экранга карыйбыз. Бу рәсемдә нинди ел фасылы сүрәтләнгән? (Кыш)

Дөрес балалар, ә хәзер  игътибар белән тыңлыйбыз. Минем бик кызыклы хикәям бар.

                                      Хикәя.

Менә кыш җитте. Көннәр суытты. Ак,йомшак, чиста, матур кар яуды. Безнең якларда кышлаучы кошлар: каргалар,чыпчыклар, саескан, кызылтүш, песнәк, күгәрченнәр кешеләргә якынрак яши башладылар. Без аларга җимлекләр ясарга, ашатырга тиеш.

 Ә хәзер, әйдәгез сорауларга җавап биреп карыйк.Сорауларны игътибар белән тыңлыйбыз, кем җавапны белә кул күтәреп җавап бирә.

  • Бу хикәя нинди ел фасылы турында?
  • Нинди кар яуды?
  • Бездә кышлаучы нинди кошлар исеңдә калды?
  • Без кыш көне кошларга ничек булыша алабыз?

Ә хәзер хикәяне тагын бер кат игътибар белән тыңлагыз һәм исегездә калдырырга тырышыгыз.

                                              Хикәяне икенче тапкыр укыйм.

 Ә хәзер әйдәгез, “Мин башлыйм, син дәвам ит” дигән уен уйнап алабыз. Мин хикәяне башлыйм, ә сез дәвам итәргә тиеш.

  • Менә кыш.....
  • Көннәр.....
  • Ак,.......
  • Саескан,........
  • Без кыш көне кошларга.......

Булдырдыгыз балалар, биремне бик тиз үтәдегез. Карагыз әле монда бер курчак утыра, туфлине кигертеп карыйк әле. Юк туфли ярамады балалар, бу Көлсылу түгел. Әйдәгез икенче биремне карыйк, бәлки шуннан соң Көлсылуны табарбыз.

     Игътибар белән экранга карыйбыз. Мин сезгә кышка кагылышлы рәсемнәр күрсәтәм, ә сез бу рәсемнәр белән җөмлә төзеп әйтергә тиеш. Туры итеп утырабыз, кул күтәреп җавап бирәбез.

  • Кар бөртеге – (Кыш көне кар ява)
  • Кояш – (Кыш көне кояш чыга, ләкин җылытмый)
  • Карбабай – (Кыш көне балалар карбабай ясыйлар)
  • Сана – (Балалар кыш көне чанада шуалар)
  • Аю – (Кыш көне аюлар өннәрендә йоклыйлар)

Булдырдыгыз балалар, бу биремне дә бик тиз, җиңел эшләдегез, менә тагын бер курчак, туфлине кигертеп карыйк әле. Ярамады балалар, бу Көлсылу түгел.

  Әйдәгез балалар, хәзер ял итеп алыйк.

                                            Физминутка.

Минем каршыма басыгыз, мин сезгә карточкалар күрсәтәм, ә сез музыка астында, шул карточкаларга карап, шундый ук хәрәкәтләр ясарсыз.

 

Ә хәзер балалар барыгыз да минем яныма килегез әле. Бу нәрсә бу балалар?

  • Җимлек, кормушка.

Балалар , без җимлекне кайчан һәм нинди кошлар өчен куябыз?

  • Кыш көне, кышлаучы кошлар өчен.

Дөрес балалар, әйдәгез хәзер, “Дөрес тап” дигән уен уйнап алабыз. Биремне игътибар белән тыңлагыз. Өстәлдә кышлаучы һәм күчмә кошларның рәсемнәре ята. Хәзер сез, барыгыз да бер генә кышлаучы кошның рәсемен алыгыз. Башта кошларны игътибар белән карагыз.

  • ......, син нинди кошны алдың?
  • Кызылтүш.
  • Балалар, тагын кемнәрдә кызылтүш бар, күрсәтегез әле. Дөрес алгансыз, молодцы.
  • .......,син нинди кошны алдың?
  • Карга, чыпчык, песнәк,саескан.
  • ............

Ә калганнар игътибар белән карагыз, барлык балалар да дөрес таптылар микән? Ә хәзер балалар, җимлекне менә шушында куям, ә сез кошларыгызны җимлек янына куегыз, аларга кыш көне бик авыр, аларга ярдәм итәргә кирәк. Балалар, монда тагын бер курчак бар, әйдәгез әле,туфлине кигертеп карыйк. Тагын ярамады балалар. Безгә тагын бер бирем эшләргә кирәк.

Барыгыз да минем яныма килегез, балалар, сезнең һәрберегезнең алдында хрусталь туфли рәсеме ята, рәсемнәрне әйләндереп куябыз.Балалар бу Көлсылуның туфлие түгел микән? Әйдәгез без туфлинең өске өлешен бизәп карыйк, бәлки шуннан соң Принц Көлсылуны табар. Балалар, сезнең алдыгызда сары салфеткалар бар, башта игътибар белән карыйбыз, мин салфетканы өзеп алам, бармак очларында бөтерәм , әз генә келәйгә тигереп алам һәм туфлинең өске өлешенә ябыштырам. Әйдәгеэ хәзер сез ясагыз, чиста, пөхтә эшлибез. Келәй рәсемнең кырыена буялса, салфетка белән сөртеп алабыз.

Балалар эшләп бетергәндә, экранда Принц һәм Көлсылу чыгалар.

  • Балалар карагыз әле,безнең ярдәмебез белән Принц Көлсылуны тапты. Ул бик шат, сезгә рәхмәт әйтә.

Балалар, сезгә, бүгенге шогыльдә биремнәрне эшләү авыр булмадымы? Нинди уеннар исегездә калды?(“Дөрес тап”, Кыш турында хикәя сөйләү,Рәсемнәр белән җөмләләр төзү). Балалар, мин дә сезгә рәхмәт әйтәм, сез бик акыллы, зирәк, игътибарлы балалар. Мин сезгә шушы туфлиләрне бүләк итәм. Сау булыгыз балалар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Батыр егеткә булыш”

Конспект занятие...

Проект " Курчакларга булыш"

Полное наименование игрыПроект «Помоги куклам» - «Курчакларга булыш»  Авторы-составители пособияМуниципальное автономное дошкольное учреждение «Детский сад № 392 &la...

Физик тәрбия буенча театр элементларын кулланып төзелгән ачык шөгыль конспекты “Машага өенә кайтырга булышу”

Физкультура шөгылендә  театр эшчәнлегенең  элементларын кулланып балаларның сәламәтлекләрен ныгытуны дәвам итү....