“Батыр егеткә булыш”
план-конспект занятия по математике (старшая, подготовительная группа) на тему

Конспект занятие

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл batyr.docx16 КБ

Предварительный просмотр:

                   

“Батыр егеткә булыш”

(тәрбиячеләр өчен ачык эшчәнлек)

Максат:

 -саннарны уңай һәм кире тәртиптә санауны ныгыту;

- арефметик мәсьәләләр төзергә өйрәтүне двам итү;

- саннарның берәмлектән торган составын камилләштерү;  - - 7.8.9 саннарның ике кечкенә санга таркатуны ныгыту:

- саннар арсында бәйләнешләрне билгеләү,зурырак, кечерәк мәгънәләрен ныгыту;

- сәгатьне танырга өйрәтүне дәвам итү;

- линейка белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү;

- кәгазьбитендә ориентлашуны ныгыту;

- логик фикерләү сәләтен үстерү.

Күрсәтмә материаллар: сәгать макеты, мәсьәләләр төзү өчен рәсемнәр, саннар1- 10 кадәр.

Таратма материаллар: саннар, мәсьәләләр төзү өчен рәсемнәр,дәфтәр, карандаш, линейка, карточкалар.

Шәхси эш: Самат белән кире санауны ныгыту,Илхам, Әнвәр белән линейка белән эшләүне ныгыту.

Методик алымнар: әңгәмә, сорау, җавап, күрсәтмәлелек, проблемный.

Шөгыльне оештыру: бабалар икешәрләп өстәл артына утыралар.

Шөгыльнең структурасы: - уңай һәм кире тәртиптә санау;

- арефметик мәсьәләләр чишү;

- саннар ничә берәмлектән торуын ачыклау;  

- бирелгән саннарың ике кечкенә санга таркату:

- Ял минуты.

- зурырак, кечерәк саннарны билгеләү ;

- сәгать макеты белән эш;

- линейка белән эш;

- кәгазь битендә ориентлашу;

- логик фикерләү сәләтен үстерү.

Балалага сораулар бирелә, бала җавап бирә һәм өстәл артына утыра.

  • 1 атнада ничә көн?
  • бүген атнаның ничәнче көне, ничек ата?
  • Кичә атнаның ничәнче көне иде һәм ничек атала?
  • Ничә эш көне?
  • Ничә ял көне?
  • 1 тәүлек ничә өлештән тора һәм ничек аталалар?
  • Хәзер нинди ел фасылы  һәм айларын әйт? һ.б.

      Борын – борын заманда әнисе белән бер егет яшәгән. Егет аучы булган. Ул патшаның күленә барып үрдәк аткан. Ул үрдәкне патшага биргән. Патша бүрек тектергән. Патша егеткә көмеш тәкә алып килергә кушкан. Егет көмеш тәкә алып кайтып биргән, патша анардан үзенә тун тектергән. Аннары патша егеткә, Көмешсылуны алып кайтырга кушкан.Көмешсылуны 5 кат йозакка бикләгәннәр. Йозакларны ачар өчен биремнәр үтәргә кирәк.1 йозакны ачар өчен 2 бирем үтәргә кирәк. Әйдәгез, әле балалар, батыр егеткә булышыйк биремнәр чишәргә. Балалар булышабызмы.

Әйе батыр егеткә булышабыз.

1. Саннарны уңай һәм кирегә санау.

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10.

10 9 8 7 6 5 4 3 2 1 .

Булдырдыгыз балалар, рәхмәт сезгә.

2. Ә хәзер өстәлдә мәсьәләләр чишү өчен рәсемнәр бар, шуларны алыгыз, мәсьәләләр төзегез.

Аквариуда 9 балык йөзә иде, 1 балык йөзеп килеп кушылды.Аквариумда ничә балык булды?

-Аквариумда 10 балык булды.

Ни өчен 10 дип уйлыйсыз?

9+1=10

Батыр егет без 2 биремне эшләдек тә инде.

3. Балалар, мин күрсәткән саннар ничәберәмлектән тора?

8 саны ничә берәмлектән тора?

1.1.1.1.1.1.1.1.

Рәхмәт сезгә, әфәрин.

4. Өстәл өстендә сезнең карточкалар бар, санны 2 кечкенә санга таркатырга кирәк. Әмир, Искәндәр тактада эшли.

Рәхмәт балалар, булдырдыгыз!

Батыр егет без инде 4 биремне эшләп тә чыктык инде.

5. Ял минуты.

Су буенда бакалар,

Баталар да калкалар.

Уңга да өеләләр,

Сулга да өеләләр.

Алга да өеләләр,

Артка да өеләләр.

Ә аннары барсы бергә,

Сикерешеп алалар.

6. Өстәл өстендәге саннарны алагаз һәм зурлык,кечкенәлек билгеләрен куегыз.

       Алсу тактада эшли.

7. Өстәлдә сәгать макетлары кулларыгызга алыгыз. Сәгатьнең зур угы нәрсәне билгели? – Сәгатьне.

Ә кечкенә угы нәрсәне билгели? – Минутны.

Ә хәзер 3 сәгатьне күрсәтегез, сәгать 6 һ.б.

Хәзер дүртенче яртыны, алтынчы яртыны һ.б.Рәхмәт балалар!

8.Өстәл өстендә сызык сызылган кәгазь битләре бар, аларны алыгыз.

Линейканың нинди саныннан сызыкларны үлчи башлыйбыз? – 0 саныннан.

Балалар сызыкларны үлчәп ничә сантиметр икәнен язып куялар.

Батыр егет без 8 биремне үтәдек инде.

9 Балалар монда ничә квадрат бар?

10. Балалар, сезгә соңгы бирем. Дәфтәрләр һәм карандашларны алдык.Куелган ноктаны табыгыз.  Игътибар белән тыңлагыз һәм квадратлар буенча сызып нәрсә булса да ясарбыз. Балалар ачкыч ясыйлар һәм ишекне ачып. Көмешсылуны коткаралар. Батыр егет рәхмәт әйтә.

Шөгыльгә йомгак ясала. Рәхмәт, сезгә балалар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

презентация детского сада "Батыр"

Эту презентацию я составила на день рождение детского сада....

"Принцка булышу"

Зурлар төркеме өчен сөйләм телен үстерү буенча шөгыл конспекты. Шөгыль ФГОС таләпләренә туры килә....

«Батыр менән туп» - «Батыр с мячом» 04.2021

Развлечение в подготовительной к школе группе...

Проект " Курчакларга булыш"

Полное наименование игрыПроект «Помоги куклам» - «Курчакларга булыш»  Авторы-составители пособияМуниципальное автономное дошкольное учреждение «Детский сад № 392 &la...

Физик тәрбия буенча театр элементларын кулланып төзелгән ачык шөгыль конспекты “Машага өенә кайтырга булышу”

Физкультура шөгылендә  театр эшчәнлегенең  элементларын кулланып балаларның сәламәтлекләрен ныгытуны дәвам итү....