«Аңлашабыз дуслык телендә»
проект по развитию речи (подготовительная группа) по теме

Давлетшина Резеда Марсовна

Проектның исеме:  «Аңлашабыз дуслык телендә»

(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат:  Идел буе халыкларының милли  мәдәнияте аша толерант шәхес
  тәрбияләү.

Бурычлар:

- Төрле алымнар аша мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм  ата – аналар белән Идел буе  халыкларының  милли - мәдәни мирасын өйрәнүен оптимальләштерү. Идел буе халыкларының йорт- кирәк яракларын өйрәнү, ясау аша төрле сәнгатъ һөнәрләре турында белемнәрен киңәйтү. Идел буе халыкларының (татар, удмурт, башкорт, чуваш, марий) халык сәнгатъ иҗаты, милли киемнәренең үзенчәлекләре белән таныштыру.

-Милли бизәкләргә таянып балаларда мөстәкыйль иҗатка кызыксыну булдыру. Милли әйберләрнең матурлыгын, төрлелеген аңлау һәм бәя бирү, халык хезмәтенә ихтирам, хөрмәт, төрле милләт халыкларына дуслык, түземлелек хисләре тәрбияләү.

Бу проектны үтәү рәвешендә көтелгән нәтиҗәләр:

  1. Интернациональ һәм сәнгать-эстетик тәрбия бирү эшчәнлеген оештыру өчен шартлар тудыру.
  2. Балалар бакчасында милли тәрбия бирүдә килеп туган проблемаларга карата ата - аналарда кызыксыну уяту.
  3. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эзләп табу һәм тикшеренү эшчәнлеген камилләштерү.
  4. Ата - аналар һәм балалар белән һөнәрчеләр ярминкәсен уздыру.
  5. Идел буе халыкларының кулланма сәнгать әйберләреннән мини- музей булдыру.
  6. Проектны үтәү вакыты: 3 ай.

Проектның төре: озакка сузылган, иҗади, танып белешле.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл anlashabyz_duslyk_telende.docx57.08 КБ

Предварительный просмотр:

Леонтьева Халиса Фарагатовна

Давлетшина Резеда Марсовна

югары квалификацион категорияле

татар теле тәрбиячеләре

Алабуга шәһәренең

МБДОУ №29 «Алтын балык»

Проектның исеме:  «Аңлашабыз дуслык телендә»

(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат:  Идел буе халыкларының милли мәдәнияте аша балаларга нәфис – нәфасәти үсеш тәрбиясе бирү.

Бурычлар:

- Төрле алымнар аша мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм  ата – аналар белән Идел буе  халыкларының  милли - мәдәни мирасын өйрәнүен оптимальләштерү;

-Идел буе халыкларының йорт- кирәк яракларын өйрәнү, ясау аша төрле сәнгатъ һөнәрләре турында белемнәрен киңәйтү;

-Идел буе халыкларының (татар, удмурт, башкорт, чуваш, марий) халык сәнгатъ иҗаты, милли киемнәренең үзенчәлекләре белән таныштыру;

-Милли бизәкләргә таянып балаларда мөстәкыйль иҗатка кызыксыну булдыру;

-Милли әйберләрнең матурлыгын, төрлелеген аңлау һәм бәя бирү, халык хезмәтенә ихтирам, хөрмәт, төрле милләт халыкларына дуслык, түземлелек хисләре тәрбияләү.

Бу проектны үтәү рәвешендә көтелгән нәтиҗәләр:

  1. Интернациональ һәм сәнгать-эстетик тәрбия бирү эшчәнлеген оештыру өчен шартлар тудыру.
  2. Балалар бакчасында милли тәрбия бирүдә килеп туган проблемаларга карата ата - аналарда кызыксыну уяту.
  3. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эзләп табу һәм тикшеренү эшчәнлеген камилләштерү.
  4. Ата - аналар һәм балалар белән һөнәрчеләр ярминкәсен уздыру.
  5. Идел буе халыкларының кулланма сәнгать әйберләреннән мини- музей булдыру.
  6. Проектны үтәү вакыты: 3 ай.

Проектның төре: озакка сузылган, иҗади, танып белешле.

Проектны тормышка ашыруда белем бирү өлкәләренең үзара интеграциясе

Чаралар

Максатлар

Җаваплы

Үткәрү вакыты

1.

Яңа уеннар, кулланма  әсбаплар булдыру.

Материаль – техник базаны ныгыту.

Тәрбиячеләр, ата - аналар

1 – 2 атна

2.

Күргәзмә папкалар булдыру, ясау.

Ата – аналарны Идел буе халыкларының мәдәни тарихы, мирасы белән таныштыру.

Тәрбиячеләр,

1 ай

3.

Гаилә альбомнары конкурсы «Мин халкым белән горурланам»

Төрле милләт халыкларына ихтирам тәрбияләү.

Ата – аналар, балалар

3 ай

4.

Алабуга шәһәренең музейларына, тарихи урыннарына экскурсияләр оештыру.

Идел буе халыкларының мәдәни – сәнгате турында балаларның белемнәрен киңәйтү.

Тәрбиячеләр, ата - аналар

2 ай

5.

Балалар бакчасында мини – музейлар оештыру.

Идел буе халыкларының көнкүреш кирәк – яраклары, киемнәре белән музейны тулылындыру.

Ата – аналар, балалар бакчасы хезмәткәрләре.

1 -3 айлар

6.

Балалар бакчасында иҗади  мастерскойлар эше (мастер класс)

Төрле иҗади әйберләр ясаганда балаларда кызыксыну уяту.

Алабуга шәһәре балалар сәнгать мәктәбе укучылары.

1 – 3 айлар

7.

Халык уеннарын, җырларын өйрәнү.

Балаларның  эшчәнлеген  арттыру, физик сыйфатларын үстерү, актив хәрәкәтләнүләренә  игътибар итү, эстетик күзаллауларын киңәйтү һәм ярминкәгә әзерләнү.

Тәрбиячеләр, музыка җитәкчеләре, физкультура җитәкчесе.

2 ай

8.

Милли ризыклар конкурсы.

Идел буе халыкларының милли ризыкларын әзерләүдә ата – аналарны һәм балаларны җәлеп итү.

Ата – аналар, балалар

2 ай

9.

« Өч кыз» татар халык әкиятенә компьютер презентациясе.

Балаларда халык әкиятләре турындагы белемнәрен киңәйтү.

Тәрбиячеләр

2 ай

10.

Комплекслы (интеграцияле) шөгыль.

Идел буе халыкларының милли киемнәре, бизәкләре турындагы белемнәрен киңәйтү. Чараны оштыруда ата – аналарны җәлеп итү.

Балалар, ата – аналар, б/бакчасы хезмәткәрләре, тәрбиячеләр

2 ай

11.

Балалар белән берлектә милли бизәкләр кулланып ясалган әйберләр, рәсемнәр, аппликация күргәзмәсе.

Иҗади дуслык, татулык, бердәмлек булдыру.

Балалар, ата – аналар, сәнгать тәрбиячесе.

2 ай

12.

«Әбиемнең күңел сандыгы» дигән шөгыль үткәрү.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, үз халкың белән горурлану хисе тәрбияләү.

Татар теле тәрбиячесе

1 – 2 атна

13.

« Идел буе – туган җирем» бәйрәм чарасы әзерләү.

Күрше республикаларының халык авыз иҗаты әсәрләре белән  таныштыру.

Татар теле тәрбиячесе, тәрбиячеләр,

14.

Идел буе республикалары буенча «сәяхәт» проектын презентацияләү. «Туган ягым – дуслык иле».

Уздырылган күргәзмә һәм конкурсларга, чараларга, шөгыльләргә нәтиҗә ясау.

Тәрбиячеләр, ата – аналар, сәнгать мәктәбе укучылары,

б\ бакчасы белгечләре

3 ай

        

Идел буе – туган җирем дигән бәйрәм чарасы

Максат:  Сәнгать әсәрләренең матурлыгына уңай эмоциональ караш тәрбияләү.

  • Бурычлар: Үзара дуслык, бер - берсенә ихтирамлылык хисләре тәрбияләү.
  •  Матур әдәбият әсәрләренә кызыксыну уяту.
  • Сәнгатьле сөйләм телләрен үстерү, әкият геройларының характерын дөрес итеп күрсәтә белүләренә ирешү.

Зал  алдан ук бизәлә. Төрле милләт халыкларының символикасы эленә.

       ( Татарстан гимны астында  республикабызда яшәүче төрле милләт халыклары булып киенеп, балалар җитәкләшеп залга керәләр. Татар һәм рус киемендәге ике бала алга чыгалар).

Татар киемендәге бала: Исәнмесез, дуслар!

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса яшәү дә күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә.

Рус киемендәге бала: Здравствуйте, друзья!

Наш Татарстан

Дружбой славится.

Нам жить в Татарстане

Очень нравится.

 Башкорт киемендәге бала: Һаумысез, дуслар!

        Агыйделе бормалы,

        Курай моңлы җирләре.

        Елга буйларында үскән

         Зифа буйлы таллары.

Чуваш киемендәге бала: Аван ' и!

Без – бер илнең балалары,

Барыбыз да дуслар без.

Чувашлар, татар,марилар,

Башкорт һәм руслар без.

Марий киемендәге бала:  Сайгына!

Кайсы якта яшәсәк тә,

Чикләр юктыр дуслыкка.

Дуслык булса янәшә дә,

Дошманлык чыгар юкка.

Удмурт киемендәге бала : Умоеч!

Удмуртчаны онытмам,

Башка телне яклармын.

  Барлык милләт балаларын

Дус буларак саклармын.

                           

                             

 Алып баручы керә.

Алып баручы:  Туган җир һәр кешегә газиз, кадерле. Без Татарстанда яшәвебез белән горурланабыз.  Әйдәгез, Татарстаныбызга багышлап җыр җырлыйбыз.

« Кояшлы ил» җыры (Ә.Рәшитов сүзләре, Л. Батыр – Болгари көе) башкарыла

                (Җырлаганнан соң җитәкләшеп чыгып китәләр).

Алып баручы: ( балалар артыннан күрсәтеп): Татарстан – күп милләтле республика. Анда татарлар, руслар, марилар, чувашлар, башкортлар, удмуртлар үзара дус һәм тату яшиләр. Алар төрле халык уеннарын, кызыклы шигырьләр, җырларын, әкиятләрен беләләр.

Татар киемендәге бала:    

Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

« Туган ил» дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

 1. « Түбәтәй» уены башкарыла.

 2. «Әйлән – бәйлән » җыры ( A Әбүбәкеров музыкасы, Р. Миңнуллин сүзләре)  башкарыла.

Башкорт киемендәге бала: 

Дуслар, дуслар килегез,

 Башкорт уенын уйныйбыз.

 «Тирмә» уены башкарыла.

Рус һәм  татар киемендәге балалар:  

Әйдәгез, бер уйныйк әле

 Елмаеп, көлеп кенә.                                                                  

« Күңелле туп» уены башкарыла.

Марий киемендәге бала:      

 Килдем ерак юл үтеп,

Изгелектә уйларым.

Бу сыбызгыны сезгә

    Бүләк итәм, дусларым.

Алып баручы: Рәхмәт сиңа. Бик матур бүләк!. Әйдәгез, балалар, хәзер бергәләп уен уйныйбыз. Ул « Мине тот» дип атала.

 Бер баланың кулында сыбызгы. Икенче баланың (яки берничә) күзләре бәйләнә. Ул – тотучы. Сыбызгылы бала, уйный – уйный, тотучыдан качып йөри. Тотучы, сыбызгы тавышын тыңлап, теге баланы тотарга тырыша. Тотылган баланың күзен бәйләп, уен дәвам итә.

Чуваш киемендәге бала: 

 Шыпырт кына тыңлагыз,

Әкият сөйлим сезгә.

( «Волшебный клубок» китабының  52 бите. «Айга менгән кыз» курчак театры итеп күрсәтелә.  Катнашалар: кыз һәм убырлы карчык.

Кирәкле җиһазлар:  ширма, кое,  ай һәм курчак уенчыгы ).

Удмурт киемендәге бала:

Мин киләм, мин киләм,

Удмурт уенын уйныйм мин.

  Уен: «Догонялки» (Тябыкен)

  Балалар түгәрәк ясап басалар. Бер бала тизәйткеч әйтә:

  Әке, пәке, кыек сәке, эремчек.

  Син калып тор, ә син чык.

  Сайланган бала түгәрәк буенча йөреп, кулын артка яшерегә өлгермәгән балага кагылып, “Тябык» ди. Эләккән бала урынына утыра. 

Алып баручы:  Сез нинди милләттән булсагыз да , бик зирәк , уңган балалар икәнсез.Ә, хәзер дуслык турында мәкальләр әйтешеп уйныйбыз. Мәкальнең башы миндә, ә ахыры сездә.

  ( түгәрәк ясап утыралар, тупны бер балага бирә һәм мәкальнең башын әйтә, ә бала ахырын таба. Уен шулай дәвам итә.)

Бердәмлектә -  ….      (көч).

Дусың булмаса – …..(эзлә),

  Тапсаң –……..(югалтма!)

▪ Аерылганны ….. (аю ашар),

  бүленгәнне ……(бүре ашар).

▪ Иптәшең үзеңнән …(.яхшы булсын).

▪ Акыллы дошман ахмак дустан….( яхшырак).

▪ Дуслар белән юл…( кыскарак).

▪ Кем дустын алдый,…..( шул үзен алдый).

Алып баручы: Дуслык бәйрәмебез ахырына якынлашты. Барыбыз бергә дуслыгыбыз тагын да нык, тату булсын дип , җыр җырлыйк, дуслар.

« Дуслык турында җыр» (Р.Корбан сүзләре, Ф. Әбүбәкеров музыкасы)

Тема: Туган ягым – дуслык иле.

Максат:  Балаларга төрле милләт халкының үз иле булуны һәм һәр илнең үз флагы, гербы, гимны булуы турында мәгълүмат бирү.

Бурычлар:

  - Балаларда туган илгә карата мәхәббәт уяту, аларда дуслык хисе тудыру.

   - Флаг, гербта төшерелгән рәсемнәрнең мәгънәсен төрле милләт халкының үз киеме барлыгын аңлату.

   -  Чуваш, Мари һәм Башкортстан республикалары белән таныштыру

Шөгыль барышы.

Татарстан гимны яңгырый (магнитофон язмасы)

Балалар гимны басып тыңлыйлар, гимн беткәч утыралар.

  -Балалар, без кайсы Республиканың гимнын тыңладык?

  -Татарстан Республикасының гимнын тыңладык.

  -Дөрес, ә сез беләсезме безнең республикага 90 ел тулганын? Безнең республика башта ТАССР диеп атала иде. Ә хәзер безнең республика бәйсез аерым ил статусын алды.

          Туган илем-Болгар ватаны,

          Казан-аның мәркәз каласы.

          Рус, мари, удмурт, татармы:

          Барыбыз җир-ана баласы.

-Балалар, Татарстан Республикасының гербын һәм флагын кем күрсәтә алыр икән? (җаваплар тактада)

-Татарстан Республикасының гербын, флагын һәм гимнын һәр кеше хөрмәт итәргә тиеш. Татарстан Республикасының флагы-Татарстан дәүләтенең бәйсезлеген аңлата.

-Татарстан флагында нинди өч төс балкый һәм ул төсләр нәрсәне аңлата? (Балаларның җавабы: Татарстан флагында өч төс- яшел, ак, кызыл төсләр бар.

 Яшел- табигать төсе, тынычлык һәм уңыш төсе.

 Ак төс- сафлык, чисталык билгесе.

 Кызыл- кояш, ут, бәйрәм һәм җиңү төсе.)

-Татарстан Республикасының гербында кем сурәтләнгән һәм ул нәрсәне аңлата?

-Татарстан Республикасының гербында канатлы ак барс төшерелгән. Барс- халык сакчысы һәм уңышларга ирешү билгесе.

-Ни өчен Барс канатлы?

-Канатлар Барска сихри көчләр бирәләр.

-Барсның сул ягында калкан. Анда сигез таҗлы кашкарый чәчәге күрсәтелгән.

-Кашкарый чәчәге нәрсәне аңлата?

-Кашкарый чәчәге- озын гомерле дигәнне аңлата.

 Барс кояш җирлегендә урнашкан. Кызыл кояш нәрсәне аңлата?

-Кызыл кояш- көч һәм өмет билгесе.

    Нинди бәхет безнең өчен бу көн,

    Үз гербыбыз бар бит, күрегез.

    Ак барслы герб бәхет тели;

    Чәчәк атар туган җиребез.

-Балалар, татар киемнәре кигән курчакларны табыгыз һәм алар турында сөйләгез әле? (ике бала сөйли).

-Бу кызның исеме Алсу. Аның өстендә яшел сатин күлмәк һәм чигелгән ак алъяпкыч. Алсуның башында төсле яулык, аякларында башмаклар.

-Бу кызның исеме Резидә. Аның өстендә сары күлмәк, күлмәк өстеннән камзул кигән. Резидәнең башында калфак. Аягында башмаклар.

-Балалар, татарларның чигелгән аяк киемнәре нәрсә диеп атала?

-Читекләр.

-Менә 90 ел инде Татарстан күп милләтле республикаларның берсе. Татарстанда татарлар, руслар, марилар, чувашлар, башкортлар һәм башка халыклар яши.

     Төрле-төрле телдә сөйләшсәк тә,

     Төрле-төрле милләт булсак та,

     Тик бер безнең туган илебез.

     Шунда дус һәм тату яшибез.

  Чуваш шагыйре Тедер Хузангай безнең халык турында болай язган:

                                         В соседних памятных селеньях

                                          Татарин, русский и чуваш.

Зовут друг друга с уваженьем

 Иптәш, товарищ и юлдаш.

 Единый смысл трёх разных слов

 Понятен  испокон веков.

 Балалар, картага карагыз әле. Чуваш Республикасы Татарстаннан көнбатышта ята. Ул мәйданы белән зур түгел, ләкин анда бик күп халык яши.

-Чуваш Республикасының баш шәһәре-Чебоксар.

-Чувашлар нинди телдә сөйләшәләр?

-Чувашлар чуваш телендә сөйләшәләр.

-Балалар, Чуваш Республикасының гербын һәм флагын күрсәтегез әле? (Балалар җавап бирә.)

-Чуваш Республиканың гербында нәрсә сурәтләнгән?

-"Тормыш агачы."

-Тормыш агачының символы булып чувашлар- имән агачын сайлаганнар. Имән- көч, ныклык билгесе. Гербта өч кояш сурәтләнгән. Алар нәрсәне аңлата?

-"Өч кояш" – иртәнге кояш, көндезге кояш һәм кичке кояшны аңлата.

 Кояш – кешегә тормыш бирүче, яктылык, байлык билгесе.

 -Чувашларның яраткан төсләрен әйтегез әле, балалар?

 -Сары һәм кызыл.

  Чувашларның гербы һәм флагы да кызыл һәм сары төсләрдә. Бу төсләр нәрсәне аңлата?

-Сары- азатлыкка омтылу.

-Кызыл- чувашлар яши торган җир билгесе.

 Кызыл төс ул байлык, булганлык билгесе. Колмак- чуваш республикасының авыл хуҗалыгы үсешен аңлата.

 Чуваш халкы башка республика кешеләре белән дә бик дус яши.

Татар һәм чуваш халкы да дус яшиләр. Идел елгасы якларында аларның дуслык турында язылган җырлары яңгырый.

-Чуваш халкының киеме гадилеге һәм чигүле булуы белән аерылып тора.(Чуваш халкының киеме күрсәтелә.)

 Чуваш кызларының баш киеме тәңкә һәм төймәләр белән бизәлгән.

-Чуваш кызларының баш киемнәре ничек атала?

-Тухчя.

 Чуваш һәм татар халыкларының дус яшәве яңа чуваш һәм татар гаиләләре барлыкка килүгә китерә.

      Физминутка.        

          Без әле бераз арыдык,

           Ял итәргә уйладык.

           Башны иябез алга,

           Аннан артка иябез,

           Уңга, сулга борабыз,

           Аннан карап торабыз,

           Иң өсләрен сикертәбез,

           Кулларны биетәбез

           Бер алга, бер артка сузып,

           Күңелле ял итәбез

           Менә ничек ял иттек,

           Шөгыльне дәвам иттек.

 Йошкар-Ола шәһәре кайсы республиканың баш шәһәре?

-Йошкар-Ола Мари республикасының баш шәһәре.

-Мари Республикасында нинди телдә сөйләшәләр?

-Мари телендә.

 Балалар, картага карагыз әле. Мари Республикасы Татарстан Республикасыннан төньяк- көнбатышта ята.

-Балалар, Мари Эл флагында нинди төсләр сурәтләнгән? Флагны табып күрсәтегез әле?

-Зәңгәр, ак, кызыл.

 Мариларның милләт киемнәре бик гади. (Кием күрсәтелә.)

Ир-егетләр күлмәге чигелгән һәм бил бау белән бәйләп куела, ә штаннары итек эченә тыгылып киелә. Башларында тиредән башлык. Ә хатын-кызлар озын чигелгән күлмәк, алъяпкыч, баш киемнәре – калфак.

  Балалар герб һәм флагларга карагыз әле, барлык герблар белән дә без танышып чыктыкмы әле?

-Юк, тагын бер флаг һәм герб калды.

-Әгәр картага карасак, бу республика Татарстаннан көньякта ята- һәм ул Башкортстан Республикасы дип атала. Аның башкаласы Уфа - Өфе. Башкортлар башкорт телендә сөйләшәләр. Балалар, әйтегез әле, Башкортстанның флагында нинди өч төс сурәтләнә? (күрсәтү).

-Яшел, ак, зәңгәр.

Зәңгәр төс – республика халкының яхшы күңелле булуларын аңлата.

Яшел – ирекле, гомерлек, ә ак төс тынычлыкны аңлата.

  Башкортстан флагында дуслыкны чагылдыручы курай чәчәге төшерелгән. Башкорт Республикасының гербында Салават Юлаев – башкорт халык батырының истәлегенә башкорт егете – тынычлык өчен көрәшүче егет сурәтләнгән.

  Башкортларның милләт костюмнары шулай ук чигелгән. (Башкорт киемнәрен күрәтү.) Ир-егет киеме – чигүле күлмәк, ыштан һәм камзул.

Ә хатын-кызлар – озын бөрмәле күлмәк, чигүле алъяпкыч, камзул һәм тәңкәле төймә тагып йөриләр. Башларында – биек башлык.

  Күп милләтле халкыбыз төрле милләт халкы белән дус һәм тату яши.

                 Рәхим итегез, дуслар!

  Тугандаш Республикалар халыкларын без шул сүзләр белән каршылыйбыз.

  Дус һәм тату яшәүче күрше республикаларда булган сәяхәтебезне тәмамлыйбыз. Яраткан Татарстаныбыз Башкорт, Чуваш, Мари халыклары белән дус яшәвенә горурлана ала.

Р. Вәлиева"Безнең бакчада"

                             Йөри безнең бакчага

                             Бик күп төрле балалар.

                             Төрле-төрле телләрдә

                             Сөйләшә белә алар.

                            " Дуслык" сүзен дүрт телдә

                             Өйрәндем мин үзем дә.

                             Әйтә беләм дүрт телдә

                            "Исәнмесез" сүзен дә.

                             Исәнмесез – татарча,

                             Здравствуйте – ул русча.

                             Лаих – була чувашча,

                             Сайулда – инде марича.

Ачык шөгыль:  Әбиемнен күңел сандыгы.

Максат:  Бәйрәм киемнәре, бизәнү әйберләре - муенса, алка, калфак, йөзек белән таныштыру.

Бурычлар:

- Балаларда халкыбызның тарихына карата кызыксыну уяту һәм горурлык хисе тәрбияләү.

Балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

- Борынгы әби – бабаларыбызның милли бәйрәмнәре һәм бизәнү әйберләре белән таныштыру.

Сүзлек запасын баету: сынлы сәнгать, муенса, бәрхет, нәкышлау, тарак.

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Балалар, бездә күп төрле милләт халыклары яши. Аларның үз телләре, киемнәре, бәйрәмнәре бар. Сезнең барыгызның да татар милләте киемнәрен күргәнегез бар. Бәйрәмнәрдә үзебез дә татар милли киемнәрен киябез. Иска төшерик әле, сез нинди татар киемнәрен беләсез? (калфак, читек, түбәтәй; бизәнү әйберләре – алка, муенса).

Әйе, бик дөрес. Безнең борынгы әби – бабаларыбыз ничек киенгәннәр икән соң? Без хәзер шуның белән танышабыз. Сез барыгыз да матур әйберләр яратасыз. Алар күңелгә шатлык китерә. Матур әйберләрне безнең әби – бабаларыбыз да бик яратканнар.Үзләренең өс һәм аяк киемнәрен  матур итеп бизәгәннәр. Кош каурыйлары куеп баш киемнәре теккәннәр.

Җөмһүриятебезнең башкаласы Казанда сынлы сәнгать музее бар. Монда борынгы бизәнү әйберләре саклана (рәсемнәр күрсәтелә). Сезнең алда шул музейның бер залы. Игътибар белән карагыз әле, кызның өстендә җилән, чигелгән озын күлмәк. Алар икесе дә алтын бизәк белән нәкышләнгәннәр, а сез бу сүзнең нәрсә аңлатканын беләсезме? Бу уз – чигелгән, бизәлгән дигәнне аңлата. Әйдәгез, бу сүзне кабатлыйбыз.

Әйдәгез, менә бу малайга игътибар итик әле. Ул нәрсә кигән?

Балалар: җилән, түбәтәй, читекләр.

Тәрбияче: Дөрес. Ә менә бу рәсемдә ике апаны күрәбез.  Алар нәрсә такканнар?

Балалар: Алка, йөзек, муенса.

Тәрбияче: Хәзерге кебек, элекке заманда да бәйрәмнәр булган, алар бик күңелле уза торган булганнар. Чөнки бу бәйрәмнәрдә уен – көлке, җыр, такмаклар күп булган. Сез нинди бәйрәмнәрне беләсез?

Балалар: Сабантуй, Нәүрүз, Сөмбелә, Нардуган, Каз өмәсе.

Тәрбияче:  Балалар, элек тагын бер күңелле бәйрәм булган.  Ул – аулак өй. Борынгы әби – бабаларыбыз бер – берсенә кич утырырга барганнар, алар матур киемнәрен киеп барганнар. Аулак өйләрдә бик уп төрле уеннар уйнаганнар.  Әйдәгез, без дә «йөзек салыш» уенын уйныйбыз.

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән нәрсә турында сөйләштек (җаваплар). Булдырдыгыз, сау булыгыз.

                                     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Бүләк кемгә" (татар телендә бәйрәм сценарие)

развлечение для детей на татарском языке...

"Әйдәгез, уйныйбыз!" Балалар бакчасында рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтү шөгыле өчен конспект.

Әлеге эшчәнлек уртанчылар төркемендә рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәткәндә кулланыла. Эшчәнлек Укыту методик комплектына нигезләнеп эшләнде....

Фрагмент родительского собрания «В гостях у татарского языка-Татар телендә кунакта”

Фрагмент родительского собрания в виде интеллектуальной игры предназначен для детей и родителей старших групп. Игра направлена на активизацию родителей в работе по обучению детей татарскому языку, зак...

Кер кыстыргычлары белән уеннар. Кече яшьтәге сөйләм телендә кимчелекләр булган балаларның вак моторикасын үстерү.

Кер кыстыргычлары белән уеннар.Кече яшьтәге сөйләм телендә кимчелекләр булган балаларның вак моторикасын үстерү....