"Авылым бизәкләре"
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) на тему
Социально-коммуникативное развитие в средней группе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
rayon_seminary_ochen_achyk_shogyl_konspekty.docx | 20.59 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Авылым бизәкләре.
Бурычлар:
1.Балаларга милли-төбәк компоненты кулланып эстетек тәрбия бирү.
2.Савыт-сабаларны бизәү ярдәмендә төрле бизәкләр ясау алымнарына өйрәтү.
3.Әти-әниләр һөнәре мисалында туган төбәктә ясала торган сувенирларның барлыкка килү серләренә төшендерү.
Барышы:
Т-че: Исәнмесез, балалар!
Б-р җавабы
Т-че: Хәерле иртә балалар!
Б-р җавабы
Т-че:Балалар, сөйләм үстерү шөгылен башлыйбызмы?
Б-р җавабы
Т-че: Әйдәгез, шөгылне башлыйк.Сезнең колакларыгыз, күзләрегез,кулларыгыз, аякларыгыз йокыдан уяндымы?Әйдәгез, уятыйк!
Бергә:
Исәнмесез, колаклар, сез уяндыгызмы?
Исәнмесез,күзләрем, сез уяндыгызмы?
Исәнмесез, кулларым, сез уяндыгызмы?
Исәнмесез, аяклар, сез уяндыгызмы?
Т-че:Ә безнең бармаклар шөгыльгә әзерме? Әйдәгез, бармак уены уйныйк!
Уен “Безнең гаилә” дип атала.
Баш бармак-бабай,
Имән бармак-әби,
Урта бармак-әти,
Атсыз(исемсез) бармак-әни,
Бу бармак-бәби,
Аның исеме- чәнти.
Т-че: Балалар, сез кайда яшисез?
Б-р җавабы
Т-че: Лесхоз бистәсе кая урнашкан?
Б-р: Урман аланына урнашкан.
Т-че:Әйе, дөрес әйттегез.Булдырдыгыз! Ә хәзер экранга күз салыйк әле, анда сез нирсә күрәсез? (1 слайд)
Б-р: Урман, агачлар.
Т-че: Ә агачтан нәрсә эшләп була?
Б-р: Өй салып была, төрле әйберләр ясап була, савытлар, уенчыклар (балалар җаваплары). (2слайд)
Т-че: Балалар, бу нинди агач? Әйдәгез әйтеп калыйк әле! (3слайд)
Бергә: Юкә агачы.Ә менә бу агачтан бик матур савыт-сабалар, кашыклар, уенчыклар, матрешкалар ясап була. Ә боларны кайда ясыйлар соң?
Б-р: Безнең бистәдә.
Т-че: Әйе, дөрес, безең бистәдә агач эшкәртү цехлары бар.Сезнең анда экскурсиягә барасыгыз киләме? Нәрсә белән барыйк икән?Әйдәгез поезд белән барабызмы?
“Поезд” уены.
Поезд килә,поезд килә, пип-пип-пип,
Вагоннры да күп икән бик-бик-бик,
Пипелди, Матвей, ул безнең машинист, пип-пип-пип!
Юлда торма, юлда торма, кит-кит-кит!
Бик күп юллар үттек,менә килеп җиттек,пип-пип-пип!
Т-че: Балалар, бу нәрсә? Кашыклар. (4слайд) Кашыклар нинди? (Т-че балаларга кашыклар өләшә)
Б-р: (Тотып карыйлар) Матур, шома, бизәкле.
Т-че: Алар нинди төсләр белән ясалган?
Б-р: Кызыл, кара, көрән,яшел.
Т-че: Ә аны ничек ясаганнарын күрәсегез киләме?
Б-Р: Әйе.
Т-че: Менә бу кашыклар, матрешалар ясый торган цех.Әйдәгез эчкәрәк үтик!Кашык башта менә мондый агач кисәге була, аннан аны менә бу станокта кыралар, аннан менә мондый агач кашык килеп чыга. (5слайд)
Ярый, әйдәгез, хәзер эчке бүлмәгә үтик. Ә менә монда кашыкны апалар бик матур итеп буяулар белән бизиләр. (6 слайд)
Аннан менә шундый матур кашык килеп чыга.Матрешкаларны да нәкъ менә шулай ясыйлар. (Матрешка сурәтле слайд 7 слайд)
Ишек шакыйлар:
Т-че: Бу нинди тавыш? (Аптырап)Әллә кунак бармы? Әйдәгез, чакырыйк!
Ишектән матрешка керә.
М-ка: Исәнмесез, балалар!
Бергә: Исәнме, матрешка!
М-ка:Балалар, мин сезнең үзем турында сөйләшкәнне ишеттем дә, сезгә кунакка килергә булдым.
Т-че: Рәхмәт, Матрешка, түрдән уз!Тик син нигәдер моңсу күренәмең?
М-ка: Әйе, миңа бик моңсу, минем дусларым юк, миңа сез дуслар табарга булыша алмассызмы икән?
Т-че: Балалар, әйдәгез Матрешкага ярдәм итәбезме?
Б-р: Әйе.
Т-че: Ә ничек ярдәм итик икән?
Б-р:Матрешка ясап ( бүтән җаваплар)
М-ка: Балалар, минем сезгә бер үтенечем бар, менә миңа бу матрешкаларны бизәп бирә алмассызмы икән?
Т-че: Балалар, әйдәгез “Матрешка бизәү” уенын уйнныйбызмы? Моның өчен безгә ике командага бүленергә кирәк.Хәзер мин сезне саныйм. Бер, ике ( кабатлана) Кем ике саны былды шулар ике адым алга чыгалар. Аннан ике рәткә басабыз.Менә бу подеосларда чәчәк, яфрак детальләр, ә өстәге урындыкта матрешка өлгесе һәм клей.Сез бер деталь алып тиз генә матрешкага ябыштырасыз. Һәркем шулай эшли, Кайсы команда беренче бизәп бетерә шул җиңүче була.
Бер, ике, өч, уенны башладык!(Уен барышында күңелле музыка куела)
М-ка: Булдырдыгыз!Сез бик җитез һәм акыллы икәнсез!
Т-че: Матрешка, безнең балаларсинең турыда матур җыр да беләләр, шулай бит балалар?!
Б-р: Әйе.
Т-че: Әйдәгез, “ Матрешкалар” җырын җырлап күрсәтик әле.
Балалар “Матрешкалар” җырын башкаралар (кызлар косынка киеп,хәрәкәтләр ясап, малайлар кашык сугып)
М-ка: Рәхмәт,балалар, булдырдыгыз, сез бик уңган икәнсез! Тик миңа ктәргә кирәк.
Т-че: Әйдәгез, Матрешка белән саубуллашыйк. Матрешка сине менә бу балалар озатыр, ә без калган балалар белән тагын бер кат бүген нәрсәләр турында сөйләшкәнне искә төшерик.
Т-че: Балалар, сез бүген шөгыльдә нәрсәләр белдегез?
Б-р: Матур савытларны, матрешкаларны кая, ничек ясаганнары турында.
Т-че: Бик дөрес. Балалар, сезгә шөгыль ошадымы? Әгәр ошаган булса нык итеп кул чабыйк.
(Балалар кул чабалар)
Т-че: Булдырдыгыз!Шөгыль шуның белән тәмам. Сау булыгыз. Ә хәер әкрен генә группага чыгыйк.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тема:Авылым урамы. Ябыштыру дәресе (уртанчылар төркеме)
Максат: Йорт рәсемен дөрес фигуралардан ябыштырырга өйрәтү,үз авылыбызның матурлыгын күрү, соклану, аны баету хисләре тәрбиәләү, милли бизәкләрне таный, кисә, куллана белү сәләтләрен камилләштерү; ябы...
Тема:Авылым урамы. Ябыштыру дәресе (уртанчылар төркеме)
Максат: Йорт рәсемен дөрес фигуралардан ябыштырырга өйрәтү,үз авылыбызның матурлыгын күрү, соклану, аны баету хисләре тәрбиәләү, милли бизәкләрне таный, кисә, куллана белү сәләтләрен камилләштерү; ябы...
Карадуган авылым
Карадуган авылым...
“Минем авылым –Тайсуган” шөгыле
“Минем авылым –Тайсуган” шөгылеТәрбияче: Балалар, без бүген сезнең белән үзебезнең яраткан туган авылыбыз- Тайсуган турында сөйләшербез. Иң беренче искә төшереп китик әле. Без нинди республикада ...
Проект “Туган авылым –Тайсуган”
Проект“Туган авылым –Тайсуган” Гамәлгә ашыру срогы – 2012-2013, 2013-2014 уку еллары Проектның эчтәлеге:1.Проект “Туган авылым -Тайсуган”2.Кушымта:Ø “Туган авылым –Тайсуган”, “Туган ав...
"Туган авылым"шөгыле
Максат: балаларны туган жир, туган як тошенчэсе белэн таныштыру. Узлэре яши торган авылнын исеме , урамнары, жэмэгать биналары, чишмэлэре, халкы белэн таныштыру. Туган якка карата мэхэббэ...
Туган авылым
Туган илне ,туган йорт турында белемнэрен баету,ныгыту.Тэрбия бурычлары:Туган илне,туган йортны ярату,анын белэн горурлану хислэре тэрбиялэу.Устеру бурычы:Балаларнын сорауларга ашыкмыйча,э...