Сөмбелә
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) на тему
Предварительный просмотр:
Музыка астында балалар залга керәләр. Ярымтүгәрәк ясап басалар.Зал бизәлгән.(Вальс “Көзге яфраклар”).
Тәрбияче: Һәр җирдә сары яфраклар,көз килүнең билгесе.
Сары яфрак-көз чибәрнең төшеп калган көзгесе.
Көннәр инде салкынайды,кышлар бераз якынайды.
Тирә-як гел сары төстә,әллә соң бу алтын аймы?
Ильмир: Үтте китте матур җәйләр,
Көзләр килеп җиттеләр.
Ак каенның яфраклары
Саргаешып киптеләр.
Динар: Көз килде.Үләннәр
Саргайды,шиңде.
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде.
Инсаф Г. Яңгыр түгел ,кар да түгел,
Яфраклар ява җиргә.
Көз турында җырлыймын мин-
Кушыл син яңа җырга.
Җыр: “Көз”
Диләрә: Сары,сары,сап-сары
Агачның яфраклары.
Җил исә,ява яфрак
Көзнең матур чаклары.
Амиран: Наступила осень,
Пожелтел наш сад.
Листья на березе,
Золотом горят.
Ильяс: Алтын-сары яфракларны
Җилләр саный.
Иртә-кичен суык бабай
Бармак яный.
Элина: Урман,кырларга
Килде алтын көз.
Җәй үтте диеп
Үкенмибез без.
Мәрьям: Оча яфрак .уйный яфрак
Һаваларда әйләнеп.
Бүген бит бездә
Сөмбеләбез бәйрәме.
Рамазан: Октябрьдә,октябрьдә
Яңгырлар бик күп ява.
Бар үләннәр дә саргая
Басулар бушап кала.
Зәлия: Көз килде дә бөтен җирне
Сары төскә буяды.
Яшелгәдә буяр иде
Юктыр аның буявы.
Раил: Яратам мин
Сары төсне.
Бөтен дөнья
Алтын төсле.
Лилиана: Сандугачлар ,карлыгачлар
Очып китте еракка.
Торналар да ялга китте,
Җылы якка,көньякка.
Җыр: Уңыш җыры.”
Алып баручы: Әйе ,балалар,көз- мул уңыш чоры.Борын-борыннан безнең
бабаларыбыз уңыш бәйрәмен зурлап уздырганнар.Бүген бездә дә зур бәйрәм,
“Сөмбелә бәйрәме”.Бәйрәм кунаксыз булмый.Балалар карыйк әле,безгә кем кунакка килә икән?
(Вальс көенә Сөмбелә керә.Кулында җиләк-җимешләр,яшелчәләр салынган кәрҗин.)
Сөмбелә :Исәнмесез,дусларым!
Исәнмесез,кунаклар!
Сезне бәйрәм белән котлыйм!
Балалар:Исәнме ,Сөмбелә!Әйдә түрдән уз.Рәхим ит.
Уен “ Көз һәм балалар җыры” Г.Гәрәева көе һәм сүзләре.
Раяз: Яшелчәләр арасында
Иң тәмлесе мин-кыяр.
Җәй буена ашап туйгач,
Калганын тозлап куяр.
Алсу:Яшелчәләр арасында
Миндә үсәм бит ,туган.
Ашны тәмләндерим дисәң,
Күбрәк утырт син суган.
Иделия: Мин кәбестәне ашыйлар
Яшьләре һәм картлары.
Тәмемне белгәч
Күп утырта башлыйлар.
Рөстәм:Мин-чөгендер-кешеләргә
Бик күп файда китерәм.
Кешедәге авыруларны
Бик тиз бетерәм.
Алып баручы : Көзнең иң зур байлыгы –икмәк.
“Ипи,тоз-якты йөз” ,ди халык.
Р.Миңнуллин “Икмәк булса” шигыре.
Данияр :Ипи басуда үсә,
Аннан амбарга күчә.
Аннары мичтә пешә,
Кызарып мичтән төшә.
Инсаф Н: Шуннан килә өстәлгә,
Безгә көч өстәргә.
Икмәк булса табында,
Булдырам мин барын да.
Алып баручы :Әйдәгез балалар,без Сөмбелә белән уйнап алабыз.
“Көз” –җырлы-хәрәкәтле уен. (Урында басып кына.)
Сөмбелә:Балалар ,минем сезнең зирәклегезне тикшереп карыйм.
Дидактик уен : “Төркемнәргә аер”(Җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр).
Алып баручы : Менә бәйрәмебез ахрына якынлаша.
“Лавата” Җырлы бию. (Балалар түгәрәккә басалар.)
Сөмбелә : Балалар ,сез бик уңганнар,булганнар икәнсез.Бик күп һөнәрләр беләсез .Яңа җырлар , матур шигырьләр һәм биюләр өйрәнгәнсез. Миңа бик ошады. Миндә бәйрәмгә буш килмәдем.Менә кәрзинемдә күчтәнәчләр.Хәзер минем башка балалар бакчасына барасым бар. Хушыгыз!
Балалар: Сөмбелә.Рәхмәт күчтәнәчләреңә. Хушыгыз.!
Алып баручы : Менә бәйрәмебез ахрына якынлаштыӘйдәгез күңелле бию белән бәрәмне тәмамлыйбыз Балалар килгән кунакларны (әти-әниләрне) түгәрәккә биюгә чакыралар..
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сөмбелә бәйрәме сценариесе
Сценарий на татарском языке...
Сөмбелә бәйрәме
Зурлар төркемендә бәйрәм иртәсе конспекты...
Сөмбелә күңел ачу кичәсе.
Максат : балаларны алдан Сөмбелә бәйрәме белән таныштыру, көзге уңышны җыеп йомгак ясалу, эшләгән эшкә нәтиҗә ясау, күтәренке кәеф булдыру, яшелчәләрнең файдалы яклары турындагыбелемнәрне ныгыту...
Конспект развлечения для детей старшего дошколҗного возраста "Сау бул, Сөмбелә"
Конспект развлечения для детей старшего дошкольного возраста "Сау бул,Сөмбелә!"....
Сөмбелә - көз бәйрәме.
Сөмбелә - көз бәйрәме.(зурлар төркемендә күңел ачу өчен)«Гомуми үсеш бирүче №7 нче Актаныш...
"Сөмбелә".
Көзге бәйрәм....
"Сөмбелә "
" Көз бәйрәме" - җырлы - биюле чара...