"Уен иленә сәяхәт"
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) на тему

 Уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү буенча эшчәнлек конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uen_ilen_syakht.doc39.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                               

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә сөйләм үстерү буенча шөгыль конспекты

(социальләшү белем бирү өлкәсе)

  Тема: Уен иленә сәяхәт.

  Максат: Балаларны төрле уеннар белән таныштыру, күмәк уеннарда бер-берсе белән аңлашып уйнарга өйрәтү, балалрның дуслыгын ныгыту, кәефләрен күтәрү.

  Тәрбияче: “ Балалар безгә кунакка бүген Курчак килгән. Исәнләшегез әле аның белән.”

  Балалар: “Исәнме Курчак!”

  Курчак:”Исәнмесез балалар. Мин сезнең яныгызга бик ерактан, уен иленнән килдем. Сезне дә шул матур уен иленә алып китәргә килдем. Барасызмы минем белән?”

   Балалар : “Барабыз!”

   Курчак: “Алайса, әйдәгез тезелдек һәм минем арттан кабатлыйбыз:

Без барабыз еракка

Күп  уеннар иленә.

Уйнарбыз рәхәтләнеп

Барып җитик тизрәк.”

  Балалар кабатлый. Тезелешеп Курчак артыннан атлап йөриләр.

  Курчак: “Бик озак бардык инде .Бик арыдык. Әйдәгез тезелешеп утырыйк та

“Ватык телефон” уены уйнап алабыз.”

  Балалар тезелешеп утыра һәм уен уйнала. Курчак беренче утырган баланың колагына берәр сүз әйтә. Беренче бала шул сүзне икенчесенең колагына пышылдап әйтә, шулай дәвам итә һәм иң ахыргы бала сүзне кычкырып әйтә.

Курчак  үзе әйткән сүзне кычкырып әйтә, шуннан соң сүз соңгы балага дөрес барып җиткәнме- юкмы икәнлеге беленә. Уенны берничә тапкыр уйныйлар.

   Курчак: “Ял иттек, инде хәзер әйдәгез юлны дәвам итик.

Без барабыз еракка

Күп уеннар иленә.

Уйнарбыз рәхәтләнеп

Барып җитик тизрәк.”

     Балалар кабатлыйлар.

     Курчак: “ Менә без уеннар иленә кунакка  килеп җиттек. Әйдәгез, “кунаклар” уены уйнап алабыз.”

    Балалар тезелеп  басалар. Курчакка ияреп җыр җырлыйлар:

Ямьле бәйрәм көн иде,

Чакырдык без кунаклар;

Кунакларны сыйларга,

Салдык майлы коймаклар.

Чыж-пыж итеп коймаклар

Җәелде, әй, җәелде.                     (кулларын як-якка җәяләр)

Менә тагын кечкенә

Булып калды, җыелды,               (кысылалар)

Җыелды, әй, җыелды.

Аннан ары кабарды.

Кабарды, әй, кабарды,                   (кулларын югары күтәрәләр)

Шиңде,юп-юка калды.

Тордылар, баш иделәр,                 (баш ияләр)

Таралдылар, әй, шатлар.

Бииләр,ай-яй, шатлар.                    (бииләр)

    Курчак : “Булдырдыгыз, балалар бик матур җырладыгыз һәм биедегез. Бу уен илендә гел уен уйнап кына яшиләр. Әйдәгез тагын бер уен уйныйбыз.         “Утыр, утыр, Мәликә” дип атала ул.Уйныйбызмы?”

Балалар: “Уйныйбыз!”

     Балалар түгәрәккә басалар. Берәү, күзен бәйләп, түгәрәк уртасына утыра. Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәктә җырлап әйләнәләр:

Утыр,утыр, Мәликә, алмагачның төбенә,

Кем утырган каршыңа, әйтеп бирче тиз генә.

     Берәү аның янына килеп утыра. Уртадагы бала аны капшап танып исемен әйтергә тиеш. Әгәр белмәсә, аңа җәза бирелә. Уен шул рәвешчә дәвам итә.

Курчак: “Аргансыздыр инде балалар, әйдәгез әле утырышыгыз. Уен илендә

ял иткәндә дә уен уйныйлар. Без хәзер "Игътибарлы бул" уены уйнап алырбыз.

Әгәр дә мин сезгә ашау әйберләре исеме әйтсәм кул чабабыз,

Әгәр дә башка сүз әйтсәм аякларны тыпырдатабыз. Кем ялгыша,

 шуңа җәза бирелә. Ул я җырлап, я шигырь сөйләп күрсәтергә тиеш була.”

Уен шул рәвешчә уйнала.

Курчак: “Ал кирәк, гөл кирәк уенын яратасызмы сез балалар?”

Балалар: “Әйе, яратабыз.”

Курчак: “Безнең уен илендә андый уен да бар. Уйныйбызмы?”

Балалар : “Уйныйбыз! Уйныйбыз!”

     Балалар ике якка кара-каршы тезелешеп, кулга кул тотынышып басалар. Бер яктагы балалар такмаклыйлар:

Ал кирәк, гөл кирәк,

Сезгә бездән кем кирәк.

     Каршы яктагы балалар бу яктагы берәр баланың исемен атыйлар. Чакырылган бала йөгереп килеп, каршы яктагы балаларның тотынышкан кулларын өзәргә тиеш. Өзә алса, берәр баланы алып үз ягына китә, алмаса үзе шул якта кала. Уен бер якта бер генә бала калганчы дәвам итә.

Курчак: “Балалар, без сезнең белән бүген уен илендә бик күп уеннар уйнадык, күңелле булды. Әйдәгез әле үз-үзебезне шул кадәр күп матур уеннар уйнаган өчен мактыйк.”

      Балалар төрле матур мактау сүзләре әйтәләр: “Без иң булганы, иң уңганы,

иң өлгере, иң зирәге һ.б.”

Курчак: “Ә хәзер инде, балалар, саубуллашыйк. Сез үз илегезгә кайтыгыз, мин үз илемдә калам. Мине онытмагыз, тагын килегез, ярыймы?”

Балалар: “Ярый, килербез.”

      Уен шуның белән тәмамлана. Балалар белән уйнаган уеннар турында фикер алышу үткәрергә була.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Белем иленә сәяхәт.

Белем иленәсәяхәт (мәктәпкә хәзерлек төркемендә математикадан йомгаклау шөгыле)....

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләрен өйрәтү буенча шөгыль...

Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат:Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенен ун,сул,аскы,өске якларын дөрес атау; 20 кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, е...

Образовательная деятельность по татарскому языку для русско язычных детей "Габдулла Тукай әкиятләре иленә сәяхәт".

Внедрить систему воспитания чувств через путешествие по сказкам, научить ребенка сопереживать, откликаться на чужую беду, выражать свои чувства адекватно. Воспитывать интерес к творчеству великого тат...

“Татар теле иленә” сәяхәт-дәрес.

Татар теленнән  гомумиләштерү дәресе...

Методическая разработка для детей дошкольного возраста по изучению правил безопасного поведения на дорогах "Юл фәне иленә сәяхәт"

Здесь  отрывок  этой методической разработки. Работа сама  состоит из проектов для детей старшей группы коррекционных  ДОУ....

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе.

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе....