Шушы яктан,шушы туфрактан без
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) на тему

Леонтьева Гульназ Анасовна

Этот 2013 год выдался богатым на юбилейные даты.Празднование 70-летия нефти Татарстана, 60-летия города Альметьевска и 50-летие Союза писателей Татарстана. К юбилейным датам было проведено занятие в старшей группе "Шушы яктан, шушы туфрактан без". На занятие были приглашены гости поэтесса Гузалия Галлямова, а так же родители детей. Поэтесса рассказала детям о своем творчестве и отвечала на вопросы детей.В исполнение детей прозвучали песни и стихи композиторов и писателеи  родного города.Детям очень понравилась.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zanyatie.doc42 КБ

Предварительный просмотр:

           Тема: Шушы яктан, шушы туфрактан без.

Максат:Зурлар төркемендәге балаларны, Әлмәт төбәгендә туып үскән һәм                  иҗат иткән шагыйрәләр белән таныштыруны дәвам итү.Шәһәребез һәм аның кешеләре белән горурлану хисләре тәрбияләү. Матур әдәбият әсәрләре аша балалар күңелендә туган илне сөю хисе үстерү.

                                 ЭШЧӘНЛЕК БАРЫШЫ.

  1. Оештыру моменты.

-Исәнмесез, балалар!

- Исәнмесез.

-Хәерле иртә!

-Хәерле иртә!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен,анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

2. Яңа материал.

      “ Шушы яктан, шушы туфрактан без”- дип язган Клара Булатова. Әйе, чыннан да шулай. Күпме күренекле шагыйрьләр, язучылар, композиторлар шушы туфракта туып, иҗат иткәннәр, итәләр, итәчәкләр.Безнең шәһәребездә бик күп шагыйрь, һәм композитор яши.

Без бүген, балалар, Әлмәт шагыйрьләре һәм композиторлары турында искә төшерербез, аларның җырларын җырларбыз, шигырьләрен  сөйләрбез.

1 нче слайд        

-Балалар, сез кемне күрәсез?

-Клара Булатова.

-Кем ул Клара Булатова?

-Клара Булатова шагыйрә. Ул шигырьләр  яза.

          Клара Гариф кызы Булатова 1936 елның 18 мартында Сарман районы Татар Карамалысы авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Аның әти-әнисе гомер буе укытучылар булып эшләгәннәр.Клара апа үзе дә укытучы була.   Клара Булатова бик күп мактаулы исемнәргә ия булган, 30 китап авторы.

Мин сезгә Клара Булатованың берничә китабын күрсәтәм.(Китап исемнәрен укып китү).

            -Балалар, берәрегез Клара апаның шигырен белмиме?

            -Мин беләм

          Клара Булатова “Кызык инде бу бабай”

Көн кояшлы булган чакта

Марс йөри сөенеп,

Әллә нигә шундый чакта

Бабай йөри көенеп.

Бүген, әнә, яңгыр ява,

Ишек алды чылана,

Бөтен урам пычрана бит!

Бабай шуңа куана.

Яңгыр яугач, җир пычрана,

Бабай шуны уйламый,

Җир пычрангач, өс буяла,

Әни тышка чыгармый.

            Мин дә Клара апаның шигырен беләм.

 Әйдәле сөйләп күрсәт Ләйлә.

 “Шәһри Әлмәт” Клара Булатова

Моңлы җырлар Зәй турында

Төшми халык теленнән,

Җырга кергән Зәй буенда

Яңа шәһәр төзелгән.

Безнең Әлмәт төзелгән.

Шунда яши кара алтын

Табучы-алучылар.

Яңа көй язучылар-

Тарихта калучылар.

Шәһри Әлмәт дәверләрдән,

Дәверләргә барасы

Ул безнең Татарстанның

Икенче башкаласы

Нефтьчеләр каласы.

-Балалар, Ләйлә нинди шигырь сөйләде?

-Әлмәт шәһәре турында шигырь сөйләде.

         2нче слайд.

         Безнең туган шәһәребез Әлмәт Татарстан республикасының иң матур төбәкләренең берсе булып санала. Әлмәттә эшчән, тырыш, уңган халык яши. 60 ел элек әле бу урында кечкенә генә татар авылы булган. Авылда яшәүчеләр икмәк үстергәннәр, сыер, сарык үрчеткәннәр. Авыл суга һәм балыкка бай булган, Зәй елгасы буена урнашкан.Быел безнең Әлмәт шәһәренә 60 ел тула. Шул уңайдан без “Күңелле безнең шәһәр җырын өйрәнгән идек. Әйдәгез әле шул җырны җырлап күрсәтик.

                  3нче слайд.

-Балалар, бу рәсемдә кемне күрәсез?

-Энҗе апаны.

Ә кем соң ул ?

Энҗе апа шагыйрә.

Әйе, дөрес Энҗе Мөэминова Әлмәт төбәгендә туып үскән һәм иҗат иткән шагыйрә. Ул да Клара Булатова шикелле гомерен балалар укытуга багышлаган. Бик күп китап авторы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исеме дә бар.

    Ә хәзер Энҗе Мөэминованың берничә шигырен тыңлап китик.

(Балалар сөйли)

Туган телем.  

Дөньяда иң-иң матур ил

Ул- минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул- минем туган телем.

“Балам!” диеп,туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

“Әнием!”- дип, әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.

Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне дә

 Әйтәм мин туган телдә.

      “Әлмәтебез таңнары”

Уфа матур, Казан матур,

Әлмәт матур барсыннан.

Таң йолдызы шикелле ул

Йолдызлар арасында.

Җыр белән бергә уяна

Әлмәтебез таңнары.

Таң җилләре тибрәндерә

Зәй буеның талларын.

Безнең Әлмәт иң матуры,

Ни генә дисәгез дә.

Исегездән мәңге китмәс,

Бер генә күрсәгез дә.

        Слайд 4.

Безнең Әлмәт шәһәре композиторларга да бай. Менә шуларның берсе Эльмира Гыйльфанова. Э.Гыйльфанова 80нән артык җыр авторы, бик күп фестивальләр дипломанты.Ул “Кояшлы җәй” җыентыгына көй салып матур-матур җырлар тудырган композитор. Бу җырларда табигатькә, бакчага, тәрбиячеләргә мәхәббәт тә, җиребезнең гүзәллеге дә чагыла.Хәзерге вакытта Э.Гыйльфанова музыка мәктәбендә эшли, балаларны җырларга өйрәтә.

  • Балалар, әйтегез әле, сез Э.Гыйльфанованың нинди җырларын беләсез?
  • “Яз җитте”,”Кояшлы җәй”.
  • Без “Карга боткасы” бәйрәменә Э.Гыйльфанованың нинди җырын җырлаган идек?
  • “Карга боткасы” җырын җырладык.

Без дә бүген шул җырны җырлап күрсәтербез.

“Карга боткасы” Йолдыз шигыре, Эльмира Гыйльфанова музыкасы.

      Ә хәзер мин сезгә серле тартма күрсәтәм. Аның эчендә кара төстәге сыек әйбер бар. Аны җир астыннан табалар.  Аңардан бик күп әйберләр ясап була. Нәрсә ул? (нефть)

5 нче слайд

          Әйе, безнең Әлмәтебез нефть белән дан тота. Аны икенче төрле “Кара алтын”,- дип тә атыйлар.

-Балалар, безнең Әлмәт шәһәрен тагын ничек дип тә атыйлар?

-Безнең Әлмәт шәһәрен нефтьчеләр каласы дип тә атыйлар.

-Әйтегез әле, кемнең әтисе нефтьче?

-Минем әтием нефтьче. Мин әтием турында шигырь дә сөйлисем килә.

“ Нефтьче минем әти.” Гүзәлия Галлямова.

Нефтьче минем әтием,

Бик мактаулы һөнәре.

Нефть чыгара басуда,

Шунда үтә көннәре.

Иртән иртүк чыгып китә,

Кайта эштән кич белән.

Арган булса да зарланмый,

Уйный ул минем белән.

Мактау кәгазьләре күпме,

Күкрәгендә- медале!

Үскәч нефтьче булырга

Уйлап торам мин дә әле.

      “Әлмәт гөрли бүген”

Әлмәт гөрли бүген, Әлмәт шаулый

Нефтьчеләребез –асыллар.

Данга күмелергә

Алтмыш ел да җиткән

Кирәк түгел икән гасырлар!

Әлмәт җырлый бүген, Әлмәт данлый-

Гүзәл эшләребез артсыннар.

Моңга күмелергә

Алтмыш ел да җиткән

Кирәк түгел икән мең еллар.

“Нефть һәм газ” биюе. Кызлар бии.

Физкультминутка.

Татар халык уен  җыры “Куш кулым”

Балалар, аргансыздыр инде, әйдәгез ял итеп алыйк.

       Бүген без ,сезнең белән, тагын бер  шагыйрә Гүзәлия Галләмова иҗаты белән танышырбыз.Ул да тормыш юлын балалар укытуга багышлаган. Хәзерге көндә Әлмәт районының Габдрахман авылында “Ландыш”  исемендәге балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.Г.Галләмова ике китап авторы.Ә хәзер сүзне аңа бирик. Рәхим итегез!

Балалар сорау бирәләр:

-Үзегез турында сөйләгез әле.

-Беренче  шигырегезне кайчан яздыгыз?

-Иң яраткан шигырегез кайсысы?

-Сезгә ничә яшь?

-Тагын шигырьләр язырга уйлыйсызмы?

Ходай аңа балалар өчен талантлы әсәрләр яза алу сәләте биргән. Ә хәзер әйдәгез әле, шагыйрә тудырган балачак иленә керәбез. Акыллы, үткен, саф күңелле, шаян-шук һәм ышанучан нәниләр дөньясына.

       Безнең бакча.

“Безнең бакча!” Яратып,

Үз итеп шулай дибез

Күңелле һәм кызыклы

Үтә монда көнебез.

Апалар каршы ала

Безне елмаеп, көлеп.

Алар безгә бакчада

Икенче әни кебек.

       Яз җитә.

Яз килгәнен хәбәр итеп

Тамчылар тама тып-тып.

Кояш та елмаеп карый

Күзләрне камаштырып.

Җирнең калын ак юрганы

Көн дә юкара бара.

Кышны күрми дә калдык бит,

Яз җитте соң кай ара?

 3. Йомгаклау.

-Балалар, без бүген кайсы шагыйрәләр турында искә төшердек?

-Сезгә эшчәнлек ошадымы?

         Халкыбызның рухи дөньясын баетуда җуелмас эз калдырган шәхесләрнең иҗаты белән горурланабыз. Әсәрләре белән илебезне, туган телебезне яратырга өйрәткән шәхесләргә багышланган эшчәнлекне тәмамлыйбыз.

   Сау булыгыз, балалар.

                                     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект логопедического занятия "Путешествие Шуши и лягушат"

Конспект индивидуального логопедическогого занятия в подготовительной группе "Путешествие Шуши и лягушат"...

Конспект подгруппового логопедического занятия в старшей группе Тема: «В гости к мышке Шуше». Автоматизация звука [ш] в словах, предложениях.

Конспект  подгруппового логопедического занятия  в старшей группеТема: «В гости к мышке Шуше». Автоматизация звука [ш] в словах, предложениях....

Автоматизация звука "Ш" "В гостях у Шуши".

Цель: автоматизация звука ш в слогах, словах, предложенияхЗадачи:1 Образовательные: уточнить представления о звуке [Ш].2 Коррекционные:закрепить навыки правильного произношения звука [Ш] в слогах,слов...

Интерактивная игра «Путешествие мышонка Шуши»Автоматизация звука «Ш»

Цель:закрепление правильного произношения звука «Ш» в словах.Задачи: - развивать фонематический слух: определение наличия звука   в слове,-учить выделять и называть первый з...

Конспект логопедического занятия для детей подготовительной группы: автоматизация звука-Ш, "В гостях у змейки Шуши"

Конспект логопедического занятия для детей подготовительной группы "В гостях у змейки Шуши"Цель: автоматизация звука –ШЗадачи:Закрепить артикуляцию звука –Ш.Продолжить развивать ...

Конспект индивидуального логопедического занятия "Как Шуша научилась шипеть"

Конспект индивидуального логопедического занятия по автоматизации звука [ш] в слогах и словах...