«А, а хәрефе, аның хәрефләр кассасындагы урыны һәм язылышы»
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) по теме

Гильмутдинова  Алина Раилевна

 

А, а хәрефе үзенчәлекләрен  һәм аның язылышын үзләштерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл a_herefe._plan.docx679.72 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «А,а хәрефе һәм аның хәрефләр кассасындагы урыны һәм язылышы»

Максатлар:

- А, а хәрефе үзенчәлекләрен (баш һәм юл хәрефләр) һәм аның үзләштерү;

- әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү күнекмәләрен үстерү;

- балаларда иптәшләренең җаваплары белән килешү яки килешмәүне дусларча  әйтеп бирә белү күнекмәләрен формалаштыру;

- А, а хәрефен язуда күрсәтү күнекмәсен формалаштыру;

- бирелгән аваз буенча сүзләр уйлап әйтү күнекмәләрен булдыру;

- кул чугын һәм бармакларын язуга әзерләү.

Кулланылган әдәбият: Шәехова Р.К. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы. Авазларны уйнатып: эш дәфтәре №2. – Казан: Хәтер, 2011. – Б. 4-5.

Шөгыль барышы.

Р. Миңуллин “Алма” шигырен тыңлау.

Тәрбияче: - Балалар, без бүген сезнең белән хәрефләр белән таныша башларбыз. Мин сезгә хәзер шигырь укыйм, игътибар белән тыңлагыз.

Алмасы да алмасы –

Өзеп кенә аласы!

Өзмим әле – баллансын,

Бераз гына аллансын.

- Нәрсә турында бу шигырь?

Балалар: - Алма турында.

Алма һәм Алсу сүзләренә аваз анализы ясау.

Тәрбияче: - Алма һәм Алсу сүзләренә аваз анализы яап алыйк әле.

Тәрбияче: - Алма сүзе ничә аваздан тора? (дүрт аваздан тора)

- Сузык авзаларны санап чыгыгыз. ( [а] авазы)

- Ул кая урнашкан? Калын яки нечкәме? (калын, сүз башында һәм ахырында ургашкан)

- Тартык авазларны әйтеп чыгыгыз. ([л], [м])

- Алар калынмы, яки нечкәме? Кая урнашкан? (калын, сүз уртасында урнашканнар)

- Сузык авазга яшел, тартык авазга кызыл фишкалар куеп чыгыгыз.

(балалар такта алдына чыгып, фишкалар куялар)

- Алсу сүзендә ничә аваз бар? Фишкаларны куеп чыгыгыз.

- Сузык авазларга характеристика бирегез.

- Тартык авазларны санап, сүздәге урынын билгеләгез.

- Бу ике сүз бер – берсенә ни белән охшаган? (икесе дә 4 аваздан тора, [а] һәм [л] авазлары икесендә дә бар)

- [а] авазы кергән фишкаларны алып куегыз. Ни өчен бер фишка калды? [у] авазы. Ул Алсу сүзендә генә бар)

А, а хәрефе белән таныштыру.

Тәрбияче: - А хәрефен сез инде беләсез. Язылышы ничек соң аның? Әгәр дә а хәрефе сүз башында килсә, зур хәрефтән языла.

(тәрбияче А хәрефен язып күрәтә)

- әгәр дә инде а хәрефе сүз башында яки ахырында килсә кечкенә хәрефтән языла.

(тәрбияче тактага кечкенә а  хәрефен яза)

Тәрбияче: - Хәзер без [а] авазы урынына фишка түгел, ә хәреф куячакбыз.

“Тере модельләр” уены.

1) фишкалар һәм хәреф авазларның сүздәге тәртибе буенча өләшенә;

2) балалар авазларның сүздәге урыннарын буташтырып чакырыла;

3) балалар фишкаларны һәм хәрефне үз урыннарына куялар.

Ял минуты.

“А” хәрефе нәрсәгә охшаган?” уен-биреме.

(балалар басма А хәрефенең нәрсәгә охшаганлыгын әйтәләр)

Рәсемне туры килгән схема белән тоташтыру.

Тәрбияче: - Рәсемнәрне карап, туры килгән схема белән тоташтырыгыз.

(балалар авазның сүздәге урынын билгелиләр һәм туры килгән схема белән тоташтыралар)

“Минем исемем ничек?” уены.

(Тәрбияче фишкаларны бүлмәнең төрле җиренә куя. Эш барышында бу фишкаларның нинди авазлар белдерүе ачыклана. Балаларга үз исемнәрен әйтергә тиешләр. Тәрбияче сигналы буенча, балалар үз фишкалары янына барып басалар. Бирем үтәлешенең дөреслеген балалар үзләое тикшерәләр)

А, а хәрефләрен язу.

(язу барышында кул хәрәкәтенең башлангычын күрсәтүче нокталарга, хәрәкәтнең юнәлешен күрсәтүче укларга игътибар итәргә кушыла. Язу хәрәкәтенең нокталар һәм уклар күрсәткәнчә үтәлергә тиешлеге аңлатыла)

Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкәчә мәгарифнең төбәк программасын тормышка ашыруда танып белү эшчәнлегенең урыны

Бала туган ягы турында тулырак күзалласын өчен,  бүгенге көнге  методик таләпләр белем бирүгә тематик яктан комплекслы якын килергә тәкъдим итә, ул балаларның яшь мөмкинлекләренә һәм...

«Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт: Л, ль авазлары, һәм Л хәрефе» /мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтү эшчәнлеге эшкәртмәсе/

Тартык  л  авазын сүзләрнең башында, уртасында, ахырында билгеләү;  л-ль авазларын дифференцияцияләү; “аваз”, “хәреф” төшенчәләрен ныгыту; балаларның игътибарын,...

ю, ю хәрефе һәм аның хәрефләр кассасындагы урыны

Белем бирү эшчәнлеге: грамотага өйрәтү эшчәнлегеТема: ю, ю хәрефе һәм аның хәрефләр кассасындагы урыны.Максат:ю, ю хәрефе үзенчәлекләрен һәм аның хәреф-ләр кассасындагы урынын үзләштерү.Нечкә һәм калы...

"Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт: Л, ль авазлары һәм Л хәрефе"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме тәрбиячеләре өчен грамотага өйрәтү эшчәнлеге эшкәртмәсе....

«Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт: Л, ль авазлары, һәм Л хәрефе»

мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтү...

Ә, ә хәрефе һәм аның кассасындагы урынын үзләштерү.

Конспект урока для старшей группы по грамматике . Тема занятия : Ә, ә хәрефе һәм аның кассасындагы урынын үзләштерү....

Тема: Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше һәм дөрес язылышы.

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше һәм дөрес язылышы....