И , и хәрефе һәм аның хәрефләр кассасындагы урыны.
план-конспект занятия (подготовительная группа)
Предварительный просмотр:
Сөйләм үстерү (грамотага өйрәтү)
Тема: И , и хәрефе һәм аның хәрефләр кассасындагы урыны.
Максат: И, и хәрефе үзенчәлекләрен (баш һәм юл хәрефләре) белән таныштыру.
Бурычлар
Белем бирү бурычы: И, и хәрефләрен таный, ишетә, урынын билгели белү күнекмәләре булдыру.
Үстерү бурычы: Балаларда эшлəнгəн эшкə, үз-үзеңə контроль ясый, бəя куя белү күнекмəлəрен үстерү.
Тәрбияви: балаларда иптәшләренең җаваплары белән килешү яки килешмәүне дусларча әйтеп бирә белү күнекмәләрен формалаштыру;
Балалар белән алдан эшләнгән эш: авазларны аеру, хәрефләрне тану, иҗекләргә бүлү.
Сүзлек эше: Иркә, әни, дәү әни.
Методлар һәм алымнар: сүзле, практик, күрсәтмә
Җиһазлар: хәрефләр, фишкалар, җиләк-җимеш, яшелчә рәсемнәре, тизәйткеч язылган бит, карандаш,
Укыту-методик әдәбият: Шаехова Р.К. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы. Авазларны уйнатып: эш дәфтәре №2. – Казан: Хәтер, 2011. – Б. 22 -23
Шөгыль барышы
Оештыру өлеше:
Исәнмесез, кулларым! (Уч төбен өскә куеп алга сузу).
-Чәп- чәп-чәп! (Кул чабу 3 тапкыр).
-Исәнмесез, аякларым! (пружина.)
-Тып-тып-тып! (аяклар белән тыпырдау).
-Исәнмесез, битләрем! (битләрне ярату.)
-Чәп-чәп-чәп! (3 тапкыр йомшак итеп биткә сугып алу.)
-Исәнмесез, иреннәрем! ( Башны уңга, сулга авыштыру.)
-Чмок-чмок-чмок ! (3 тапкыр иреннәрне бер- берсенә тидерү.)
-Исәнме, минем борыным! (кул белән ярату.)
-Бип-бип-бип ! (бармаклар белән борынга басу.)
- Исәнмесез, кунаклар ! ( кулларны өскә күтәрү.)
- Сәлам-сәлам ! (Кул болгыйлар.)
Шөгылебезне башлаганчы , әйдәгез телләрне язып алыйк әле.
Фонетик күнегү. (Хәрәкәтләр белән)
Поезд бара - дың-дың-дың,
Тәгәрмәчләр – чың –чың-чың,
Поезд тауга менә - пуф-пуф-пуф,
Ничек ардык – уф-уф-уф,
Поезд таудан төшә - дың-дың-дың, чың-чың-чың,
Станциягә җиттек – ш-ш-ш, ш-ш-ш.
(балалалар урыннарына утыралар)
Төп өлеш: Тәрбияче балаларга тизәйткеч укый.
Чигү чигә чибәрләр,
Чибәр чигү чигәләр.
Әни белән Иркә чигү чигә,
Алар чирәм чигәләр.
Балалар, сез әлеге тизәйткечтә нинди сузык авазны күбрәк ишеттегез?
(Балалар җавабы)
Бу тизәйткечтә, дөрестәндә балалар, [и] авазы күбрәк ишетелә.
Без сезнең белән бүген И хәрефе белән танышырбыз. (Тактага И, и хәрефе куела)
Тәрбияче: Алга таба И хәрефен өйрәнү өчен без сезнең белән командаларга бүленербез һәм биремнәр эшләрбез. Сезнең алдыгызда яшелчә һәм җиләк-җимеш рәсемнәре ята. Сез нинди җиләк-җимеш яки яшелчә яратасыз шуны сайлап алыгыз әле. Ә мин 5 кә хәтле саныйм. ( тәрбияче санаган арада балалар үзләре яраткан әйберне сайлап алалар)
Хәзер инде яшелчәләр бер якка, җиләк-җимешләр икенче якка җыелсын. Безнең ике команда барлыкка килде. Хәзер биремне тыңлагыз.
“И хәрефен эзләп тап” уены.
Ике командага да шөгыль башында укылган тизәйткеч бирелә. Шул тизәйткечтәге и хәрефләрен түгәрәк эченә алырга. Эшне бетергән команда. Бергәләп “без әзер” дип әйтергә тиеш була. Аннары командалар бер-берсенең биремнәрен тикшерәләр. Дөрес булса, елмаеп торучы кояш ясыйлар.
Балалар без укыган тизәйткечтә кемнәр чигү чигәләр? (Иркә, әни) Тактадагы схемага карагыз әле, кайсы схема әлеге сүзләргә туры килә икән? (схема төсле фишкалар ярдәмендә бирелгән була, балалар белән сүзләргә туры килгән схемаларны табалар)
И, и хәрефе белән таныштыру.
Тәрбияче: - И хәрефен сез инде беләсез. Язылышы ничек соң аның? Әгәр дә и хәрефе сүз башында килсә, зур хәрефтән языла. (тәрбияче И хәрефен язып күрәтә)
- әгәр дә инде и хәрефе сүз башында яки ахырында килсә кечкенә хәрефтән языла.
(тәрбияче тактага кечкенә и хәрефен яза)
Тәрбияче: - Хәзер без [и] авазы урынына фишка түгел, ә хәреф куячакбыз.
“Тере модельләр” уены. (Иркә, әни сүзләре белән)
1) фишкалар һәм хәреф авазларның сүздәге тәртибе буенча өләшенә;
2) балалар авазларның сүздәге урыннарын буташтырып чакырыла;
3) балалар фишкаларны һәм хәрефне үз урыннарына куялар.
Ял минуты. Бер, ике-без бастык,
Чап-чап итеп кул чаптык.
Аякларны бер урында
Тып-тып-тып итеп бастык.
Утырдык, кабат бастык,
Бер утырдык, бер бастык.
Бераз гына хәл алдык,
Тыныч кына утырдык.
Тәрбияче: Бераз ял итеп тә алдык. Балалар безнең И, и хәрефләре сүзләрдә баш хәрефтән һәм юл хәрефтән язылганлыгын белдек. Шулай ук И хәрефе баш хәрефтән яки зур итеп кеше һәм хайван исемнәре, ә башка вакытта сүзләрдә и хәрефе юл хәрефтән яки кечкенә итеп языла. Хәзер Иркә һәм әни сүзләренә и хәрефен дөрес итеп урнаштырыйк әле. Һәр командага да и хәрефе бирелә, сез үзегезгә эләккән и хәрефен дөрес итеп схемага урнаштырырга, фишка белән урыннарын алыштырырга тиеш буласыз. Эшегез беткәч, без әзер дип кул күтәрәсез. ( бер командага баш хәрефтән булган И хәрефе , икенче командага юл хәрефтән булган и хәрефе бирелә)
“Сузык авазларны тап” уены
Командаларга “дәү әни” сүзтезмәсе бирелә. Әлеге сүзтезмә моделендә сузык авазларга туры килгән фишкаларны ә, ү, и хәрефләренә алмаштырырга кирәк була.
Командалар эшне тәрбияче 10 га хәтле санаганчы эшләп бетерергә һәм әзер булуга без әзер дип бергә кул күтәрергә тиешләр.
“Синең исемеңдә [и] авазы бармы?” уены.
- Исемендә [и] авазы булган малайлар, - басыгыз;
- Исемендә [и] авазы булган кызлар, - басыгыз.
“Сүзләр чылбыры” уены.
Командалар ике якка тезелеп басалар. Беренче сүзне тәрбияче әйтә. Балалар бү сүзнең соңгы авазын аерып алып, шул ук аваздан башланган икенче сүз әйтергә тиешләр. Уен шулай дәвам итә. Кайсы команда тукталмыйча, сүз әйтә, шул команда җиңүче була.
Йомгаклау: Бүгенге шөгылебез тәмам. Без бүген сезнең белән нишләдек? Сезгә шөгыль ошадымы? Аеруча ошаган өлеше бармы?
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
«А, а хәрефе, аның хәрефләр кассасындагы урыны һәм язылышы»
А, а хәрефе үзенчәлекләрен һәм аның язылышын үзләштерү....
Мәктәпкәчә мәгарифнең төбәк программасын тормышка ашыруда танып белү эшчәнлегенең урыны
Бала туган ягы турында тулырак күзалласын өчен, бүгенге көнге методик таләпләр белем бирүгә тематик яктан комплекслы якын килергә тәкъдим итә, ул балаларның яшь мөмкинлекләренә һәм...
«Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт: Л, ль авазлары, һәм Л хәрефе» /мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтү эшчәнлеге эшкәртмәсе/
Тартык л авазын сүзләрнең башында, уртасында, ахырында билгеләү; л-ль авазларын дифференцияцияләү; “аваз”, “хәреф” төшенчәләрен ныгыту; балаларның игътибарын,...
ю, ю хәрефе һәм аның хәрефләр кассасындагы урыны
Белем бирү эшчәнлеге: грамотага өйрәтү эшчәнлегеТема: ю, ю хәрефе һәм аның хәрефләр кассасындагы урыны.Максат:ю, ю хәрефе үзенчәлекләрен һәм аның хәреф-ләр кассасындагы урынын үзләштерү.Нечкә һәм калы...
"Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт: Л, ль авазлары һәм Л хәрефе"
Мәктәпкә хәзерлек төркеме тәрбиячеләре өчен грамотага өйрәтү эшчәнлеге эшкәртмәсе....
«Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт: Л, ль авазлары, һәм Л хәрефе»
мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтү...
Ә, ә хәрефе һәм аның кассасындагы урынын үзләштерү.
Конспект урока для старшей группы по грамматике . Тема занятия : Ә, ә хәрефе һәм аның кассасындагы урынын үзләштерү....