Ә, ә хәрефе һәм аның кассасындагы урынын үзләштерү.
план-конспект занятия по обучению грамоте (старшая группа)

Рахимова Миляуша Рафкатовна

Конспект урока для старшей группы по грамматике . Тема занятия : Ә, ә хәрефе һәм аның кассасындагы урынын үзләштерү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл _hrefe.docx168.06 КБ

Предварительный просмотр:

ИФО - Рахимова Миләүшә Рафкатовна.

Эш урыны - Байлар Сабасының 6нчы номер Балалар бакчасы “Балачак”

Сөйләм теле.(Грамотага өйрәтү). Мәктәпкә әзерлек төркеме.

Тема: Ә, ә хәрефе һәм аның кассасындагы урынын үзләштерү.

Максат: Ә, ә авазы белән танышуны дәвам итү.

Бурычлар:

Белем бирү: Авазларны танырга өйрәтүне дәвам итү;

Үстерү: Әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү күнекмәләрен үстерү;

Тәрбияви: Балаларда иптәшләренең җаваплары белән килешү яки килешмәүне дусларча әйтеп бирә белү кунекмәләрен булдыру.

Оештыру өлеше:

Организацион өлеш:

-Балалар, әйдәгез әле сезнең белән шөгылебезне башлап җибәрик!

Мотивацион өлеш:

Балаларга сораулар бирелә:

Тәрбияче: «Гаиләгездә иң кадерле кешеләр кемнәр алар?» – дип балаларга сорау бирә. Алар турында сөйләп бирергә куша.

Балалар сорауларга җавап бирә һәм кадерле кешеләре турында кыскача гына берничә сүз белән сөйләп китәләр.

Төп өлеш:

Тәрбияче Р. Миңнуллинның «Әтәч» шигырен укый.

Әтәч

Иң матур төш күргәндә,

Төшкә әни кергәндә,

Тотына кычкырырга –

Туры килә торырга.

«Тор-тор!» – диеп әйткәч тә,

Үпкәләмим әтәчкә!

Роберт Миңнуллин

Балалар белән бергәләп әтәч уенчыегын карыйлар, сорауларга җавап бирәләр.

Ял минуты:

“Кошлар”

Кошлар булып очабыз,

( Балалар кулларын як-якка җәеп “очалар ”,

Аннан җиргә кунабыз, ( Чүгәлиләр)

Бераз ял итәбез дә

Тагын очып китәбез. (Кулларын як-якка куеп “очалар”.)

Тәрбияче: Балалар без сезнең белән хәзер аз гына битләрдә эшләп алачакбыз. Урыннарыгызга утырыгыз. (Балаларга битләр таратыла. Анда өч төрле рәсем һәм Ә хәрефе сурәтләнгән. Этәч, кәнфит,мәк).

Балалар рәсемнәрне буилар һәм һәрбер сүздә [ә] авазының урынын билгелиләр: сүз башында, уртасында, ахырында.

Рәсемнәр белән эш беткәч балалар Ә, ә хәрефләрен (баш һәм юл) язалар. Язу барышында кул хәрәкәтенең башлангычын күрсәтүче нокталарга, хәрәкәтнең юнәлешен күрсәтүче укларга игътибар итү күнекмәсе формалаштырыла.

- Балалар,  әйдәгез әле сезнең белән бер уен уйнап алыйк. Уенның исеме “Серле сандык” дип атала. Мин сезнең һәрберегезгә серле сандыкны биреп чыгам. Сез күзләр йомык килеш эченнән берәр әйбер аласыз. Аннары алган әйберне исеме белән атыйсыз һәм [Ә] авазы барлык\юклыгын , сүзнең кайсы өлешендә урнашканлыгын әйтәсез. Башладык.

Йомгаклау өлеше:

-Без бүген ниләр эшләдек?

-Сезгә нәрсә эшләү күбрәк ошады?

- Әфәрин , балалар. Сез бүген бик нык тырыштыгыз, әфәрин!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТЕМА [Л] АВАЗЫ ХӘРЕФЕ.

ТЕМА: звук буквы   [Л] ....

ТЕМА: [С] АВАЗЫ ХӘРЕФЕ

ТЕМА: звукопроизношение [С]...

«А, а хәрефе, аның хәрефләр кассасындагы урыны һәм язылышы»

А, а хәрефе үзенчәлекләрен  һәм аның язылышын үзләштерү....

Мәктәпкә хәзерлек төркемчегендә грамотага өйрәтүгә хәзерлек буенча ачык эшчәнлек «Ө хәрефе”

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен грамотага өйрәтүгә хәзерлек буенча ачык эшчәнлек конспекты....

«Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт: Л, ль авазлары, һәм Л хәрефе» /мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтү эшчәнлеге эшкәртмәсе/

Тартык  л  авазын сүзләрнең башында, уртасында, ахырында билгеләү;  л-ль авазларын дифференцияцияләү; “аваз”, “хәреф” төшенчәләрен ныгыту; балаларның игътибарын,...

ю, ю хәрефе һәм аның хәрефләр кассасындагы урыны

Белем бирү эшчәнлеге: грамотага өйрәтү эшчәнлегеТема: ю, ю хәрефе һәм аның хәрефләр кассасындагы урыны.Максат:ю, ю хәрефе үзенчәлекләрен һәм аның хәреф-ләр кассасындагы урынын үзләштерү.Нечкә һәм калы...

И , и хәрефе һәм аның хәрефләр кассасындагы урыны.

Авазларны өйрәнү өчен шөгыль конспекты...