"Экияттэ кунакта"
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) по теме
НОД по развитию речи "В гостях у сказки", (на татарском)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Конспект НОД Коммуникация. | 18.89 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: “ӘКИЯТТӘ КУНАКТА” ( “В ГОСТЯХ У СКАЗКИ”.)
Танып белү-сөйләм үсеше. (Познавательно-речевое развитие)
Аралашу белем бирү өлкәсе. (Образовательная область «Коммуникация».)
( уртанчылар төркеме)
Әерләде һәм үткәрде : Гараева М.М. 1 кв.кат. тәрбиче.
Бурычлар:
Танып белү: “Кабартма” сүзе белән таныштыру, камыр ничек ясалуын күрсәтү.
Аралашу : Балаларның сөйләм телен үстерүне дәвам итү, барлык авазларны дөрес һәм ачык итеп әйтүләренә ирешү, сүз байлыгын арттыру һәм активлаштыру,
Соцальләштерү: иптәшләре белән үзара тыныч, ягымлы итеп сөйләшүләренә ирешү, табигать күренешләрен күзәтергә, туган як табигатенә карата мәхәббәт тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тыйнак тоту күнекмәләрен үстерү һәм тәрбияләү.
Музыка: көйне хис-тойгы белән кабул итү сәләтен үстерү.
Кукынычсызлык: табигать кочагында үзләрен тыйнак тотуларына ирешү.
Физик культура: хәрәкәт итү, уен кагыйдәләрен үти белү күнекмәләрен үстерү.
Җиһаз: ТСО, маскалар, макетлар, костюмнар; өй, урман, чишмә макеты, бизәлгән туп.
Барышы:
Балалар ярым түгәрәк ясап урындыклар артына басалар.
Җыр “ИСӘНМЕСЕЗ” ( бергә башкарабыз).
Җыр беткәч урындыкларга утыралар. Серле көй тавышы килә.
Тәрбияче : - Тыңлагыз әле, б-р, нинди көй икән бу?
Чыннан да әкият иленнән килә бу көй. Әкият иленә кунакка барабызмы, балалар? (....)
- Ә нәрсә белән барабыз?
- Машина белән. (Кулга руль тотып “W” авазын әйтеп түгәрәктә баралар.)
- Урманга килеп җиттек. (Урман макеты).
Җыр җырлау:
“Барган идек апа белән урманга,
Нинди генә сайрар кошлар юк монда,
Куакларда сандугачым-былбылым
Моңа кадәр күргәнмени мин моны.
Кушымта: Тү,тү,тү а-а-а-а
Сандугачым-былбылым.
Тәрбияче :
- Нәрсәләр үсә урманда? (....)
- Дөрес, балалар. Әйдәгез бер уен уйнап алыйк “Агачлар, куаклар һәм чәчәкләр”.
Имән, каен.... Кулларны күтәреп: “Агач”, - диләр,
Кура җиләге, чия..... Кулларны билгә таянып: “Куак” – диләр
Миләүшә, умырзая.... Чүгәлиләр.
Булдырдыгыз балалар.
- Ә хәзер кызлар “Гөлкәйләрем” җырын башкарырлар.
-Сәяхәтне дәвам итик. Утырдык машинага киттек.
- Нәрсә челтерәп ага монда?
- Дөрес, чишмә бит бу. Әйдәгез әле су белән уйнап карыйк:
Йомшак су, йөгерек су
Син мине чиста ю
Битләрем аллансын,
Кулларым агарсын.
Тешләрем тазарсын.
Сәяхәтне дәвам итик. Күрегез әле, балалар, өй түгелме соң бу?
-Кем яши икән бу өйдә? Әйдәгез әле шакып карыйк. (балалар шакыган арада тәрбияче әби булып киенә).
Әби: - Кем бар анда?
Исәнмесез балалр!
Балалар: - Исәнме , әби.
Әби:
-Әкият иленә килдегезме? Әйдәгез утырыгыз мин сезгә әкият сөйлим.
Үзе түгәрәк,
Үзе тәмле,
Аш б-н дә ашыйлар, Чәй б-н дә эчәләр.
- Дөрес, кабартма.
Борын-борын заманда яшәгән ди әби белән бабай. Бер көнне әби кабартма пешерергә булган ди. Зур савыт алган, йомырка сыткан, су салган, тозын, маен тәменчә салган да он салып изеп куйган. (Балалар алдында камыр изү, бармак очлары б-н тиеп карау)
Менә кабартма әзер мичкә тыгып җибәрик. Мичтә кызу, кабартма тәмле итеп пешә, кызара. (тупны кабартма итеп киендерәбез)
- Менә пешкән дә кабартма. Суынсын әле, дип әби тәрзә тәбенә куеп эшләрен эшләргә китә.
Тәрбияче: -Ә шул арада кабартма тәгәрәгән дә киткән. Бара икән бара каршысына куян килеп чыккан.
Куян (Лилия): Кабартма, кабартма мин сине ашым!
Кабартма ( Әдилә): -Ашама, мин сиңа җыр җырлап күрсәтәм.
Җырын җырлый да тәгәрәп китә кабартма.
Юлында бүре очрый.
Бүре (Аргам) – Кабартма , мин сине ашыйм!
Кабартма: - Ашама, мин сиңа җыр җырлап күрсәтәм.
Җырын җырлый да тәгәрәп китә.
Аю очрый (Камил): - Мин сине ашым!
Кабартма: - Ашама, мин сиңа җыр җырлап күрсәтәм.
Кабартма тагын тәгәрәп китә. Менә каршысына хәйләкәр төлке килеп чыга.
Төлке (Рәилә) : - Әйе, мин төлке. Ай-яй нинди матур, түгәрәк, хуш исле, тәмле. Әле син матур итеп җырлый да беләсең дер?
Кабартма: -Әйе, минсиңа балалар белән бергәләп бер җыр җырлап күрсәтәм. “Кояш керә тәрәзәдән, нурлары җем-җем итә”.
Төлке: - Кил әле якынрак, җырла әле бер кат, минем колакларым начар ишетә бит.
Тәрбияче: - Нишлик , балалар?
Балалар: - Ул аны ашый.
Тәрбияче: - Әйдә, төлке уен уйнап алыйк. Кабартманы куып тота алсаң, ул синеке.
Балалар түгәрәк буенча кабартманы җибәрәләр, төлке тота алмый.
Төлке : - Уф, ардым. Ашыйсы да килми башлады. Яра мин китим әле.
Әби йөгереп чыга. – Кабартманы күрмәдегезме?
Куян: - Күрдек, ул урман буйлап сәяхәт итте, балалар белән танышты.
Балалар аны төлкедән коткардылар, менә бит ул.
Әби: - Рәхмәт балалар, мин аны сезгә бүләк итәм. Ә хәзер тәрбияче апагызга коймаклар биреп чыгарам , тәмләп бакчагызга кайткач чәй эчәрсез.
Хушыгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты
Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...
Дәу әнидэ кунакта
Этот материал мы исполҗзовали на родителҗком собрании...
Доктор Айболитта кунакта
Бу бәйрәм сценариясендә шигырьләр, ярышлар, уен күнегүләр белән аралаштырылып алып барыла . Кунакка Доктор Айболит килә....
"Табышмаклар илендә кунакта"күңел ачу кичәсе.
Татар халык иҗатына багышланган кичә, зурлар группасына йөрүче балалар белән уздырыла.Бүлмә җәйге аланга охшатып бизәлә.Тирә-якта куаклар,бер читтә яшелчә бакчасы, анда түтәлл...
"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.
Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга: Исәнмесез,балалар!...
Экияттэ кунакта
Изготовление сказки в чемодане...
Презентация "Экияттэ кунакта"
Формирование мотивации интереса к игре как средству самовыражения; актуализировать лексику татарского языка, развивать внимание, память, речь....