әбиенең күңел сандыгы
презентация к занятию (развитие речи, подготовительная группа) по теме
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Алка - барлык татар хатын - кызлары арасында иң киң таралган бизәнү әйбере . Алкаларның аерым төре әллә ни әһәмиятле булмаган . Һәркем үзенә ошаганын сайлап алган . Гомүмән алганда , чагыштырмача зур булмаган алкалар такканнар
Чулпы - төрле яшьтәге татар хатын-кызлары яратып куллана торган бизәнү әйбере . Аны яшүсмер чактан тага башлаганнар . Гади генә юл белән кара бауга бәйләнгән яки тоташтырып тегелгән бер-ике , кайчагында аннан да күбрәк эре көмеш акчалардан торган чулпыларны , билдән астарак төшеп торырлык итеп чәч толымнарына бәйли торган булганнар . Чәч тәңкәсе яисә тезмә - кызларның чәчләренә тага торган бизәнү әйбере. Ул 2-3 см киңлектә , 80 см озынлыкта тар гына ике киндер тукыма кисәгеннән , ефәк тасмадан яки укалы тасмадан тора.
Беләзек. Беләзекләр төрле була : беренчесе тоташ кисәктән ясалган һәм чылбыр рәвешендәге ике - өч шар ватыгы кисәкчәләреннән тоташтырып эшләнгән беләзекләр ; икенчесе - төрле чылбыр формасындагы бизәкләрдән ясалган .
Каптырма - казан татарларның төрле типтагы киң таралган бизәнү әйбере . Шулар арасыннан игътибарга лаек булганын - ир - атларның күптөрле ташлардан үреп яки чүкеп бизәлгән 5 - 7 см зурлыгындагы бил каешы каптырмасын күрсәтеп үтәргә мөмкин . Икенчесе - шулай ук киң таралган , хатын - кызларның зурлыклары белән аерылып торган камзул һәм беләзек каптырмалары .
Йөзек-татар кызларынын яраткан бизәнү әйбере булган. Бай хатын кызлары аны көнлеккә кисә, авыр хәллеләре бәйрәмдә генә кия алган. Алар алтыннан, көмештән эшләнгән. Кыйммәтле ташларлдан куелган. Кызыл, зәнгәр ташлылылары аеруча яратылып киелгән. Шулай ук бизәкле , төрле язулы да булган
Хәситә - татар хатын - кызларының киң таралган бизәнү әйбере булып санала . Аны сул җилкә аркылы уң кулга кигәннәр һәм ул , орден тасмасы кебек , күкрәкне әйләндереп алган . Гадәттә, хәситәне 5 - 10 см киңлектәге , 30 - 35 см озынлыктагы тар буын формасында , тотрыклы һәм каты булып торсын өчен аскы өлешенә катыргы куеп , төсле ( еш кына сары төстәге ) тукымадан теккәннәр . Аның култык астына туры килгән урынына дога язылган янчык ( бөти ) тегеп куя торган булганнар .
Муесалар-шулай ук төрле булган һәм бизәнү әйберләре арасында киң таралган.алар төрле кыйммәтле ташларладан эшләнгән.төрле формаларда булган.аллы-гөлле муесалар татар кызларына бик килеш
Брошки-иң кыйммәтле бизәнү әйберләренең берсе.бай хатын кызлары гына үзләренә бу байлыкларны рөхсәт итә алганнар.алар шулай ук алтын көмештән эшләнгән.төрле матур бизәкләр төшерелгән.
Менә алар ничек матур күренгәннәр
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Әбиемнен сандыгы"
Тема: Әбиемнен сандыгыМаксат: Балаларны татар халкының милли киемнәре, орнаменты (ләлэ чэчэге) белэн таныштыру. Халкыбыз ижатына мэхэббэт тэрбиялэу. Кул чукларынын вак моторикасын устеру остендэ эшлэу...
"Әбиемнең серле сандыгы" (күңел ачу чарасы)
Тема: “Әбиемнең серле сандыгы”Максат: системалы якын килеп балаларны татар халык милли киемнәре белән таныштыруны дәвам итү, ныгыту; татар халык киемнәренә кызыксыну уяту, сөйләм телен үстерү, нәтиҗәл...
Сценарий праздника "Әбиемнең күңел сандыгы"
Знакомство детей с национальным татарским костюмом....
Әбиемнең серле сандыгы
Татар милли киемнәре турында оештырылган эшчәнлек конспекты....
"Әбиемнең сандыгы"
Разработка праздника "день матери"...
Конспект занятия для средней группы на тему: "Эбиемнен сандыгы"
Традиции, обычаи и культура края должна войти в сердце ребенка и стать неотъемлемой частью его души...
Конспект Әбиемнең күңел сандыгы
Про национальный одежды...