Конспект занятия по экологии " Табигать патшалыклары"
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему
Цель занятия: закреплять и расширять знания детей об окружающем мире,
его экологической системе; вспомнить об отличиях живой
и неживой природы. Продолжать воспитывать бережное
отношение и любовь к природе. Развивать любознательность,
память, умение делать логические выводы о развитии природы,
о взаимоотношениях людей, животных и растений.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tabigat_patshalyklary.docx | 24.38 КБ |
Предварительный просмотр:
Табигать патшалыклары.
Максат: Балаларны тере һәм тере булмаган табигать белән таныштыру,
тере организм турындагы күзаллауларын киңәйтү,тере һәм
тере булмаган әйберләрне бер-берсеннән аера белергә өйрәтү,
табигатькә сак караш тәрбияләү.
Әсбаплар: “ табигать патшалыклары” рәсемнәре, ябыштыру өчен
эшләнмәләр, җилем, пумалалар,кәгазь,аудиоязма.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче: Хәерле иртә балалар!
Хәлләрегез ничек?
Кәефләрегез яхшымы?
Балалар: Хәерле иртә!
Кәефләребез кояшлы иртә кебек.
Тәрбияче: Мин бик шат. Тирә-юньдәгеләрнең дә кәефләре яхшырсын әле,
аларга да хәерле иртә телик.
Хәерле иртә, кунаклар!
Хәрле иртә, агачлар!
Хәерле иртә, кошлар!
Хәерле иртә, табигать!
Хәерле иртә, дуслар!
(Н.Сафиуллина “Хәерле иртә”)
Музыка яңгырый (кошлар, урман тавышы)
Тәрбияче: Әйдәгез урманга һәм кырга,
Табигать китабын укырга.
Бу китап гаять зур, гаять бай.
Анда бар Җир, Су,
Күк, Кояш, Ай. (Җ. Тәрҗеманов)
-Балалар, бүген сезнең белән безне чолгап алган табигать турында
сөйләшербез.
-Әйдәгез, искә төшерик әле, безнең табигать нинди ике өлешкә бүленә?
Балалар: Тере һәм тере булмаган табигатькә.
Тәрбияче: Бик дөрес. Тере һәм тере булмаган табигатькә. Тере булмаган
табигатькә нәрсәләр керә соң?
Балалар:Кояш, су, күк, җир, һава, ташлар.
Тәрбияче: Бик дөрес. Ә тере табигатьтә нәрсәләр бар?
Балалар: Үсемлекләр, агачлар, хайваннар, гөмбәләр, микроблар.
Тәрбияче : Балалар, карагыз әле ,безнең тере табигать “патшалыкларга”
бүленгән икән бит.
1.Беренче “патшалык” –үсемлекләр “ патшалыгы”. Анда агачлар ,чәчәкләр, бүлмә гөлләре, җиләк-җимеш, яшелчәләр яши. Алар безне тукландыра, һавабызны чистарта. 2.Икенче зур “патшалык” – хайваннар “ патшалыгы”. Монда нәрсәләр генә юк: бөҗәкләр дә, су хайваннары да, йорт һәм кыргый хайваннар да, кошлар да, балыклар да яши. 3.Өченче “патшалык” –гөмбәләр” патшалыгы” ,анда төрле-төрле гөмбәләр яши. Ашарга яраклылары да, агулылары да. 4.Ә менә дүртенче “патшалык” безнең гади күзгә күренми торган, бары тик микроскоп ярдәмендә генә күреп була торган “патшалык” бактерияләр (микроблар)” патшалыгы”.Бактерияләр ,алар табигатьтә бик күп, кайберләре зарарлы,алар авыру китереп чыгара торганнары. Алар белән бик сак булырга кирәк.Шуңа күрә без сезнең белән шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә тиешбез. Ә менә файдалы бактерияләр дә бар икән. Сөтне әчетеп кефир, катык , уксус ясаучы бактерияләр.Тагын черетүче бактерияләр, алар булмаса безнең җиребез әллә кайчан чүп-чар астында калган булыр иде.Бактерияләр черетеп (яфракларны, үсемлекләрне) бөҗәкләр үрчү өчен файдалы ашлама ясыйлар.
Уен “Мин кайсы патшалыктан?”
Тәрбияче: Мин сезгә карточкалар бирәм ,анда рәсемнәр ясалган (агач,бүре,гөмбә,бактерияләр ......). Һәр рәсемне үз патшалыгына урнаштырыгыз.Игътибарлы булыгыз, чит «патшалыкка» эләгә күрмәсеннәр
Балалар:
-Бу чыршы, ул үсемлекләр “патшалыгында” яши.
-Бу тиен, ул хайваннар “патшалыгында” яши.
-Бу гөмбә, ул гөмбәләр “ патшалыгында” яши.
-Бу бактерия, ул бактерияләр “патшалыгында” яши.
Әйдәгез, ял итеп алыйк әле.
Гөлчәчәкләр күренде (чүгәлиләр) Һәм кояшка үрелде (аяк очларына күтәреләләр) Җил исте, (чайкалалар) Чәчәкләрне селкетте. Уңга иелделәр, алга бөгелделәр. Сулга иелделәр, алга бөгелделәр. Җил бар син, моннан кит (куу хәрәкәте ясыйлар)
Тәрбияче: Балалар, табигатьтә җәнлекләр, кошлар,үсемлекләр бер –берсеннән башка яши алмыйлар.Әгәр үсемлекләр булмаса, нәрсәләр яши алмаслар иде?
-Бөҗәкләр. -Ә бөҗәкләрдән башка нәрсәләргә начар булыр иде? -Әйе, балалар бөҗәкләр булмаса, безнең үсемлекләр серкәләнмәсләр,җимешләре,орлыклары булмас иде.
-Балалар, үсемлекләргә үсәр өчен нәрсә кирәк соң? -Су, һава, кояш, җир.
Тәрбияче: Бик дөрес. Кояш яшәү чыганагы, аннан башка яшәү юк .Әйдәгез, әле аңа мөрәҗәгать итик.
Балалар: Кояш, син, баш өстендә яктыртасың, Кош-кортларга, җәнлекләргә яшәү көче бирәсең. - Су, син җир ананы юасың. Мин- кеше табигатьнең бер өлеше Мин яшәү өчен җаваплы.
Тәрбияче: Балалар, табигать кешенең яшәү чыганагы, шуңа күрә без табигатьне нишләргә тиешбез?
Балалар: Сакларга.
Тәрбияче: Ә ничек итеп?
Балалар: Агачларны сындырмаска. Кош ояларын бозмаска, үләннәрне таптамаска, чәчәкләрне өзмәскә, тирә-якны чүпләмәскә.
Тәрбияче: Бик дөрес. Без табигатьне, анда яшәүчеләрне яратырга,сакларга тиешбез. Табигатьтә бернәрсәдә артык түгел. Әйдәгез, шул матурлыкны рәсемдә сурәтләп бирик әле. Хәтерлисезме, без сезнең белән кояш, салават күпере, чәчәк, агач силуэтлары кискән идек.Менә хәзер шулардан рәсем иҗат итәрбез.Сезнең һәрберегез алдында нинди дә булса да эшләнмә бар, шуны җилем белән буярсыз.
Без җирдә яшибез.Хәзер яз, җирдә үлән үсә,әйдә ябыштырыгыз. Җирдә агачлар, чәчәкләр үсә. Аларга нәрсә кирәк?
Балалар: Су кирәк.
Тәрбияче:Кояш чыкты, күктә салават күпере пәйдә булды.Кояш чыгуга шатланышып күбәләкләр, бөҗәкләр,кошлар оча башлады.Безнең табигать гел шундый матур булырга тиеш.
-Бүген без сезнең белән нәрсә турында сөйләштек инде?
-Тере һәм тере булмаган табигать , аны саклау турында.
Тәрбияче:
Без-табигать балалары Гүя аның когагында, Уйнаганда ялгышлар да Була шул кайчагында. Учак яксак урманнарда Сүндерәбез кисәвен. Тик җыярга онытмагыз Чүп-чар, кәгазь кисәген. Утыртабыз үсентеләр Урман артсын тагын да. Тирбәлмәгез бишек ясап Агачлар ботагында. Без- табигать балалары Кояшта кызынабыз. Бездән һәрчак риза булсын Шул табигать анабыз.
Казан шәһәре башкарма комитетының муниципаль мәгариф идарәсе
Яңа Савин районының 86 нчы балалар бакчасы
“Табигать патшалыклары”
( өлкәннәр төркеме өчен эшчәнлек конспекты)
Татар теле өйрәтүче тәрбияче
Шиһапова Г.Г.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе.
Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе....
Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе.
Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе....
Конспект занятия по экологии, на прогулке: Зеленая аптека (занятие в старшей группе детского сада)
Цель: уточнить и расширить представления о лекарственных растениях, закрепить понятие о взаимосвязи растительного мира и человека; учить детей правилам сбора и сушки лекарственных растений....
Конспект занятия по экологии в старшей группеКонспект занятия по экологии в старшей группе
Воспитатель : Акимова Н ВТема: «Деревья»Цели: уточнить знания детей о признаках осени (пожелтела трава, отцвели растения, с деревьев опали листья и т....
Конспект занятия по экологии в средней группе Тема занятия: Волшебство капельки (образовательная деятельность экологического цикла по ФГОС ДО)
Тема занятия: Волшебство капельки (образовательная деятельность экологического цикла по ФГОС ДО)Пояснительная записка: В дошкольном детстве закладываются основы личности и в том числе позитивное отнош...
Конспект занятия по экологии в средней группе Тема занятия: Путешествие капельки (образовательная деятельность экологического цикла)
Конспект занятия по экологии в средней группеТема занятия: Путешествие капельки (образовательная деятельность экологического цикла)...
Конспект занятия по экологии «Я б экологом пошел, пусть меня научат».
Данное занятие проводится с группой детей старшего дошкольного возраста по теме «Я б экологом пошел, пусть меня научат».Проводя с детьми данное занятие, мы знакомим детей с профессией экол...