План-схема НОД на тему "Птицы - наши друзья"
план-конспект урока по развитию речи по теме
План-схема непосредственно-образовательной деятельности в старшей группе по обучению татарскому языку русскоязычных детей на тему "Птицы - наши друзья". В соответствии с ФГТ.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
koshlar_beznen_duslarybyz.docx | 22.25 КБ |
Предварительный просмотр:
План-схема непосредственно-образовательной деятельности в старшей группе по обучению татарскому языку русскоязычных детей
Тема: “Кошлар – безнең дусларыбыз!”
“Птицы – наши друзья”
(өлкәннәр төркеменә йөрүче рус балалары өчен шөгыль үрнәге)
Максат: Балаларның кошлар тормышы турындагы белемнәрен киңәйтү, ныгыту; бәйләнешле сөйләм телен үстерү; тулы дөрес җөмлә белән җавап бирергә омтылыш тәрбияләү; эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүне, күзәтүчәнлекне үстерү; кошларга карата сак караш тәрбияләү, кайгыртучанлык һәм ярдәмчелек хисләрен уяту.
Җиһазлау: Компьютер, экран, кош муляжлары, схемалар, аудиоязма (кошлар тавышы), кул эше өчен кирәкле булган әсбаплар (сок тартмалары, каурыйлар, чәй бөртекләре, буялган йомырка кабыгы, җеп кисәкләре).
Шөгыль барышы
I. Оештыру өлеше.
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар!
Балалар: Исәнмесез-саумысыз, хәерле иртә!
Тәрбияче: Хәлләрегез ничек?
Балалар: Кояшлы көн кебек!
Камилла белән Ильзат шигырь сөйлиләр.
Кошларга бүләк. Кошлар
Ачылды ак калын юрган, Кышын бездә яшиләр:
Исте апрель җилләре. Песнәкләр һәм чыпчыклар,
Кошлар кайта: сагындырган Күгәрченнәр, кызылтүшләр,
Туган-үскән җирләре. Тагын башка чыпчыклар
Килсен әйдә, килсеннәр, Кыен була аларга
Без – дуслары кошларның. Салкын көннәр килгәч,
Оялар куйдык, керсеннәр, Ачыгалар, туңалар
Бүләге, дип, дусларның Ашарга җимнәр беткәч
Җим сибәләр аларга
Оя ясый балалар,
Шатланышып кошкайлар
Канатларын кагалар.
Тәрбияче: Бик матур шигырьләр. Балалар, без сезнең белән бүген кошлар турында сөйләшербез.
II. Яңа материал буенча эш.
Әңгәмә.
Тәрбияче: Урамда салкын, алар ач. Без кошларга ничек ярдәм итәбез? Нәрсә ясыйбыз? Экрандагы рәсемнәргә игътибар белән карагыз.
Балалар: Без кошларга җимлек ясыйбыз.(берничә кат кабатлау).
Тәрбияче: Җимлеккә нәрсәләр сибәбез?
Балалар: Җимлеккә ипи валчыклары ( ярмалар, бөртекләр) сибәбез.
Тәрбияче: Ә кошлар нишлиләр?
Балалар: Кошлар чуплиләр.
Тәрбияче: Җимлекне нинди кошлар өчен ясыйбыз?
Балалар: Кышлаучы кошлар өчен.
Тәрбияче: Сез нинди кышлаучы кошлар беләсез?
Балалар: Чыпчык, ала карга, саескан, песнәк, кызылтүш, тукран, күгәрчен. (берничә бала әйтә)
Тәрбияче: Әйдәгез шул кошларга ярдәм итик, менә бу сок тартмаларыннан җимлек ясыйбыз.
Җимлек ясау
Эш барышында тәрбияче сораулар бирә:
Син нәрсә ясыйсың? Нинди кошлар өчен? Җимлеккә нәрсә сибәбез?
Тәрбияченең куй, ал, бир кебек йомышларын үтәп баралар.
Тәрбияче: Булды. Бик әйбәт, тырышып эшләдегез. Матур җимлекләр дә ясадык. Ә хәзер ял итеп алыйк!!!
Физминут “Кошлар ашату”
Менә кошлар очып килде җимлеккә, (очу хәрәкәтләре ясала)
Әй, сөенде алар җим күпкә. (канатларын җилпеп әйләнәләр)
Әй, чукыйлар алар җимне җимлектән, (як-якка баш ию хәрәкәтләре)
Сөенешеп тыпырдыйлар җимлектә. (тыпырдау)
Схемалар белән эш
Тәрбияче: Ә тагын нинди кошлар була?
Балалар: Күчмә кошлар.
Тәрбияче: Сез нинди күчмә кошлар беләсез?
Балалар: Карлыгач, кара карга, торна, аккош, сыерчык, кыр үрдәге, сандугач.
Тәрбияче: Дөрес. Схемалар буенча кошлар турында сөйлибез (берничә бала сөйләп, күрсәтеп бара). М-н: тукран – төсле; томшыгы очлы, зур; канаты кечкенә; тәпие кыска; кышлаучы кош; бөҗәкләр белән туклана; агачта оя кора.
“Очты-очты” уены
Балалар санамыш ярдәмендә алып баручыны сайлыйлар:
Каенда карга,
Имәндә чыпчык,
Җирдә елан,
Һавада кош,
Бар син дә оч!
Түгәрәккә тезелеп басалар. Алып баручы һәртөрле оча һәм очмый торган нәрсәләрнең исемнәре белән:”Очты, очты..” дип, кулларын күтәреп җилпенә. Балалар оча торган нәрсәләргә генә аның хәрәкәтен кабатларга тиешләр. Ялгышучы бала уеннан чыга.
Очты, очты - каргалар очты.
Очты, очты – песнәкләр очты.
Очты, очты - аюлар очты.
Очты, очты - самолетлар очты.
Очты, очты - куяннар очты. Һ.б.
“Нәрсә артык” уены
Тәрбияче: Балалар, менә бу рәсемнәргә игътибар белән карагыз да, кайсы кошның артык икәнен әйтегез.
Балалар: Карга.
Тәрбияче:Ни өчен шулай уйлыйсыз?
Балалар:Чөнки карлыгач, торна, сыерчык күчмә кошлар, ә карга кышлаучы кош.
Аудиоязма тыңлау.
Тәрбияче:Кошлар тавышын тыңлыйк әле!!! Нинда кош тавышы? Нәрсә кычкыра?
Балалар: Күгәрчен кычкыра. Ала карга тавышы.һ.б.
Табышмаклар
Тәрбияче: Табышмак әйтәм. (схема буенча) Тыңлагыз.
Төсле, томшыгы зур, очлы, тәпие озын, канаты зур, күчмә кош, су буйларында оя кора, су үләннәре, су бөҗәкләре белән туклана. Бу нәрсә?(торна)
Ак, томшыгы зур, кызыл, бармак аралары яры белән капланган, күчмә кош, су буйларында оя кора, су үләннәре, су бөҗәкләре белән туклана. Бу нәрсә?(аккош)
Күк төсле, томшыгы, канаты кечкенә, тәпие кызыл, кыска, кышлаучы кош, ярма, бөртекләр, ипи валчыклары белән туклана, өй кыекларында яши. Бу нәрсә? (күгәрчен)
“Нәрсәсе җитми?” кул эше
Тәрбияче: Балалар, безне кошлар ярдәмгә чакыра! Мин сезгә рәсемнәр таратам, анда кошлар ясалган. Кошның нәрсәсе җитми шуны ясап бетерергә кирәк.
Балалар кошларның канатын, томшыгын, тәпиен ясап бетерәләр, клейга каурыйлар (канат), иомырка кабыгы (томшык), җеп кисәкләре (тәпиләре) ябыштыралар.
Эш барышында әңгәмә алып барыла!
Карлыгачның нәрсәсе юк, нәрсәдән ясыйсын, бу нинди кош кебек сораулар бирелә.
Тәрбияче: Молодцы! Бик матур килеп чыкты!Кошлар сезгә бик тә рәхмәтле, аларга ярдәм иттегез!
Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, ни өчен без кошларга ярдәм итергә, һәм аларны сакларга тиеш?
Балалар: Чөнки алар матур җырлыйлар. Зарарлы бөҗәкләрне ашыйлар. Агачларны саклыйлар. Кошлар безнең дусларыбыз.
“Мин башлыйм, син дәвам ит” уены.
Тәрбияче: Сез кошлар турында мәкальләр беләсезме? Мин башлый, ә сез дзвам итегез.
Кеше дуслык белән көчле, ә кош .... (канаты белән).
Бер карлыгач килеп, ... (яз булмый),
Бер саескан килеп, ... (кыш булмый)!
Һавадагы торнаны тотам дип, кулыңдагы ... (чыпчыкны җибәрмә).
Сандугач булсаң, ... (сайрый да бел).
III. Йомгаклау.
Тәрбияче: Сез бүген дәрестә бик тырышып эшләдегез! Кошларга һәрвакыт игътибарлы, ярдәмчел булыгыз, алар бит безнең нәни дусларыбыз. Саубулыгыз, балалар.
Балалар: Саубулыгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
План - схема календарного плана для воспитателей младших групп
План - схема календарного плана для воспитателей младших групп составлена в соответствии с программой "Детство". План включает четыре направления развития ребенка, ежедневно планируется три индивидуа...
Совместная деятельность воспитателя с детьми "Наши друзья - наши дорожные знаки" с использованием приставки mimio/
Совместная деятельность воспитателя с детьмис использованием дидактических и развивающих игр в подготовительной группе для детей с диагнозом ОНРНа тему: «Наши друзья - Дорожные знаки»....
Консультация для родителей Пернатые друзья «Птицы — наши друзья».
О том, что птицы- друзья и помощники человека, мы знаем уже давно....
Конспект НОД Конспект НОД по ФЭМП детей средней группы на тему: «Наши друзья – домашние питомцы».о ФЭМП детей средней группы на тему: «Наши друзья – домашние питомцы».
Формировать элементарные представления о размерах предмета, научить сравнивать предметы по количеству....
План – конспект проведения непрерывной образовательной деятельности по речевому развитию в подготовительной к школе группе на тему : «Составление описательного рассказа об осени, по плану – схеме»
Формировать умение детей составлять описательный рассказ на тему «Осень» с опорой на схему...
Тема: «Обитатели морских водоемов» Цель: научить детей составлять описательные рассказы по плану –схеме. Целевые ориентиры: способствовать развитию у детей коммуникативной, познавательной активности, составлять текст опираясь на схему, умения делать вывод
Конспект образовательной деятельности по познавательной речевой деятельности в подготовительной логопедической группе ОНРТема: «Обитатели морских водоемов» ...
Презентация экологический проект "Птицы наши друзья! Эколята помогают своим друзьям"
Экологический проект, посвящен акции "Покормите птиц зимой"...