Лексик тема "Көз"
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) по теме
Көзнең характерлы билгеләрен ачыклау,сүзлек запасын баету.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Лексик тема "Көз" | 12.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү шөгыле эшкәртмәсе.
Лексик тема: «Көз»
Максат:”Көз”темасына сүзлек туплау,активлаштыру,предметның билгесен белдергән сүзләр белән баету,предметның билгесен белдергән сүзләрне җөмләдә дөрес кулланырга өйрәтү,игътибарлылык тәрбияләү.
Сүзлек:Кызыл,сары,кызгылт-сары,төрле төсләр.
Җиһазлау:”Көзге табигать”рәсеме,төрле төстәге яфраклар.
Шөгыль барышы:
1.Оештыру.Тәрәзә янында әңгәмә.
-Бүген көн нинди?
-Ни өчен кешеләр курткалар,плащлар кигәннәр?
-Ни өчен зонт тотканнар?
-Агач яфраклары нинди төстә?һ.б.
2.Табышмак.Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява,
Җирләр дымлана
Бу кайчак була?
Тәрбияче.Бүген көз турында сөйләшербез.Безгә Актүш килгән икән,ул бер рәсем калдырып киткән.(“Көзге табигать” рәсеме буенча әңгәмә.)Балалар,бу рәсемдә көзге урман сүрәтләнгән.Яфраклар нинди төстә?Ә бусы кызгылт-сары төс була.(балалар кабатлыйлар)Нинди яфрак?
Балалар.Кызыл яфрак,сары яфрак,кызгылт-сары яфрак.
Тәрбияче.Агачларда яфраклар аз калган.Алар кая киткән?
Балалар.Җиргә коелганнар.
Тәрбияче.Үләннәр нинди төстә?Кояш кыздырамы?Болытлар нинди?Бу рәсемдә нинди ел вакыты сурәтләнгән?(балалар җавап бирәләр)
«Кем күбрәк сүз әйтә?»уенын уйнау.(һәр дөрес сүз өчен фишка бирелә)
-Яфрак нинди?
-Кызыл,сары,кызгылт-сары,коры.
-Үлән нинди?
- Сары,кипкән.
-Җил нинди?
-Салкын,көчле,әче.
3.Ял минуты.”Яфраклар белән уен”
Сары,кызыл яфраклар
Һавада әйләнәләр,
Кызгылт-сары яфраклар
Үләнгә сибеләләр.
4.Материалны ныгыту.
“Яфракны күтәр”уены.Балаларның кулында көзге яфраклар.Көзгә караган дөрес сүзне ишеткәндә кулларын күтәрәләр.(яфраклар коела,яңгыр ява,кошлар җылы якка китәләр һ.б.)Көз көне көннәр эссе була,урманда кыш көне җиләкләр пешә,көз көне яфраклар яшел һ.б.(кулларын күтәрмиләр)
5. Йомгаклау.
-Без бүген нәрсә турында сөйләштек?һ.б.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
«ФОРМИРОВАНИЕ ЭМОЦИОНАЛЬНОЙ ЛЕКСИКИ У ДЕТЕЙ СТАРШЕГО ДОШКОЛЬНОГО ВОЗРАСТА, ИМЕЮЩИХ ОБЩЕЕ НЕДОРАЗВИТИЕ РЕЧИ». Учитель-логопед МБДОУ детский сад комбинированного вида № 122 БАЗАРНОВА О.В.
Отражает деятельность и системный подход к изучению и коррекции нарушений речи....
Планирование индивидуально-подгрупповой работы по формированию звуковой культуры речи, лексико-грамматических компонентов и связной речи в средней группе для детей с ОНР
Предлагаю свой вариант планирования индивидуально-подгрупповой работы в средней группе. Мне нравится данная форма планирования тем, что письменная работа логопеда сводится к минимуму. План...
Развитие связной речи и лексико-грамматических компонентов по лексической теме: "Домашние животные"
Данное занятие учит детей составлять предложения о котёнке с опорой на сюжетные картинки. Формирует номинативную лексику по теме "Домашние животные"...
Дидактические игры по формированию лексико-грамматических категорий и навыков словообразования у детей.
для детского сада...
Конспект занятия на тему: «Защитники Отечества» Вид занятия-формирование лексико-грамматическог строя речи (подготовительная группа»
для логопедов и воспитателей...
Конспект открытого логопедического занятия в подготовительной группе по формированию лексико-грамматических категорий "Согласование множественного числа существительных с числительными в родительном падеже"
Занятие проводилось в подготовительной к школе группе для детей с ОНР III ур. Закреплялась лексика по темам " домашние животные", "зимующие птицы", "фрукты", дети знакомились с согласованием у дете...
Конспект лексико-грамматического занятия в группе компенсирующей направленности для детей от 4 до 5 лет с тяжелыми нарушениями речи на тему: "Дикие животные весной".
Комплексное занятие для детей группы компенсирующей направленности от 4 до 5 лет, направлено на расширение и уточнение словаря, знаний по теме «Дикие животные», о их внешнем виде и образе жизни,...