Проект “Минем гаиләм”
проект (средняя группа)
Уртанчылар төркеме өчен.
Аңлатма язуы
Һәр бала үзенең килеп чыгышы, әти-әнисенең кем булып эшләве, гаиләсенең үткәне, киләчәге белән кызыксына. Иң мөһиме, баланың тормышы гаиләдән башлана. Гаиләдә бала үсә, әти-әнисе аның өчен үрнәккә әйләнә. Юкка гына бала турында “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, дип әйтелмәгән. Гаилә ул - мәxәббәт, xөрмәт, җылылык, бер-береңә бәйле булу.
Проектның актуальлеге
Xәзерге вакытта без яши торган тормыш ритмы үз кагыйдәләрен кертә, кайвакыт алар балаларга, әлбәттә инде гаиләгә тискәре йогынты ясый. Әти-әниләргә балалары белән күбрәк булырга вакыт җитми. Бу проект баланың тормышында, аны тәрбияләүдә гаиләнең роле нинди булуы турында уйланырга, фикер йөртергә мәҗбүр итә. Проект өстендә эш ата-ана белән бала арасында мөнәсәбәтләрнең үсүе, өлкәннәргә, гаилә әгьзаларына xөрмәт, үз өеңә, гаиләңә бәйлелек xисе тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.
Проект төре: иҗади, мәгълүмати.
Проект дәвамлылыгы: озак вакытлы – 4 атна
Проектның максаты: балаларда үз әти-әниләренә, туганнарына, якыннарына, өлкәннәргә карата ярату, хөрмәт итү хисе тәрбияләү. Бала һәм әти-әни арасында яxшы мөнәсәбәтләр булдыру.
Бурычлар:
- балаларның әти-әниләре, туганнары турындагы белемнәрен ачыклау;
- балаларда үзләре турында кайгыртучы туганнарына карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру, бала-ата-ана бәйләнешләрен ныгыту;
- балаларның сүзлек байлыгын туганлык терминнары белән баету, бәйләнешле сөйләм үстерү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
proekt_minem_gailem.docx | 23.01 КБ |
Предварительный просмотр:
Проект “Минем гаиләм”
Хөснетдинова Лилия Хамисовна,
Мамадыш муниципаль районы МБМБУ “Кызыл Тау “Аленушка”
балалар бакчасы” тәрбиячесе
Уртанчылар төркеме өчен.
Аңлатма язуы
Һәр бала үзенең килеп чыгышы, әти-әнисенең кем булып эшләве, гаиләсенең үткәне, киләчәге белән кызыксына. Иң мөһиме, баланың тормышы гаиләдән башлана. Гаиләдә бала үсә, әти-әнисе аның өчен үрнәккә әйләнә. Юкка гына бала турында “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, дип әйтелмәгән. Гаилә ул - мәxәббәт, xөрмәт, җылылык, бер-береңә бәйле булу.
Проектның актуальлеге
Xәзерге вакытта без яши торган тормыш ритмы үз кагыйдәләрен кертә, кайвакыт алар балаларга, әлбәттә инде гаиләгә тискәре йогынты ясый. Әти-әниләргә балалары белән күбрәк булырга вакыт җитми. Бу проект баланың тормышында, аны тәрбияләүдә гаиләнең роле нинди булуы турында уйланырга, фикер йөртергә мәҗбүр итә. Проект өстендә эш ата-ана белән бала арасында мөнәсәбәтләрнең үсүе, өлкәннәргә, гаилә әгьзаларына xөрмәт, үз өеңә, гаиләңә бәйлелек xисе тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.
Проект төре: иҗади, мәгълүмати.
Проект дәвамлылыгы: озак вакытлы – 4 атна
Проектның максаты: балаларда үз әти-әниләренә, туганнарына, якыннарына, өлкәннәргә карата ярату, хөрмәт итү хисе тәрбияләү. Бала һәм әти-әни арасында яxшы мөнәсәбәтләр булдыру.
Бурычлар:
- балаларның әти-әниләре, туганнары турындагы белемнәрен ачыклау;
- балаларда үзләре турында кайгыртучы туганнарына карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру, бала-ата-ана бәйләнешләрен ныгыту;
- балаларның сүзлек байлыгын туганлык терминнары белән баету, бәйләнешле сөйләм үстерү.
Проектта катнашалар: уртанчылар төркеме балалары, әти-әниләр, тәрбияче.
Көтелгән нәтиҗәләр:
1. Балалар үз туганнары турында күбрәк беләчәкләр.
2. Балалар һәм әти-әниләр арасында якынлык барлыкка килә, алар бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәттә булачаклар.
3. Гаилә әгъзалары арасындагы туганлык мөнәсәбәтләрен дөрес итеп әйтергә өйрәнәчәкләр.
4. Ата-аналарның балалар бакчасы белән үзара мөнәсәбәтләре ныгыячак.
Программаның өлешләре | Проектны тормышка ашыру юллары |
Уен эшчәнлеге | Сюжетлы-рольле уеннар “Гаилә”, “Әби күчтәнәче”. Дидактик уеннар: “Өйдә кем яши?”, “Син кем?”, “Тыңла, күрсәт, кабатла”. Бармак уены: “Гаилә”. ИКТ-уеннар: “Бу кем?”, “Кем юк?”, “Өйгә чакыр”. Театральләштергән уен: “Минем өем”. |
Танып-белү өстендә эшчәнлек | Гаилә агачы - шәҗәрә белән танышу. Шагыйрьләр белән танышу: Г. Тукай, Ш. Маннур. |
Сөйләм үстерү эшчәнлеге | “Минем гаилә”, “Әнигә, әтигә булышам”, “Әниемнең тәмле ризыклары” темаларына әңгәмә үткәрү. Гаилә турында шигырьләр уку: “Безнең гаилә” Г. Тукай, “Яратам” Ш. Маннур. Аудиоязмага кушылып әти-әни, әби-бабай, гаилә турында җырлау: “Тыңла - җырла”. |
Продуктив эшчәнлек | “Минем гаиләм” темасына балалар рәсеме. Төркем агачын ясау. Г. Тукайның “Безнең гаилә” шигырен сәхнәләштерү. |
Әти-әниләр белән эшчәнлек | Консультацияләр “Бала һәм гаилә”, “Гаилә бәйрәмнәре”. “Минем гаилә” темасына балалар белән рәсем ясау. Конкурс “Гаиләм шәҗәрәсе”. Гаилә, гаилә әгъзалары турында матур әдәбият уку. Фотокүргәзмә “Гаилә белән бергә!” |
Проект эшенең атналап бүленеше
№ | Эшчәнлек төре |
1 атна | “Минем гаилә”, “Әнигә, әтигә булышам”, “Әниемнең тәмле ризыклары” темаларына әңгәмә үткәрү. Бармак уены: “Гаилә”. Сюжетлы-рольле уеннар “ Гаилә”, “Әби күчтәнәче” һ.б. ИКТ-уеннар: “Бу кем?”, “Кем юк?”, “Өйгә чакыр” һ.б. “Минем гаилә” темасына рәсем ясау. |
2 атна | Гаилә турында шигырь уку: Ш. Маннур “Яратам”, шагыйрь белән танышу. Дидактик уеннар: “Өйдә кем яши?”, “Син кем?”, “Тыңла, күрсәт, кабатла”. Аудиоязмага кушылып әти-әни, әби-бабай, гаилә турында җырлау: “Тыңла - җырла”. |
3 атна | Г. Тукайның “Безнең гаилә” шигырен уку, шагыйрь белән танышу. “Безнең гаилә” мультфильмын карау. “Тату гаилә” тематик белем бирү эшчәнлеге. Гаилә шәҗәрәсе белән танышу. Төркем агачы ясау. Конкурс “Гаиләм шәҗәрәсе”. |
4 атна | Театральләштергән уен: “Минем өем”. Г. Тукайның “Безнең гаилә” шигырен сәхнәләштерү. Фотокүргәзмә “Гаилә белән бергә!” |
Пректның этаплары:
I этап – әзерлек:
- балаларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп, проектны тормышка ашыруда максат кую һәм бурычлар билгеләү;
- темага кагылышлы әдәби әсәрләр белән танышу;
- тема буенча иллюстратив материал әзерләү;
- балалар белән әңгәмә “Гаилә – нәрсә ул?”, “Минем гаилә”.
II этап – төп (практик):
- ата-аналар өчен консультацияләр: «Бала һәм гаилә», «Гаилә бала күзлегеннән»;
- балалар белән ата-аналарның бердәм иҗаты, рәсемнәр күргәзмәсе: “Минем гаиләм”;
- Балалар белән: “Тату гаилә” тематик белем бирү эшчәнлеге үткәрү;
- сюжетлы-рольле уеннар “ Гаилә”, “Әби күчтәнәче”;
- бармак уены: “Гаилә”;
- ИКТ-уеннар: “Бу кем?”, “Кем юк?”, “Өйгә чакыр”;
- дидактик уеннар: “Өйдә кем яши?”, “Син кем?”, “Тыңла, күрсәт, кабатла”;
- аудиоязмага кушылып җырлау: “Тыңла - җырла”;
- гаилә турында шигырьләр уку: Ш. Маннур “Яратам”, Г. Тукай “Безнең гаилә”, шагыйрьләр белән танышу;
- гаилә агачы - шәҗәрә белән танышу; төркем агачы ясау; конкурс үткәрү “Гаиләм шәҗәрәсе”.
III этап – йомгаклау:
- театральләштергән уен: “Минем өем”;
- Г. Тукайның “Безнең гаилә” шигырен сәхнәләштерү;
- фотокүргәзмә “Безнең зур гаилә”.
Нәтиҗә:
“Минем гаиләм” проекты өстендә эшләү вакытында балалар кызыксынып, теләп барлык эшчәнлектә дә актив катнаштылар. Үзләренең гаиләләре турында җылылык, ярату хисе белән сөйләделәр. Балалар бакчасында башкарганны өйдә әти-әниләре белән уртаклаштылар. Бигрәк тә балаларга музыкаль театральләштергән уен: “Минем өем”, Г. Тукайның “Безнең гаилә” шигырен сәхнәләштерү ошады.
Куелган максатка ирештек - балалар үзләренең әти-әниләре, гаиләләре турында ярату, җылылык хисе белән сөйлиләр, алар белән яхшы мөнәсәбәттә булуларын әйтәләр.
Кулланылган әдәбият:
1. Ф.В. Хәзрәтова, И.Җ. Хәбибуллина, З.Г. Шәрәфетдинова “Туган телдә сойләшәбез”: 3-4 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек. – Казан: ФОЛИАНТ, 2013.
2. К. В. Закирова “Балачак аланы”: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия. — Казан: РИЦ, 2011.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Минем гаилә" шөгыле
Рус балалары өчен зурлар төркемендә “Минем гаилә” темасына татар теле шөгыле. Бу шөгыльдә балаларны яңа сүзләр белән таныштыру вакытында татар теленә генә хас булган авазла...
Конспект занятия:"Минем гаиләм."
Формировать правильное представление о семье, роли матери, отца,дедушки, бабушки,брата, сестры. Закрепить представления о трудовых обязанностях членов семьи....
"Минем гаилә"
Белем бирү өчен тәрбия чарасы....
Минем гаиләм.
Минем гаиләм.Максат: 1. Гаилә турындагы белемнәрен ныгыту,гаилә әгъзалары белән таныштыру, өлкәннәр дөньясына кызыксыну уяту. 2. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтү. 3. Бәйләнеш...
Минем гаиләм.
Минем гаиләм.Максат: 1. Гаилә турындагы белемнәрен ныгыту,гаилә әгъзалары белән таныштыру, өлкәннәр дөньясына кызыксыну уяту. 2. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтү. 3. Бәйләнеш...
Икенче кечкенәләр төркемендә шөгыль конспекты "“Минем гаиләм, минем өем.”".
Сөйләм үстерү, сәнгати үсешне берләштергән интеграл эшчәнлек “Минем гаиләм, минем өем.&rdquo...