Федора әбигә булышыйк.
план-конспект занятия (средняя группа)
Предварительный просмотр:
Тема: Федора әбигә булышыйк.
Максат: балаларда тәртипкә һәм мөстәкыйльлеккә аңлы омтылыш формалаштыру.
Бурычлар: Балаларны эш урынын продуктив эшчәнлеккә әзерләргә, шулай ук эш тәмамлангач аны җыештырырга, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр төзергә, килешергә, үзара ярдәм итәргә өйрәтү.Эш сөючәнлекне , тәртип урнаштыру осталыгын үстерү. Көнкүреш әйберләрен чиста, тәртипле тоту турында белемнәрне ныгыту. Үз хезмәтеңә, өлкәннәреңә һәм яшьтәшләреңә хөрмәт тәрбияләү.
Интеграция: сөйләм үстерү,танып белү, социаль –коммуникатив үсеш
Методик алымнар: проблемалы ситуация,әңгәмә, үрнәк эш,мактау.
Сүзлек эше: савыт саба, тәрбияләргә, түкмичә.
Эшчәнлек барышы:
1.Оештыру өлеше
Исәнме, якты кояш,
Исәнме, зәңгәр һава.
Исәнмесез, кунаклар,
Хәерле көн, барчабызга.
Елаган тавыш ишетелә.
-Балалар,кемдер елый тугелме? Нәрсә булды икән? (Федора әби керә) Кем бу балалар, таныйсызмы?
-Федора әби, сез ник елыйсыз?
Ф-Ой-ой-ой, балалар, барлык табак савытларым чыгып качтылар. Урам буйлап йөгерәләр,артларыннан куып тотып булмый.Ой-ой-ой. Кайтыгыз өйгә, нишлим мин сезсез.
-Нинди савытлар чыгып качкан икән әбидән.Әйдәгез, белик әле.
-Ашарга нинди савытларда пешерәләр?(кәстрүл,таба)
-Чәй эчәр өчен нинди савытлар кирәк?(чокыр, тәлинкә, чәйник, шикәр савыты)
-Ашаганда без нинди приборлар кулланабыз? (калак, чәнечке, пычак)
-Димәк, Федора әбинең шушы табак савытлары чыгып качкан инде. Ә ни өчен чыгып качканнар икән?
Ф.-Ә миңа хәзер нишләргә? Ничек итеп савыт сабаларымны кайтарырга соң? (Б.ж)
-Балалар, әйдәгез, Федора әбигә савыт сабаларын кайтарырга булышыйк. Өйне ничек итеп чиста тотарга, савыт сабаларны юарга, гөлләрне тәрбияләргә өйрәтик. Син, Федора әби, карап өйрәнеп тор.
-Иң беренче кемнәр нинди эш башкарачак, бүленергә кирәк. Өстәл өстендә төсле фишкалар бар. Аларга гөл, карават, чокыр рәсемнәре ясалган. Сез үзегезгә ошаган төсне аласыз, рәсемен карыйсыз да, эш урыннарыгызга барып басасыз.
-Безгә беренче нишләргә кирәк? Бик дөрес, алъяпкычларны киябез, җиңнәрне сызганабыз. Бер беребезгә булышабыз.
-Балалар, эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмыйбыз. Бер беребезне этеп җибәрмибез. Су белән ничек эшләргә кирәк? (Тукмәскә тырышырга)
2.Хезмәтне оештыру
Федора әби балалар янына барып эшләрне күзәтә. Тәрбияче балаларга ярдәм итә, мактый.
Ф.-Сезнең эшләгәнне күзәтү миңа бик ошады. Балалар бик тырышлар, чиста эшлиләр.
-Федора әби, моннан сон син савыт сабаларыңны вакытында юып куй, оеңне тәртипләп тот инде. Балалар киңәш итеп сина мәкальләр әйтәләр,
Ялкаулык-хурлык, тырышлык-зурлык.
Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың.
Эше барның, ашы бар.
Бүгенге эшне иртәгегә калдырма.
Калган эшкә кар ява.
Чисталык-сәламәтлек нигезе.
Ф.- Аңладым, балалар, рәхмәт сезгә. Сау булыгыз.
Рефлексия.
-Без бүген кемгә булыштык?
-Нишләдек? Нинди эшләр башкардык?
-Бүгенге кемнәргә сөйлисез?
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Поможем бабушке Федоре"
Конспект занятия по трудовому воспитанию детей младшего дошкольного возраста....
конспект занятия в старшей группе "Федора"
Логопедическое занятие для детей старшей группы с диагнозом ОНР...
Посуда. Нашей бабушке Федоре дружно мы поможем в горе
Конспект интегрированного занятия по окружающему миру и тестопластике. Большое внимание на занятии уделяется творческому развитию воспитанников....
"Дусларга булышыйк"
Уртанчылар төркеме өчен эшчәнлек конспекты...
Конспект НОД по речевому развитию для детей старшего дошкольного возраста (5-6 лет) "У Федоры горе - поможем Федоре"
Уважаемые педагоги!!! Предлагаю вашему вниманию конспект НОД по речевому развитию для детей старшего дошкольного возраста (5-6 лет) на тему: "У Федоры горе - поможем Федоре"....
"Ой, Федора, Федора ..."
Математика — это доказательство самых очевидных вещей наименее очевидным способом....
Зурлар төркеме балалары өчен шөгыль “Әмиргә шәһәрдә булышыйк!”
Зурлар төркеме балалары өчен шөгыль “Әмиргә шәһәрдә булышыйк!&rdquo...