Зат алмашлыкларын кабатлау
план-конспект
Предварительный просмотр:
Укытучы: Гыйльметдинова Э.И.
Сыйныф: 3 (татар төркеме)
Тема: Зат алмашлыкларын кабатлау.
Максат. 1) Дидактик – алмашлыклар турында белгәннәрне гомумиләштереп системалаштыру.
2) Үстереш – гомумиләштерү күнекмәсен камилләштерү, балаларның бәйләнешле сөйләм телен, грамоталы язу күнекмәсен, төркемнәрдә бер – берсе белән киңәшләшеп эшләү, нәтиҗә ясау, бәяли белү күнекмәләрен камилләштерү; фикерләү сәләтләрен үстерү юнәлешендәге эшне дәвам итү.
3) Тәрбияви – туган телгә мәхәббәт, үзара дустанә мөнәсәбәт, мөстәкыйльлек, дикъкатьлелек тәрбияләү.
Җиһазлау. Компьютер, презентация, экран, мультимедиапроектор, кроссворд табышмаклар белән, индивидуаль биремле карточкалар, тест сораулары, хат, тукталыш исемнәре язылган карточкалар.
Метод һәм алымнар.
Әңгәмә, дидактик уеннар,тест сорауларына җавап бирү, төркемләп эшләү, индивидуаль биремне үтәү.
Предметара бәйләнеш.
Татар әдәбияты, музыка, табигать белеме.
Дәрес төре. Дәрес – сәяхәт.
Дәрес барышы.
I.Ориетлашу, мотивлаштыру этабы.
1) Психологик уңай халәт булдыру.
Укытучы.
- Хәерле иртә, укучылар! Кәефләрегез әйбәтме? Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк һәм бер – беребезгә елмаеп карыйк.
- Утырыгыз, укучылар.
II. Уку мәсьәләсен кую.
Укытучы.Укучылар, без бу дәрестә әкият дөньясына сәяхәт итәрбез, төрле әкият геройлары белән очрашырбыз, алар алдында үзебезнең белемебезне, тапкырлыгыбызны, җитезлегебезне күрсәтергә омтылырбыз!
“Исеңә төшер” тукталышы.
Укучылар, без сезнең белән урман патшалыгына хат язган идек, менә бүген безгә урман патшалыгыннан бер хат килде, шуны укып карыйк әле.
“Хөрмәтле 3 нче сыйныф укучылары! Сезгә Тукай абыегызның “Шүрәле”се җавап хаты яза.
Безнең патшалыкта, шулай ук Кырлай урманында буласыгыз килә икән, без каршы түгел.Шулай да берничә шартны һәм биремне үтәргә кирәк булыр. (Акрын гына музыка уйный).
1.Урманда йөргәндә минем якыннарымның тынычлыгын бозмаска!
2.Агачларнысындырмаска, дусларымны-кошкайларны куркытмаска!
3.Мин җибәргән биремнәрне үтәгәч, урманга керергә рөхсәт итәм...”
–Балалар, сез урманга керергә әзерме? ( Әйе)
2) - Әйдәгез хәзер төркемнәрдә кроссворд эшләп алабыз.(Табышмакларны чишү.)
(Слайд кроссворд)
1.Түгәрәк, тик ай түгел, сары, тик кояш түгел (шалкан).
2. ”Алма” дисәң дә алалар, нәрсә соң ул, балалар? (алма)
3. Гәүдәсе елгада, койрыгы кулда (чүмеч).
4. Барысын да ашатам, ә үземнең авызым юк (кашык).
5. Җир астында алтын казык. Бик тәмле ул, ал син казып (кишер).
6. Һәрвакыт авыз эчендә, ә йотып булмый (тел)
7. Озын, яшел – түтәлдә, сары, тозлы – кисмәктә (кыяр).
8. Көлтә- көлтә койрыгым, селки- селки барамын. Кетәкләргә кереп мин тавык – чеби аламын ( төлке).
- Горизонталь буенча нинди сүз килеп чыкты. (Алмашлык)
- Димәк, без алга таба нинди теманы үзләштерүне дәвам итәбез?(Алмашлыклар)
“Үзләштердек” тукталышы.
Укытучы. Балалар, алга таба безне төлке каршы алыр. Әгәр без шушы тексттан алмашлыкларны таба алсак, ул безне урманга иң кыска юлдан илтеп куяр.Хәзер мин аның биремен укыйм, ә сез җавапларны дәфтәр битенә язып барыгыз.
Мин гөлләрне, чәчәкләрне яратам. Ул лилия чәчәкләре үстерә. Син нинди чәчәкләр яратасың?
- Ә хәзер җавапларны тикшерәбез, дөресме? Бәяләгез.
(Слайд.)
Көтелгән җавап: мин, ул, син.
-Укучылар, тактага язылган сүзләрне карагыз әле, алар нинди сүз төркеменә керә? (Алмашлыклар)
-Монда алмашлыклар кайсы санда бирелгән? (Берлек санда)
-Алар күплек санда була аламы? (Әйе)
- Ничек була, әйтеп карагыз әле? (Без, сез, алар)
(Слайд. Зат алмашлыклары)
- Димәк, зат алмашлыклары нәрсә белән төрләнәләр? (Зат алмашлыклары сан белән төрләнәләр.)
Үзбәя
Укытучы: Балалар, җавапларны экранга карап тикшерегез. Кемнең бер хатасы да юк, үзенең таблицасына тиешле - “5” ле, кемнең бер хата-“4” ле, ике хата җибәргән укучы-“3” ле билгесе куя.
III. Уку мәсьәләсен чишү.
“Урман” тукталышы.
(Слайд)
- Укучылар, тактага игътибар итегез әле, монда җөмләләр язылган. Бу җөмләләрдәге калын хәрефләр белән бирелгән исемнәрне 3нче зат алмашлыгы белән алыштырып дәфтәргә язарга кирәк.
Алсу урманга китте. Алсуның кулында чәчәк. Алсуга төлке очрады. Алсуны төлке куркытмады. Әмир Алсудан иртәрәк килгән. Алсуда да, Әмирдә дә чәчәкләр күп.
(Дәфтәргә калын хәрефләр белән бирелгән исемнәрне 3 зат алмашлыгы белән алыштырып дәфтәргә язалар, ике төркемнән дә берәр укучы укып күрсәтә)(Слайд)
-Бу алмашлыкларны нәрсә берләштерә? (Алар килеш белән төрләнгән)
- Без нинди сүз төркеме өйрәндек? (Алмашлыклар)
- Алар нәрсә белән төрләнделәр? (Алмашлыклар сан һәм килеш белән төрләнделәр)
-Димәк, бүгенге дәрескә сез нинди уку мәсьәләсе чиштегез? (Алмашлыклар турында кабатладык, белемнәрне ныгытабыз)
“Уйла, тап” тукталышы.
Бик хәйләкәр, диләр мине,
Хәйлә тормышта кирәк.
Тик беркайчан алдашмагыз –
Бу минем изге теләк - ди төлке.
Ул укучыларга дәреслектәге 226 нчы күнегүне үтәргә тәкъдим итә.
-Бу күнегү дә нишләргә кирәк? Биремне ... укып чык.
- Эльвина, син хатны ничек язарсың?
Димәк, дәфтәрләргә котлау хаты язабыз.
(Дәфтәрләрдә язма эш үтәлә. Ике төркемнән дә берәр кеше укып күрсәтә)
“Сезгә”,”сезнең” алмашлыкларына морфологик анализ ясарга 2 укучы тактага чыга, калганнары дәфтәрләренә язалар.
(Сезгә (телибез) – II зат алмашлыгы, күплек санда, юнәлеш килешендә, җөмләдә тәмамлык булып килгән: кемгә телибез?
Сезнең (укучыларыгыз)- II зат алмашлыгы, күплек санда, иялек килешендә, җөмләдә тәмамлык булып килгән: кемнең укучыларыгыз?)
-Афәрин!
Укытучы. Төлкенең тагын бер биреме бар. Ул төрле биремле карточкалар алып килгән.
Карточкалар төркемнәргә таратыла.
1 нче төркем.
Күп нокталар урынына тиешле алмашлыкларны куеп, күчереп языгыз.
Галимҗанның әтисе белән ...... әти бер туган. Галимҗанның әтисе ..... әтидән берничә яшькә олырак. Өйләребез янәшә. Ике гаилә бер-берләре белән дус, тату. ...... дә Галимҗан белән дус. Галимҗан ....... яшьрәк.
(Слайд.)
Көтелгән җавап: минем, минем, миндә,миннән.
2 нче төркем.
Күп нокталар урынына тиешле алмашлыкларны куеп, күчереп языгыз.
1 ..... илләр – ямьле җилләр,
..... үсә ал гөлләр.(Җыр.)
2.Аерылып китсәм дә ..... гомеремнең таңында ..... ,
И Казан арты, ..... кайттым сөеп тагын да ..... .
(Һәрбер укучы берәр җөмлә укый)
(Габдулла Тукай)
(Слайд.)
Көтелгән җавап:безнең,бездә, синнән, мин, сиңа, мин
Үзбәя
Укытучы: Балалар, җавапларны экранга карап тикшерегез. Кемнең бер хатасы да юк, үзенең таблицасына тиешле - “5” ле, кемнең бер хата-“4” ле, ике хата җибәргән укучы-“3” ле билгесе куя.
“ Ял ит “ тукталышы.
Мин укыйм.
Син укыйсың.
Ул белә.
Без тырышабыз. (әйләнәләр)
Модельләштерү(Слайд)
“Нәтиҗә чыгару, йомгаклау” тукталышы.
Схемага нигезләнеп йомгаклау.
Укытучы.Укучылар, хәзер үзегезгә ничек күз алдына китерәсез, шулай нәтиҗә ясап алмашлыкларны модельләштереп карагыз әле. - Сезнең тырышлыкны күреп саескан да сезгә нәни генә томшыкларына схема эләктереп килгән.
Алмашлык |
Исем Сыйфат Рәвеш Сан |
Терәк схемага нигезләнеп, сораулар бирелә.
Укытучы:
Ә хәзер сорауларга нигезләнеп белгәннәрне модельләштерәбез. Модельнең шапкасы? ( Алмашлыклар)
- Алмашлыклар дип нәрсә атала?
-Алмашлыклар – төрле сүз төркемнәрен алыштырып килә торган сүз төркеме.
-Исемнәрне алыштырган зат алмашлыклары берлек һәм күплек санда килә. Килешләр белән төрләнә.
- Җөмләдәге функциясе нинди? (ия,хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл булып килә ала.)
_Текстта ни өчен кулланыла? (кабатлаулар булмасын өчен)
Үзбәя
Барлык сорауларга да дөрес җавап биргән һәм өлгергән укучы үзенә – “5” ле, кем бераз ялгышкан һәм язып өлгермәгән – “4” ле, бер сорауга дөрес җавап биргән һәм күчергән укучы үзенә “3” ле билгесе куя.
VI.Рефлексия
- Укучылар, бүгенге дәрестә эшләгәннәрне искә төшереп, кечкенә генә тест эшләп алабыз.
Тест биремнәре.
Бирем: сорауны иң тулы канәгатьләндергән җавапны билгеләргә
1. Лексик-грамматик билгеләре белән алмашлык нинди сүз төркеменә карый ?
а. мөстәкыйль;
ә. бәйләгеч;
б. модаль.
2. Алмашлыкка туры килгән билгеләмәне күрсәтегез.
а. эш яки хәлне яисә билгенең билгесен белдерә ;
ә. предметның билгесен белдерә ;
б. исем, сыйфат, рәвеш, сан сүз төркемнәрен алмаштырып, аларның мәгънәләрен белдерә.
3. Җөмләдә зат алмашлыклары нинди функция үти?
а. җөмлә кисәге булмыйлар;
ә. ия ,хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл булып киләләр;
б. аергыч кына булып калалар.
4. I зат алмашлыкларын күрсәт.
а. мин, без;
ә. мин, сез;
б. без, алар.
5. Минем алмашлыгы кайсы килештә?
а. И.к;
ә. Б.к;
б. Т.к.
6. Дөрес язылышны билгеләгез.
а. миң;
ә. сиңга;
б. аның..
(Слайд)
Укытучы: Тест биремнәренең җавапларын экранга карап тикшерегез һәм билге куегыз.Бер хатасыз эшкә – “5”ле, бер хаталы эшкә – “4”ле, ике хаталы эшкә – “3”ле.
Укытучы: Ә хәзер, укучылар, үзегезгә гомуми билгене чыгарыгыз. Кем бүгенге дәрестә үзенә “5”ле куйды? (укучылар җавабы) Ә кем үзенә “4”ле куйды? (укучылар җавабы) Үзенә “3”ле куйган укучылар бармы? (укучылар җавабы)
4.”Өй эше” тукталышы. (Слайд)
Укытучы. Укучылар, урман патшасы безгә өйгә эш тәкъдим итә:
- 96 бит 189 нчы күнегүдәге еш кабатлана торган сүзләрне алмашлыклар белән алыштырып язарга;
- ”Китап – белем чишмәсе” темасына диалог төзеп килергә куша.
- ”Китап- белем чишмәсе” темасына хикәя төзеп килергә куша.
Укучыларга билгеләр куела.
Укытучы. Барлык урман хайваннарына рәхмәт. Без урманга җиләккә, гөмбәгә йөрибез. Без алар турында кайгыртырга тиеш.
Дәрес – сәяхәт тәмамлана.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
«Уйный –уйный үсәбез» проекты буенча “Мияу кунакка килә” темасы буенча турыдан – туры оештырылган кабатлау эшчәнлеге конспекты.
конспект занятия по обучению детей татарскому языку...
Уртанчылар төркемендә “Уйный-уйный үсәбез ” проекты буенча кабатлау конспекты. (Уткәннәрне кабатлау)
Өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә активлаштыру; балаларның катнашу, тынлау, сорауларга жавап биру телэген устеру. Үткәннәрне көн-курештә кулланыну ныгыту....
Тема: Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше һәм дөрес язылышы.
Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше һәм дөрес язылышы....