Конспект занятия "Авылга әбигә кунакка кайтабыз"
план-конспект занятия
Предварительный просмотр:
Авылга әбигә кунакка кайтабыз.
Икенче кечкенәләр төркеме өчен оештырылган эшчәнлек
Максат. Балаларның йорт хайваннары турында белемнәрен киңәйтү, сүз байлыгын арттыру, активлаштыру. тәрбияченең сорауларына җавап бирергә өйрәтү.
Тәрбия бурычы: Йорт хайваннарына карата кызыксыну, ярату хисе кайгыртучанлык тәрбияләү .
Белем бирү бурычы: Халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, йорт хайваннарының исемнәрен ныгыту;мөгери, кычкыра, мияулый, өрә фигыльләре хисабына балаларның сүзлеген активлаштыру, мөстәкыйльлек һәм активлык күрсәтү теләген үстерү;
Үстерү бурычы: авазларны әйтү күнекмәләрен үстерү, хәтерне, кабул итү логик фикерләү сәләтен үстерү.
Төп белем бирү өлкәсе: “Сөйләм үсеше” белем бирү өлкәсе.
Интеграль белем бирү өлкәләре: “Социаль- коммуникатив”, “Танып белү”, “Физик үсеш” белем бирү өлкәләре.
Алдан үткәрелгән эш: Йорт хайваннарны рәсемнәрдә карау, әңгәмә үткәрү, әвәләү эшчәнлегендә тавык өчен ярма, песи өчен тәлинкә әвәләп ясау, эт оясы кисеп ябыштыру, “Йорт хайваннары” дидактик уенын уйнау, хәрәкәтле уеннар “Йонлач көчек”, “Песи һәм чыпчыклар” уеннарын уйнау.
Җиһазлау. Өстәл театры атрибутлары әби, песи, сыер, эт,өй макеты,аудиоязма, ноутбук, презентация, ярымбитлек эт.
Сүзлек. Авыл, йорт хайваннары, әби, песи, сыер , эт, сөт, өй, абзар, сөяк , ит, балык, үлән, мөгери, кычкыра, мияулый, өрә.
Эшчәнлекнең барышы
- Оештыру өлеше.
Тәрбияче. Хәерле иртә, балалар. Кәефләрегез ничек?
Б: - Әйбәт.
Тәрбияче. – Телефон шалтырый (тавыш) Хәерле иртә, балалар. Кәефләрегез ничек? (Әйбәт). Балалар, мин сезне авылга кунакка чакырам.
Тәрбияче – Барабызмы?
Б: - Әйе.
Тәрбияче. Алайса тизрәк автобус тукталышына барабыз.
(балалар алдан төзелгән автобус янына киләләр, анда аларны шофёр, кондутор көтә)
Тәрбияче : Сорарга кирәк, автобус кая бара?
Б: Автобус кая бара?
Ш: Автобус авылга бара. Утырыгыз. Алдан кызлар утыра, соңыннан малайлар.
Кондуктор: Менә сезгә билет.
Б: Рәхмәт
- Балалар алда күперчек
Артикуляцион гимнастика:
“Күперчек”
Авызны ачабыз, телне бөгеп очын аскы тешләрнең эчке өлешенә терибез. Шул халәттә 4-5 секунд тотып торабыз. Тешләрне акрын гына якынайтабыз, кысабыз һәм авызны ябабыз. “Күперчек” ябык авыз эчендә кала. Алга таба балага телне турайтырга, хәл алырга, авыз сыекчасын йотарга тәкъдим итәбез. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатларга.
Презентацияне беренче слайды ачыла.
Бармак уены: «Гаилә?»
III.Тәрбияче. Без кая килдек?
Б. Авылга
Тәрбияче: Йорт хайваннары кайда яши?
Б. Йорт хайваннары авылда яши.
Тәрбияче.Балалар, бу нәрсә тавышы ишетелә?
Б. Песи.) (Активлаштыру.)
Тәрбияче. Әйе, балалар, бу — песи. Ул нәрсә дип кычкыра?
Б. «Мияу-мияу». (Кабатлыйлар.)
Тәрбияче.Балалар, песи нәрсә ярата? (Сөт. Ит. Балык.) (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар.)
Тәрбияче. Балалар, ә песи кайда яши?
Б.Өйдә.
Тәрбияче. Әйе, песи өйдә яши. Балалар, димәк, песинең урыны кайда: ишегалдындамы, әллә өйдәме?
Б. Өйдә.
Тәрбияче.Балалар, нәрсә кычкыра? (ат кешнәгән тавыш килә.) Бу нәрсә?
Б.Ат. (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар.)
Тәрбияче.Ат кечкенәме, зурмы?
Б. Зур. (Активлаштыру.)
Тәрбияче.Балалар, ат кайда яши?
Б.Абзарда. (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар.)
Тәрбияче.Балалар, ат та ишегалдындагы абзарда яши. (Активлаштыру.)
Тәрбияче.Балалар, ат ничек кешни (кычкыра)? («Миһаһай».(Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар.)
Балалар, ат йөк ташый.
Тәрбияче.Балалар, нинди тавыш бу?
Б бу — сыер.
Тәрбияче.Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле:«сыер». (Активлаштыру.) Тәрбияче.Балалар, сыер ничек мөгри (кычкыра)? («Му-му».) (Кабатлыйлар.)
Тәрбияче.Сыер нәрсә ашый?
Б. Үлән. (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар.)
Тәрбияче.Дөрес, балалар, сыер үлән ашый һәм «му-му» дип мөгри. (Балалар кабатлыйлар.)
Тәрбияче.Балалар, сыер безгә сөт бирә. (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар.) Сыер абзарда яши.
Тәрбияче.Балалар тагын нәрсәдер : «һау-һау» дип
өрә. Ул нәрсә?
Б. Эт.
Тәрбияче. Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле: «эт».
(Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар.)
Тәрбияче.Балалар, эт сөяк ярата. Бергәләп кабатлыйк әле: «сөяк». (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар.)
Әйе, этне сөяк белән сыйлыйлар.
Тәрбияче.Балалар, эт өйне саклый. Эт кайда яши?
Б. Ишегалдындагы оясында яши.
Тәрбияче гомумиләштерә: «Ат һәм сыер абзарда, песи өйдә яши, ә эт
ишегалдындагы оясында яши. Ат, песи, сыер, эт — йорт хай-
ваннары». (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар.)
IV.Тәрбияче: балалар , урамда кемдер өрә, этнең безнең белән уйныйсы килә, уйныйбызмы?
Хәрәкәтле уен: Йонлач көчек
V. Балаларны әби каршы ала.
-Исәнмесез әби!
- Исәнмесез балалар!
- Балалар, көчле жил чыкты, минем йорт хайваннарым адашты, миңа ишегалдымда тәртип ясарга булышыгызчы?
Дидактик уен «Йорт хайваннары»
Бала хайванның исемен атый, кайда яшәвен, нәрсә ашаганын , нинди файда китергәнен әйтә.
Әби. Бик зур рәхмәт сезгә! Балаларга бүләк бирә.
Тәрбияче. Безгә китәргә выкыт.
VI Нәтижә ясау. Балалар әшчәнлек барышында нәрсәләр ошаганы турында сөйли.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект: "Әминә курчакка кунакка"
Конспект на тему здоровья...
Конспект занятия "Әбигә кунакка"
Конспект занятия "Әбигә кунакка"...
конспект "Юынгычка кунакка" по УМКа
Юынгычка кунакка...
«Уйный –уйный үсәбез» проекты буенча “Мияу кунакка килә” темасы буенча турыдан – туры оештырылган кабатлау эшчәнлеге конспекты.
конспект занятия по обучению детей татарскому языку...
Зурлар төркеме өчен ата-аналар белән ачык дәрес конспекты «Алсуга кунакка»
Задачи: Пробуждать интерес к изучению татарского языка.Активно помогать каждому ребёнку в освоении татарского языка в рамках требований УМК.Совершенствовать все стороны речи: добиваться чистого ...
Проект «Авылга кунакка кайтабыз»
laquo;Авылга кунакка кайтабыз» ПроектИнформационная карта проекта.Вид проекта: групповой, познавательный, исследовательский, творческий.Участники проекта: воспитатели, дети второй младшей ...
Конспект игровой деятельности с детьми 2 младшей группы по обучению детей татарскому языку Тема: “Алсу кунакка килгән. ”
Цель: Формирование у детей младшего возраста умения различать основныецвета (кызыл, яшел,сары, зәңгәр)Обучающие задачи: Закрепить с детьми понятия «семья» и «дружба».Продолжать...