«Балалар бакчаларында балаларны шөгыльләрдә экономика (икътисад) дөньясы белән таныштыру.
материал
Предварительный просмотр:
«Балалар бакчаларында балаларны шөгыльләрдә
экономика (икъдисад) дөньясы белән таныштыру.
Хәзерге заман балалары кече яшьтән үк hәркөн экономика темасына кагылган сораулар белән, әти-әниләренең кибетләрдә әйберләрнең бәяләре артуы, ә хезмәт хакының hаман шулай бертөрле торуы хакында сөйләүләре белән очрашып торалар.
Әти-әниләрнең балалары сораган hәрбер кыйммәтле уенчыкны сатып ала алмавы да финанс дөньясына барып тоташа.Менә шуна күрә дә мәктәпкәчә педагогикада күптән түгел яңа инновацион юнәлеш- мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экономик тәрбия бирү юнәлеше барлыкка килде. Ә тәрбияче акча, гаилә бюджеты, җитештерү (производство ), куллану ( потребление ) hәм башка мөhим аңлатмалар турында балаларда кузаллау булдырырга ярдәм итә.
Балалар бакчасында экономика темасына кагылган шөгыльләр тирә-юнь белән танышу эшчәнлегендә алып барыла.
Аның максаты: 1. Балаларга акча турында аңлатма бирү, акчага карата сакчыл караш тәрбияләү;
2.Кеше тормышында хезмәтнең нинди урын алып торуы турында аңлау формалаштыру;
3.Товарның ( товар, производство эшләп чыгарган әйбер, яки сатуда була торган әйбер) барлыкка килүе hәм аны куллану процессы турында сөйләү;
4.”Реклама” термины белән таныштыру.
5.Көндәлек файдалы гадәтләргә өйрәтү.
Шулай итеп, балалар бакчасында экономик тәрбия түбәндәге блокларны үз эченә ала:
1.Хезмәт hәм продукт , ягъни җитештерелгән әйбер;
2.Акча;
3.Реклама;
4.Көндәлек тормыштагы экономика.
Балалар бакчасында экономик тәрбия буенча шөгыльләрне уртанчылар төркеменнән башлау яхшырак hәм нәтиҗәлерәк.
1.4 яшьлек балалар кибетләрдә күптөрле товарның каян килүен беләләр.
2.Балалар hәр товарның үз бәясе барлыгын беләләр.
3.Балаларнын профессияләр турында белемнәре арта. Хезмәт кешесенә карата хөрмәт хисләре тәрбияләнә.
4.Балалар гаилә бюджеты аңлатмасы hәм аның нинди өлешләрдән торуы белән танышалар , бу - әти-әниләрнең хезмәт хакы;
- әби- бабайларның пенсиясе;
- апа- абыйларның стипендиясе.
5.Кешенең ихтыяҗы ( потребность ) дигән аңлатма кертү.
6.Балаларда реклама (кулланучыга товар турында белдерү) турында башлангыч күзаллау булдыру.
5 яшьлек балалар белән түбәндәге алымнар куллану (эффектлы) нәтиҗәле була:
hәрбер шөгыльдә уен элементы булу мәҗбүри.Мәсәлән, hәр шөгыльгә бер төрле әкият герое килә. Мисал өчен- Гном – Экономик, h.б. Бу яшьтәге балаларга экономик тәрбия бирүдә әти-әниләрнен роле бик зур.Әти белән әни үзләренең хезмәте, шул хезмәт өчен акча алулары, ул алган акчалары белән риза булу-булмаулары турында балаларына сөйләргә , аңлатырга тиешләр.Ә бу сөйләшү үз чиратында балаларда мөстәкыйльлек hәм сакчыл караш тәрбияләргә ярдәм итә.
Зурлар төркемендә балаларның экономика темасына булган белемнәре арта, тулыландырыла,киңәйтелә.
1.Балалар экономикага,бизнеска кагылышлы hөнәрләр белән танышалар: шәхси эшмәкәр, маркетолог,менеджер, реклама бирүче, рекламный агент.
2.Тәрбияче балаларны рекламаны дөрес итеп күрә, аңлый белергә, үзләренең теләкләре белән мөмкинчелекләрен чагыштыра белергә өйрәтә.
3.Көнкүреш тормышта “экономика” дигән төшенчә кертелә.Табигый ресурсларга, гаилә бюджетына карата сакчыл караш тәрбияләнә. (Мәсәлән, утны кабызып, суны ачып калдырырга ярамый, аяк hәм өс киемнәренә карата сакчыл булырга кирәк,ягъни,саклап кияргә кирәк.)
4.Табыштыру hәм куллану турындагы аңлатмалар катлауландырыла.
5.Тәрбияче “ валюта” төшенчәсе белән таныштыра.Балалар белән чит ил акчалары сурәтләнгән альбом карыйлар.
Ә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән экономика темасына уздырылган шөгыльләрдә түбәндәге алымнарны куллану актуаль:
1.Балаларны вакытлыча акча юк дигән сүзне аңлап, аны дөрес итеп кабул итә белергә өйрәтү.
2.Шөгыльдә актив булулары hәм дөрес җаваплары өчен балаларга кызыксындыру (поощрение) чаралары куллану. Мәсәлән, тәрбияче үзе ясаган медальләр булырга мөмкин.
3. Шөгыль ахырында мәҗбүри анализ.Бу балаларны үз-үзләрен дөрес бәяли белергә өйрәтә.Моны кызыклы уен рәвешендә уздырырга була.Мәсәлән, тактага ак hәм зәңгәр болыт рәсемнәре эленә. Әгәр бала бу шөгыльдә үзенә файдалы белемнәр алдым дип уйласа,зәңгәр болыт астына зәңгәр тамчы рәсеме элеп куя. Әгәр башка балага тема аңлашылмаса, шөгыльне кызыклы дип тапмаса,ул ак болыт астына ак тамчыны элеп куя.
4.Әти-әниләр белән эш дәвам итә.
5.Мәктәпкә әзерлек төркемендә экономик шарадалар hәм кроссвордлар кулланырга мөмкин.
Балалар бакчасында экономик шөгыльләрнең төрләре:
Экономика балаларга кызыклы hәм аңлаешлы булсын өчен, тәрбияче кызыклы шөгыльләр сайлап ала:
1.Уен- шөгыльләр.
Уен балаларны өйрәтүдә иң кулай ысул. Уен- шөгыльләр сәяхәт, викторина,төрле ярышлар формасында уздырыла.
2.Сюжетлы- рольле уеннар.
Бу төр уеннар экономиканы тагын да яхшырак аңларга ярдәм итәләр.Мәсәлән, уртанчылар төркемендә балалар “Кибет”, “Кафе”уеннарында сатучы, сатып алучы булып уйнарга яраталар.Тәрбияче балаларның сүзлек запасын экономик терминнар белән тулыландыра.Шулай ук шартлы акчалар-төсле кәгазьләр кулланырга мөмкин.
Зурлар төркемендә тәрбияче”Даруханә”, “Банк”, “Аукцион” hәм традицион “Кибет” уенын уйнарга тәкъдим итә.Товарның төрләре, ассортименты арттырыла, аларны үлчәргә мөмкин,кибетче генә түгел, кассир роле hәм кәгазь акчаларга тимер акчалар да кушыла. Сюжетлы- рольле уеннар чынбарлыкка туры килсен өчен товарларга тәрбияче балалар белән бергә ценниклар- бәяләр эзерли.Мондый уеннарда сайлап алу мөмкинлеген бирә торган проблемалы ситуацияләр китереп чыгару бик мөhим.Балалар,мәсәлән, бар булган акчаны хәзер туздырып бетерергәме, әллә, зуррак әйбер алырга калдырыргамы, дип сайлыйлар.Бар булган акчаны кием алуга туздырыргамы, әллә дару алырга да калдырыргамы?h .б.
3. Өстәл уеннары. Балалар буш вакытларында экономик эчтәлекле уеннар уйный алалар.Бу уеннар күбрәк зур балалар өчен туры килә.
4.Дидактик уеннар.
Дидактик уеннарны шөгыльләрдә актив кулланырга була.Мәсәлән, “Ипи каян килә”, “Китап ничек барлыкка килә?”, “Йорт төзелеше” , h .б.уеннар. Бу уеннарның катлаулылыгына карап, төрле яшьтәге балалар белән уйнарга була.
5. Танып-белү шөгыле.
Бу шөгыль өчен иң кызык тема- акчаларнын барлыкка килү тарихы.
6. Коммуникатив шөгыль- әңгәмә.
Экономика- мәктәпкәчә яшьтәге балаларның коммуникатив күнекмәләрен үстерү өчен искиткеч тема. Бу шөгыльләр диалог формасында уза.Тәрбияче үзенең соравын бик кыска hәм ачык итеп әйтә,ә балалар үзләренең фикерләрен төгәл итеп әйтә белергә өйрәнәләр. Балалар белән эшләүдә иң нәтиҗәле алым- балаларны уйлап җавап бирә белү таләп итә торган проблемалы ситуацияләр чишү. Мисал өчен бер ситуация.”Ничек дип уйлыйсыз,әгәр барлык олы кешеләр дә эштән туктасалар, нәрсә булыр иде?” Балалар үзләренә таныш булган әкиятләр нигезендә дә проблемалы ситуацияләрне кызыксынып кабул итәләр.
Мисал өчен: “Өч дуңгыз баласы” әкияте. Өч дуңгыз баласы нык йорт төзү өчен нинди материалны иң нык дип, бәхәсләшәләр.Ниф-Ниф, салам дип уйлый, чөнки ул иң арзан материал, Нуф-Нуф йортны агач ботакларыннан төзергә була, алар бераз ныграк, бераз кыйммәтрәк, дип уйлый.Ә Наф-Наф йорт төзү өчен иң кыйммәтле булса да, кирпечне сайлый. Сораулар:
-Кайсы материал иң арзаны?
-Материалларның кайсысы иң ныгы?
Әгәр дә бу әкият геройлары төньякта, яисә көньякта яшәсәләр, йортларын нинди материалдан төзерләр иде? Әңгәмә вакытында тәрбияче төрле hөнәр ияләренә карата хөрмәт хисләре тәрбияли,төрле хезмәтнең кирәклеген аңлата.
Балалар инде 5-6 яшендә мин - очучы, мин - сатучы, мин- машина йөртүче, булам дип, хыяллана башлыйлар.Моннан тыш тәрбияче балаларга бик бай кешеләрнен, hәм бик кыен тормышта яшәүче кешеләрнен тормышлары турында да сөйләве мөhим. Бай булу өчен күп көчеңне куеп эшләргә кирәк,ә яхшы эштә эшләр өчен мәктәптә дә,техникумда да, институтта да яхшы итеп, тырышып укырга кирәк.
7.Матур әдәбият әсәрләрен уку.
Балаларны экономика белән таныштырганда матур әдәбият әсәрләре зур роль уйный. Күп төрле халык әкиятләре мәктәпкәчә яшьтәге балаларда хезмәт сөючәнлек, сакчыл караш, исәпләп чыгару (расчетливость) тәрбияли.Балаларны экономикага өйрәтүдә түбәндәге әкиятләр уңышлы кулланыла: «Мальчик с пальчик», «Муха- Цокотуха», “Аленький цветочек”, “Новое платье короля”, “Буратино”
Әкиятләрдән тыш, балаларны экономикага өйрәтүдә мәкальләр hәм әйтемнәр зур урын алып тора.
1. вакыт –акча, кулда барда кадере юк.
2. акылны акчага сатып алып булмый.
3. Малай кулына акча керсэ, көчек сатып ала.
4. Бакча ясамый, алма булмый.
5. Акча хезмәт ярата.
6. Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
1.Копеечка к копеечке- рубль набегает.
2.Без труда не вытащишь и рыбку из пруда.
3.Денежки труд любят.н
4.Делано наспех- и сделано на смех.
5.Деньги- дело наживное.
6.Приобрел вещь- умей обращаться с ней.
7. Каждую крошку в ладошку.
8.Экскурсияләр.
Экономика буенча шөгыльләрне экскурсия формасында да алып барып була.Мәсәлән, тәрбияче балаларны кибеткә,банкка алып бара.Анда баргач, төрле рекламаларны карыйлар.
9.Хезмәт эшчәнлеге.
Экономика тәрбиясе мәктәпкәчә яшьтәге балаларның хезмәт эшчәнлеге белән тыгыз элемтәдә.Ул балаларда җаваплылык, сакчыллык,хуҗачылык кебек мөhим сыйфатлар тәрбияли. Тәрбияче hәрвакыт балаларның игътибарын ватылган уенчыкларга, бозылган әйберләргә, ертылган китапларга юнәлдерә. Аларга ничек итеп ремонт ясарга мөмкин икәнлеген күрсәтә. Балаларның үзләренең hәм иптәшләренең әйберләренә карата сакчыл булуларына ирешү мөhим.
Экономика темасына уздырыла торган шөгыльләр структурасы, төзелеше буенча башка шөгыльләрдән аерылмый, тик шулай да үзенең үзенчәлекләре бар.Чөнки бу шөгыльләрдә hәрвакыт әкият геройлары катнаша.
Экономик шөгыльләр өчен темалар :
Балалар бакчасында балаларга экономик тәрбия бирү максатыннан чыгып, темаларны тәрбияче үзе билгели.
- Финанслар турында :
“Акча ни өчен кирәк?”
“Акчалар ничек барлыкка килгән?”
“Гаиләнең бюджеты”
“Нәрсә ул банк?”
2.Хезмәт hәм hөнәрләр турында:
“Бар hөнәр дә кирәкле”
“Ни өчен эшләргә кирәк?”
3.Товар hәм кибетләр турында:
“Нинди кибетләр була?”
“Җитештерү hәм куллану”
“Нәрсә ул товар hәм булышлык?”
4.”Реклама: теләкләр hәм мөмкинлекләр”
5.Ел ахырында йомгак ясаучы шөгыльләр:
“Финанс белемлелек”
“Экономик тәрбия буенча сәяхәт”
“Экономика” иленэ сзяхәт.
Балалар финанс темасын тагын да яхшырак үзләштерсен өчен тәрбияче төркем бүлмәсендә экономик тәрбия бирү почмагын урнаштыра. Ул түбәндәге материаллар белән тулыландырыла:
-дөрес эчтәлекле дидактик уеннар;
- сюжетлы- рольле уеннар өчен атрибутлар;
-кирәкле китаплар, энциклопедияләр;
-сәяхэтләр өчен экономик карталар;
-төрле илләрнең акчалары сурәтләнгән альбомнар;
- шөгыльләрдә катнаша тоган әкият герое.
Экономик тәрбия-мәктәпкәчә педагогикада актуаль юнәлеш.
Безнең - тәрбиячеләрнең бурычы- hәр балага индивидуаль hәм иҗади якын килеп, катлаулы аңлатмаларны үтемле итеп балаларга аңлату.Ә моның өчен без кызыклы , дәрәҗәле нәтиҗә бирүче,үз эченә уен компонентларын, төрле эшчәнлек төрләрен алган шөгыль формаларын сайлап алып эшләргә тиеш.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Опыт работы по театральной деятельности "Тылсымлы театр дөньясы"("Волшебный мир театра")
Занятия театральной деятельностью помогают развивать интересы и способности ребенка, способствуют общему развитию, проявлению любознательности, стремление к познанию нового, усвоению новой информации ...
Сөйләм үстерү шөгыльләрендә математик төшенчәләр белән таныштыру
Сөйләм үстерү шөгыльләрендә математик төшенчәләр белән 1 кечкенәләр төркеменнән таныштыра башлыйбыз. Әлеге яшьтәге балалар белән программа буенча шөгыльлә...
Конспекты НОД по УМК : "Уенчыклар, төсләр дөньясы"; "Безнең кунаклар"
Конспекты непосредственной образовательной деятельности в старшей и средней группе по обучению детей татарскому языку по УМК с использованием словесных, дидактических игр, с использованием компьютерны...
Эссе: “Нәниләрнең сихри дөньясы тәрбияче кулында”
Никадәр кызыклы, сихри һәм шул ук вакытта серле дә балалар дөньясы... Бу дөньны тагы да баету бары тик тәрбияче кулында гына....
Матур әдәбият белән таныштыру шөгыльләрендә сүз байлыгын арттыру.
Матур әдәбият белән таныштыру шөгыльләрендә сүз байлыгын арттыру....
“Серле су асты дөньясы” темасына танып белү үсеше буенча зурлар төркемендә интеграцияләнгән эшчәнлек.
Максат: традицион булмаган төрле фигуркаларны тамчытерапия ысулы (пипетка белән буяу) техникасына өйрәтү. Бурычлар: Тәрбияви бурыч: психоэмоциональ киеренкелекне бетерү, игътибарлылык тәрбия...
Могҗизалар кыры “Мавыктыргыч мәктәп дөньясы”
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен Белем бәйрәменә ярыш-уен...