"Җылы оек бияләй, бәйли әби кыш җиткәч"
план-конспект занятия (старшая группа)
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе»
«Җылы оек, бияләй бәйли әби кыш җиткәч..»
зурлар төркеме өчен проект.
Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү
учреждениесе 4 нче номерлы «Кояшкай» балалар
бакчасы, югары квалификацион категорияле
татар теле тәрбиячесе:
Хәсәншина Халидә Хатыйп кызы.
«Җылы оек, бияләй бәйли әби кыш җиткәч...” проекты.
Проектның тибы: танып белү һәм иҗади эзләнү.
Проектта катнашучылар: зурлар төркеме балалары һәм аларның әбиләре, төркем тәрбиячеләре.
Проектның дәвамлылыгы: кыска вакытлы (ике атна)
Проектның актуальлеге: балалар күп вакытта бияләйләрен югалталар, урамнан кергәч киптерергә куярга оныталар яки кесәләрендә кала. Балаларга бияләй бәйләү өчен күпме хезмәт сарыф ителгәнлеген күрсәтү мөһим.
Проектның максаты: балаларның үз кием-салымнарын җыеп йөрергә өйрәтү, бияләй бәйләү өчен йонның ничек эшкәртелүен күрсәтү.
Проектның бурычлары:
Белем бирү бурычы: балаларны йорт хайваннары белән таныштыруны дәвам итү.
Үстерү бурычы:балаларның йорт хайваннары турында белемнәрен системалаштуру,бияләй бәйләү өчен күпме хезмәт куелганлыгын аңлату.
Тәрбия бурычы: өлкәннәр хезмәтенә сакчыл караш тәрбияләү.
Проектның гипотизасы(Фаразлары): проект барышында балаларның әйләнә-тирә турында белемнәре арта, балаларны кече яшьтән үк өлкәннәр хезмәте белән таныштырсаң, зурларга булышу теләге арта, хезмәткә хөрмәт тәрбияләнә, сөйләм активлыгының сыйфаты күтәрелә.
Көтелгән нәтиҗә:балаларның үз-үзләренә хезмәт күрсәтүләрен формалаштыру, әбиләр төркемдәге проектта катнашуга өндәү, балалар белән берлектә укыту-тәрбия эшенә актив катнаштыру.
Эшчәнлек төре:сөйләм үстерү,эстетик зәвык тәрбияләү.
Җиһазлау:ноутбук, мультимедия экраны, презентация,сарык йоны, төрле бияләйләр, орчык, йон эрләү өчен каба.
Проектны презентацияләү: “Җылы оек, бияләй бәйли әби кыш җиткәч...” күңел ачу чарасы үткәрү.
Проектны тормышка ашыру планы.
Этап | Тема | Бурычлар | Балалар белән эш | Әти-әниләр белән эш | Тәрбиячеләр белән эш |
Оештыру этабы | “Бияләй” тарихы турында әңгәмә | Балаларга бияләйнең кайчан барлыкка килгәнлеген аңлату. Тарихи чыганаклар белән таныштыру | “Бияләй” турында табышмаклар, шигырьләр өйрәнү | Проект турында әңгәмә оештыру | “Бияләй” тарихы турында мәгълүмәт эзләү |
Тормышка ашыру этабы | “Матур бияләйләр” | Балаларны төрле бияләйләр белән таныштыру. | Төрле бизәкләр кисү, кисеп ябыштыру өчен өлге әзерләү. | Әбиләргә йоннан бияләй бәйләргә тәкъдим итү. | Балаларны татар орнаментлары белән таныштыру, бияләй бизәү өчен өлге әзерләү. |
Йомгаклау этабы | “Бәтиләр” җыры белән танышу | Балаларга “Бәтиләр” җырын җырларга өйрәтү. Сүзләрен истә калдырырга булышу. Русчага тәрҗемә итеп күрсәтү | “Бәтиләр” җырының сүзләрен ятлау. “Бигрәк матур бияләйләр” кисеп ябыштыру | Балаларга “Рукавички” шигырен ятларга булышу. “Варежка” Мультфильмын карату, әңгәмә төзү. | Йорт хайваны-сарыклар турында презентация ясау. Табышмаклар өйрәнү. |
Проект эшенең көтелгән уңай нәтиҗәсе:
-Әбиләр һәм әниләр бик теләп проектка катнаштылар.
-Күргәзмәгә төрле бияләйләр алып килделәр.
-Балалар әбиләргә бүләккә бияләй өчен өлге ясадылар.
-Күңел ачу чарасында бик теләп катнаштылар,йон эрләп, аны катып, бияләй
бәйләүне күрсәттеләр.
-Балалар бу көнне әбиләр белән шатланышып ял иттеләр,әни һәм әбиләре белән горурландылар. Аларга шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.
- Бияләй бәйләү өчен күпме көч куелганлыгын күрделәр, бияләйләрен саклап йөрергә вәгъдә иттеләр.
“ Җылы оек, бияләй бәйли әби кыш җиткәч…”
проектына йомгаклау эшчәнлеге конспекты.
Төркем тәрбиячесе: Ермакова Л.В.
Татар теле тәрбиячесе: Хәсәншина Х.Х.
Тема: | “ Җылы оек, бияләй бәйли әби кыш җиткәч…” |
Белем бирү өлкәсе: | “Сөйләм теле үсеше” “Нәфис эстетик үсеш” |
Максат: | Өлкәннәр хезмәте белән таныштыруны дәвам итү. |
Бурычлар: | Хезмәтнең төрләре,кешеләр өчен әһәмияте, нәтиҗәсе турында белемнәрен ныгыту. Әйләнә-тирәдәге тормыш турындагы күзаллауларын формалаштыру. Хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү. |
Методик алымнар: | Презентация карау, балаларга сораулар бирү, хәрәкәтле уен уйнау, табышмак әйтү, шигырьләр сөйләү, музыка куллану |
Актив сүзләр: | Кыш, бияләй |
Кирәкле җиһазлар: | Мультимедиа экраны, ноутбук, төрле бияләйләр |
Алдан эшләнгән эш: | Табышмак, шигырьләр, җыр өйрәнү, Бияләйләргә бизәкләр кисеп ябыштыру |
Оештырылган белем бирү эшчәнлеге барышы:
Оештыру өлеше: балалар ярымтүгәрәк ясап утыралар.
Тәрбияче: Хәерле көн, балалар! Рәхим итегез!
Балалар: Хәерле көн! Хәлләр ничек?
Тәрбияче: әйбәт, рәхмәт.
Тәрбияче: ребята, скажите пожалуйста какое время года сейчас?
Балалар: зима (на татарском языке –кыш)
Тәрбияче: наши ребята очень любят зиму.( безнең балалар кышны бик ярата)
Тәрбияче: ребята, а как изменилась одежда людей с приходом зимы?
Балалар: (кешеләр җылы киемнәр киеп йөри) люди стали носить теплые шапки, пальто, сапоги …
Стук в дверь.
Коридорная няня вносит пакет.( в пакете варежки)
Тәрбияче: ребята интересно кто же оставил этот пакет и что в ней? Попробуйте отгадать.
Тимур загадайка ребятам загадку.
Дали братьям тёплый дом,
Чтобы жили впятером.
Брат большой не согласился
И отдельно поселился
Балалар: Варежки (бияләй)
Тәрбияче: бик кызганыч бүген бер бала урамга чыга алмый кала. (Очень жаль, что кто-то сегодня не сможет идти гулять)
Ребята посмотрите, какие они красивые и все разные. Расскажите, а какие у вас варежки? (ответы детей).
Тәрбияче: балалар бияләй бәйләр өчен бик күп көч куярга кирәк, шуның өчен бияләйләрне саклап йөрергә кирәк.
Бияләйләр тарихы турында презентация карау.
Тәрбияче: бияләйләрне 13 нче гасырдан бирле киеп йөргәннәр. Борынгыдан ук ирләр һәм хатын-кызлар бияләйләре бер-берсеннән аерылып торган. Хатын- кызларныкы матур итеп бизәлгән, ир-атларныкы гади булган.
Бай кешеләрнең бияләйләре җәнлек тиресеннән тегелгән булган. Урыс милләт кешеләре бияләйне төрлечә атаганнар. (Вареги, варежки, варяжки, вочаги, дельницы, мохнатки, мохнашки, рукавки, связни) Элекке гореф-гадәт буенча яшь киленнәр, иренең бөтен туганнарына төрле бизәкле оек, бияләйләр бәйләп бүләк итәргә тиеш булган.
Воспитатель: Наши ребята знают о варежках стихотворение расскажите пожалуйста.
Даша: Рукавицы как надену,
Стану я красавица,
Потому что рукавицы
Ребятёшкам нравятся.
Варежки да варежки,
Варежки пуховые,
На ладошках дырочки,
Скорей свяжите новые.
Ангелина: Я на улицу пошла,
Варежки надела,
Засмотрелася на них
И в сугроб слетела.
Не зовите на гулянье,
Я сегодня не хожу,
Лучше сяду да дружочку
Теплы варежки свяжу.
Тәрбияче: балалар бияләйне нәрсәдән бәйлиләр? (Из чего вяжут варежки?)
Балалар: сарык йоныннан (из шерсти)
(Экранда сарык рәсемнәре күрсәтелә, йоннарын ничек алганнарын күрсәтү)
Балалар башкаруында «Бәтиләр» җырын тыңлау.
(бияләй белән уен оештыру)
Тәрбияче: карагыз әле бүген безгә кунакка әбиләр килгән. (Балаларны әбиләр белән таныштыру)
(балалар музейга керәләр, әбиләр анда йон язып, йонны эрләп, катып һәм әзер йомгактан бияләй бәйләп күрсәтәләр)
Воспитатель: Ребята, вы славно потрудились в группе и приготовили интересные аппликации варежек. Посмотрите какие у вас получились красивые варежки. Подарите их вашим бабушкам.
Тәрбияче: балалар сез бияләй бәйләү өчен күпме эш эшләргә кирәклеген күрдегез, бияләйләрегезне саклап йөрегез, әбиләрегезне хөрмәт итегез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әбием, барыбыздан олы ул, өебезнең нуры ул!
Безнең иң кадерле, хөрмәтле,олы кешеләребез-әбиләр. Әбиле гаилә-бәрәкәтле гаилә. Әбиләрнең тәмле ашлар пешерүче, җылы оекбашлар бәйләүче кадерле кеше, йортка хуҗабикә икәнлеген балаларның ...
Конспект ТЕМА:Гөлшат Зәйнашеваның "Бияләй тугел, перчаткы ” шигыренә нигезләнеп рәсем ясау.
КонспектТЕМА:Гөлшат Зәйнашеваның "Бияләй тугел, перчаткы ” шигыренә нигезләнеп рәсем ясау....
"Югалган бияләйләр" (2 кечкенәләр өчен бәйрәм иртәсе)
2 кечкенәләр төркеме- Яңа ел...
"Әбием - алтыным"
Зурлар төркемендә өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм иртәсе...
сөйләм телен үстерү һәм матур әдәбият белән таныштыру 1 кечкенәләр төркеме "Шигырьләр иленә сәяхәт"
речь играет в жизни человека огромную роль. она служет для общения, передачи информации и опыта, регуляции поведения и деятельности.в дошкольном возрасте речевое развитие тесно связано с формированием...
Беренче кечкенәләр төркеме балаларына әхлак тәрбиясе бирүдә матур әдәбият куллану
Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү - әти-әниләрнең һәм тәрбиячеләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре биру гаиләдә, балалар бакчасында башлана...
Беренче кечкенәләр төркеме балаларына әхлак тәрбиясе бирүдә матур әдәбият куллану
Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү - әти-әниләрнең һәм тәрбиячеләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре биру гаиләдә, балалар бакчасында башлана...