"Тылсымлы куллар"
материал (младшая группа) на тему
Беренче кечкенәләр төркемендә түгәрәк эшчәнлегенең эш планы
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 24.93 КБ |
Предварительный просмотр:
Түгәрәкнең максатлары:
1)балаларның вак кул моторикасын үстерүгә шартлар тудыру;
2) сенсор сиземлекне арттыру;
3) балаларның фантазиялерен баету, пөхтәлек тәрбияләү, таныш булмаган эшне курыкмыйча башкарып чыгара белү сыйфаты тәрбияләү.
Түгәрәкнең бурычлары:
1)балаларны яңа эш ысуллары белән таныштыру: папье-маше, кисеп ябыштыру, салфеткадан аппликация ясау, тозлы камыр белән эшләү, табигать материалларыннан вак-төяк әйберләр ясау һ.б.
Түгәрәк атнага 1 тапкыр уздырыла ( барлыгы 32 шөгыль).
Түгәрәкнең календарь - тематик планы.
№ | Атна | Шөгыльнең темасы | Эчтәлеге |
Октябрь | |||
1 | 1 | Гөмбә. Аппликация. | Әзер гөмбә формасын пөхтә итеп җилем сылап картонга ябыштыру. |
2 | 2 | 1 Сентябрьгә букет. Аппликация. | Әзер түгәрәкләрне картонга ябыштырып букет ясау, пөхтәлек тәрбияләү. |
3 | 3 | Пластилин ваза. Әвәләү. | Кәгазь битенә сыланган вазага төрле ярмалардан бизәкләр төшерү, балаларның фантазиясен баету. |
4 | 4 | Ташбака. Аппликация. | Кәгазь битенә сыланган ташбака формасына төрле ярмаларны тигез , пөхтә итеп ябыштыру. |
Ноябрь | |||
5 | 1 | Алма. Аппликация. | Әзер алма формаларын пөхтә итеп картонга ябыштыру. |
6 | 2 | Керпе. | Көзге уңыштан вак-төяк әйберләр ясау, кайбер өлешләрен пластилиннан эшләп бетерү. |
7 | 3 | Көзге уңыш. Аппликация. | Ярмадан аппликация. Төрле ярмалардан картонга сыланган пластилин тәлинкәне бизәү. |
8 | 4 | Көзге яфраклардан букет. Аппликация. | Көзге яфраклардан матур букет төзү, пөхтә итеп җилем сылау, ябыштырып кую. |
Декабрь | |||
9 | 1 | Чыршы. Пластилиннан мозаика. | Зур кисәктән кечкенә кисәкләргә бүлеп кул арасында тәгәрәтеп кечкенә шарлар ясарга һәм әзер картоннан киселгән чыршыга ябыштыру. |
10 | 2 | Яңа ел открыткасы. Аппликация. | Әзер формаларны җилем сылап картонга ябыштыра белү. Тәрбиячене киләчәк бәйрәм белән котлау. |
11 | 3 | Тычкан. Ваклап туралган җепләрдән аппликация. | Җеп белән эшләү технологиясен өйрәтү. Рәсемнең бер өлешен җилем белән сылау, тәрбияче ваклап тураган җепләрне җилем сылаган урыннарга сибү. |
12 | 4 | Кар бабай. Аппликация. | Әзер формаларны ябыштыру. |
Январь | |||
13 | 1 | Кыш бабай. Пластилиннан мозаика. | Зур кисәктән кечкенә кисәкләрне бүлеп, кул арасында тәгәрәтеп кечкенә шарлар ясау һәм әзер картондагы формаларга ябыштыру. |
14 | 2 | Чаңгычы. | Спортсменны әкәләдән эшләү, балаларның фантазиясен баету, калган өлешләрен пластилиннан әвәләп кую. |
15 | 3 | Урмандагы агачлар. Мамыктан аппликация. | Картоннан киселгән формага мамык ябыштыру. |
16 | 4 | Чыпчык. Аппликация. | Әзер формаларны җилем сылап ябыштыру. |
Февраль | |||
17 | 1 | Валентинка. Салфеткадан аппликация. | Төрле төсле салфеткалардан түгәрәкләр тәгәрәтү, пөхтәләп зур өлешенә җилем сылау һәм ябыштыру. |
18 | 2 | Әтиләр бәйрәменә открытка. Салфеткадан аппликация. | Әзер формага тәгәрәтеп ясалган түгәрәкләрне кирәкле җиргә ябыштыру. |
19 | 3 | Кар бабай. Тозлы камырдан әвәләү. | Тозлы камыр белән таныштыру. 3 өлештән торган түгәрәк әвәләү (баш, гәүдә, бастырып куйгыч), түгәрәкләү ысулы белән ике кул арасында әвәләү, яхшы итеп берсе өстенә икенчесен ябыштыру, су белән ныгыту. |
20 | 4 | Бәйрәм йолдызы. Салфеткадан аппликация. | Әзер формаларга түгәрәкләп салфетка ябыштыру. |
Март | |||
21 | 1 | 8 Март бәйрәменә плакат. Салфеткадан аппликация. | Әзер формаларга түгәрәкләп салфетка ябыштыру, композиция ясау. |
22 | 2 | 8 Март бәйрәменә открытка. | Бантиклап ясалган кәгазь полосканың кырыйларына җилем сылап чәчәк ясау, уртасына салфеткадан түгәрәк ябыштыру. |
23 | 3 | Дельфин. | Киселгән җепләрдән аппликация ясау. |
24 | 4 | Көймә. Аппликация. | Әзер формаларны җилем сылап ябыштыру. |
Апрель | |||
25 | 1 | «Клоун-чәчәк». Аппликация. | Әзер формаларны картон битенә ябыштыру. |
26 | 2 | Пасха күкәе. | Тозлы камырдан күкәй тәгәрәтү, балалар теләге буенча гуашь белән буяу. |
27 | 3 | Балык. Тукымадан аппликация. | Тукымаларны картонга ябыштырырга өйрәтү, пөхтәлек тәрбияләү. Аерым өлешләрне тоташтыра белү, араларына төсле ленталар ябыштыру. |
28 | 4 | Акчәчәк (ромашка). Папье –маше дан ясалма. | Папье-маше белән таныштыру. Эшләү алымнарын күрсәтү. |
Май | |||
29 | 1 | Акчәчәк (ромашка) (эшли башлаган эшне дәвам итү). | Ясаган ромашканы гуашь белән буяу. |
30 | 2 | 1 Май бәйрәменә букет. Аппликация. | Салфетканы түгәрәкләп, әзер чәчәк өстенә ябыштыру һәм композиция төзү. |
31 | 3 | 9 Май бәйрәменә букет. | Салфетканы чыбыкка чырнап спираль формасына китерү һәм чәчәк эшләү, аны картоннан киселгән формага ябыштыру. |
32 | 4 | Светофор. Аппликация. | Әзер формаларны ябыштыру. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
“Кулларым, бармакларым- сез минем булышчыларым”
(зурлар төркемендә модельләштерерү алымын кулланып сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек) Конспект занятия для старших групп...
Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар"
Занятие построено с использованием элементов театрализованной деятельности для детей, с использованием костюмов и масок. Через разные пальчиковые игры "Волшебные ручки", у детей разв...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар"
Занятие построено с использованием элементов театрализованной деятельности для детей, с использованием костюмов и масок. Через разные пальчиковые игры "Волшебные ручки", у детей разв...

Кулларым бармакларым, сез минем булышчыларым!
Кулларым бармакларым, сез минем булышчыларым! дип аталган шөгыль...

Тылсымлы куллар
Мәктәпкәчә белем бирүнең Федераль дәүләт стандартында белем һәм тәрбия бирүне берләштерү юнәлешләренең берсе: баланы рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләр, җәмгыятьтә кабул ителгән кагыйдә һә...