Интегральләштерелгән математика һәм рәсем шөгыле конспекты
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Яруллина Нурсина Мисбаховна

Интегральләштерелгән математика һәм рәсем шөгыле конспекты

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematika_resem.docx33.11 КБ

Предварительный просмотр:

94 НЧЕ НОМЕРЛЫ “СОЕНЕЧ” БАЛАЛАР БАКЧАСЫ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫҢ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАСЫ

Интегральләштерелгән математика һәм рәсем шөгыле конспекты

Әзерләде :

                                                                           Яруллина Нурсинә Мисбаховна

Нижнекамск

Ноябрь, 2016 г.

Конспект: “Убырлы карчык хикмәтләре”

Уртанчылар төркемендә математикадан күрсәтелгән ачык оештырылган эшчәнлек.

Балаларның саны: 19

Балаларның яше: 4-5 яшь

Максат:

1. “Киң”, “тар”, “биек”, “тәбәнәк”, “озын”, “кыска”, “озынрак”, “кыскарак” һ.б.төшенчәләрне ныгыту.

2. Геометрик фигураларны төсе, формасы, күләме буенча чагыштырырга өйрәтүне дәвам итү.

3. Биш эчендә тәртип буенча санау күнекмәләрен формалаштыру.

4. Тирә-юньдә ориентлашу, шартлы билгеләрне танып белү күнекмәләрен үстерү.

5. Иҗади һәм образлы күзаллау сыйфатлары тәрбияләү.

Белем бирү бурычлары: 2 предметны озынлыклары, биеклекләре буенча чагыштыра белүне, геометрик фигураларны таный һәм дөрес итеп әйтә белүне, 1 – 5 кадәр цифрны таный һәм тәртип буенча саный белүне ныгыту; “ничәнче?” дигән сорауны дөрес итеп куеп, җавап бирергә өйрәтү.

Үстерү бурычы: логик фикерләүләрен, игътибарларын, хәтерләрен, кызыксынучанлыкларын, бармакларның вак моторикасы хәрәкәтләрен үстерү.

Тәрбия бурычлары: математика фәненә мәхәббәт, ярдәмчел буласы килү теләге тәрбияләү. 

Алдан эшләнгән эш: конспект язу, методист, тәрбияче белән киңәшү, конспектны ятлау, балаларны шөгыльгә әзерләү.

Демонстратив материал:

Шнурлардан ясалган тар һәм киң “сукмаклар”; магнитлы конвертлар; өч кыршау; уенчык саескан; төрле зурлыктагы чыршы рәсемнәре; саннар язылган карточкалар; бубен; группаның планы; конфетлар салынган тартма.

Өләшмә материал:

Төрле төстә һәм төрле озынлыктагы ике тасма, биш өчпочмак, биш кавдрат; 1дән 5 кә кадәр саннар.

Балаларны утырту схемасы:

  А.Амир    Рамина Резида Самина

        

        

Все задания, упражнения, стихи, загадки, упражнения, физкультминутки печатаются полностью с указанием ответов, которые выделяются жирным курсивом

Названия д/и, упражнений, физкультминуток, пауз и т.д. прописывать обязательно.

Эшчәнлек барышы.

  1. Оештыру өлеше.

Т: - Исәнмесез балалар! Карагыз әле, безгә күпме кунаклар килгән, әйдәгез, алар белән матур итеп исәнләшәбез!

  • Исәнмемсез, кунаклар!
  • Балалар, мин сезне бүгенге шөгылемдә күрүемә бик шатмын. Әйдәгез әле, кулны-кулга тотыныйк та, бер-беребезгә елмаейк. Бик яхшы.

– Балалар, карагыз әле, почтальон безгә ниндидер хат алып килгән. Укыйк әле, кемнән икән бу хат. “Балалар бакчасының 8уртанчылар төркеменә Убырлы карчыктан”, диелгән. Тыңлагыз, менә нәрсә язылган монда:

“Исәнмесез, балакайларым! Сезгә урман җәнлекләре күчтәнәч биреп җибәрделәр, ә мин сезнең белән шаяртып алырга булдым. Минем табышмак-мәсьәләләремне чишсәгез, биремнәремне утәсәгез – күчтәнәчне табарсыз. Әгәр инде белмәсәгез – күчтәнәчне мин үземә алам…”

Т: – Балалар, нишлибез соң? Эзлибезме күчтәнәчне?

Балалар: Әйе, барабыз. Күчтәнәчне эзлибез!

  1. Төп өлеш.

– Хәзер без сезнең белән урман иленә сәяхәткә барабыз, күчтәнәчне эзлибез. Ә без анда “ковёр-самолёт” ярдәмендә очачакбыз.

– Ковёрны сүтим әле. Ой, балалар, карагыз әле, безнең ковёр тишелгән. Әйдәгез әле, аны бергәләшеп ямыйк. (Ковёрда геометрик фигуралардан торган тишекләр бар. Балалар подностан ковёрны ямау өчен генә кирәк булган фигураларны сайлап алалар).

– Сезгә кирәк булган геометрик фигураларны әйтегез әле, балалар. Ә хәзер ковёр эченә кереп басыгыз. Очып киттек! Менә Урман иленә килеп тә җиттек.  Убырлы карчык нинди биремнәр әзерләде микән безгә, карыйк әле?!

  1. Бирем.
  • Менә сезгә беренче табышмак: “Группага кергәч тә, сезнең алда ике сукмак булыр. Нинди алар? (Тар һәм киң) Кулга кул тотынып, парлашып  сукмаклар аша узыгыз. Уң якта нинди сукмак? (Тар) Сул якта нинди сукмак? (Киң) Кайсы сукмактан гына парлашып узып була? (Киң) Әйдәгез, киттек.

  1. Бирем.
  • Булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез алга таба. Убырлы карчыкның тагын нинди биремнәре бар микән? Уен “Түмгәктән-түмгәккә”

 (1-5 кә кадәр цифр сугылган түмгәкләрдән, балалар бака маскасын киеп,                             тәртип буенча сикереп күрсәтәләр).

  1. - Убырлы карчыкның гозерен үтәдек, афәрин, булдырдыгыз! Тагын нәрсә эшләргә икән безгә? Карагыз әле, саескан безгә хат алып килгән. Ә анда: “Тар сукмактан барыгыз”, – дип язылган.

(Балалар бер-бер артлы тар сукмактан баралар, өстәлләр янына килеп чыгалар)

Т: - Менә кая китереп җиткерде сезне тар сукмак. Әйдәгез, өстәлләр артына утырабыз. (Өстәл артында эш) Сезнең алдыгызда санау таякчыклары наборы ята, аларны ачабыз. Убырлы карчыкның алдагы биреме “Минем өем”не ясап күрсәтегез, дигән. Зәңгәр таякчыклардан квадрат ясыйбыз,(өйнең корпусы) сары таякчыклар белән өчпочмак (өйнең түбәсе) ясыйбыз, шуларны икесен бергә кушып куябыз. Менә нинди матур өйләр килеп чыкты, афәрин! (Балалардан үзләренең өйләренең нинди геометрик фигуралардан торуларын, төсләрен әйттерү).

  1. Алдагы эшебез: Хәзер игътибар белән миңа карыйбыз, тактада ничә алма шуның кадәр түгәрәк куябыз алдыгызды яткан ак картонның өске өлешенә. Ә аскы өлешенә ничә мандарин күрәсез, шуның хәтле өчпочмак куябыз. (3кишер, 4 алма)

Т: – Менә без урман аланына килеп җиттек. Карагыз, анда чыршы агачы үсә. Убырлы карчык монда каядыр үзенең табышмагын яшергән. Чыршыда юк, чыршы астында юк, чыршы өстендә юк, чыршының уң ягында юк, сул ягында юк. Бәлкем, ул чыршы артындадыр? Менә бит, Убырлы карчык безгә шундый карточкалар калдырган (Геометрик фигуралар ). Сез кыршау-өйләр эченә шушы фигураларны дөрес итеп урнаштырырга тиеш. Бу өйдә нинди фигуралар яши? (Зур зәңгәр квадратлар) Икенче өйдә? (Кечкенә кызыл өчпочмаклар) Ә бу өйдә? (Сары түгәрәкләр)

Т: – Ә хәзер сезнең белән бер уен уйнап алырбыз : мин сезгә сан язылган карточка күрсәтәм, ә сез шул санны кычкырып әйтегез һәм санауны бишкә кадәр дәвам итегез (“2”, “4”, “3”)

Ә хәзер кирегә таба саныйбыз (“5”, “3”, “4”)

 

Ял минуты

Кайда минем уң кулым, ул монда (Кул чабалар)

Кайда минем сул кулым, ул монда (Кул чабалар)

Куллар алда, куллар артта,

Куллар өстә һәм янда.

Физминутка “Шаян балалар”

Бигрәк шаян инде без,

Тик тормыйбыз бер дә без.

Чүгәлибез, торабыз

Башны уңга борабыз,

Аннан сулга карыйбыз,

Һәм сикерә башлыйбыз,

Кулларны күтәрәбез,

Аннары төшерәбез,

Шул арада иелеп

Басарга өлгерәбез.

Тирән итеп сулыйбыз

Ял итеп тә алабыз.

 

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА:

Матур сүзләр уйладык

Ял итәргә туктадык.

Җилкәләрне турайттык,

Тирән итеп суладык,

Башны як-якка бордык,

Чүгәләдек һәм тордык,

Бер урында йөгердек,

Аннары соң сикердек.

Сузылдык –киерелдек.

Югарыга үрелдек.

Соңыннан тынычланып

Шөгыльне дәвам итик.

Т: – Әфәрин, балалар, булдырдыгыз! Ләкин бит әле Убырлы карчык безгә мәсьәләләр әзерләп куйган. Игътибар белән тыңлагыз:

 

Өй түбәсендә биш чыпчык,

Берсе китте очып, калганнары чырык-чырык,

Ничә чыпчык чырык-чырык? (4)

 

Алар арганчы чыркылдашты,

Ә берсе түзмәде, очып китте. (3)

  1. Йомгаклау өлеше.

Т: – Балалар, без сезнең белән бөтен биремнәрне дә үтәдек, табышмакларны чиштек, ә күчтәнәчне тапмадык… Ләкин, моңсуланмагыз, минем бер планым бар. Ул планда Убырлы карчык безнең группаның схемасын ясаган : тәрәзәләр, ишекләр, җиһазлар. Күчтәнәчле тартма яшерелгән урынны ул кызыл өчпочмак белән билгеләгән. Игътибар белән карасак, без аны шәт табарбыз ( План белән эш).

( Балалар тартманы табып алалар.Ике конфет артык кала. Балалар конфетларны кемгә бирү турында киңәшләшәр)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты. Йомры икмәккә ияреп – “Математик илгә сәяхәт!”

-         Балаларның геометрик фигуралар түгәрәк, квадрат. өчпочмак турында белемнәрен ныгыту.-         4 кә кадәр санауны ныгыту.-         Предметларны төсләре буенча аеру.-         Зур, кечкенә  һәм...

мәктәпкә хәзерлек төркемендә иң гади математик күзаллау буенча шөгыль конспекты

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен иң гади математик күзаллау буенча шөгыль конспекты...

“Татарстанда яшәүче милләтләр” темасына сөйләм теле үстерүдән зурлар төркеме өчен интегральләштерелгән шөгыль эшкәртмәсе.

 Татарстан Республикасының күпмилләтле булуы турындагы белемнәрен киңәйтү һәм балаларда  башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт, дуслык хисләре тәрбияләү максатына ирешү....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә интегральләштерелгән шөгель. Тема: « Кышкы урманга сәяхәт».

Интегрированное занятие в подготовительной группе на тему "Путешествие в зимний лес" на татарском языке...

Кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү һәм әйләнә - тирәне танып белү буенча интегральләштерелгән эшчәнлек. Тема: “Кыш килде”

 Максатлар:1) Яңа сүзләр белән таныштыруны дәвам итү: кыш, кар бөртеге, кар яуды, салкын,ак, буран, йомшак.2) Табигать күренешләре һәм аларны белдерүче сүзләр белән таныштыру.3) Балаларның...

Интегральләштерелгән эшчәнлек Тема: “Серле кар бөртеге”. Белем бирү өлкәсе: танып белү Уртанчылар төркеме

Максат: балаларның кар бөртекләре турында күзаллауларын формалаштыру.Тәрбия бурычы: табигать матурлыгына соклана белү хисләре тәрбияләү.Үстерү бурычы: балаларның  рәсем ясау буенча эшчә...