Мәктәпкә әзерлек төркемендә интегральләштерелгән шөгель. Тема: « Кышкы урманга сәяхәт».
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему
Интегрированное занятие в подготовительной группе на тему "Путешествие в зимний лес" на татарском языке
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kyshky_urmanga_syaht.docx | 26.33 КБ |
Предварительный просмотр:
Габбасова Лейсан Равилевна,
Саба муниципаль районы, ш.т.Байлар Сабасы №4 “Кынгырау” балалар бакчасы тәрбиячесе
Мәктәпкә әзерлек төркемендә интегральләштерелгән шөгель.
Тема: « Кышкы урманга сәяхәт».
Бурычлар:
1.Кыш турында белемнәрне ачыклау һәм гомүмиләштерү. Балаларны традицион булмаган алымнар белән рәсем ясарга өйрәтү.
2.Балаларда матурлык хисе, поэзия, музыка, рәсем аша туган табигатькә, туган якка ярату тәрбияләү; рәсемдә үзләренең тәэсирләрен чагылдыруга кызыксыну тәрбияләү; буяулар белән эшләгәндә пөхтәлек тәрбияләү.
3.Кәбестә яфрагын төсле кәгазьгә басып төшерү алымы белән таныштыру. Мөстәкыйль иҗадилыкны, кулларның вак моторикасын үстерү, мөстәкыйль эшләгәндә балаларның иҗадилыкларын үстерүне камилләштерү.
Җиһазлау: Интерактив такта, ноутбук,төзү материаллары, пазллар,ат битлекләре, пумала, кар йомарламы, кар бөртекләре, ватман, ак гуашь, кәбестә яфрагы, чыршы ботаклары, йомарланган кагәзь, су һәм салфеткалар.
Репертуар: «Декабрь.Святки» муз. П.И.Чайковского, песня “Күңелле сәяхәт” муз. А.Хадиева, сл. А.Минхажева, “Три белых коня” муз. Е.Крылатова, сл. Л.Дербенева, “Смелый наездник” муз. Д. Шумана.
Эшчәнлек барышы:
-Балалар, кунаклар белән исәнләшик әле. Хәерле иртә телик.
Карагыз эле, көн нинди матур, әйдәгез табигать белән дә исәнләшик әле.
Психогимнастика.
Здравствуй, небо голубое!
Здравствуй, солнце золотое!
Здравствуй, вольный ветерок!
Здравствуй, беленький снежок!
Здравствуйте, я вам скажу, всех я вас приветствую!
Балалар, карагыз әле идәндә нәрсәләр күрәсез? (кар бөртекләре). Әйдәгез берәр кар бөртеге алыгыз әле.
-Балалар, безнең эшчәнлегебезнең темасын белү өчен шушы пазллардан рәсем төзергә кирәк. Безгә хәзер ике командага бүленергә кирәк. Бүленергә безгә кар бөртекләре булышыр.Менә сезгә пазллар.
(Балалар пазл җыя).
Молодцы, балалар,бик тиз һәм дөрес итеп рәсемнәрне җыйдыгыз.
Нинди рәсемнәр килеп чыкты? Елның кайсы вакыты сүрәтләнгән һәм нәрсәләр күрәсез ?
Безнекендә кыш рәсеме ясалган, ә безнекендә кышкы урман сүрәтләнгән.
( Тулы җөмлә төзеп дөрес итеп җавап бирүләре.)
Слайдлар: экранда кышкы урман
Балалар, мин сезне кышкы урманга сәяхәт кылырга чакырам.
- Ә сез ничек уйлыйсыз, урманга ничек барып җитәрбез икән?
(Балалар җавабы) Төрле транспорт төрләрен атыйлар.
Ә мин сезне бүген сәяхәткә бик сирәк очрый торган транспорт белән алып барам. Аны белер өчен бер җыр тынлап үтәбез. ( балалар утыралар)
Җыр тыңлау «Три белых коня».Җыр буенча фикер алышу.
Ничек уйлыйсыз, без сәяхәткә нәрсә белән барабыз? (җигүле ат белән, балалар әйтә) Ә сез ул атларны таныдыгызмы, нинди атлар турында җырланды?(айлар турында) Әйе, нинди айлар турында сүз барды?( кыш айлары декабрь, январь, февраль турында). Ә кышның беренче ае ничек дип атала?( икенче, өченче)Безгә хәзер атлар сайларга кирәк.
Урманга җигелгән атка утырып барырга тәкъдим итү.Атларны сайладык, ә без нәрсәгә утырып барырбыз икән?(чанага). Әйе, бик дөрес чанага утырып бара алабыз. Ә чананы каян алырбыз? (төзү материалларыннан төзи алабыз). Әйдәгез, тиз генә чана төзик.
Төзү материалларыннан чана төзү.
(Утырып җырлый-җырлый урманга бару.)
Ә хәзер чанада урыннарны алыйк та, сәяхәткә кузгалыйк.
Менә урманга килеп тә җиттек (слайдлар карау) кышкы урман табигатенә соклану). Балалар, карагыз әле, кышкы урман ничек матур. Сез нәрсәләр күрәсез?( агачлар, куаклар, кар өемнәре, чыршылыр) Алар турында нәрсәләрп әйтеп була, алар нинди? ( бөтен җир ап-ак, юрган япкан күк. Агачлар, куаклар ак шәл ябынганнар, ә чыршылар матур ак күлмәк кигәннәр.)Балалар минемчә бу урманда нәрсәләрдер җитми, сез белмисезме? (урманда җәнлекләр дә яши). Ә сез аларны беләсезме? Мин сезне хәзер тикшереп карыйм. Агач куышлыгында нәрсә яши?(агач куышлыгында тиен яши)дөрес микән?Алсу, бар әле агач куышлыгын тылсымлы таяк белән күрсәт әле. Әйе, чыннан да анда тиен яши икән. Ә куаклар астына нәрсәләр качып, посып утыра икән? (куаклар астына куяннар кача). Әйдә күрсәт әле, дөрес микән.
Ә агачлар артыннан куянны нинди хәйләкәр җәнлек аулап утыра икән? (тулы җавап, әйе төлке). Ә кыш көне зур кар өеме астында нинди җәнлек йоклап ята? (аю, тулы җавап). Балалар, җәнлекләр бик уйнарга яраталар икән, ә сез яратасызмы уйнарга? Кыш көне нинди уеннар уйнап була? ( мин чаңгыда шуарга яратам, ә мин......кышкы уеннарны саныйлар)
-Я предлагаю вам сыграть в снежки, я буду кидать вам снежный ком, а вы должны дать характеристику зимы одним словом. Например: «Какая зима? – снежная, холодная… » и кинуть снежный ком обратно.
Скажите пожалуйста какая же у нас зима?(Белая, пушистая, серебристая, холодная, снежная, красивая, студеная, волшебная, сказочная, морозная, вьюжная, сверкающая, суровая, веселая.)
-Да, ребята, вы правы, действительно зима у нас очень разная. Она и студеная, и с оттепелью, с метелями и с капелью, со снегом хрустящим.
Менә бала-р, без сезнең белән кышка хас нинди күп сыйфатлар бар икәнен белдек.
Балалар, ә сезгә кышкы урман ошыймы соң?(әйе, бик ошый).Әйдәгез бүген урманда күргәннәрне, шушы матур табигатьне рәсемлик. Мин сезгә рәсемне гади булмаган ысуллар белән ясарга тәкъдим итәм.
Карагыз әле, сезнең өстәлләрдә ниләр бар? (кәбестә яфраклары, йомарланган кәгазь, чыршы ботагы,ак гуашь)
Карагыз әле, кәбестә яфрагының арткы ягы нәрсәгә ошаган? Әйе, агачка ошаган. Башта кәбестә яфрагын ак буяу белән буйыйбыз һәм кагәзьгә куллар белән бастырып алабыз. Карагыз безнең агачыбыз әзер,ботакларын һәм кәүсәсен пумала белән ачыграк итеп буйыйсы калды.
Ә хәзер, йомарланган кагәзь ярдәмендә, кар өемнәрен ясарга була. Чыршы ботаклары белән - куаклар рәсемләргә җайлы. Аңладыгызмы балалар?.
Әйдәгез,башта бармакларыбызны эшкә әзерлибез.
Пальчиковая гимнастика.
Закрутились, завертелись белые снежинки.
(дети кружатся)
Вверх взлетели белой стаей легкие пушинки.
(руки вверх-вниз, шевеля пальцами)
Чуть затихла злая вьюга – улеглись повсюду.
(приседают руки вниз)
Заблистали словно жемчуг – все дивятся чуду.
(пальцы в щепотку, разжать)
Молодцы! Ә хәзер инде эшкә тотыныйк.
Балаларның музыка астында эшләүләре.
Әйдәгез, әзер рәсемнәрне карап, кышкы урман белән хозурланыйк!
Күрегезче, нинди матур кышкы урман килеп чыкты. Әйдәгез, кунакларга да күрсәтик әле. Молодцы, балалар! Балалар, сез туңыпта киттегез бугай, әйдәгез җылынып алабыз,без сезнең белән атлар булып уйнап алыйк. Атлар нишләргә ярата әле? Әйе, чабарга.Уенның шартын аңлатам, игътибар белән тыңлагыз. Сезгә ике командага бүленеп басып, кулларны билгә куеп музыка башлангач галоп белән таралып чабып йорергә һәм музыка туктагач кире үз урыннарыгызга килеп басырга кирәк.
Җылындыгызмы,балалар?
Ә хәзер узебезнен җигүле атыбызга утырып бакчабызга кайтабыз.
Җырлый-җырлый кайтабыз.
Менә инде кайтып та җиттек.Балалар сезгә сәяхәт кылу ошадымы? Аеруча кайсы олеше ошады?( мина, кышкы урман ошады, ә мина снежки уены, миңа атлар уены, мина кәбестә яфрагы белән рәсем ясавы, мина атка утырып баруы,мина ак шәл бөркәнгән чыршылар, и т.д.......)
Саубуллашып хәзер төркемебезгә кайтабыз. Рәхмәт сезгә, балалар!!!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Кышкы урманга сәяхәт. Утранчылар төркемендә комплекслы шөгыль конспекты
Итоговое комплексное занятие в средней группе на татарском языке: "Путешествие в зимний лес"...
«Тавык тычкан һәм көртлек» мәктәпкә әзерлек төркемендә театр эшчәнлеге шөгеле буенча конспект
развлечение...
« Хуш киләең, Яңа ел!» (Мәктәпкә хәзерлек төркемендә кышкы бәйрәм иртәсе)
« Хуш киләең, Яңа ел!» (Мәктәпкә хәзерлек төркемендә кышкы бәйрәм иртәсе)...
Тема: «Кышкы урманга сәяхәт»
Балаларның бездə кышлаучы кошлар турында белемнәрен киңәйтү, ныгыту; аларны танырга, табышмаклар әйтергә, пластилин һәм табигый материал белән пөхтә эшләргә өйрәтү.Тәрбия бурычы: балаларда табиг...
Тема:"Кышкы урманга сәяхәт"
Ачык эшчәнлек...
әйләнә-тирә дөньяны танып белү буенча зурлар төркемендә интегральләштерелгән шөгыль конспекты
Тапкырлык, зирәклек.Интегральләшкән шөгыль конспекты...
Кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү һәм әйләнә - тирәне танып белү буенча интегральләштерелгән эшчәнлек. Тема: “Кыш килде”
Максатлар:1) Яңа сүзләр белән таныштыруны дәвам итү: кыш, кар бөртеге, кар яуды, салкын,ак, буран, йомшак.2) Табигать күренешләре һәм аларны белдерүче сүзләр белән таныштыру.3) Балаларның...