“Татарстанда яшәүче милләтләр” темасына сөйләм теле үстерүдән зурлар төркеме өчен интегральләштерелгән шөгыль эшкәртмәсе.
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) по теме
Татарстан Республикасының күпмилләтле булуы турындагы белемнәрен киңәйтү һәм балаларда башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт, дуслык хисләре тәрбияләү максатына ирешү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
dus_yashi_zhird_halyk.pptx.docx | 22.17 КБ |
Презентация к занятию | 1.73 МБ |
Предварительный просмотр:
Кайбыч муниципаль районы Олы Кайбыч балалар бакчасы «Миләшкәй”
“Татарстанда яшәүче милләтләр” темасына
сөйләм теле үстерүдән
зурлар төркеме өчен
интегральләштерелгән шөгыль эшкәртмәсе.
Тәрбияче
С.А.Аухадшина
2017 ел
Бурычлар:
- балаларның халык, милләт турында белемнәрен системалаштыру;
- Татарстан Республикасының күпмилләтле булуы турындагы белемнәрен киңәйтү;
- балаларда башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт, дуслык хисләре тәрбияләү.
Сүзлек: Хәерле иртә! Хәерле көн! Әссәламегаләйкем! Сәлам! Здравствуйте! Зёчбуресь, гажано эшъёс! Салам, ачасем! Салам, юлташ-влаг!
Һаумыһыс, дустар!
Җиһазлау: мультимедиапроектор, компьютер, төркемдәге балаларның “Без дус яшибез” фотосүрәтләре, рус, татар, удмурт, мари, башкорт киемендәге курчаклар, төрле милләт бию - җырларыннан видеороликлар.
Шөгыль барышы.
1. Оештыру өлеше.
Матур итеп елмаеп Исәнләшик, дусларым. Малайларым, кызларым, Исәнмесез, дусларым!
- Менә сиңа ун кулым, менә сиңа сул кулым.
- Сез бит минем дусларым?
- Кил әле, дустым, кил әле,
- Бергә әйләник әле.
- Йә, дусларым, кәефләрегез күтәрелде ме? Әйе балалар, чын күңелдән исәнләшү кешеләрне дуслаштыра, кәефләрен күтәрә.
2. Төп өлеш.
- Балалар, бүген без дуслык турында сөйләшеп алабыз. Кулларыгызны күтәрегез әле, кемнең дуслары бар? “Дуслык” - нәрсә соң ул?
(Балалар җавабы: бергә уйнау, бер береңә ярдәм итү, бер береңне алдамау, ышанычлы булу)
- Әйе, мин сезнең дус була белүегезне беләм. Һәм сезнең шул матур чакларыгызны фотосүрәтләрдә карап китик әле. (1 слайд – 5 слайдка кадәр)
- Менә сез нинди дуслар. Ә дуслык ул, балалар, сездә генә түгел, ә олы кешеләр арасында да була.
- Без нинди республикада яшибез әле? (Татарстан Республикасында)
- Әйе, бик дөрес. Без Татарстан Республикасында яшибез.
Без нинди телдә сөйләшәбез? (татар телендә)
- Безнең милләтебез - татар – шуңа күрә без татар телендә сөйләшәбез. Безнең Татарстан Республикасында татарлар гына яшәми. Безнең Республикабызда төрле милләт вәкилләре яши. Милләт вәкилләре ул – төрле телдә сөйләшүче кешеләр. Менә безнең арабызда Мария, Валерия, Диана бар. Алар рус телендә сөйләшәләр. Аларның милләте – рус. Ләкин алар безнең белән аралашып татар телендә дә сөйләшергә өйрәнәләр. Сез алар белән дус мы?
- Ә хазер, бастык һәм кулларыгызга карагыз әле. Кулларыбыз нәрсәләрен селкетәләр? Бик дөрес, бармакларын. Санап карыйк әле, ничә бармак икән безнең кулларда? (1-10 га кадәр санау)
- Бармакларыбыз белән “Чәчәкләр арасында” уенын уйнап алабыз. Игътибар белән тыңлап, күзәтеп минем белән бергә бармакларыгызны хәрәкәтләндерегез. Килештекме?
(Бармак уены ике кул белән башкарыла).
Исәнмесез, балалар! (баш бармаклар селкенеп, "исәнләшәләр")
Исәнмесез, дускайлар! (калган бармаклар селкенеп, "исәнләшәләр")
Әйдә чыгыйк бакчага (бармакларны бөгеп, чакыру хәрәкәте)
Күңел ачып, уйнарга.
Аллы-гөлле күбәләкләр (ике кулны кушып, күбәләк канаты ясау )
Чәчәкләргә куналар:
Ак чәчәк, ал чәчәк,
Сары чәчәк, күк чәчәк,
Ә монысы – кашкарый
Ул гел кояшка карый.
Шул чәчәкләр арасында
Йөгерешеп уйныйбыз.
Бердәм булгач, барыбыз (кул чабу)
Бик күңелле уйныйбыз.
- Рәхмәт, дусларым. Бик күңелле булып китте.
- Ә хазер, без сезнең белән Татарстанда яшәүче милләтләр, милләтара дуслык турында сөйләшербез. Безнең республикабызда төрле милләт халыклары яши: татарлар, руслар, удмуртлар, чувашлар, марилар,башкортлар һ.б. Барлык милләт кешеләре дә узара дус яшиләр: бер-берләренә кунакка йөриләр, бергәләп куңел ачалар, бәйрәм итәләр. Без бакчабызда, туган телебез белән беррәттән, рус телен дә өйрәнәбез. Әйе, балалар, безнең төркемдә генә дә ике төрле милләт кешеләре бар. Ә безнең Татарстан Республикабыз бик зур бит. (6 слайд) Менә карагыз, Республикабызның картасы. Бу картада тамгалар белән бик күп шәһәрләр, авыллар күрсәтелгән. Менә кызыл йолдыз белән билгеләнгән Республикабызның башкаласы. Нинди шәһәр? (балалар җавабы) Менә сары йолдыз белән билгеләнгән безнең районыбыз. Без нинди районда яшибез әле ? (балалар җавабы)
- Бу рәсемдә - төрле киемнәрдән киенгән кешеләр. Алар төрле милләттән, төрле телдә сөйләшәләр. (7 слайд)
(8-13 нче слайдлар белән эш)
- Бу рәсемдә безгә бик таныш киемнән малай белән кыз. Нинди милләт кешеләре инде алар? (балалар җавабы) Киемнәре турында сөйләп бирегез әле. Кызның күлмәге нинди? (итәкле, ал төсле, башында калфак) Малайның башында нәрсә? (матур бизәкле түбәтәй, өстендә - камзул, аягында - читекләр) Менә алар, сезнең белән исәнләшергә телиләр. Татар телебездә матур итеп исәнләшик әле. (Исәнмесез. Хәерле иртә. Әссәләмегәләйкем.) (Курчаклар белән исәнләшү)
- Бу рәсемдә нинди милләт кешеләре икән? Менә алар да үз сөйләм телләрендә исәнләшергә телиләр. ( Здравствуйте. ) Әтегез әле, нинди сөйләм телендә исәнләштеләр алар? (рус телендә)
- Бу милләтләр белән үзем таныштырып китәм.
Киемнәренә игътибар итегез. Һәр милләт кешеләренең үзләренә хас киемнәре бар һәм алар үз сөйләм телләрендә сөйләшәләр.
- Менә бу рәсемдәгеләре – удмурт милләтеннән. Киемнәренә карагыз, киемнәре безнең татар киемнәренә охшаган мы? (балалар җавабы). Алар татар телендә дә сөйләшмиләр. Үз сөйләм телләрендә – удмурт телендә сөйләшәләр. Менә тыңлагыз. Әйдәгез, без дә удмурт телендә исәнләшәбез.
- Зёчбуресь, гажано эшъёс! Исәнмесез, дусларым!- дип, шулай әйтәләр удмурт кешеләре. (курчаклар исеменнән берничә баланы кабатлату)
- Бу рәсемдә – чуваш милләтеннән. Киемнәренә карагыз, киемнәре безнең татар киемнәренә охшаган мы? (балалар җавабы). Алар да татар телендә сөйләшмиләр. Үз сөйләм телләрендә – чуваш телендә сөйләшәләр. Менә тыңлагыз. Әйдәгез, без дә чуваш телендә исәнләшәбез.
- Салам, ачасем!
- Бу рәсемдә –мари милләтеннән. Киемнәренә карагыз, киемнәре безнең татар киемнәренә охшаган мы? (балалар җавабы). Алар да татар телендә сөйләшмиләр. Үз сөйләм телләрендә – мари телендә сөйләшәләр. Менә тыңлагыз. Әйдәгез, без дә мари телендә исәнләшәбез.
- Салам, юлташ-влаг!
- Ә бу рәсемдә – башкорт милләтеннән. Киемнәренә карагыз, киемнәре безнең татар киемнәренә охшаган мы? (балалар җавабы). Алар да татар телендә сөйләшмиләр. Үзләре аралаша торган сөйләм телләрендә – башкорт телендә сөйләшәләр. Менә тыңлагыз. Әйдәгез, без дә башкорт телендә исәнләшәбез.
- Һаумыһыс, дустар!
- Балалар, без аларның сөйләм телләрен аңламасак та, ләкин без үзара тату, дус булып яшибез һәм яшәрбез дә. Сез зур үсеп, мәктәпкә киткәч, күп милләтләр турында тагы да күбрәк белерсез.
- Ә хазер без танышкан милләт кешеләренең биюләрен карап алабыз. Киемнәренә карап, нинди милләт кешеләре булуларын искә төшерербез. (Биюләр белән видеоролик карау).
- Балалар, мин сезгә “Дуслык” уенын уйнап алырга тәгъдим итәм. (Балалар түгәрәк ясап басалар. Җырга кушылып хәрәкәтләр ясыйлар)
Йомгаклау.
(Түгәрәктә баскан килеш милләтләрнең атамаларын һәм аларның сөйләм телләрен кабатлау. )
- Балалар, без төрле милләтләр бар дип әйттек. Ә бу милләтләр нинди телдә сөйләшә соң? (курчакларны күрсәтеп)
- Татар – татар теле
- Рус – рус теле
- Башкорт – башкорт теле
- Удмурт – удмурт теле
- Чуваш – чуваш теле
- Мари – мари теле
- Алар ничә милләт булды инде?
Алар һәм без - дус, тату яшәрбез!
(“Дуслык” җырын тыңлату)
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Татарстанда яшәүче милләтләр
Ис әнмесез! Әссәламегаләйкем!
Здравствуйте!
Удмурт милләте. - Зёчбуресь, гажано эшъёс!
Чуваш милләте. - Салам, ачасем!
Марий милләте. - Салам, юлташ-влаг!
Башкорт милләте. - Һаумыһыс, дустар!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге
«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге...
Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте”
Балаларны ак һәм кара ипи пешерә торган кыяклы культуралар белән таныштыру; характер үзенчәлекләре буенча (башак төзелеше, төсе, бөртекләр саны) аера белү осталыгын үстерү; балалар...
Танып белү. Зурлар төркеме балалары белән «Кыргый хайваннар» темасына шөгыль
Балаларда кыргый хайваннарга карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү. Кыргый хайваннар турындагы белемнәрен баету.Аларның нәрсә белән тукланулары, яшәү шартларына ничек җайлашулары турында сөйләү....
“Алсуның туган көненә без чакырдык кунаклар” темасына әйләнә тирә белән танышудан зурлар төркеме өчен уен-шөгыль эшкәртмәсе.
Бу уен-шөгыльдә балаларда татар халкының күркәм гадәтләреннән берсе – кунакчыллык турындагы белемнәрен тирәнәйтү максаты куелды....
Конспект: «Математика һәм сөйләм теле үстерү шөгыльләреннән катнаш эшчәнлек” зурлар төркеме
Максатлар:Балаларның гади математик күзаллауларын формалаштыру.10 га кадәр санау.Саннарың күршесен дөрес атау күнекмәләрен ныгыту.Балаларның логик фикерләрен үстерү.Нокталар белән рәсем ясау күнегүләр...
Зурлар төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча шөгыль эшкәртмәсе Проект. Мин кунак яратам. Тема. Шигырь уку: Ш Галиев. “ Кунаклар”
Шәүкәт Галиев тормышы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү. Язучы шигырьләре аша балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү. Балаларның фикерне бер юнәлештә туплый белүләрен, сорауларга ...
әйләнә-тирә дөньяны танып белү буенча зурлар төркемендә интегральләштерелгән шөгыль конспекты
Тапкырлык, зирәклек.Интегральләшкән шөгыль конспекты...