"Туган авылым Янил"
презентация к уроку (старшая группа) на тему
Балаларны Янил авылының истәлекле урыннарының тарихы белән таныштыру.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_avylym_yanil.pptx | 2.98 МБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
1909-1910 елларда дин мәктәбе бетерелә һәм земство управасы карамагына күчә. Мәктәпкә “Земское училище” дигән исем бирелә. Шуннан соң Мәгариф җитәкчелеге ике класслы мәктәп төзү өчен кирәк-яраклар җибәрә һәм төзү материаллары ташыла башлый. Бу мәктәп 1910 елда салына. Укулар 1910 елның сентябрендә башланып китә. Мәктәп “ике класслы училище” дип атала. 1917нче елда мәктәп исеме үзгәртелеп, “Беренче баскыч” дип йөртелә башлый. Бу чорда укучылар саны 10-15 ләп кенә була. 1919 нчы елда “Татар земство учили щ есы” ачыла. Бу татарча укытыла торган беренче мәктәп була. 1931 нче елда мәктәп тулы булмаган урта мәктәп дип, 1952 нче елда урта мәктәп дип үзгәртелә. Бүгенге көндә дә Янил урта мәктәбе алгы сафлардан төшми. Мөгаллимнәребезнең тырыш хезмәте белән мәктәбебез елдан-ел чәчәк кенә ата бара. Янил урта мәктәбе
В 1936 году в селе Яныль Кукморского района была открыта машинно-тракторная станция, которая должна была обслуживать 37 колхозов, входящих в зону, техникой и кадрами механизаторов, трактористов. Яныльская МТС была одной из самых передовых в СССР. 10 лет она занимала призовые места в республике. В 1959 году при Яныльской МТС открылось училище механизации сельского хозяйства (УМСХ № 21) с годовым сроком обучения. Обучение проводилось по профессии тракторист – машинист. С 1962 года начинается летопись одного из лучших учебных заведений начального и среднего профессионального образования – Кукморского аграрного колледжа. С 2009 года ли цей , изменив свой статус, был преобразован в средне – профессиональное учебное заведение Кукморский аграрный колледж. Кукмара аграр коллияте
Риваятьләргә караганда Янил авылына Х VI - XVIII гасырларда нигез салынган. “Царизымның” христианлаштыру сәясәтенең иң куәтле чагы. Авыл халкын куркыту, яисә кызыксындыру белән христиан диненә күчерәләр. Риза булмаганнар исә, төрлесе-төрле якка китәргә мәҗбүр була. Өлкәннәр әйтүенә караганда, иң әвәл бу урынга удмурт- марилар килеп урнашкан. Урман кисеп йорт, каралты-куралар торгызганнар, үзләренә чәчүлек җир әзерләргәннәр. Янилгә иң әвәл өч гаилә нигез салган, диләр. Мамадыштан ике, Арчадан бер гаилә килеп төпләнгәннәр. Алар рус һәм удмурт милләтендәгеләр. Ел саен алар янына христиан диненә күчкән татарлар (керәшен татарлары) да килеп урнаша тора. Халык бу авылга “Новая село Головино” дип исем бирә. Авыл зурая, тирә-юньгә таныла бара. Татарлар “Новое село Головино” ны үзләренчә татарчалаштырып “Яңа авыл” дип атый башлыйлар. Тора-бара исә аны “Яңа ил” гә алыштырганнар. Читтән күчеп килүчеләр аны тагын да җиңеләйтеп “Яңил” дип, аннан инде бүгенгә килеп җиткән исеме “Янил” гә әверелә. 1904 елда авылның үзәгенә чиркәү салына. Бу чиркәү салуның максаты: авылда христиан динендәге кешеләрне арттыру. Чиркәүнең побы Кузьмин Семен була. Дин мәктәбендә укучылар чиркәүгә килеп дин җырларын җырлаганнар. Чиркәү салынганнан соң 2 дин кешеләре арасында үзара дошманлык туа һәм 1907 елда мәчет салына. Анда, Башкортстандагы мөфтигә барып, указлы мулла исеме алып кайткан Ибраһимов Гапсәлам муллалык вазифасын үти. Керәшен халкының гыйбәдәт йорты
Янил авылында яңа элемтә үзәге1987 елның яз аенда эшли башлый. 1988 елда шул ук бинада АТС та хезмәт күрсәтүен дәвам итә. Янил авылының элемтә үзәге Вахит, Янил, Бөяр авылларына хезмәт күрсәтә . Элемтә үзәге
Кукмара районы Янил авылындагы хәзерге вакытта хезмәт күрсәтә торган мәдәният йорты Мәктәп урамы, 18 йортта урнашкан. Мәдәният йортының тамашачылар залы 200 урынга исәпләнгән. Клубта мәдәни чаралар һәрвакытта күңелле рәвештә үтә. Авылның мәдәният йорты
Янил авылындагы мөселманнарның гыйбәдәт йорты 2004 елның февраль аенда ачылып беренче азанын әйтә. Шул көннән бирле гыйбәдәт йортының ишекләре ябылып торганы юк. Мәчетне салуда беренчеләрдән булып (шул вакыттагы) җирле үзидәрә рәисе Абаев Альфред абый белән Хәсәнов Фәсхетдин абыйлар башлап йөриләр. Нигезен бөтен авыл халкы җыелып салалар, нигезен салу өчен ташларны да авыл халкы өмә ясап чыгаралар , күмәкләп эшлиләр. Авылда шундый тырыш, бердәм халык яшәгәндә генә матур гыйбәдәт йортлары калкып чыга . Авылымның гыйбәдәт йорты
Янил авылының балалар мәйданчыгы 2014 елда төзелә. Аны төзүне җирле үзидәрә үз өстенә алып башкарып чыга. Мәйданчык авылның бик уңаелы урыны, Үзәк урамында урнашкан. Мәйданчыкта авылның барлык балалары да бик яратып уйныйлар. Балалар мәйданчыгы
Безне ң туган төбәгебездә яшәүче дус милләтләр
Әби – бабаларыбызның мирасын саклап , бакчабызда, үзебезнең төбәктә яшәүче халыкларның милли киемнәре, ризыклары,гореф – гадәтләре турында бәйрәмнәр, кичәләр, әңгәмәләр уза.
Якташ язучыбыз – Рәшит ага Бәшәр
« Авылым » дип горурланып, Әйтәмен мин һәркемгә. Хезмәт белән гомер итеп, Җиткән ул шушы көнгә. Биш гасырлык гомерендә, Күрмәгән ул ниләр генә. Кемнәр килгән, кемнәр киткән, Яшәмәгән кемнәр генә .
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Проект “Туган авылым –Тайсуган”
Проект“Туган авылым –Тайсуган” Гамәлгә ашыру срогы – 2012-2013, 2013-2014 уку еллары Проектның эчтәлеге:1.Проект “Туган авылым -Тайсуган”2.Кушымта:Ø “Туган авылым –Тайсуган”, “Туган ав...
"Туган авылым"шөгыле
Максат: балаларны туган жир, туган як тошенчэсе белэн таныштыру. Узлэре яши торган авылнын исеме , урамнары, жэмэгать биналары, чишмэлэре, халкы белэн таныштыру. Туган якка карата мэхэббэ...
Туган авылым
Туган илне ,туган йорт турында белемнэрен баету,ныгыту.Тэрбия бурычлары:Туган илне,туган йортны ярату,анын белэн горурлану хислэре тэрбиялэу.Устеру бурычы:Балаларнын сорауларга ашыкмыйча,э...
"Туган авылым тарихы"
Әлеге эшемдә мин туган авылымның тарихын,данлыклы кешеләрен,елга,урам атамаларының аңлатмаларын тасвирлап күрсәттем.Аның барлыкка килү тарихын,кемнәр яшәвен,ниләр белән шөгыльләнүләрен яздым....
Конспект - Туган авылым
Конспект - Туган авылым...
Туган авылым
Туган авылым тарихы....
"Туган авылым Янил" дип исемләнгән проект эше
Туган авылның матурлыгы, истәлекле урыннары белән балаларда соклану, горурлык хисе тудыру....