конспекты занятий для воспитателей по обучению татарскому языку
план-конспект занятия (старшая, подготовительная группа) на тему

конспекты для воспитателей по обучению татарскому языку помогут более интересно проводить занятия по татарскому языку.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kiemner_kurgezmese.docx29.39 КБ
Файл konspekt_teremkshchy_2.docx24.4 КБ

Предварительный просмотр:

                                     Эшчәнлек конспекты

                             Тема:”Киемнәр күргәзмәсе”

Әзерләде:1 категорияле татар теле тәрбиячесе Бикмуратова Гөлүсә Госман кызы.

Максат:өйрәнгән сузләрне сөйләмдә дөрес куллану ,сөйләм телен үстерү,татар авазларын  дөрес әйтүләренә ирешү.

Бурычлары:

-киемнәрне танып-белеп дөрес әйтү;

-төсләрне ныгыту;

-саннарны ныгыту;

-татар киемнәре һәм бизәкләре белән таныштыру;

- татар халкына уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

Ярдәмлек :татар киемнәре,күрсәтмә материаллар,экран,магнитофон,

кулъяулык,слайдлар,кисеп-ябыштыру өчен әзер калфак,түбәтәй,төрле төстәге тары ярмасы,клей,татар бизәкләре –шаблоннар,трафаретлар.

Сүзлек өстендә эш:күлмәк,чалбар,сарафан,алъяпкыч,

камзол,читек,түбәтәй,ки,сал,яулык,кулъяулык.

                           Эшчәнлек  барышы

Тәрбияче:Исәнмесез балалар ,хәлләрегез ничек? Безгә бүген кунаклар килде, алар белән дә исәнләшик әле .

Балалар:Исәнмесез ,кунак апалар!

Тәрбияче:Кунаклар да матур итеп киенеп килгән,сез дә матур киенгәнсез бүген ,әйдәгез әле киемнәребезне мактап китик  .

-Даша, синең күлмәк  нинди ?

-Минем күлмәк матур,чиста,сары.

-Альбина синең сарафан нинди?

-Минем сарафан кечкенә ,кызыл(яшел,ак,сары).

-Рамир , синең чалбар нинди,макта әле.

-Минем  чалбар  зур,зәңгәр,әйбәт.

-Настя , синең  футболка нинди?

-Минем футболка матур,кызыл.

Тәрбияче:Ә хәзер  бергәләп җыр җырлап  алыйк.

Җыр:”Минем күлмәк матур...”

Тәрбияче:Булдырдыгыз!Мин сезне бүген   күргәзмәгә(выставка) алып барам,анда  татар киемнәре күрсәтәләр.

слайдлар күрсәтелә-татар киемнәре(татар кызы,татар малае; калфак,түбәтәй,кулмәк,камзол,читек,чалбар,яулык)

Тәрбияче: Карагыз әле нинди матур татар киемнәре ,төрле бизәкләр белән бизәлгән .Татар бизәкләрендә ак,кызыл,яшел,зәңгәр төсләр кулланыла.Раньше это была повседневной одеждой татарского народа ,а сейчас мы  видим только на праздниках.На каких праздниках?

Балалар:Сабантуй  , день города,нәүрүз.

Тәрбияче:ә  хәзер аерым-аерым карап китик .Бу нәрсә?

Балалар:Калфак,камзол,читек.

Тәрбияче:Дөрес ,бу киемнәрне  кемнәр кия?

Балалар:әни,әбиләр,кызлар.

Тәрбияче:Да,  женская одежда.Давайте еще посмотрим.Бу нәрсә?

Балалар:Түбәтәй,күлмәк,камзол,чалбар.

Тәрбияче:Бик дөрес,боларны кемнәр кия?

Балалар:малайлар,әти,бабайлар.

Тәрбияче:Да, мужская одежда .Татарская национальная одежда в любом возрасте красива.Ә бу нәрсә?

Балалар:Кулъяулык,кечкенә.

Тәрбияче :Кулъяулыкны кимиләр,без аның белән уен уйнап китәрбез.

                                             Уен:”Кулъяулыгым».

Кулъяулыгым  яшел,яшел

Яшел чирәм астында,

Сиздермичә ташлап китәм

Бер иптәшем артына(3 тапкыр уйнатыла).

Тәрбияче:Монда кибет тә бар,мы можем примерить и покупать одежду.

А как мы скажем Эмилю чтоб он одевал түбәтәй?

Балалар :Эмиль түбәтәй ки.

Тәрбияче:А как скажем чтоб он снял?

Балалар : Эмиль түбәтәй  сал.

Тәрбияче : А  что предложим девочкам одеть?

Балалар: Калфак  .

Тәрбияче: Мә ,Катя алъяпкыч  ки,син кибетче.

Кибетче алъяпкыч кия һәм  сата.

                      Уен:”Киемнәр кибете”.              

-Нәрсә кирәк?

-Күлмәк  кирәк.

-Нинди күлмәк?

-Матур ,зәңгәр,чиста.

-Ничә кулмәк?

-Ике ,ничә сум?

-Биш сум.

Тәрбияче:Мы с вами посмотрели,купили одежды, а сейчас нам пора возвращаться в детский сад , давайте мы тоже с вами сделаем калфак  и тубетейку  и отправим на выставку,с вами продолжит работу Лариса Валентиновна.

               Дидактическая игра:”Аерып ал”(найди татарские узоры).

Кисеп-ябыштыруны төркем тәрбиячесе дәвам итә(рус телле тәрбиячесе эшчәнлектә ничек татар сүзләрен сөйләмдә  куллануын күрсәтә, татар телендә төсләр ныгытыла, балалар бергә күмәк түбәтәй һәм калфактагы татар бизәкләрен төсле тары ярмасы белән  бизиләр).

Тәрбияче:Сезгә күргәзмә ошадымы?

Балалар:Әйе.

Дети показывают свои работы.

                                           Эшчәнлек   тәмам.

 



Предварительный просмотр:

                Конспектның темасы :“Әкияттә кунакта”

Максат:сөйләм телен үстерү,татар фольклоры белән таныштыру,сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.

Бурычлары:  

1)балаларны аралашуга этәрү,белемнәрен ныгыту.

2)әкият геройларына әйләнеп, яхшы кәеф белән уйнауларына ирешү. 3)балада кызыксыну уяту.

4)татар әкиятләрен тыңларга теләк булдыру.

5)сөйләм әдәбен камилләштерү.

Ярдәмлек: битлекләр,экран,магнитофон,өй-теремкәй,серле сандык,тылсымлы китап,көзгеләр,бүләк-китап.

                             Эшчәнлек барышы

Тәрбияче:Исәнмесез , балалар.Хәлләрегез ничек?

Балалар:Исәнмесез,әйбәт.

Тәрбияче:Әйдәгез, елмаеп бер-беребезгә хәерле иртәләр телик әле,ә хәзер үзебезгә көзгеләрдән карап хәерле иртә телик(көзгеләр таратыла).

Балалар:Хәерле иртә.

Тәрбияче:Безгә буген яхшы кәеф бик кирәк,чөнки  мин сезне буген әкияткә кунакка  алып барам.Ә сез әкиятләр яратасызмы?

Балалар:Әйе,яратабыз.

Тәрбияче:Бу серле сандыгыбыз безгә юл күрсәтер,ләкин иң элек безгә биремнәрне үтәргә кирәк . Мин сезгә табышмаклар әйтәм ,сез җавабын табарсыз.

1)кечкенә,бәләкәй,  сыр ярата,нәрсә ул?

-тычкан(слайд күрсәтелә)

-тычкан нишли?

-ашый.

2)Кечкенә ,ак ,урманда яши, нәрсә  ул?

-Куян(слайдта күрсәтелә)

-куян нишли?

-сикерә.

3)усал,соры ,урманда яши,нәрсә ул?

-бүре(слайд күрсәтелә)

-бүре нишли?

-йөгерә.

4)кечкенә,әйбәт,урманда яши,алма ярата,ул нәрсә?

-керпе(слайд күрсәтелә)

-керпе нишли?

-уйный.

5)Матур,чиста,урманда яши,нәрсә ул?

-төлке(слайд күрсәтелә)

-төлке нишли?

-утыра.

6)Зур, йомшак,  урманда яши,нәрсә ул?

-аю(слайд күрсәтелә)

-аю нишли?

-йоклый.

Тәрбияче:Булдырдыгыз.Килегез әле балалар, серле сандыгыбызны ачып карыйк(сандык ачыла,битлекләр таратыла –тычкан,куян, керпе,буре,төлке,аю,өй-теремкәй).Син кем?

Балалар:мин куян,мин керпе...

Тәрбияче:Мин –өй булам. Битлекләрне кидек,  әкияткә киттек.

Балалар:Әйдәгез.

Тәрбияче : Әкияткә без җырлап  барабыз.

Бергә:Мин барам,барам,барам

Әкияткә барам ,барам 2 тапкыр (Теремкәй янына киләләр).

Тәрбияче:Балалар ,без нинди әкияткә килдек буген?

Балалар:Теремкәй әкиятенә.

Тәрбияче:Әйе рус телендә” теремок”,ә татарча “теремкәй” дип атала,ә менә Чуваш телендә  “КЕРМЕН” дип  атала  икән.  Башка телләрдә ничек әйтелә икән, әниләрегез белән белеп килерсез.

Балалар:ярар.

Тәрбияче:Килегез бирегә ,керегез Теремкәйгә.Әйдәгез, сорыйк әле, Теремкәйдә кемнәр яши?

Балалар:Теремкәйдә кем яши?(бер-берсенә күрсәтеп әйтәләр).

Бергә: Теремкәйдә тычкан яши.Теремкәйдә куян яши.Теремкәйдә керпе яши.

Теремкәйдә буре яши .Теремкәйдә төлке яши.Теремкәйдә аю яши.Алар бик дус.

Тәрбияче :Әйдәгез  уен уйнап алыйк.

Бергә:Уен “Бергәләп биибез”.

Бар монда зур төлке,зур төлке,матур төлке 2 тапкыр.

Төлке,төлке кил әле,биеп,биеп кит әле 2 тапкыр.

Бар монда зур аю ,зур аю ,матур аю 2 тапкыр.

Аю,аю кил әле,биеп,биеп кит әле 2 тапкыр.

Бар кечкенә куян ,кечкенә матур куян 2 тапкыр.

Куян ,куян кил әле,биеп,биеп кит әле 2 тапкыр.

Бар кечкенә керпе ,кечкенә матур керпе 2 тапкыр.

Керпе ,керпе кил әле биеп биеп кит әле 2 тапкыр.

Тәрбияче:булдырдыгыз,мин сезгә үземнең тылсымлы китапларымны бүләк итәм, бу китап белән сез үзегез теләгән  әкиятләрне төзи аласыз,ә бу китап татар телендә, “Теремкәй” әкияте, тәрбияче апалар белән укырсыз (ике китап бүләк ителә).

Рәхмәт,саубулыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по экологии с обучением татарского языка по теме: «Птицы».

Конспект занятия по экологии с обучением татарского языкаТема: «Птицы».Средняя группа.  Программное содержание:1 .Ознакомить детей с новыми словами, с названиями птиц, такими как:- Вор...

Открытое интегрированное занятие на КМО воспитателей по обучению татарскому языку

Открытый урок для воспитателей районного методического объяденения советского района г. Казани Республики Татарстан.Подготовила и правила воспитатель первой квалификационной категории МАДОУ "Детский с...

Аналитический отчёт за межаттестационный период педагогической деятельности воспитателя по обучению татарскому языку на 2011 – 2015 учебный год

Тема по самообразованию: "Современные технологии по обучению русскоязычных  детей татарскому языку"...

Выступление на семинаре-практикуме для воспитателей по обучению татарскому языку по теме:" Реализация Программы краткосрочного курса обучения русскоязычных родителей и детей татарскому языку"

Данная программа курса имеет практическую направленность, подразумевает гибкость и вариативность, направлена на развитие татарской речи и формирование навыков общения у детей старшего дошкольного возр...

Конспект совместной образовательной деятельности с воспитателем по обучению татарскому языку по познавательному развитию в старшей группе на тему: «Одежда»

Конспект совместной образовательной деятельности с воспитателем по обучению татарскому языку по познавательному развитию в старшей группе на тему: «Одежда»...