готовые знакомые сказки для драматизации и кружковой работы на татарском языке с детьми 5-7 лет
методическая разработка (старшая, подготовительная группа) на тему
Детям больше нравится и запоминается сказки написанные в рифму .Они с желанием играют по ролям и в итоге закрепляются татарские слова,развивается связная речь.В связи с этим была сделана эта разработка .Воспитатели по обучению татарскому языку могут использовать в кружковой работе.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kuyan_kyzy.docx | 20.76 КБ |
kuyan_oe.docx | 17.79 КБ |
shalkan.docx | 20.29 КБ |
Предварительный просмотр:
“Куян кызы “әкияте
Бурычлары:өйрәнгән сүзләрне ныгыту,аралашырга өйрәтү,А.Алиш әкиятләренә кызыксыну уяту,хәтер сәләтен үстерү.
Ярдәмлек:агачлар,урман,Айболит өе,костюмнар,итек татар орнаменты белән бизәлгән,куян өе,туп.
Катнашалар:Әни куян,куян кызы,куян малае,Айболит,тиен,аю,бүре.
Эшчәнлек барышы
Залда өй тора ,бизәлгән.алда ике куян туп белән уйныйлар.
Бергә:Туп,туп матур туп ,
Сикер,сикер матур туп
Бер,ике,өч,дүрт,биш
Сикер,сикер матур туп.(диск “уйный-уйный үсәбез”,трек №19)
Куяннар бер-берсе белән саубуллашып өйләренә китәләр.
Куян кызы:Мин куян,матур куян,
Йомшак куян,ак куян,
Әниемә булышам,
Чынаяклар юышам.
Чынаяк,чынаяк
Зәңгәр, матур чынаяк.
(өстәлдәге чынаякларны җырлый-җырлый юа ,диск “уйный-уйный усәбез”№51”Зәңгәр чынаяк”).
(Әни куян кибеттән итек алып кайта).
Әни куян:И кызым,алтыным
Минем иң якыным,
Савытларны югансың,
Чиста итеп югансың.
Куян кызы:Әйе әни юдым,
Сиңа булыштым.
Әни куян:Мин сиңа кибеттән
Алып кайттым итекләр.
Куян кызы:Рәхмәт әнием,
Мин аларны киярмен.
Әни куян:Мә итекләр ки кызым,
Аякларың җылынсын.
(Куян кызы итекләрне киеп татарча бии диск “Шома бас”№ 33 , бию көе),
А.б.Куян кызы шатланган,итекләрне салмаган,
Ләкин яланаяк йөрергә күбрәк ошаган.
Әнисе күрмәгәндә итекләрен салган.
(итекләрен салып йөгереп,сикереп йөри,аннан аяклары авыртканын сизеп урындыкка барып утыра).
Тиен килә:Ни булды ?Аякларың авырта?
Тизрәк кирәк Айболитка барырга.
А.б.Әнисе кызын табибка алып китә,
Килеп кергәч карыйлар,
Бигрәк күп авырулар.
Айболит:Балаларны мин чиратсыз карыйм,
Барыгызны дәвалыйм.
(Айболит куянның агын дәвалый).
Әни куян:Матур итекләр бирдем,
Ник соң аны кимәдең?
Куян кызы:Итекләрне салмамын,
Синең сүзне тыңлармын.
А.б.Шул көннән бирле куян
Итекләрен салмаган,
Аяклары туңмаган,
Беркайчан авырмаган.
Уен:”Куянкай”
Ак куянга ни булган?
Әллә инде авырган?
Иптәшен дә таба алмый,
Урыныннан да тора алмый.
Куян,куян,син сикер,
Иптәшеңне табып китер!
(бер иптәшен уртага алып бии,чакырган бала куян булып кала).
Кулланылган көйләр:диск№1 “Җырлап-биеп уйныйбыз”-“Куяннар”№22.
Әкият тәмам.
Предварительный просмотр:
“Куян өе”әкияте
Максат:балаларның кыргый һәм йорт хайваннары турында белемнәрен ныгыту ,рус телле балаларны аралашырга өйрәтү.
Ярдәмлек:куян,төлке,эт,әтәч,керпе,бүре костюмнары,өй, чалгы,төенчек.
Катнашалар:куян,төлке,әтәч,керпе,буре.
Эшчәнлек барышы
Куян җырлап чыга:
Монда яшим мин ,мин Куян
Минем өем урманда,урманда
Аю ,бүре бар монда ,төлке яши урманда.
Өенә кереп китә,төлке килә.
Төлке:тук-тук-тук Куян , Куянкай
Керт әле өеңә,яшәрбез бергә-бергә.
Куян:Төлкекәй кер әйдә,
Икәү яшәрбез бергә.
А.б.Төлке керә дә куянны куып чыгара,
куян елый-елый китә Һәм этне очрата.
Эт:Куян ник елыйсың?
Куян:Эт, син генә мине аңлыйсың,
Ләкин булыша алмыйсың.
Төлке керде өемә,куып чыгарды менә.
Эт:Һау-Һау-Һау мин курыкмыйм аннан,
Хәзер куып чыгарам.(китәләр,төлкене куалар).
Эт:Төлке чыгып кит тизрәк,куянга уз өе кирәк.
Төлке:Юк ,чыкмыйм,берегездән дә курыкмыйм.
Тукмак алам кулыма,тормагыз минем юлымда.
(Китәләр.Куян керпене очрата).
Керпе:Куян ник елыйсын?
Куян:И керпе син генә мине аңлыйсын,
Ләкин булыша алмыйсын.
Төлке керде өемә ,куып чыгарды менә.
Керпе:Мин курыкмыйм аннан ,
Хәзер куып чыгарам.
(Төлкене куарга китәләр).
Керпе:чыгып кит тизрәк,куянга уз өе кирәк.
Төлке:Юк,чыкмыйм ,берегездән дә курыкмыйм.
Тукмак алам кулыма,тормагыз минем юлымда.
(Китәләр,куян бурене очрата)
Бүре:Куян ник елыйсың?
Куян :Син генә мине аңлыйсың,
Ләкин булыша алмыйсын
Төлке керде өемә,куып чыгарды менә.
Буре:мин курыкмыйм аннан ,хәзер куып чыгарам.
(китәләр һәм төлкене куалар)
Буре:Төлке чыгып кит тизрәк ,куянга үз өе кирәк.
Төлке:Юк чыкмыйм,берегездән дә курыкмыйм,
Тукмак алам кулыма,тормагыз минем юлымда.
(буре,куян китәләр ,куян әтәчне очрата)
Әтәч:Куян ник елыйсын?
Куян:И әтәч син генә мине аңлыйсың,
Ләкин булыша алмыйсың.
Эт куды куа алмады,керпе куды куа алмады ,
Син дә куа алмассың.
(төлкене куарга китәләр).
Этэч:Кикрикук,кикрикук ,
Чык ,йөгер моннан тизрәк,
Минме кереп чукысам ,башыңны канатырмын,
Төлке диеп тормамын.
Төлке:Хәзер ,хәзер җыенам,
Төенчегемне алам.
(Төлке чыгып йөгерә,әтәч куян белән өйгә керәләр).
Бергә:җыр:”Бар монда зур төлке”(УМК диск “Без инде хәзер зурлар,мәктәпкә илтә юллар” №24).
Бар монда зур төлке,зур төлке матур төлке
Төлке,төлке кил әле биеп-биеп кит әле 2 тапкыр
Бар монда зур буре ,зур буре ,соры буре
Буре,бүре кил әле ,биеп-биеп кит әле.2 тапкыр.
Бар кечкенә куян,кечкенә матур куян,
Куян ,куян кил әле,биеп-биеп кит әле 2 тапкыр
Бар кечкенә әтәч кечкенә матур әтәч
Әтәч ,әтәч кил әле ,биеп-биеп кит әле 2 тапкыр.
Әкият тәмам.
Предварительный просмотр:
“ Шалкан”әкияте
Бурычлары:өйрәнгән сузләрне сөйләмдә куллана белү,диалогик
сөйләмне үстерү,татар авазларын дөрес итеп әйтә белү.
Ярдәмлек:өй,зур шалкан,костюмнар,эт,песи,тычкан,яулык,калфак,түбәтәй.
Катнашалар:бабай,әби,кыз,эт,песи,тычкан.
Эшчәнлек барышы
Зал уртасында зур шалкан утыра.Бабай тартырга чыга.(көй яңгырый :диск “Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе”№139,140 җыр “Авыл көе”).
Бабай:быел шалкан утырттым
Кечкенә генә орлыктан,
Ай-яй шалкан зур үскән
Тарта алырмын микән?
А.б.Бабай тарта ,хәле бетә.
Әбигә ул эндәшә.
Бабай:Юк тарта алмыйм
Әбине чакырыйм,
Әбисе,әбисе кил әле
Шалканны тартыйк әле.
Әби:Ай-яй зур үскән,
Тарта алырбыз микән?
Бергә:1-2-3 -4-5
Бездә куәт,бездә көч.
Әби:Кызыбызны чакырыйк,
Шалканны бергә тартыйк.
Кыз:Ай-яй шалкан зур булган,
Быел шалкан бик уңган.
Тарталар ,тарта алмыйлар.
Кыз:Акбай кил әле монда ,
Шалканны тартыйк әйдә.
(Тарталар,тарта алмыйлар).
Эт:һау-һау-һау
Шалкан бигрәк дәү.
(тарталар,тарта алмыйлар).
Эт:песи ,песи кил монда,
Шалканны тартыйк әйдә.
Песи:мияу-мияу мин киләм,
Шалкан нинди зур үскән.
(тарталар,тарта алмыйлар).
Песи:Юк тартып булмый,
Әйдәгез тычканны чакырыйк.
Тычкан,тычкан кил монда,
Шалканны тартыйк әйдә.
(Тычкан килә зур гер күтәреп ,узенең көчле икәнен курсәтә,физарядка ясый).
,Шалканны тарталар ,тартып чыгаралар.
Бергә:Быел шалкан бик уңган,
Ай-яй шалкан зур булган.
Җыр:(бергә УМК диск” уйный-уйный үсәбез” Кишер көенә).
Шалкан,шалкан
Тәмле шалкан,
Зур шалкан,сары шалкан.
Әкият тәмам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
творческий проект по изучению татарского языка русскоязычными детьми по теме "В цирке. Циркта"
Творческий проект«В цирке»«Циркта» Авторы проекта: Натальина А.Т., Гусева А.Ф., МБДОУ №20 детский сад комбинированного вида «Ладушки» Бугульминского муниципального района С...
Занятие по обучению детей татарскому языку с детьми 4-5 лет русской группы по теме: «Уенчыклар»
Максат: 1. Балаларны матур итеп исәнләшергә, рәхмәт әйтергә, бир әле сүзен кулланырга өйрәтүне дәвам итү.2. Өйрәнгән уенчык исемнәрен ныгыту.3....
Изучаем татарский язык с детьми
Это интересно!...
Конспект по закреплению пройденного материала УМК по татарскому языку с детьми подготовительной группы «Учимся говорить по-татарски»
Закрепление пройденного материала УМК по татарскому языку с детьми подготовительной группы...
Конспект ОД по закреплению пройденного материала УМК по татарскому языку с детьми старшей группы «Көзге байлык»
Совместная работа воспитателя по обучению татарскому языку и музыкального руководителя на занятиях с детьми старшего дошкольного возраста с применением сингапурских технологий и ИКТ игр при обуч...
Конспект интегрированного занятия по познавательному развитию на татарском языке с детьми 2 младшей группы
Конспект интегрированного занятия по познавательному развитию на татарском языке с детьми 2 младшей группы...
Конспект занятия по обучению родному татарскому языку с детьми подготовительной группы в форме квест-игры. Тема: «В поисках подарка для Зайчика»
Региональный компонент. Обучение родному татарскому языку....