"Балалар нигә ялганлый?"
консультация на тему

Ата-аналар почмагына.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon balalar_nig_insportal.doc46 КБ

Предварительный просмотр:

           БАЛАЛАР  НИГӘ

            ЯЛГАНЛЫЙ

         Балаларның ялганлавы безне борчый, ачуыбызны чыгара, ә кайчакта көләсебезне дә китерә, шулай бит, хөрмәтле ата-аналар?  Мондый хәлләрдә без нишләргә тиеш соң? Әле генә ялганлаган балага җәза бирергәме? Алдашуның көчсезлек, куркаклык кебек сыйфатлар билгесе икәнен тагын бер тапкыр аңлатып караргамы? Әллә ялганы тотылганны яшермичә, бала белән бергәләп көләргәме?

       Ә бит сабыйның алдашу сәбәпләреннән иң зурысы- аның өлкәннәргә ышанып җитмәвендә. Бала ялгыш эшләгән нинди дә булса ярамаган эше өчен өлкәннәр җәза бирер дип курка, шуңа ялганлый. Сабыйга җәза бирергә ашыкмыйбызмы икән без? Имештер, бер-ике тапкыр суккалап алганнан әллә ни булмас. Аның каравы икенче тапкыр ярамаган эш эшләмәс.

         Тән җәзасының берниндие дә, хәтта иң җиңеле дә бала тәрбияләүдә яхшы чара булып исәпләнми. Кеше күңелендә курку тәрбияләргә ярамый. Җәзадан курку күп очракта баланы ярамаган эш эшләүдән тыеп кала алмый. Өлкәннәрне алдарга, боргаланырга, хәйләләргә генә мәҗбүр итә.

         Бу мәсьәләдә безгә, өлкәннәргә кат-кат уйланырга кирәктер. “ Ярамый” дигән сүзне артык еш әйтмибезме? Сау-сәламәт баланың кызыксынуын, күпне белергә омтылучан, хәрәкәтчән һәм тиктормас булырга тиешлеген онытып җибәрмибезме?

         Балалар ялганлавының икенче сәбәбе- сабыйның үз шәхесен расларга омтылуында. Кайчакларда без балаларның йомшаклыгыннан, кыюсызлыгыннан, куркаклыгыннан көләбез, аны кайбер яклардан өстенрәк бүтән балалар белән чагыштырабыз. Шулай итеп кечкенә кешенең шәхесен кимсетәбез. Андый хәлләрдә бала, үрнәк итеп куелган башкалардан көчлерәк тә, әдәплерәк тә, кыюрак та була алмагач, булмаган яхшы сыйфатларын да бар дип, үзен яхшырак итеп күрсәтергә тырыша.

         Мондый очракларда безгә, өлкәннәргә, мөгаен, баланың ялганын фаш итмәскә, ә сабыррак булырга, яхшы эшләре өчен аны ешрак мактарга, сабыйда үзебез күрергә теләгән сыйфатларны булдыру юлларын эзләргә кирәктер. Курыкма... Бергәләп шундый әкият-вакыйгалар уйлап чыгарырга кирәк: аның төп герое безнең сабыебыз булсын һәм ул көчлелеге белән кешеләрне таң калдырсын.

          Бала ялганының тагын бер варианты-якыннарын, әти-әниләрен, туганнарын яхшырак итеп күрсәтергә тырышу. Ихтимал, балаларның бу уйдырмаларына безгә дә колак салу тиештер? Һәм бу очракта безгә, мөгаен, балаларны түгел, ә үзебезне яңадан тәрбияли башларга кирәктер. Яисә, бала белән тыныч кына сөйләшергә кирәктер.  

                                           

     СӘЛӘТЛЕ БАЛА                          

      ТӘРБИЯЛӘГЕЗ

/Күренекле педагог Дэвид-Льюи язмаларыннан/

1.  Баланың һәр соравына туры һәм түземлелек белән җавап бир.

2.  Бала бүлмәсендә һәм өстәлдәге тәртипсезлек өчен тавыш кузгатма. Ул шөгыльләнсен өчен шартлар тудыр .  

3.   Балага һәрвакыт хәленнән килгән эш йөклә.

4. Баланы һәрвакыт кызыклы сәяхәтләргә, күренекле урыннарга алып бар.

5.  Балага җитешмәгән якларын күрсәтеп, башка балалардан син начаррак дип әйтмә.

6. Баланы фикерләргә, уйларга өйрәт, аңа кызыклы нәрсәләрне даими укы.

7.  Балада һәр нәрсәгә кызыксыну уятырга тырыш, төрле вакыйгалар, хәлләр уйлап чыгаруына, хыялына каршы килмә.

8.    Бервакытта да бала җибәргән хатадан көлмә, аны үртәмә.

9.   Аның яхшы эшләре өчен бервакытта да мактау сүзләрен кызганма.

10.  Баланы олылар белән үзен олыларча тотарга өйрәт.

11.   Ялганга, тупаслыкка юл куйма.

12. Гаилә эшен планлаштыруда бала да катнашырга тиеш.

  ЯШЬ  ӘНИЛӘР  ӨЧЕН  

  Балага беренче тешләр 6-8 айдан чыга башлый. 1 яшь тулганда инде аларның саны 8 дән дә ким булмый. Күкрәк баласының төкереге күп бүленеп чыга, тешләре дә сирәк булу сәбәпле беренче тешләрне чистартасы юк. Балага ике яшь ярым тулгач, тешләрне чистару турында уйлый башларга кирәктер.

   Иң элек сабыйның авызын чистартырга өйрәтергә кирәк. Бу процедураны үзләштерү өчен 1-2 көн генә аз, шуңа күрә сездән зур түземлелек сорала.

   Ашаганнан соң һәм йокы алдыннан каты алма, кишер бирү дә файдалы.Чөнки алма ашаганда төкерек күбәя, тешләр чистара. 4 яшьлек бала теш щеткасыннан файдалана белергә тиеш. Щетканы файдаланыр алдыннан яхшылап юалар,  берничә сәгать сабынлы килеш тоталар. Аннан соң сабынны юып чистарталар. Щетканы һич тә футлярда сакларга ярамый,  анда микроблар шәп үрчи. Щетканы бары 3-4 ай гына файдаланырга кирәк.

   Иң элек щеткага паста сөртмичә генә ничек файдаланырга кирәклеген күрсәтегез: ничек дөрес тотарга, астан өскә йөртергә. Алдагы тешләрне генә түгел арттагысын да чистартырга кирәклеген аңлатыгыз. Баланы теш чистартырга өйрәткәч, аннан бу эшне көн дә үтәвен таләп итегез. Үзегез дә  үрнәк күрсәтегез.

  ИҖАТКА ЯКЫНАЙТЫП            

          ТӘРБИЯЛӘҮ

     Баланы поэзия, сынлы сәнгать, музыка матурлыгы белән таныштыру аны рухи яктан баета, кешеләргә һәм әйләнә-тирәгә карата иҗади мөнәсәбәттә булырга өйрәтә.

     Үзләре ясаган рәсемнәрдә кечкенәләр тормыштан алган тәэсирләрдән чагылдыралар. Рәсем баланы фикер йөртергә, хыялланырга өйрәтә. Күргәнен сүрәтли алу осталыгы безнең нәни рәссамнарыбызда әле еш кына җитенкерәп бетми. Мондый очракта без, өлкәннәр, аларга ярдәмгә киләбез. Ләкин әлеге ярдәм аңа һич тә мәҗбүриләп тагылмасын. Биргән киңәшләребез дә кырт кисеп әйтелмәсен.

     Без, ата-аналар, балаларыбызны иҗатка сак, игътибарлы булырга күнектерергә тиешбез. Моның өчен күрәсең, бала белән бергә аның рәсемнәрен, ясаган әйберләрен ешрак караштыргалап торырга кирәктер. Алар буенча фикер алышу, мөмкин кадәр мактауга саранланмау, кирәк икән, файдалы киңәшләр бирү урынлы.

     Баланы үз эшен төгәлләмичә, арып,  рәсем ясаудан туеп, аны кинәт кеә ташлау очраклары да булырга мөмкин. Андый вакытларда аның сәбәбен ачыкларга, балага эшен төгәлләргә кушарга кирәк. Болай эшләп без баланы түзем булырга өйрәтәбез.

    Ләкин баланың эшен күреп таң калуыгызны аңа артык сиздерергә, аны күккә чөеп мактарга ярамый.

    Үзен башкалардан яхшырак, өстенрәк итеп күрү тойгысы баланың характерында масаючанлык сыйфатының үсүенә китерә.

    Иң яхшысы- үз балабызның иҗади мавыгуын игелекле эшкә юнәлтик. Моның өчен, һәр форсаттан файдаланып, нәни рәссамыбызга үзенең иң-иң яхшы рәсемнәрен, ясаган әйберләрен әбисенә, дустына. Сеңлесенә бүләк итәргә киңәш бирик.

    Шулай ук балаларыбызның тормышы сынлы сәнгать белән генә түгел, бәлки музыка, әдәбият белән дә баетылырга тиеш. Телевизордан яки кинотеатрда караган һәрбер фильм укылган яки сөйләнгән һәр әкият, балалар өчен булган һәр спектакль турында бала белән фикер алышу, аңардан кайсы геройның ни өчен ошавын, кайсылары ошамавын сорау; яраткан герое урынында ул булса үзен ничек тотар иде, шул турыда хыялга бирелеп алу зарури. Шулай итеп без баланы кабул итү- үзләштерү культурасына өйрәтәбез.

    Без балаларыбызны матурлыкны күреп тоя белергә. аларны табигатькә якынайтып та, Җир йөзендә безгә кадәр яшәгән һәм хәзер яши торган искиткеч кешеләр турында сөйләп тә өйрәтәбез. Балаларыбызны күзәтергә, тыңларга өндибез, дөньяга иҗади мөнәсәбәттә булырга өйрәтәбез.

 НӘРСӘДӘН БАШЛАРГА

 “Туган көннән башлап 5 яшькә кадәр – иң җаваплы чор”. Л.Н.Толстойның сүзләре белән килешмичә мөмкин түгел.

   Беренче 5 ел дәвамында бала үз хәрәкәтәрен идарә итәргә өйрәнә. Тәүге адымнарын атлаганнан соң, ул сабыйлык чорының үсеш баскычлары буйлап алга һәм югарыга омтыла. Без, өлкәннәр, бу чорда балаларыбызның киң күңелле, нәзакәтле һәм акыллы ярдәмчеләре булырга тиешбез.

   3 яшьтән 7 яшькә кадәрге чорны психологлар һәм педагоглар у е н  яше дип атаганнар. Сабый тирә- юньдәге үзе күреп күзәткән бар нәрсәне уен итеп кабатлап, олылар дөньясын танып өйрәнә һәм аңа кушылып китә. Аңарда инде азмы-күпме тормыш тәҗрибәсе туплана. Баланың хәтере искиткеч яхшы. Ул бик игътибарлы, кызыксынучан, ләкин үз фикере юк. Үз тирәсендәге олы кешеләрнең барлык кылган эшләрен кабатлый. Ата-аналарга бу турыда онытырга ярамый.

    Нәниләргә карата таләпчәнлекне киметмичә, назга саранланмаска кирәк.Әгәр өлкәннәр балага дусларча ягымлы мөнәсәбәттә булсалар һәм аның мөмкинлекләренә, көченә ышаныч белдерсәләр – балада уңай тойгы барлыкка килә. Ул чакта безнең таләпчәнлегебез һәм җитдилегебез аны чыгырыннан чыгармый, бары тик тиешле тәртипкә генә өйрәтә.

    Баланың инсафлылыгы үзен дөрес тота, әдәп - тәртип кагыйдәләрен үти белүендә, аның тышкы кыяфәтендә, сөйләшүендә, әйберләргә мөнәсәбәтендә, тирә- юндәгеләр белән аралашу рәвешендә чагыла. Шулай итеп, балага бу кагыйдәләрне үзләштерергә һәм аларны үти белергә кирәк.

    Педагоглар һәм психологлар фикеренчә, мәктәпкәчә яшьтәге бала түбәндәге күнекмәләрне үтәргә тиеш. Болар:

     -  баланың шәхси пөхтәлегенә;

     - табын янында үз-үзен дөрес тотуына, ашау-эчү приборларыннан файдалана белүенә;

     - өйдә һәм җәмәгать урынында өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән аралашу культурасына, хезмәт бурычларын үтәвенә бәйле күренешләр.

     Балага әдәп-тәртип күнекмәләре ничек бирелә соң? Әлбәттә, бу иң беренче чиратта ата-ананың үз мисалында алып барыла. Боларга баланы бик кечкенәдән күнектерә башларга кирәк.

 

 

 

                                                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт

Коррекцияле-белем бирү:  Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын   активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне...

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү программасы

Балалар бакчасында сәләтле балаларны ачыклау...

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы» Проект эшнең исеме : "Китап киңәшчең синең"

Бүгенге көндә безнең җәмгыятьтә уку статусы бөтенләй кимеде. Мәгълүматларның техник яктан камилләшүе чорында китапка кызыксыну кимеде. Бу проблеманы хәл итү өчен үсеп килүче буынның китап укуга, китап...

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы» Проект эш: "Яңа ел"

Теманың актуальлеге:Яңа ел-иң яраткан, искиткеч гаилә бәйрәме. Кыш бабайның сихри үзгәрешләре һәм бүләкләре булган бәйрәм. Әлеге проектта Яңа елны бәйрәм итү традицияләрен өйрәнү һәм саклау мөһим урын...