Яңа ел серләре
материал (старшая группа) на тему
Предварительный просмотр:
МБББУ “Актаныш башлангыч мәктәп - балалар бакчасы”
Яңа ел серләре.
(Зурлар төркемендә күңел ачу сценариесе)
Тәрбияче: Зәкиева Г.Н.
Әгъләмова Ф.Н.
Декабрь, 2015 ел.
Зал бәйрәмчә бизәлгән.
Кара песи белән Убырлы керә.
Убырлы. Өлгердек, өлгердек! Барысыннан да беренче килдек.
Песи. (Чыршыга сокланып).
Ой, ой, ой!
Шундый матур чыршысы,
Бизәк кенә ылысы,
Беркем дә юк янында,
Икәү генә без монда.
Булмасын бәйрәмнәре,
Бер бала да килмәсен.
Убырлы. Ярар, матурым, күрсәтермен мин аларга бәйрәмне, гомер буе онытмаслар мине.
Песи. Эх, бәйрәмнәрен бозарга иде,
Нәрсә булса да уйларга иде.
Убырлы. Шып! Күп сөйләшмә.
Убырлы. Фу, кеше исе килә. Әйдә, моннан ычкыныйк.
Китәләр. Тылсымлы музыка яңгырый.
Кулга – кул тотынышып балалар түгәрәк әйләнәләр.
Җыр “Яңа ел”.
Самат.
Гаҗәп күркәм безнең чыршы
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен
Котлы булсын Яңа ел!
Котлы булсын Яңа ел!
Исламия.
Без җыелдык бүген залга
Яңа ел бәйрәменә.
Яшел чыршы тирәсендә
Җыр җырлап әйләнергә.
Б. Ильяс.
Менә килде Яңа ел,
Җитте күңелле чаклар.
Яшел чыршы янына,
Без чакырдык кунаклар.
Алып баручы. Балалар, ай нинди кызганыч
Ашыга-ашыга без бизәндек.
Бәйрәмгә диеп килдек.
Юк икән бит чыршыбыз,
Без юкка тырышканбыз.
Тукта, тукта, ут сүнде,
Кемнәрдер бире килде.
Алып баручы. Балалар, безгә булыша алмассыз микән? Без бәйрәмгә килдек, чыршыбызда утлар юк, тирә-юньдә бик караңгы. Карсылуны ярдәмгә чакырыйк бергә-бергә.
Балалар. Карсылу-у! Карсылу-у!
Кулына тылсымлы таяк тоткан Карсылу керә.
Карсылу. Исәнмесез, дусларым! Ник чакырдыгыз мине?
Алып баручы. Балалар бәйрәмгә килгәннәр, ә чыршыбызның уты юк бит Карсылу.
(Тылсымлы таягы белән хәрәкәтләр ясый.)
Яшел чыршы, басып торчы
Залның түрендә.
Утлар сибеп балкып тор син
Бәйрәм көнендә.
(Чыршының утлары яна.)
Килегез чыршы янына,
Түгәрәккә басыгыз.
Яңа елны уйнап-көлеп,
Җырлап каршы алыгыз.
Җыр «Чыршы янында».
Алып баручы. Утырыйк, бераз ял итик,
Чыршыны читтән күзәтик.
Бәйрәм башланды гына,
Серле хәлләр булыр сыман.
Балалар утыралар. Ут сүнә. Убырлы карчык песие белән керә.
Убырлы. Бигрәк күңелле икән бер иптәшең дә булмагач. Телевизорны да саттым, акчасына шушы күлмәкне алдым. Бәйрәмгә киярмен дип тырыштым инде. Тик берәү дә чакырмады. Йоклар идем, йокым качты. Бигрәк күңелсез.
Песи. Ә син сихерлә.
Убырлы. Бер, ике, өч, миндә сихер, миндә көч.
Нәрсә күрәм алда?
Песи. Убырлы, анда балалар җыелганнар. Яңа елны каршылыйлардыр. Кыш бабайны көтәләрдер алар.
Убырлы. Яхшылап кара, Кыш бабай күренмиме?
Песи. Юк.
Убырлы. Хи-хи-хи! Менә эш табылды. (Җырлап-биеп, шатланып йөри.)
Песи. Нинди эш, сөйләп бир әле.
Убырлы. Мине, чибәр апаларын, бәйрәмгә чакырмадылар алар. Барыбер бәйрәмнәрен бозам.
Песи. Минем дә сиңа булышасым килә.
Убырлы. Песи, ханым, мин сиңа порошок бирәм, шуны Кыш бабайга сип. Ә мин Кыш бабай булып балаларны үземә каратам. Кара аны, тиз йөр. Капчыгын ал да, монда кил.
Песи мыраулап чыгып китә.
Убырлы балалар янына килә.
Убырлы. Исәнмесез, балаларым, оныкларым!
Сезне Яңа ел белән котлыйм.
Яңа елда телим сезгә кайгылар,
Зурдан-зур начарлыклар,
Тьфу, яхшылыклар, шатлыклар.
Алып баручы. Убырлы, син бүген нишләптер, үзең шикле, үзең юмарт күренәсең.
Убырлы. Син нәрсә, матуркаем. Өйрәнеп беткәнсез, мине гел начар итеп күрәсез. Мин яхшы да була алам. Сезнең балаларны да шатландыра алам.
Алып баручы. Без мәрхәмәтле кунакларга бик шат. Бәйрәмебезгә рәхим итегез.
Убырлы. Мин бәйрәмгә шундый әзерләнеп, бизәнеп, матур итеп киенеп килдем.. Сезнең белән чыршы тирәсендә йөрисем, җырлыйсым килә.
Балалар ярым түгәрәккә басалар.
Җыр “Кыш җитә”
Исламия.
Чын күңелдән котлыйм сезне,
Яңа ел белән, дуслар!
Бүген монда яңгырасын,
Шат авазлар,шат җырлар.
Никита.
Ап-ак мамык карлар ява,
Акка төреп дөньяны.
Бүген безне үз янына
Җыелган дусларың.
Әмир.
Ян яктырак, чыршыкай,
Балкысын утларың
Бүген синең яныңа
Җыелган дусларың.
Сәйдәш.
Көтә чыршы сабыр гына
Безнең җыр җырлаганны.
Тирәсендә әйлән-бәйлән
Уеннар уйнаганны.
Г.Ильяс.
Исәнме, чыршы, исә
Тагын да бер ел үтте.
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
Мансур.
Нинди генә уенчыклар,
Муенсалар юк анда.
Серле шарлар, алмалар
Бөреләр дә бар анда.
Убырлы. Шәп булды бу. Бәйрәмне матур каршыладык. Шуның белән бәйрәм тәмам. Өегезгә кайтып китегез.
Алып баручы. Син нәрсә, Убырлы. Без әле Кыш бабайны көтәбез. Нинди чыршы бәйрәме инде ул Кыш бабайсыз.
Убырлы. Килми сезнең Кыш бабагыз, борынын өшеткән.
Алып баручы. Син безне алдыйсың. Кыш бабайның әле бер елны да килмичә калганы юк. Балалар, бергәләп чакырыйк әле.
Балалар. Кыш бабай! Кыш бабай!
Алып баручы. Чынлап та җавап бирми Кыш бабай. Әбекәй, бу хәлләр миңа бер дә ошамый әле.Бу эшкә синең катнашың юкмы? Әйт әле, кая Кыш бабай?
Убырлы (үчекләп). Кая Кыш бабай? Кая Кыш бабай? Юкка чыкты Кыш бабай. Юк дигәч, юк инде.
Алып баручы. Яхшылык белән Кыш бабайны җибәр, әгәр дә юлына син аркылы чыгарга уйласаң, кара аны.
Убырлы. Сез нәрсә? Мине куркытасызмы? Менә сынашып карыйк әле, кем җитезрәк, хәйләкәррәк, акыллырак икән? Минме, синме?
Уен. Киез итекләр киеп чыршы тирәли йөгерү. (Татар көе)
Убырлы. Ярар, сез җитезлек белән, мин хәйләкәрлек белән алдырдым. Минем турында матур шигырьләр сөйләсәгез, Кыш бабайны китерәм.
Балалар.Убырлы убырлы
Бөтен бите пудырлы.
Әй, бизәнгән, ясанган.
Караучысы булырмы?
Аяклары кәкре,
Аркалары бөкере.
Үзе шундый кылтая,
Мин чибәр дип масая
.
Убырлы. Сез мине үпкәләтәсез!
Алып баручы. Убырлы, без бит шаярдык кына.
Убырлы. Ярар, ярар, Мин дә шаярырга яратам. Сезгә Кыш бабай кирәкме, каршы алыгыз.
Себеркесе белән сихерли.
Музыка астында Кыш бабай керә.
Кыш бабай. Киләм, киләм, балалар. Сезнең янга ашыгам. Бар халык качкан, күрәсең, суыктан курыккан. (Чыршыны әйләнә.) Суыкмы сезгә, балалар? Суыкмы сезгә, кунаклар?
“Кыш бабай белән күмәк җыр”
Балалар. Җылы Кыш бабай. Җылы Кыш бабай.
Кыш бабай. Ә хәзер суыкмы, балалар?
Балалар. Җылы Кыш бабай. Җылы Кыш бабай.
Убырлы. Җылы-суык, җылы-суык. Җитәр инде сиңа чыршы тирәли йөрергә. Кунакка килгәч исәнләшергә кирәк, ә син йөгерәсең дә йөгерәсең.
Кыш бабай. Чынлап та, нәрсә булды соң минем белән? (Кинәт үзгәреп.
Исәнмесез, балаларым!
Минем матур алмаларым,
Зур улларым, зур кызларым,
Иң кадерле күз нурларым!
Яңа ел белән сезне!
Балалар. Әй, Кыш бабай, Кыш бабай!
Туңдырма безне болай!
Кыш бабай. Юк, юк! Суык- салкыннарны,
Җилләрне , бураннарны.
Барысын да калдырып килдем,
Барлык йөрәк җылысын
Сезгә бүген китердем.
Балалар.
Рәхмәт сина Кыш бабай,
Чыршы китергән өчен.
Яңа елга һәммәбезне,
Матур бизәгән өчен.
Кыш бабай. Бигрәк матур бәйрәмегез,
Бигрәк матур чыршыгыз.
Яңа елда шушылай гел бәхетле булыгыз.
Танышыйм әле башта
Сезнең белән мин.
Бер, ике, өч… диюгә
Һәркем әйтсен исемен.
(Һәр бала исемен әйтә).
Кыш бабай.Чыршы янына чакырам,
Матур итеп басыгыз.
Яңа елда әйлән-бәйлән
Җырлап биеп алыгыз.
Җыр «Кыш бабайны биетү».
Кыш бабай. Әй, матур җырладыгыз. Сезнең кебек балалар белән уйнарга яратам инде мин. Туңдырып алыйм әле үзегезне.
Уен «Туңдыру». (Татар көе)
Кыш бабай. Берегезне дә туңдыра алмадым, җитмәсә бик арыдым, утырып торыйм әле.
Ләйлә. Кыш бабай, кадерлем,
Озак көттек без сине.
Сагындырдың килмичә,
Китмисең биимичә.
Башта безне карап тор
Аннан үзең әзер бул.
“Полька” биюе
Кыш бабай. Биим, биим шатланып,
Шатланып, канатланып.
Чыршы бәйрәменә килеп,
Булмас биеми калып.
Кыш бабай биюе. Утыра. (Татар көе).
Кыш бабай. Уф, арыдым, җылындым.
Кайда минем суыгым.
Яусыннар ап-ак карлар.
Минем дусларым алар.
Кар бөртекләре биюе.
Кыш бабай. Менә хәзер ял итим,
Шигырьләр тыңлап китим.
Шигырьләр.
Б. Ильяс.
Дуслар, бергә җыелдык,
Барыбыз бергә булдык.
Бергә шундый күңелле,
Әллә шулай түгелме?
Сөләйман.
Чыршы килгән бүлмәбезгә
Тәмле исләр аңкытып.
Тора залның уртасында
Нурлы йөзен балкытып.
Эмиль.
Чыршыны без бизәдек,
Нәрсәнедер сизмәдек!
Чыршыбыз балкып торсын.
Утлары янып торсын!
Арсен .
Әйтерсең лә энҗе ява,
Энҗе ява, кар түгел.
Карлар оча ак мамыктай,
Шуңа шатлана күңел.
Сөмбел.
Гүзәл, матур, сылу кызга
Чыршы сине тиңлибез
Уенчыклар, шарлар белән
Үзебез дә бизибез.
Рамазан. Бүген иртән әкрен генә,
Эре-эре кар ява.
Сулышлар иркенәяләр
Нинди саф, чиста һава.
Яңа ел керә.
Яңа ел. Мин Яңа ел, Яңа ел
Сезгә бүген килгән ел.
Нинди матур бүген безнең бәйрәм
Ничек матур утлар яналар
Тизрәк кайтсын балаларым диеп,
Тауны көтә безнең балалар.
Мин яратам киек җәнлекләрнең,
Кыш бабайны сырып алуын
Көләч йөзле, юмарт Кыш бабайның
Теләр идем мәңге калуын.
Зәлия.
Әй күңелле Яңа ел.
Нинди була Яңа ел?
Тәмлеме ул Яңа ел?
Тәмлесен бик тәмле дә,
Бик тик бетеп китә ул.
Ямьлесен бик ямьле дә
Бик тиз үтеп китә ул.
Убырлы. (чыршы артыннан чыга.) Кыш бабай, миңа бик оят булып китте. Мин бит сине йоклатмакчы идем. Син мине гафу ит инде.
Кыш бабай. Убырлыны гафу итәбезме, балалар?
Балалар. Гафу итәбез!Гафу итәбез!
Убырлы. Рәхмәт Кыш бабай! Рәхмәт балалар.
Кыш бабай. Балалар, миңа бит китәргә вакыт. Мине башка балалар
бакчаларында да көтәләр.
Алып баручы. Ә бүләкләр, Кыш бабай?
Убырлы. Әйе, әйе, бүләкләр.
Кыш бабай. Әй, онытып торам икән. Кая әле, чыршы төбендә генә иде бит капчыгым. (Эзләп китә) Менә икән. (Өстерәп алып килә. Ача. Песи чыга.) Син нәрсә эшлисең монда?
Песи. (киерелеп) Йоклап киткәнмен бит.
Кыш бабай. Бүләкләр кая соң?
Песи. Нинди бүләкләр?
Убырлы. (песигә). Син нишләдең?
Песи. Мин барысын да синеңчә эшләдем. Бүләкләр Кыш бабай өендә калды.
Кыш бабай. Бүләкләремне алып ташлап, капчык эченә син үзен кереп яттыңмыни әле? Әйдә, өйдән карап килик әле.
Песи. Үзем, үзем. Мин аның кая икәнен беләм. (Чыгып китә. Капчыкны күтәрә алмый. Ишектән кычкыра.) Килегез әле булышырга.
Кыш бабай, Убырлы капчыкны күтәреп керәләр.
Кыш бабай.
Менә сезгә бүләкләр
Рәхим итеп алыгыз.
Яңа елның күчтәнәчен
Өйгә алып кайтыгыз.
Сезнең белән саубуллашып
Тагын бер елга китәм.
Исән-имин булыгыз,
Тагы да зур үсегез.
Киләсе елга бәйрәмгә
Барыгыз да килегез.
Яңа ел котлы булсын,
Яңа ел нурлы булсын!
Сәламәтлек, шатлыклар,
Телим бары уңышлар!
Убырлы. Бик күңелле сезнең белән
Мине яратасыз, беләм.
Онытмагыз чакырырга
Киләсе елга да киләм.
Бүләкләр өләшәләр, китәләр. “Веселая песенка”
Балалар. Яңа ел нурлы булсын! Яңа ел котлы булсын!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Серле аланда
Әлеге эшкәртмә- балаларның шөгыльләрен интеллектуаль уеннар белән тулылындыру максатыннан эшләнде....
" Серле сандык"
Максат: балаларда халкыбызнын тарихына карата кызыксыну уяту; татар халкынын милли киемнэре турындагы белемнэрне ныгыту; жырлар, уен пэм бию аша балаларда милли киемнэргэ карата матурлык хисе, туган и...
" Серле сандык"
Через татарские песни, танцы, стихи воспитывать интерес к национальной одежде татарского народа, любовь к традициям и быту татарского народа....
"Серле келәм".
Открытое занятие....
Тәрбияле бала үстерү серләре
Әти - әниләр җыелышы өчен презентация...
"Серле сандык"
Традиции, обычаи и культура края должна войти в сердце ребенка и стать неотъемлемой частью его души. В своём занятии знакомлю детей с национальным, татарским костюмом, стараюсь прибл...
Серле капчык
Җәнлекләр турында балаларның белемнәрен киңәйтү;Җәнлекләрнең исемнәрен балаларның сөйләм телендә активлаштыру; фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлелек үстерү;Җәнлекләргә карата сак караш,бер-береңә булышу к...