Татар группасындагы балалар бакчасында уен аша рус теленә өйрәтү
план-конспект занятия на тему

Салахова Илхамия Галимовна

Республика  балалар бакчаларында тәрбия һәм укыту эшен ике телдә алып бару мөһим мәсьәләрнең берсе .Чөнки сабыйларның ике телдә тәрбияләү бик зур мәшәкатьләр тудыра,чыгымнар таләп итә. Педагогиклардан да укыту тәрбия процессын дөрес оештыру сорала.Психологик әдәбиятта ике телнең нормаль үсешендә баланың ата телен камил белүе зарур икәнлеге ассызыклана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon doklad.doc37 КБ

Предварительный просмотр:

Кайбыч муниципаль районы Ә.Сәгыйди исемендәге Кошман гомуми урта белем мәктәбе

Татар группасындагы балалар бакчасында уен аша рус теленә өйрәтү

Тәрбияче:Сәләхова И.Г.

Август, 2012


Рус телләренә өйрәтү мәсьәләләре

Республика  балалар бакчаларында тәрбия һәм укыту эшен ике телдә алып бару мөһим мәсьәләрнең берсе Чөнки сабыйларның ике телдә тәрбияләү бик зур мәшәкатьләр тудыра,чыгымнар таләп итә. Педагогиклардан да укыту тәрбия процессын дөрес оештыру сорала.Психологик әдәбиятта ике телнең нормаль үсешендә баланың ата телен камил белүе зарур икәнлеге ассызыклана.Әгәрдә ул үзен ана телен житәрлек дәрәжәдә белмәсә фикерләү сәләтенә зарур  килергә,төрле психологик стресслар китереп чыгарырга,шулай ук үзара аралаша алу мөмкинлеге дә булмаска мөмкин .Мондый күренеш Җәмгыяткә”яртытеллелек”дип атала.Чөнки кеше үзенең хис,кичерешләрен,ихтыяҗларын теләкләрен сүз белән түгел, бәлки төрле ишарәләр ясап аңлатырга мҗбүр була.Һәм мондый шәхес уңайсызлана үзен кечсез итеп саный башлый.

Шуңа күрә педагоглар өчен  сөйләм үстерү,авазларны әйтүдәге кимчелекләрне бетерү һәм гомумән,коррекция эшен кечкенәләр төркеменнән үк башлап җибәрү зарур.

Мәгариф министрлыгының 2001 елның 29 июнендәге “Ана,татар һәм рус телләре өйрәтүне яхшырту чаралары”турындагы 463 нче боерыгы нигезендә үз ана телен өйрәтүне (бигерәктә ул татар балаларына кагыла)-1кечкенәләр-төркеменнән ә рус һәм татар телләрен өйрәтүне уртанчылардан башларга тәкьдим ителә. Шулай итеп,икенче телне өйрәтүнебаланың сөйләме үз ана телендә формлашкачкына башлана һәм бу иң дөрес диеп атала.Бүген тәрбиячеләркуллана торган рус теләренә өйрәтү программалары да балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып,темотик принципка нигезләнеп төзелгән,алар өчен якынча актив һәм пассив сүзлек тә бирелгән.Сүләр һәр темага яраклаштырып көндәлек тормышта кулланырлык,бер-берсе белән аралаша алырлык итеп,төрле громматик кострукцияләре белән баетылган.Балаларны икенче телгә өйрәрәтүне эчтәлеге түбәндәге эш терләреннән торырга мөмкин:

1Дәрестә һәм дәрестән тыш аралашу өчен коммуникактив ситуасияләр тудыру

2Бирелгән лексик һәм громматик конструкцияләрне кат-кат кабатлау.

3Сүзле,җырлы-биюле уеннар һәм күнегүләр куллану.

4Өйрәнәлесе темага ярклаштырып кечкенә шигырьләр,хикәяләр,әкиятләр,табышмаклар уку

5Берүк текасны ике телдә уку,эчтәлеген сөйләү,сәхнәләштерү

6Өйрәнеләсе телнең халык ижаты һәм мәдәнияте белән танышу.Яңа сүзләр һәм грамматик конструкцияләр тәрбияче сөйләме аша кертелә һәм ул сүзләр,баланың ана теле нормаларына туры китереп,тәрҗемә белән чагыштырылып  әйелә.

Тәрбияче балаларга сүзнең ясалышын һәм әйтелешен  билгели торган кагыйдәләрне мөстакыйль рәвештә аңлап истә калдырырга булыша. Мәсәлән,исемнәрнең рус теләрендә күплек санда ничек әйтелешләрен аңлатканда (уеннар ярдәмендә )бергәләп кагыйдәләрен билгелиләр.Шулай аңлашканда бала сүзне механик рәвештә отыпкалмый ә бәлки аңлап үзләштерә.Яшьтәшләре белән аралашканда да ул өйрәнелгән сүзләрне кирәкле урында куллана ала.

Балалар сүзлегенә яңа лексика кертеәндә тәрбияче уен рәвешендә төрле ситуацияләр тудыра.Бала билгеле бер ситуациядә сүләрне берничә тапкыркабатласа ул онытылмаслык булып кала.Яңа сүзләр белән эшләгәнә тәрбияче түбәндәге алымнардан файдалана ала:

Тәрбияче өйрәнеләсе сүзләр кергән рәсем карау һәм уенчыклар әерли. Мәсәлн”Уенчыклар”темасын үткәндә ,уенчыкларны бер-бер артлы күрсәтеп,исемен әйтә һәм балалардан  сүзләрне күмәк кабатлата.Аннан соң аларны һәр балага  җитәрлек итеп өләшә.Бала уенчыкны алганда аның исемен әйтергә тиеш була.

Тәрбияче балалар кулындагы әйберләрнең исемнәрен атый,үзендәге уенчыкның исемен ишеткән бала аны башкаларга күрсәтә,исемен әйтеп,барсы бергә кабатлыйлар.Әгәрдә читенсәләр,тәрбияче үзе ярдәм итә.Шулай итеп,бу эш һәр бала белән аерым эшләнә,бары тик уенчыкларгына алмаштырыла.Балалар уенчыкларны бер-берсенә күрсәтәләр,исемнәрен өйрәнелә  торган телдә әйтәләр һәм тәрбияче сүзнең дөрес әйтелешенә игьтибар итә,дөресли; уенчыкланы алмаштырып,уены шул юнәлештә2-чен т3 этапта алып бара.Өйрәнелгән сүзләр төрле уеннар вакытында кабатлана.Моның өчен тәрбияче кагыйдәле,хәрәкәтле,сюҗетлы уеннардан лото домино һ. б .файдалана ала.Гомумән. икенче телне өйрәнгәндә уен алымы зур урын алып тора.Ул дәреснең һәр өлешендә кулланырга мөмкин.Әйтик тәрбияче дәрескә әкият персаноҗларын кертә укылган әкиятләрне сәхенәләштерә,җырлы-биюле уеннар оештыра.Мондый дәресләрдә һәр бала үз ролен бик теләп башкара,иптәшләре белән аралаша ,теманы җиңеп үзләштерә,сөйләм телен яңа сүзләр белән баета.Билгеле ки,бу яшьтәге балалар бер үк эш белән 10-15 минут артык актив шөгыләнә алмый.Шуңа күрә тәрбияче дәресне планаштырганда,аның методикасын сайлаганда,балалар эшчәнлегенң формаларын билгеләгәндә һәм биремнәр әзерләгәндә моны нык истә тотарга тиеш.Балаларны икенче телгә өйрәтү эше тәрбиячеләрдән игьтибарлылык, түземлелек сорй.Оста педагог балалар белән аралашканда аларга;улым”.”кызым”.”сеңелем”дип дәшә,иркәләп башларыннан  сыйпый,елмая мактап куя,юк-бар өчен тиргәми һ.Бары шулай эшләгәндә генә тәрбия- белем бирү  про шартлар тудырып эшләү тәкцессында уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин .Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга икенче телне өйрәткәндә түбәндәгешартлар зшләү тәкьдим ителә.1.Атнага аерым өч дәрес үткәрү.2Кендәлек реҗимны үтәгәндә,буш вакытларда балалар сөйләменә төрле ситуацияләр кертү,аларны кабатлау.3Аерым-аерым,кечкенә төркемнәр һәм барлык балалар белән уенчыклар,уеннар турында сөйләшүләр үткәрү,уенчыклар һәм өстәл уеннары белән уйнау Аш йокы алдыннан балаларга өйрәнеләсе телдә шигырьләр ,әкиятләр,җырлар классик музыка тыңлату һәм аларны өйрәтү.5Балаларга курчак театры күрсәтү,алар белән  җырлы биюле,сүзле,хәрәкәтле уеннар оештыру6Төрле фәннәргә багышланган дәресләрне(музыка,физкультура,рәсем кул эше һ.б)икенче телдә үткәрү.Теләргә ирәтү эшен,програмның үтәлешен тикшерү һәр тема буенча йомгаклау дәресе барышында уздырыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар шагыйрьләренең иҗаты- балалар бакчасында

Туган телне саклау һәм үстерү- көнүзәк мәсьәлә, чөнки телнең яшәеше, үсеше халыкның аны көндәлек тормышта ни дәрәҗәдә куллануына бәйле.       Туган тел- бала тугач ...

"Әйдәгез, уйныйбыз!" Балалар бакчасында рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтү шөгыле өчен конспект.

Әлеге эшчәнлек уртанчылар төркемендә рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәткәндә кулланыла. Эшчәнлек Укыту методик комплектына нигезләнеп эшләнде....

МИЛЛИ БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА БАЛАЛАРНЫ РУС ТЕЛЕНӘ ӨЙРӘТҮГӘ КОМПЛЕКСЛЫ ЯКЫН КИЛҮ

  Татарстан Республикасында ике дәүләт теле – татар һәм рус телләренең киләчәктә чын мәгънәсендә тигез хокуклы булып яшәеше өчен, беренче чиратта, татар телен татарларга гына түгел, башка ...

Презентация "Балалар бакчасында татар телен өйрәтүдә сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте"

В данной презентации оисаны этапы сюжетно-ролевых игр по возрастам в рамках УМК....

Балалар бакчасында кечкенәләр төркемендә балаларның сөйләм телен үстерүдә халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану

Туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул.  Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәс...

Балалар бакчасында татар телен өйрәнү.

Балалар бакчасында татар телен өйрәнү....