Адгамова Кадрия Васимовна

Тәрбияче Кадрия Адгамованың сайты

Бүгенге көнне соңгы көнеңне яшәгән кебек яшә!

Профессия: воспитатель

Профессиональные интересы: конкурсларда катнашырга яратам, интернетта казынам

Увлечения: бәйлим, шигырьләр язам, сценарийлар әзерлим

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Актаныш

Место работы: МБДОУ №7

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/adgamova-kadriya

О себе

Актанышта иртән иртүк җилләр исәме икән? 
Минем оста икәнемне каян белделәр икән? 
Белмәгәннәр белеп калсын таныштырып китимме? 
Фамилиям -Адгамова, Кадрия - минем исемем. 
70 нче елда тудым – Уразай авылында 
Риза ага Ишморат та шушы авылда торган. 
Мин дә шул Ишморатның бер кыйпылчыгы булам, 
Хәзер - Уразайда түгел,мин Актанышта торам. 
Бик кунакчыл кеше үзем,сез кунакка килегез, 
Агыйделнең буйларында җитәкләшеп йөрербез. 
Тәрбияче булып эшлим-“Алтынчәч” бакчасында 
Балалар өчен дигәндә кызганмыйм акчасын да. 
Уенчыклар да аламын,туган көннәр үткәрәм, 
Өйдәгеләр генә менә тик йөриләр үпкәләп. 
Син бит, -диләр,-детсадны якын күрәсең, 
Безгә генә вакытыңны бик аз бирәсең. 
-И улым дим, Айнарыма син бит инде зур үстең. 
Сигезенчене укып, тугызынчыга ук күчтең. 
Кызым, кызым, кыз кеше, дим, Айгөл кызыма, 
Кызым инде- уң кулым бит, укый-институтта. 
Тормыш юлдашым минем –Айдар исемле, 
Характеры-начар түгел, үзе- сөйкемле. 
Юри генә кыланалар үпкәләгән булып, 
Конкурска әзерләндек өебез тулып. 
“Ел тәрбиячесе” дигән конкурс була, 
Педагогик эшчәнлеккә биремнәр була. 
Конкурска катнашам дип,янып утырдым. 
Эшчәнлегемне җыйнап,файл тутырдым. 
“Үз эшемнең остасы” дип мактаныйм әле. 
Эш тәҗрибәмнең папкасын актарыйм әле. 
Инде хәзер эш турында мин сөйләп алам. 
Әхлак тәрбиясе бирү-методик темам. 
Бу төр тәрбия бирүне башлыйм мин кечкенәдән, 
Табигатьне, тирә – юньне башлыйм танып белүдән. 
Нәниләргә мин өйрәтәм юл йөрү билгеләрен, 
Бик тә теләп өйрәнәбез һәр халык әкиятләрен. 
Ата - аналарны җыеп,чакырам шөгыльләргә, 
Анда берәү дә тик тормый һәркайсы шөгыльләнә. 
Бәйрәмнәр дә үткәрәбез,үткәрәбез кичәләр, 
Әле менә күптән түгел очраштык без кичәдә. 
Әти - әниләр белән мин тыгыз элемтәдә, 
Алар бер дә авырсынмый булыша һәр өлкәдә. 
Мәкаләләр дә язгалыйм мин кичләр утырып, 
Берәм-берәм чыккалыйлар гәзит “тутырып”. 




Миндәдер ул йөрәкләрнең иң олысы, 
Миндәдер ул кулларның иң җылысы, 
Һәр көн миңа ничә сабый карап тора, 
Алар мине әниседәй якын күрә.

Еласалар – мин аларны юатамын, 
Боексалар – мин аларны уйнатамын, 
Сөйләшәмен күңелләрен аңлап кына, 
Орышамын кайчагында җайлап кына.

Үз улымдай, үз кызымдай якын күреп, 
Үстерәмен ничә буын балаларны 
Киткән чакта бакча белән саубуллашып, 
Елый – елый озатамын мин аларны.

Кирәк чакта җитез дә мин, тапкыр да мин, 
Кирәк чакта сабыр да мин, батыр да мин. 
Бик җаваплы, авыр минем хезмәтем дә, 
Тиешенчә күрсәм иде хөрмәтен дә.

Мәрхәмәтле булыйк, хезмәттәшләр, 
Игелекләр кылыйк һәр көн дә. 
Тәүге изгелек орлыклары чәчик, 
Сабыйларның нәни күңеленә.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Фанис Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала"

Мой взгляд на мир

Уз - үземне белән башлаганнан бирле, мин "укытучы”, "тәрбияче” булып уйный идем. Мин әле бала гына ... үзебезнең урам балаларын җыйнап уеннар оештырам, әдәплелек дәресләре үткәрәм. Гомумән, балалар белән әвәрә киләм. Киләчәгемне шул профессиядән башка күз алдына да китерә алмый идем инде. 
Урта мәктәпне тәмамлагач та, мәктәптә комсомол секретаре булып эшләдем. Укытучы булу теләге ныгый гына барды һәм Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетына укырга кердем. Уку миңа җиңел бирелде, чөнки мин бик теләп, кызыксынып укыдым. Читтән торып уку бүлегенә күчеп, Актанышыма кайту - минем педагогик эшчәнлегемнең дәвамына ишарә иде. 
Тормышымның 1990 ел, 19 март иртәсе мине нәниләр янына "Карлыгач” балалар бакчасына илтте. Гөнаһсыз сабыйларның күзләре... Алар шулкадәр кызыксынып миңа төбәлгәннәр ки, мин үземне ниндидер могҗиза тудыру сәләтенә ия булган берәү итеп тойдым. Мин аларның ышанычларын акладым дип уйлыйм. Нәниләрне кызыксындыру, ниндидер шөгыльләргә өйрәтү миңа бер дә авыр булмады. Әти-әниләр белән дә уртак телне тиз таптым мин. Һәм без - бер ук баланың тәрбиячеләре - әти-әниләр һәм мин - сабыйларның нәфис ак күңелен дә якты матур эзләр калдырырлык итеп, бердәм эшләдек. 
Минем төркемдә йөреп, мәктәпкә чыккан 124 бала һәм әти-әниләр белән әле дә тыгыз элемтәдә торабыз. Аларның күбесе районыбызның гына түгел, республиканың төрле конкурслары җиңүчеләре: яшь шахматчы Алмир һәм көрәшче Марат, конферанслар Сөмбел һәм Аслан,Эльза,Даниэль, яшь җырчылар Руфинә,Ландыш ,Алсу. Ә биючеләр тагын да күбрәк. Миләүшә, Рафаэль, Айзат,Айгөл, Инсаф, Энҗе, Айнур,Анжелика Болары - республика бәйгеләренең диплом ияләре генә. Әле иҗат, сәнгать, спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләре бихисап. Аларга шөгыльләнәсе дә шөгыльләнәсе генә, үрләр яулыйсылары - алда. Хәзерге нәниләремне дә алар үрнәгендә тәрбиялим, апа-абыйлары белән кызыклы очрашулар үткәрәм. 
Никадәр кызыклы, сихри һәм шул ук вакытта серле дә балалар дөньясы... Шушы нәни вакыйгаларга бай, яңалыклар белән тулы нәниләр казанында мин инде 22 ел кайныйм. Алардан башка берәр көнем бар икән - ул һич кенә дә бушка узмый, киләсе көннәр өчен планнар төзим, әти-әниләр белән фикерләшәм, киңәшләшәм, һич югында "апау” дип шалтыраткан нәниләрем белән телефон аша әңгәмә корам. Без һәрвакыт бергә. 

    Аралашырга яратам, үземдә булмаган яхшы сыйфатларны кешеләрдән туплыйм, әдәплелекне хуплыйм, әхлаклылыкны өстен күрәм. Тормыш юлы, әлбәттә, сикәлтәләрсез генә булмый. Ләкин яныңда авыр чакларда терәк булырдай яхшы кешеләр булу һәр төрле киртәләрне дә җиңәргә булыша. Минем тормышымда да изге күңелле кешеләр очрап тора. Матур җылы киңәшләре белән методистыбыз Айгөл Фәндүс кызы Нуриахметова, төпле фикерләре белән мөдиребез Альфира Максутовна Харисова мине һәрчак эшкә дәртләндереп торалар. Педагогик эшчәнлектәге методик яктан җитешмәгән якларымны ( ә алар эшләгән һәр кешедә була) баш белгечебез, җитәкчебез Фәндилә Рәисовна Мирзаһитова искәртеп тора, акыллы киңәшләрен бирә. Проблемалы сораулар белән мәрәҗәгать иткәндә РЦМИК методисты Наилә Назифовна Хәсәнова да үзенең ярдәменнән ташламый. Иҗат эшенә илһамландырып торучым да бар - ул "Мәгариф” журналы белгече Гөллинә Миңнулловна Шәфигуллина. Алда санап үткән педагоглар булышлыгы белән күп кенә уңышларга ирештем инде. Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә, юл хәвефсезлегенә өйрәтү буенча 2006 елда республика күләмендә "Үз эшемнең остасы” булып танылдым һәм II дәрәҗә диплом белән бүләкләндем. 2005 елда балалар өчен мин оештырган үсеш бирүче тирәлек районда "Иң оригиналь” булып танылды.2007 елда балаларны архитектура сәнгате белән таныштыру өчен әзерләнгән методик ярдәмлегем районда "Иң яхшы” дип табылды. 2007 нче елда район башлыгының грантына ия булдым. Ләкин болар белән генә чикләнергә түгел исәбем. 
Үз белемеңне күтәрү (самообразование) өстендә системалы эшләү һәр педагогны бизи дип уйлыйм. Квалификация һәм һөнәри белемемне күтәрү өчен максат куям, бурычлар һәм аны тормышка ашыру юлларын билгелим. Һәрвакыт эзләнәм, һәрчак яңалыкка омтылам, даими иҗат итәм. Педагогика, психология, методика буенча әдәбият һәм вакытлы матбугат белән даими танышып бару - минем педагогик эшчәнлегемнең аерылгысыз өлеше. Һәр танышкан материалымны иҗади тулыландырып, балаларның бакчадагы эшчәнлеген рухи баету өлкәсендә даими кулланам. Төп принцибым - группадагы балалар, аларның әти-әниләре арасында уңай мөнәсәбәт , җылы атмосфера урнаштыру. Кайсы гына әти-әнине сабыеның бакчадагы көндәлек эшчәнлеге кызыксындырмый икән?. Ата-ананы бу өлкәдә мәгълүматлы итүне нинди алымнар белән тормышка ашырам соң? 
Рәсемнәр күргәзмәсе - әти-әниләр белән балаларның иң яраткан урыннары. Монда баланың үз эшенә анализ ясала, чагыштырыла. Яңа "таләпләр” куела. Ә " яхшы эшләр рюкзагы” ("Рюкзак добрых дел”) - балаларның иң яратканы. Андагы кечкенә йөрәкләргә балалар гына түгел, яхшы эш күрсәткән әниләр дә ия була. Моннан тыш, әти-әниләребезнең эш урыннарына максатчан экскурсияләр оештырабыз, һөнәрләре турында мәгълүмат туплыйбыз. Минем группама бик актив, һәм сәләтле балалар тупланган. Ә әти-әниләр ... баланы ниндидер шөгыльгә өйрәтү - тәрбияче эше дип кенә карамый алар. Минем бер генә эш көнем дә әти-әниләр белән фикерләшми узмый. Бәйрәм, кичә, ачык шөгыль, күңел ачуларны әйткән дә юк. Алар - миңа терәк. Группамда 32 бала тәрбияләнә : 20 кыз һәм 12 малай ( ), 62 ата-ана исәпләнә. Мин аларның һәркайсына индивидуаль якын килеп, һәрберсенең уй-фикерләре белән исәпләшергә омтылам, аларны һәрберсен аерым яратам һәм ихтирам итәм. Әти-әниләргә, педагогик укулар оештыруым да эштә уңайлыклар тудыра дип исәплим. Бала тәрбияләүдәге уртак бурычлар, авыр ситуацияләр, килеп туган проблемалар күбесе "Яшь әниләр клубы” нда хәл ителә. Ни генә булмасын, эш булгач, авырлыклар да була тора. Ләкин мин оптимист кеше, һәртөрле ситуациядән чыгу юлларын җиңел табам.Минем яклавыма мохтаҗ балалар бар, минем белән фикерләшергә, исәпләшергә гадәтләнгән ата-аналарым бар,яраткан, күңел биреп башкарган хезмэтем бар. 
Үз - үзеңнән, үз эшеңнән канәгатьлек кичерү - бик яхшы гамәл.Тик бу бик азга - берничә сәгать, юк, түгел, берничә минут кына була ала. Бик хыялый шул мин үзем, эшемнән канәгать булмаган минутлар булса,(алар бик еш була) хыял дөньясына чумам. Ул дөньяда мине балаларым - шактый ук үскән,танылган һөнәр ияләре- каршы ала. Киләчәк...Менә нинди матур син... Җырчы Ландыш,Гөлназ, табибә Аида,Алсу, очучы Ленар,Динар,тегүче Эльвина, укытучы Илмира, почтальон Сөмбел, коткаручыИслам, Риназ.. Я хода... Алар нинди күркәм! Хөрмәт казанучы һөнәр ияләре! Менә минем тәрбияче һөнәрен сайлаучы Зилә, Инзилә, Нәзилә, Рәмиләләр. Алар элеккечә мөлаем, тыйнак... ... Әй, хыялый !Уян! Син бит эшеңә - яраткан балаларың янына ашыгасың! 
Мин бакчага якынлашам ... "Әй, бу вакыт дигәнең, бигрәкләр дә тиз уза инде, әле кайчан гына бу сабыйларны ясле төркеменә җыйган идем. Инде әнә икенче кечкенәләр төркемен тәмамлап киләбез . Нинди күркәм булып үсеп киләләр. Үзләре дә үсә, белемнәре дә күбәя, шөгыльләре дә арта. Бакча капкасыннан керүем булды, уен мәйданчыгы тулып кайнашкан - нәрсәдер күзәткән, уйнаган, йөгергән балаларым мине күреп тә алдылар. Мин якынлашуга, сырышып, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә үз тәэсирләрен, нәни яңалыкларын сөйли дә башладылар. Алар өчен ярты көн үткән, ниндидер вакыйгалар да булырга өлгергән, ә минем сабыйларым янында яңа эш көнем башлана гына әле.Педагогик эшчәнлегемнең яңа бер көне...Тагын бер көне...

Мои достижения

Аның педагогик эшчәнлеге 1990 елда башлана. "Карлыгач” балалар бакчасы ишеген ачып кергәндә, кичәге студент була әле ул. Һәм менә 20 елдан артык тәрбияче хезмәтенә, тугры калып, хезмәт куя ул. 20 ай гына үткәндер кебек тә... Тик үзе тәрбияләгән балалар инде үз нарасыйларын Кадрия апаларына китерә башлаган ич. Димәк, 20 ел инде . Казан Дәүләт Педагогия Университетын читтән торып тәмамлый Кадрия Васимовна. Татар теле һәм әдәбият укытучысы белгечлеге алса да, балалар бакчасыннан китү турында уйлап та карамый. Әдәбиятны яратуы, иҗат итүе балалар бакчасында бик ярап куя. Балаларны сәнгатьле сөйләмгә өйрәтү буенча "Назлы сүз” түгәрәген оештыра, Ул түгәрәктә даими шөгыльләнгән балаларның күбесе -”Йолдызлык” бәйгесе лауреатлары . Бәйрәм сценарийларын, дәрес конспектларын иҗади баетып төзи ,аларны республика һәм район матбугатында, методик ярдәмлекләрдә даими бастырып килә, шул рәвешле үзенең эш тәҗрибәсен район һәм республика тәрбиячеләре белән уртаклаша. Хезмәтен күңел биреп башкаруы, иҗади фикерләве, яңа технологияләрдән оста файдалануы, ата-аналар белән тыгыз, дустанә элемтә урнаштыруы, балаларга якын итеп "акыллым” дип дәшүе Кадрия Васимовнаның олы хәрефтән ТӘРБИЯЧЕ булуын раслый. Балаларның күзаллауларын үстерергә иҗади фикерләү сәләтен арттыруга юнәлдерелгән яңа уеннардан оста файдаланып, аларның индивидуаль һәм күмәк эшчәнлекләрен оештыра белүе белән нәниләрнең күңелен тиз яулый тәрбияче. Хезмәттәшләренә ярдәмчел, коллективның актив әйдәп баручысы буларак та хөрмәткә лаек ул. Үз хезмәтенең остасы 2007 елда беренчеләрдән булып муниципаль район башлыгының махсус грантына ия булды . Үз эшенең остасы итеп таныткан уңышлары: 2005 ел - район күләмендә "Иң яхшы үсеш тирәлек” номинациясендә II урын. 2006 ел – балаларны юл куркынычсызлыгына өйрәтү буенча "Иң яхшы тәрбияче” исеме, 2006 ел "Яшел ут – 2006” - район конкурсында I урын 2006 елда "Балаларны юл куркынычсызлыгы кайгыйдәләренә өйрәтү” буенча Казанда белемне күтәрү курсларында чыгыш ясап, эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. 2006 ел – Республика "Яшел ут- 2006” конкурсы – 2 урын; 2007 – Балаларны архитектура сәнгате белән таныштыру буенча иң яхшы методик ярдәмлек, I урын; 2007 – "Ел тәрбиячесе” конкурсында” Иң инициативалы тәрбияче” номинациясендә җиңүче; 2007 – Муниципаль район башлыгының махсус гранты иясе. 2010 - "Кояшлы балачак” конкурсында балаларны сәнгать эшчәнлегенә өйрәтү буенча "Нәни рәссам” проект эше, I урын,2011-бөтенроссия"Балалар бакчалары- балаларга" конкурсы лауреаты 

Моё портфолио

Каким быть должен воспитатель?

 

 

 

Конечно, добрым должен быть!

 

 

 

Любить детей, любить ученье,

 

 

 

Свою профессию любить!

 

 

 

Каким был должен воспитатель?

 

 

 

Конечно, щедрым должен быть,

 

 

 

Всего себя без сожаленья

 

 

 

 

Он должен детям подарить!



В детский сад свой иду, обо всем забывая, 
С головой окунусь в мир, где нет мне покоя, 
Знаю, ждут, налетят, едва с ног не сбивая,
А в глазах столько счастья! Где возможно такое?

Я учу их и с ними учусь каждый день.
В страну знаний хотим мы открыть вместе двери.
Не ложиться на лица сомнения тень.
Как мне верят они! Кто еще так поверит!

Нет секретов у них никаких от меня,
То порадуюсь с ними, бывает расстроят.
Потерять их доверие боюсь, как огня.
Как открыты они! Кто так душу откроет?!

А школьников встречу!
Замедлят вдруг шаг,
Они не скрывают, что встрече так рады!
Приветствуют, что-то поведать спешат.
Приятно, что помнят. Есть выше награда!
Уверена, я не напрасно тружусь,
Зовусь « воспитатель» и этим горжусь!

Добавить грамоту в портфолио