Использование дидактических игр на татарском языке в режимных моментах.
консультация (старшая группа) по теме
Предварительный просмотр:
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение
Цент развития ребёнка «Детский сад №396 «Лесная сказка»
города Казани Республики Татарстан
Использование дидактических игр по татарскому языку в режимные моменты
Подготовила воспитатель:
Хазиева Лейсан Хазияхматовна
Казань 2013
Мин Хазиева Ләйсән Хазияхматовна өлкәннәр төркемендә тәрбияче булып эшлим.
Татар теле тәрбиячебез Наилә Гарифулловнаның еллык тематик планына нигезләнеп, мин үз чиратымда, көн дәвамында балаларның татар теленнән булган белемнәрен ныгыту, тел байлыкларын арттыру, гади диалогта катнаша белү күнекмәсе үстерү өстендә эшлим.
Шулай ук: туган якка мәхәббәт, татар теленә, милли гореф-гадәтләргә кызыксыну уяту минем зур бурычым булып тор. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә алар арасында иң әһәмиятлесе, үтемлесе һәм нәтиҗәлесе - уеннар. Балалар бакчасы тәрбиячесе өчен уен - балаларны яхшырак аңлау, аларга тагын да якынаю чарасы да. Шуңа күрә уен барышында балалар телне тизрәк һәм җиңелрәк үзләштерәләр. Һәм минем уйлавымча уеннар телне өйрәнүгә кызыксынучанлык югалмасын һәм кимемәсен өчен дә кирәк.
Мин уземнең практикымда түбәндәге уен төрләрен кулланам:
-хәрәкәтле уеннар
-сюжетлы-ролле уеннар
-музыкаль-ритмик уеннар
-бармак уеннары
-дидактик уеннар
Дидактик уеннарга аерым тукталып үтәсем килә.
Дидактик уеннар балаларның иҗади мөмкинлекләрен, фикер активлыгын һәм зиһеннәрен үстерүдә ныклы этәргеч булып тора, булган белемнәрне ныгытырга, яхшырак истә калдырырга булыша.
Балаларның татар теле шөгылендә нинди тема үтүләренә карап төрле дидактик уеннар үткәрергә тырышам. Уеннарны үткәргәндә, укыту методик комплектының күрсәтмә һәм таратма рәсемнәрен дә кулланам. Балалар уеннарда бик теләп катнашалар, чөнки бу комплекттагы рәсемнәр бик матур итеп эшләнгән. Алар берничә төстә бирелә. Бу төп төсләр (кызыл, сары, зәңгәр,яшел) уеннарны тагын да узенчәлеклерәк итеп үткәрергә булыша. Балалар төсләрне дә тизрәк һәм яхшырак истә калдыралар. Шулай ук рәсемнәр төрле зурлыкта бирелә.Бу үз чиратында балаларга “зур”, “ кечкенә” сүзләренең мәгънәсен аңларга ярдәм итә.
Шулай итеп УМК белән төрледән-төрле темаларга, бик күп төрле уеннар уйлап табырга һәм үткәрергә була.
Безнең группада татар телен өйрәнү буенча ата-аналар белән дә тирәнтен эш алып барыла. Ата-аналар почмагында Наилә Гарифуловна өйдә шөгылләнү өчен күнегүләр, уеннар,сүзлек тәкъдим итә, ә без аны аларга җиткерәбез. Һәм кайбер ата-аналар:”Сез безне дә татар теленә өйрәтәсез.”-дип әйтәләр.
Ә хәзер сезгә үзем үткәргән берничә уенны тәкъдим итәсем килә:
- “Сорап ал” уены. Яшелчәләр темасы буенча.
Өстәлдә яшелчә рәсемнәре.Балалар яшелчәләрне сорап алалар.
Бала: Кишер бир әле?
Тәрбияче: Нинди кишер?
Бала: Зур кишер.
Тәрбияче: Мә, зур кишер.
Бала: Рәхмәт.
Уенның нәтиҗәсе: яшелчә исемнәре,предметларның зурлыклары яхшырак истә кала.
2.”Әйе-юк” уены.Бу уенны бөтен төр темаларда да диярлек кулланырга була.
Балаларга рәсемнәр күрсәтелә һәм хәрбер баладан аерым сорала.
Тәрбияче: Володя, бу шалкан?
Володя: Әйе, бу шалкан.
Тәрбияче: Маша,бу кыяр?(помидор рәсеме күрсәтелә)
Маша: Юк,бу помидор.
Уенның нәтиҗәсе: Балалар инкяр иту, раслау мәгънәләрен истә калдыралар.
3.”Нәрсә югалды?”уены. Бу уенны “Уенчыклар”, “Савыт-саба” темасы буенча үткәрергә була.
Өстәлгә уенчыклар тезеп куела.Тәрбияче уенчыкларны яулык белән каплый һәм бер уенчыкны яшерә. Балалар шул уенчыкны белергә һәм әйтергә тиеш.
Уенның нәтиҗәсе: Игътибарны арттыра, предмет яхшырак истә кала.
4. “Тәртип буенча куй” уены. Бу уенны бергәләп һәм аерым бер бала белән дә үткәрергә мөмкин.
Рәсемнәр билгеле бер тәртиптә тезеп куела, бала бу рәтне дәвам итәргә тиеш. Рәсемнәрне санарга да мөмкин.
Уенның нәтиҗәсе: Логик фикерләү сәләтен арттыра, татарча санау күнекмәсе ныгытыла.
Саф һавага чыккач та без төрле уеннар уйнарга яратабыз.Балалар туп белән бик теләп уйныйлар.Чөнки туп белән бик күп төрле уеннар уйнарга мөмкин.
- Балалар тезелеп баса. Мин бер балага тупны ыргытам һәм предметны рус телендә атыйм, бала татарча әйтә, яки киресенчә, мин татар телендә әйтәм, бала рус телендә әйтә.
- Балалар түгәрәк ясап басалар. Мин бер предмет әйтәм. Мәсәлән: кишер. Балалар кишер турында күбрәк сүзләр әйтергә тиеш(зур, кечкенә, кызыл-сары, чиста, пычрак, матур).Сүзләр әйтелә, туп түгәрәк буйлап бара.
Бу уеннарны уйнауның әһәмияте һиччиксез зур һәм без моның нәтиҗәсен уз күзләребез белән күрәбез.
Выступление в августовской педагогической конференции на тему:”Дидактические игры на татарском языке в режимных моментах”
Воспитатель 2 квалификационной категории
Хазиева л.х.
Казань 2013 год
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
дидактическая сказка на татарском языке
сказка предназначана для детей средней группы, сказка называется "Серый волк и длиннаяухо у нас в гостях" . Это сказка по ПДД. Здесь объясняется детям правила дорожного движения....
Использование фольклора для детей раннего возраста в режимных моментах, совместной деятельности и в непосредственно образовательной деятельности.
Фольклор в воспитании детей играет важную роль. Он развивает устную речь ребёнка, влияет на его духовное развитие, на его фантазию. Каждый жанр детского фольклора учит определённым нравственным ...
Использование художественного слова в организации и проведении режимных моментов на группах раннего возраста
на группах раннего возраста...
Конспект проведения дидактической игры «Помоги божьей коровке»» в режимных моментах в старшей группе.
Игра организуется за столом, в ней принимают участие от одного до дести человек. Необходимо правильно сосчитать точки на спинке божьей коровки и «посадить» ее на ромашку с соответств...
Потешки на татарском языке в режимных моментах "Кукла Алсу приглашает гостей"
Потешки на татарском языке в режимных моментах "Кукла Алсу приглашает гостей"...
Бурятский язык в режимных моментах для средней группы в ДОУ
Изучение бурятского языка для средей группы в ДОУ...