Перспективный план опытнической и экспериментальной деятельности во второй младшей группе (на татарском языке).
учебно-методический материал (младшая группа) по теме
Тәҗрибә һәм эксперимент эшчәнлегенең перспектив планы (икенче яртыеллыгына).
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 16.07 КБ |
Предварительный просмотр:
Тәҗрибә һәм эксперимент эшчәнлегенең 2нче яртыеллыгына перспектив планы.
Март | ||
1нче атна |
2нче атна | |
Тема. Суган утырту. Максат. Суганны атна саен күзәтү һәм күзәтү дәфтәренә язу. Балаларны суган башыннан яхшы шартлар (кояш, җир, су) тудырсаң, яшел суганны үстерергә була икәненә ышандыру һәм дәлилләү. | Тема. Борычны һәм петунияне күчереп утырту. Максат. Борычның һәм петуниянең орлыкларын форма һәм төсе буенча чагыштыру (искә төшерү). Зуррак савыт-сабаларга ни өчен күчереп утыртканын ачыклау. Петуния, борыч һәм суганны чагыштырып күзәтү. | |
3нче атна | 4нче атна | |
Тема. Буяуларны катыштыру (сары + зәңгәр = яшел). Максат. Төп буяуларны (сары һәм зәңгәр) яшел төс барлыкка китерү өчен катыштыру ысулы белән файдалана алуын формалаштыру; тәҗрибә эшчәнлегенә кызыксыну уяту. | Тема. Эри һәм эреми. Максат. Тәҗрибә ысулы белән нәрсә эри, ә нәрсә эреми (м-н, шикәр һәм ком) ачыклау. Тәҗрибә эшчәнлегенә кызыксыну уяту; тәҗрибә ярдәмендә суда эри һәм эреми торган әйберләр турында белемнәрен тирәнәйтү. |
Апрель | ||
1нче атна |
2нче атна | |
Тема. Суган, петуния һәм борычны чагыштыру. Максат. Үсемлекләрнең үсеш үзенчәлекләрен күзәтүне дәвам итү. Кешеләрнең аларны ни өчен үстергәнен ачыклау; суганның киселгән яшел сабаклары урынына нәрсә үскәнен күзәтү. | Тема. Бата һәм батмый. Максат. Кайсы предметлар бата, ә кайсылары суда йөзә; балаларның нинди шартлар булганда теге яки бу әйбернең бата-батмавын ачыклау. Балаларда күтәренке кәеф булдыру. | |
3нче атна |
4нче атна | |
Тема. Бүлмәдәге гөлләрнең үрчү үзенчәлекләре. (Яки берәр агач ботагын суга кую). Максат. Төркем гөлләренең суда (берсен сусыз) үрчү үзенчәлекләренә төшенү. Нинди шартлар булганда гына үсемлекләр үз үсешен дәвам итә алуына төшенү. | Тема. Күбәләк һәм усемлек. Максат. Күбәләкнең тәпиләренең ни өчен йонлы булуын ачыклау (балалар бер кулына йон бияләйне, ә икенче кулга шома бияләйне киеп манный боткасына төшерәләр), күбәләкнең ничек итеп серкә таратуын ачыклыйлар. |
Май | ||
1нче атна | 2нче атна | |
Тема. Урамдагы бөҗәкләрне күзәтү. Максат. Кыш көнне һәм яз көнне үзгәрешләр белән чагыштыру. Күчмә кошлар һәм бөҗәкләр бер-берсе белән нинди бәйләнештә икәнен ачыклау. | Тема. Киселгән әдрәс гөлнең (колеус) тамыр җәйгәнен күзәтү. Максат. Тамыр җибәрер өчен нинди шартлар кирәк булуын ачыклау; сусыз яткан ботакның кипкәнен күзәтү. Кирәксезгә урамдагы чәчәкләрне өзмәс өчен яхшы нәтиҗә. | |
3нче атна | 4нче атна | |
Тема. Тамырланган ботакларны утырту. Максат. Төркемдә һәм урамда тамыр җибәргән гөлнең үсешен күзәтү һәм күзәтү дәфтәренә язып кую. | Тема. Балалар бакчасында утыртылган агачларны күзәтү. Максат. Кыш көнне һәм яз көнне үзгәрешләр белән чагыштыру. Яхшы шартлар булганда бөреләрдән яфрак чыгуын күзәтү. | |
Июнь | ||
1нче атна | 2нче атна | |
Тема.Төркемгә утыртылган үсемлекләрне балалар бакчасының бакчасына күчереп утырту. Максат. Урам һавасын чагыштырып, җылы һәм кояшлы вакытта күчерә алганны ачыклау. | Тема. Комның юеш вакытта булган үзенчәлекләре. Максат. Комның юеш вакытта булган үзенчәлекләрен искә төшерү (авыр, яхшырак ябыша һ.б.). | |
3нче атна | 4нче атна | |
Тема. Комның кипкән вакытта булган үзенчәлекләре. Максат. Комның кипкән вакытта булган үзенчәлекләрен искә төшерү (җиңел, таралучан һ.б.). | Тема. Комның юеш һәм кипкән вакытта булган үзенчәлекләре. Максат. Комның юеш һәм кипкән вакытта булган үзенчәлекләрен искә төшерү (авыр - җиңел, ябыша - тарала) |
Июль | ||
1нче атна | 2нче атна | |
Тема. Комны тегермәннән җибәрү. Максат. Юеш яки кипкән ком кайсысы яхшырак тәгәри икәнен ачыклау. | Тема. Юеш һәм кипкән комны чагыштыру. Максат. Комның төрле сыйфатларын “күрү”, ни өчен теге яки бу хәлдә кирәк булуын ачыклау. | |
3нче атна | 4нче атна | |
Тема. Юеш һәм кипкән комнан “Түгәрәк” ясап карау. Максат. Кайсы комнан “түгәрәк чыга, ә кайсысыннан тарала икәнен ачыклау. | Тема. Урам бассейнында бата-батмый. Максат. Кайсы предметлар бата, ә кайсылары суда йөзә; балаларның нинди шартлар булганда теге яки бу әйбернең бата-батмавын ачыклау. Балаларда күтәренке кәеф булдыру. | |
Август | ||
1нче атна | 2нче атна | |
Тема. Бакчадагы үсемлекләрне күзәтү. Максат. Үсемлекләрнең үсеш үзенчәлекләрен күзәтүне дәвам итү. Кешеләрнең аларны ни өчен үстергәнен ачыклау; бәләкәй орлыктан шундый зур үсемлек ничек үскәнен ачыклау. | Тема. Комны кояшка һәм кояшсыз җиргә кую. Максат. Комга кояшның тәэсирен күзәтү. Комны җир, асфальт белән чагыштыру. | |
3нче атна | 4нче атна | |
Тема. Юеш һәм кипкән комны җилле көнне күзәтү. Максат. Комның төрле халәттә булганда (авыр, җиңел) урынында калу-калмавын ачыклау. | Тема. Ком турында мәгълуматны искә төшерү. Максат. Ком турында белемнәрне күзәтү ярдәмендә искә төшерү. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2013/06/16/picture-266715-1371377516.jpg)
Конспект нод по развитию речи во второй младшей группе на татарском языке.
Конспект непосредственной образовательной деятельности по речевому развитию во второй младшей группе "Мырауҗан атлы песигә кунакка бару"....
![](/sites/default/files/pictures/2013/06/01/picture-257952-1370084950.jpg)
Сценарий весеннего праздника во второй младшей группе на татарском языке
сценарий на татарском языке для второй младшей группы...
![](/sites/default/files/pictures/2015/01/16/picture-565800-1421396315.jpg)
Перспективный план опытнической и экспериментаторской деятельности детей второй младшей группы. Перспективный план по познавательному развитию во второй младшей группе. План работы с семьёй
Перспективный план опытнической и экспериментаторской деятельности детей второй младшей группы.ТемаСодержаниеЦельФорма организацииВодаД/Упражнения:«Помоем ручки», «Умоем куклу»,«Плавают кораблики», «П...
![](/sites/default/files/pictures/2022/10/29/picture-1132259-1667032194.jpg)
Перспективный план по опытно - экспериментальной деятельности в первой младшей группе
Планирование работы на год...
![](/sites/default/files/pictures/2022/05/10/picture-1129431-1652189973.jpg)
Перспективный план опытно-экспериментальной деятельности во второй младшей группе.
опыты и эксперементы для второй младшей группы...
![](/sites/default/files/pictures/2020/03/12/picture-1226124-1584013055.jpg)
Перспективный план опытно-экспериментальной деятельности во второй младшей группе.
опыты и эксперементы для второй младшей группы...
![](/sites/default/files/pictures/2017/12/18/picture-984160-1513599234.jpg)
Совместная опытническо-экспериментальная деятельность во второй младшей группе на тему: «Где ты, ветерок?»
Конспект занятия «Где ты, ветерок?»...